banner banner banner
Он… / Ул…
Он… / Ул…
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Он… / Ул…

скачать книгу бесплатно


Гөлсем. Әнә шундый ул, кире. Анагызны гел мыскыл итә, сез түзәсез. (Шыңшый.)

Хафиз. Т-ә-к-к, шулай итеп, аңлаша алмадык. Бирәсеңме, каенатай, юкмы?

Хәким. Юк!

Хафиз. Юкмы?! (Хәкимне сугып ега.)

Рәшидә (елап). Нишлисез, җир битләр!

Хафиз. Кысылмагыз!

Ногман. Әти, акылыңа кил, юньлегә түгел бу, үзеңә яхшы булмас.

Гайшә. Нәрсә аның белән сөйләшеп торасыз. Әйткәнне аңлыймыни ул? (Егылган Хәкимгә атланып, аның башына суга башлый.) Мә, мә, куркуль!

Сәкинә. Гайшә, юләрләндең мәллә?

Гайшә. Кит әле. Акылыңнан шашарсың монда. Көпә-көндез чишендерәләр.

Сәкинә белән Рәшидә Гайшәне тартып төшерәләр.

Гайшә. Yтерәләр, карт шайтан. Үтерә!

Хәким. Туктагыз, балалар, нишлисез?

Хафиз. Туктарбыз, бирәсеңме, юкмы?

Хәким. Нәрсәне?

Валера. «Волгу!»

Хәким. Юк, дидем бит инде! Сезгә файда китермәячәк ул акчалар.

Валера. Ах, нет. Ну и получай! (Сугып җибәрә.)

Хафиз. Күп сөйләшеп тор әле.

Валера белән Хафиз Хәкимне типкәли башлыйлар. Гайшә өстендә

сикерә.

Гөлсем. Менә алма кебек хатыныңны тыңлый белмәсәң.

Рәшидә (аралап). Нишлисез, үтерәсез бит! (Елый.)

Гайшә. Катсын, бер файдасы да юк.

Сәкинә. Шашмагыз, булды. Әти, әллә… Экономик яктан караганда… әллә…

Ногман. Ник жәлләргә инде шул акчаларны.

Хафиз. Бирсә, әйбәт була бит. Хәзер сине келәткә бикләп торабыз, уйла, акылыңа килмәсәң, тагын эләгер.

Хафиз белән Валера Хәкимне алып чыгып китәләр.

Рәшидә. Туктагыз, нишлисез, милициягә чакыртам…

Ногман. Кая барасың? (Аны туктата.) Милиция (килеп керүче Хафизга), сиңа минем апа нидер әйтмәкче була. Хи-хи-хи.

Рәшидә. Ничек оялмыйсыз?

Сәкинә. Җиттеме сезгә? Ни кыланганыгызны аңламыйсызмы сез, ә? Барыбер бирмәячәк.

Хафиз. Әйе шул. Артык кызып киттек бугай. Ногман, кая, бармы анда, сал әле?..

Ногман. Мә!

Хафиз. Сәкинә дөрес әйтә, бирмәячәк. Ярый, җәмәгать, берни дә барып чыкмады. Әйдә, Валера, эчик! (Эчәләр.) Ногман, бар, алып чык атаңны, начаррак килеп чыкты.

Гайшә. Әй, берни дә булмады әле ул кадәр.

Гөлсем. Ни булсын аңа, кешеләр шартлаганда да үлмәгәнне. Җен кебек таза.

Хафиз. Ярый, булды. Ногман, бар, алып чык, син җаен беләсең.

Ногман. Хәзер. (Китә.)

Гайшә. Тапкан жәлләр кеше. Безне жәлләми бит әле.

Валера. Ты и в правду отказываешься, Хафиз? (Җырлый.)

Автомобиль гаражы,

Син дә безне жәлләмәдең,

Жәлләмибез, заразы…

Тышта Ногман чәрелдәгәне ишетелә. Ул йөгереп керә. Күзе-башы акайган, ни әйтергә белми.

Хафиз. Ни булды?

Ногман дәшми.

Гайшә. Нәрсә акайдың, сөйлә!

Ногман (үкереп җибәрә). Сволочь, карт тәре… дуңгыз… чучка… (Аракы эчеп ала.) Вәт дуңгыз… ә…

Хафиз. Ни булды?

Ногман. Асылынган…

Рәшидә. Әти! (Чыгып йөгерә.)

Сәкинә. Әткәй! (Аның артыннан ташлана.)

