banner banner banner
Он… / Ул…
Он… / Ул…
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Он… / Ул…

скачать книгу бесплатно


Сәкинә. Иронияң юкка… Мәсәлән, теге ни… законнар кабул иттек.

Ирек. Аннан кемгә файда? Менә миңамы? Кайда ул файда, мин күрмим аны, тота алмыйм. Ау?! Кайда син – файда?!

Сәкинә. Нигә үзеңә аласың әле?

Ирек. Мин үз исемемнән сөйләргә яратам. Бу дөньяда hәрбер кеше үзе сөйләгән сүзләргә генә җавап бирә алса иде әле…

Сәкинә. Миңа төрттерүеңме?

Ирек. Юк инде. Менә кибетләрдә ашарга ризык юк, аны күрәм, кияргә кием юк, аны да күрәм, сабын, паста, радио-телеаппаратураны санап тормыйм, алар күптән юк – анысын да күрәм. Ә закон чыкканга карап үзгәреш булмагач, какой толк?

Сәкинә. Кызык син, тиз генә була торган булса.

Ирек. Ничек инде?! Илнең «иң акыллы» меңләгән кешеләре, бергә җыелып, ярты елдан артык акыл саттыгыз, берни дә үзгәрмәде. Ә юк, ялгышам, үзгәргән икән, тагын да артка киткәнбез.

Сәкинә. Моның белән ни әйтмәкче буласың? Без анда көне-төне тырышабыз, тормыш матур булсын дип, ә алар…

Ирек. Ой, ой, ой! Шуны гына әйтмәкче булам. Димәк, анда акыллы кешеләр җыелмаган. Кулыгызга көрәк тоттырып, барыгызны да бәрәңге казырга җибәргән булсалар, әйбәтрәк булыр иде, файдасы күбрәк… Елмайма, мин үземнең примитив аңлатканымны да аңлыйм. Ләкин сезнең эш практикада шулай чагылгач, нишлим…

Сәкинә. Хәзер демократия, шулай да син сүзләреңне чамалабрак сөйлә инде…

Ирек. Оhо, куркыта да башладылар.

Сәкинә. Хәер, ул демократияне дә без бирдек.

Ирек. Нәрсә соң ул демократия? Минем белән бер язучы кисәге утырган иде. Аның сөйләвенә караганда, Байрон исемле инглиз шагыйре булган. Менә ул демократияне «анархия головорезов» дип атаган. Һәм мин аның белән килешәм.

Сәкинә. Ни өчен?

Ирек. Күз алдында ич… Бөтен нәрсә дә бар кебек… Ирек тә, сөйләргә дә була, бүтәне дә. Шул ук вакытта юк та кебек. Бары да ниндидер рамка эчендә. Ә урамнарда кем ни тели, шуны эшли. Төп-төгәл анархия. Башкисәрләр башка утырып та алсалар, сезнең ярдәм белән.

Сәкинә. Димәк, депутатлар – барысы да начар кешеләр.

Ирек. Начар кешеләр димим. Анда кешелекле генә түгел, ә шаккаткыч итеп эш эшли ала торган кешеләр кирәк. Бардыр андыйлар да. Ләкин алар да гомумкөтү эчендә калалар.

Сәкинә. Кызык, кызык. Ә син ни эшләр идең?

Ирек. Мин нишлим, мин гади кеше, җитмәсә, тюремщик…

Сәкинә. Ирек, үзеңне алай кимсетмә.

Ирек. Ярар, бетте… Сез бит анда сарык көтүе кебек, беркем дә аерылып чыга алмый. Берәрсе аерыла башласа, «көтүчеләр» хәзер тәртипкә кертәләр. Нәкъ көтүдәге кебек, бар да кычкыра, беркемне дә аңлап булмый. Кемнең дә булса берәүнең сүзен тыңларга кирәктер инде, шулаймы?

Сәкинә. Шулай да булсын ди. Тыңлыйм, тыңлыйм…

Ирек. Бөтен бер көтү берәр җаваплылыкны үз өстенә алса, димәк, аны шәхсән беркем дә алмаган була, беркем дә җавап бирми. Менә ни өчен сезнең законнарның да, сүзләрегезнең дә результаты юк.

