banner banner banner
Он… / Ул…
Он… / Ул…
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Он… / Ул…

скачать книгу бесплатно


Ирек. Утырып кайткачмы? Беренчедән, алмаслар иде, икенчедән, мин үземә кирәкне алдым бугай инде. Аннан «Научный коммунизм» ны яттан беләм! (Бармаклары белән рәшәткә ясап күрсәтә.)

Сәкинә. Көлмә, юк, син уйла әле ул турыда.

Хәким керә.

Хәким. Ә-ә-ә, менә кая качканнар, сезгә штраф.

Ирек. Качмадык, әти, сөйләшеп утырдык.

Хәким. Ни турында?

Ирек. Шул синең байлыкны бүлешә алмыйбыз.

Сәкинә. Шаяра ул, әти.

Хәким. Шаярма, син андый малай түгел.

Ирек. Урлап кына китәргә оста дисеңме?

Хәким. Юк, улым, алай уйламыйм. Сәкинә, бар, әниеңне чакыр әле. Бире керсен.

Сәкинә. Хәзер, әти. (Чыга.)

Ирек. Син нигә күңелсез, әткәй? Шатлан, бәйрәм бит бүген, икенче тапкыр тудың?

Хәким. Анысы дөрес, улым. Бәхетле булырга, шатланырга тиеш идем мин. Әмма шатланасы килми.

Ирек. Син нәрсә инде, әти, булды инде, булды…

Хәким. Менә монда, эчтә, нидер әйләнгән кебек булды…

Ирек. Борчылма, әти. Син бераз исереп киткәнсең…

Хәким. Юк, улым, мин исерек түгел. Күзләр кысылса да, акыл саф… Тыңла әле син мине, бүтән сөйләшер кеше дә юк бит.

Ирек. Сөйлә, әти, сөйлә.

Хәким. Менә шулай, бөтен күңелем, акылым алмашкандай булды. Уйлап куйдым: ни өчен гомерем буе акча җыйдым мин, нигә бөтен гомеремне шуңа багышладым?

Ирек. Ник, дип…

Хәким. Тукта, улым, бүлдермә, фикеремне чуалтасың. Карт кешенең фикере тиз чуала.

Ирек. Нинди картаю ди әле ул…

Хәким. Юк, улым, соңгы ике көндә мин бик нык картайдым. Күңелем ниндидер афәт сизгән шикелле. Шуңа сөйләшеп каласым килә.

Ирек. Юк-барны уйлама, тыңлыйм, әти.

Хәким. Шулай менә. Гомерем буе акчага чукындым. Урлый алганда, урладым, алдардаен алдадым – җыйдым да җыйдым. Элек ул миңа ниндидер ләззәт, рәхәтлек бирә иде. Ә бу самолёт белән булган вакыйгадан соң косасым килә…

Ирек. Син тынычлан әле, әти…

Хәким. Юк, улым, син тынычландырма мине. Сиңа мин шуңа күрә дә сөйлим, син ирләрчә мине тыңлый аласың, hәм шундый булып кал да…

Ирек. Ярый, әти.

Хәким. Борылып карасам, гомер бушка үткән, артта берни дә калмый. Ә бит мин заманында булдыклы бала идем. Гармуным бар иде минем, теләсә нинди көйне бер ишетүдә уйный идем, сәхнәдән төшмәдем. Белгечләр ничек ди әле, теге, ә… әйе, слухың әйбәт, киләчәгең өметле, диләр иде. Ә чынында менә ничек килеп чыкты. Хәер, балачакта ук акча җыярга ярата идем. Шулай шул, чирне вакытында дәваламасаң аза икән. Кем инде мин хәзер, нәрсәгә ирештем?

Ирек. Чынын әйткәндә, әти, әйе, акча да бик кирәк. Ләкин син акча артыннан куып, безне күп вакыт күрми дә идең. Шулай да борчылма, әти, синең горурланырлыгың бар. Без бар ич, әти.

Хәким. Рәхмәт, улым, яхшы сүзеңә. Сиңа ышанам, ә тагын? Мин үлмәс борын, минем тиеннәремне бүлешүче балаларым? Дөрес, анысы, ни чәчсәң, шуны урырсың, ди.

Ирек. Юк, әти, барыбыз да бүлешмибез ич. Син ачуланма, әти. Без, чыннан да, сине искә алырга җыенган идек.

Хәким. Ник ачуланыйм, сез гаепле түгел ич.

Гөлсем керә. Аның артыннан Хафизның көлгәне ишетелеп кала.

Гөлсем. Уф, Аллам, биетеп үтерә яздылар. Абау, сез нигә бик болытлы. Тышта да яңгыр җыена бугай.

Хәким. Ярый, улым, син ял ит, бар.

Ирек. Юк, әти, мин китәрмен инде.

Гөлсем. Юк, юк, нинди китү, атаң исән-сау әйләнеп кайткан.

Хәким. Шаулама әле, хатын.

Гөлсем. Шаулама… Синең өчен тырышам.

Хәким. Моңарчы тырышканнарың да бик җиткән.

Ирек. Ярый, мин китим, бер ашыгыч эш бар иде, сау булыгыз.

Хәким. Сау бул, улым.

Ирек китә.

Гөлсем. Озакка югалма. Нәрсәгә чакырдың?

Хәким. Утыр әле яныма.

Гөлсем. Миңа монда да әйбәт.

Хәким. Йә, ничек соң, әнисе, күңеллеме?

Гөлсем. Нигә алай дисең?