Барысы да катып калалар. Утлар сүнә, арттан гына прожектор яна. Һәр персонаж кара шәүлә генә булып күренә. Тынлык. Фонограмма яңгырый: кайдадыр кабердән чыккан кебек тавышлар ишетелә.

Гөлсем. Яраткан кешеңне югалту бик кыен ул, аңларсыз әле…

Ногман. Әтием, бәгърем, ник ташлап киттең безне?! Ничек ярата идем мин сине.

Гайшә. Уф, йөрәгем. Әти минем өчен үлеп тора иде. Акыллы киленем, диеп сөя иде…

Хафиз. Эх, әткәй, бигрәк яхшы кеше иде инде. Нинди балыклар тота идек…

Валера. Ой, как тяжко мне… А я карбюратор к «Волге» принёс…

Сәкинә. Әти! Балаларың, туган ил, партия – сине беркайчан да онытмас!

Чәчкә. Әтием, ә как була Отчизнаның татарчасы?

Пәрдә.

…Бөтен дөнья – театр,

Һәм без анда актёрлар…

Шекспир

Туу…

«Театр» тормышыннан ике пәрдәле музыкаль хикәят

Катнашалар:

Сөмбел – 16–18 яшьтә.

Гайсә – 33 яшьтә.

Рәсүл – 35–40 яшьтә.

Әнзирә – 28–32 яшьтә.

Гарәфи – 50–55 яшьтә.

Альберт – 27–31 яшьтә.

Директор ханым – 45–50 яшьтә.

Режиссёр – 50–55 яшьтә.

Хәсән – журналист – 35–40 яшьтә.

Гөлбостан – Гайсәнең туган апасы – 50–55 яшьтә.

Хаҗимулла – Гөлбостанның ахире – 60–65 яшьтә.

Сәлим «завхоз» – 25–30 яшьтә.

Ата.

Ана.

Беренче пәрдә

Сәхнәдә: театр эчендә театр. Сәхнәдә спектакль бара. Түрдә – «тирес» өеме. Гайсә, аңгы-миңге килеп, сәхнәдә йөри, башына куллары белән ябышкан, уфтана. (Гомумән, әгәр дә бөтен картиналар да аерым декорация булып түгел, ә бер үк вакытта пространство һәм вакыт берлегендәге бәйлелекне хәтерләтсә яхшырак булыр иде.)

Гайсә. Бу ни бу? Кайда мин? Мунчадамы әллә? Әллә миңа ис тигәнме? О, юкә ботагы, ферштейн, димәк, мунча түгел. Ой, юкәдә икән чикләвек… Ну миндәге баш… Эшләми…

Альберт мүкәләп чыга, пычранып беткән.

Альберт. О-ой, борыным!

Гайсә аннан көлеп тора.

Нигә ыржаясың? Кем соң син? Танавым берни сизми, таный алмыйм, кем соң син?

Гайсә. Йә, ярар, кыланма, мин инде бу, мин. Җайла танавыңны. Минеке дә берни сизми, әллә ниткән куе ис кенә тулган кебек. Дыңгычлап тутырганнар диярсең… Борын тыгылган саен, кеше танымый башласаң…

Альберт. Ә-ә, синмени әле бу?.. Мин тагын… Уф, борыным… Yләм… Менә әйт әле: кайда соң без? Ни-нәрсә иснәдек соң без? Ник бу кадәр танау ачыттырып-ачыттырып сызлый?

Гайсә «тирес» өеменә күрсәтә.

Альберт. Бумы? Кит әле, булмаганны. Әллә син шунда йокладыңмы?

Гайсә. Син әле башың белән күмелеп үк яткан идең.

Альберт. Фу, булмас. Тирестән генә болай борын бозылмас. Менә ич, бернинди әшәке ис сизмим. (Барып иснәп карый.)

Гайсә. Йә, ташла әле шул танавыңны. Уйлашыйк: ничек бу тирес өеменә килеп түндек тә ничек моннан котылырга? Син берәр ни хәтерлисеңме?

Альберт. Берни дә. Ниләр генә иснәдек тә нидән генә болай ушсыз булдык соң без? (Утырып елый башлый.)

Гайсә. Минем балавыз сыгасым килми мәллә? Минем дә танау ачыта.

Альберт. Сиңа ни? Син аксөяк. Син бит калхуз завхозы малае. Сине юарлар да киптерерләр.

Гайсә. Җә инде, көнләшеп үләсең бугай. Тырыш әле син үзең дә… әйдә, карап карыйк әле, бу өемдә тагын берәр тирес корты калмады микән.