Хәким. Тыштан көлсәң дә, эчтән яна кебек…

Гөлсем. Менә әйттең, нигә яныйм ди мин…

Хәким. Ярый, үпкәләмә. Мин үлгәч, ни эшләргә иде инде синең исәп?

Гөлсем. Әй, юк сүз сөйләп утырма әле. Исән-сау ич син! (Кочаклый.) Рәхәтләнеп яшибез әле, Алла боерса.

Хәким. Тукта әле, соңыннан. Әйт әле менә, яшермичә. Син нигә миңа кияүгә чыктың?

Гөлсем (аның яныннан тайпылып). Син нәрсә?! Артыграк эчеп ташладыңмы карт башың белән? Ни сөйлисең?

Хәким. Юк, мин аек, карчык…

Гөлсем. Нинди карчык булыйм, ди, мин сиңа.

Хәким. Гөлсем, ачыктан-ачык сөйләшик әле. Курыкма, мин сине гаепләргә җыенмыйм. Әллә ничек шунда, күңел тыныч түгел.

Гөлсем. Күбрәк эч…

Хәким. Син нигә миңа кияүгә чыктың?!

Гөлсем. Нигә дип, ошаткан булганмындыр инде. Кыяфәтең дә яшь иде ул чакта. Мин дә аерылып кайткан хатын идем. Аннан, барыбер бер чыгасы бар иде бит.

Хәким. Яратмадыңмы?

Гөлсем. Шаярма инде, бу яшьтә нинди ярату, ди.

Хәким (кычкырып). Менә нәрсә! Җитте! Минем синең белән мәчеле-тычканлы уйнарга вакытым да, теләгем дә юк. Яраттым мин сине, шайтан хатынын. Хәзер дә…

Гөлсем. Яратсаң соң! Кычкырма миңа. Синнән курыккан туннар тузган! Әйе! Әйе! Әйе! Бай булганга чыктым, рәхәт яшисем килде. Яшәдем…

Хәким. Рәхәт яшисең килгәнгә гуляйть иттеңме?

Гөлсем. Менә нәрсә, карт пәри, анда синең эшең булмасын. Менә үзеңнән егерме бер яшькә карт убырга өйләнеп кара, нишләр идең икән? Алай гына гуляйть итәр идең микән? Кая соң рәтең? Әйдә, киттек алайса! Әйдә, дим! Ник бармыйсың?

Хәким. Кит әле, дим, җибәр, авырттырасың.

Гөлсем. Ә-ә-ә, булмыймыни? Ә мин нишлим? Болай да алма кебек яшь чагым әрәмгә узды, син карт җен белән…

Хәким. Әле дә соң түгел, бик ясангансың…

Гөлсем. Ясандым шул, бәлки, берәр киявем карап куяр. Алар бит миннән дүрт-биш яшькә генә яшь. Җитмәсә, балаларың да минеке түгел, Чәчкәдән кала. Чукынышып китсеннәр.

Хәким. Җитте, кабахәт, үтерәм!

Гөлсем. Yтерермен мин сиңа, өзеп алырмын. Никләр генә кайткансыңдыр инде, башым котылды гына дигәндә, акаеп кайтып кердең бит… Йа Ходаем, (елап) никләр тилмертәсең бу бичара хатынны?..

Хәким. Каргамасаң да үләрмен, борчылма.

Гөлсем. Кат шунда: сәдака бирер идем.

Хәким. Оятсыз ук икәнсең. Yз башыңа килмәсен. (Чыгып китә.)

Гөлсем. Бар, бар, эзлә әҗәлеңне. (Капланып елый.) Әй Аллам.

Җырлый-җырлый, Хафиз килеп керә.

Хафиз. Әссәламегаләйкем! (Гөлсем дәшми.) Ишетмиләрме, әллә ишетергә теләмиләрме закон әhелен… (Гөлсем дәшми.) Әллә йоклый инде.

Гөлсем. Юк, йокламыйм.

Хафиз. Елыйсыз, ни булды?

Гөлсем. Юк, берни дә…

Хафиз. Ничек инде, тик торганда елыйсың, алайса… Әйтегез генә, мин ул шакалны… Ирекме?

Гөлсем. Юк, юк, ни сөйлисең?

Хафиз. Белмичә, минем күңелем тынычланмаячак.

Гөлсем. Болай гына, Хәким белән үзебез.

Хафиз. Хәким абзый? Ул куркуль әле кул күтәрә башладымы минем каенанага… Түзеп-түзеп торырмын да… Кара син аны…

Гөлсем. Кирәкми, зинhар өчен, тавыш чыгара күрмәгез.

Хафиз. Ярар, ярар, каенанам.

Гөлсем. Хафиз, шул каенана сүзен әйтмә әле, әллә ничек.

Хафиз. Ник, әби, дииммени?

Гөлсем. Анысын бигрәк тә. Мин бит синнән нибары берничә яшькә генә өлкән.

Хафиз. Ай, гафу итегез, мин ияләшкән буенча инде, сарык диген.

Гөлсем. Гади генә, Гөлсем апа, диген.

Хафиз. Гөлсем, һе, ияләнмәгән, әллә ничек. Ә шулай да бик ягымлы килеп чыга. (Колагына нидер әйтә.)

Чәчкә килеп керә. Аптырап катып кала.

Чәчкә. Мам!

Гөлсем. Әй оятсыз. (Хафизның аркасына җиңелчә сугып.) Исерек.

Чәчкә. Мам, анда сине сорыйлар.