Сәкинә. Кара, син ничек фикер йөртәсең. Хәтта минем баш та көчкә эшкәртеп өлгерә.

Ирек. Бик сәерме? Уголовник нинди буй җитмәслек кешеләр хакында фикер йөртә, ә?

Сәкинә. Ирек, дим, үзеңне кимсетмә, дип әйттем бит инде. Син кечкенәдән башлы малай идең, ә төрмә… Нишлисең, анысы язмыш эше инде…

Ирек. Сез беләсезме, минемчә, нәрсәне тоя, аңлый алмыйсыз?

Сәкинә. Нәрсәне?

Ирек. Без башта нәрсә икән ул бәхет дип сөйләшә башлаган идек. Хәтерлисеңме?

Сәкинә. Әйе…

Ирек. Син барын да санап чыктың, тик бернәрсәне генә оныттың.

Сәкинә. Нәрсәне?

Ирек. Иң кирәклесен. Ирекне. Юк, мине түгел, чын ирекне. Минемчә, кеше, ирекле булганда гына, үзен бәхетле итеп тоя ала. Юк, бәхетле үк тә түгел, бәхет әллә нинди сүз ул шунда, ничек диим, үзен кеше итеп, табигать баласы итеп тоя ала.

Сәкинә. Синеңчә, без ирекле түгелмени? Минемчә, без ирекле илдә яшибез.

Ирек. Әйе, без, ияләшкән аңлатмалар буенча исәпләгәндә, үзебезне ирекле итеп саныйбыз, ахыр чиктә санарга тиешбез, или…

Сәкинә. Нәрсә или?

Ирек. Ну, неважно. Yзең теләгәнчә яши дә алмагач, нинди ирек була инде ул… Димәк, бу чын ирек түгел, безне алдыйлар булып чыга.

Сәкинә. Ә менә синеңчә нәрсә инде ул бәхет?

Ирек. Минемчәме? Минемчә, ялгышмасам, ул – көннәреңне, сәгатьләреңне санап үткәрмәгән hәм бәхет дигән уй бер дә башыңда булмаган чактыр.

Сәкинә. Бик кызык…

Ирек. Ирек дигәннән, чын ирекле кешенең җаны кош кебек рәхәтләнеп очып йөри торгандыр ул…

Сәкинә. Син хыялый…

Ирек. Менә шул-шул… Чын ирек турында уйлаган кеше сезгә хыялый, җүләр булып күренә.

Сәкинә. Мин алай димәдем.

Ирек. Күпме шундый хыялыйларны җүләр дип психбольницаларга яптылар, күпмесен төрмәгә утырттылар. Күпмесе Себердә череде. Күпмесе чит илдә? Бары арканланган «иреккә» шатланган мәхлуклар гына исән калды.

Сәкинә. Минем кебекләрме инде ул?

Ирек. Син дә.

Сәкинә. Шунысы кызык: син миңа шундый сүзләр әйтәсең, ә мин сиңа бер грамм да үпкәләмим, нигә?

Ирек. Чөнки мин чын дөресен генә әйтәм. Менә шул, апа, чын ирек даулаган кешеләрне сез аңлый алмыйсыз. Мин үзем дә аңламый идем, утырып чыккач кына аңлый башладым.

Сәкинә. Менә бит син дә, безнең янга чыккач кына, үзеңне ирекле итеп сизгәнсең.

Ирек. Юк, аннан гына түгел, ирекле итеп үзеңне анда да тоярга була. Ничек аңлатырга инде аны… Күңелем ирекле хәзер минем. Ни өчен мин сез акча бүлгәндә кысылмыйм?

Сәкинә. Ни өчен?

Ирек. Чөнки ул өлеш мине ирексезләр иде. Уйлап кара: ни өчен без газиз әтиебезнең акчасы өчен талашырга, ызгышырга тиеш идек?

Сәкинә. Син бит талашмадың.

Ирек. Неважно. Без ул – бергә инде барыбер. Чөнки кеше, саф намус белән генә эшләп, үзенең яшәеше өчен кирәк булган нормальный условияләрне тудыра алмый. Һәркемнең дә бит әйбәт яшисе килә. Гомер hәркемгә бер генә бирелә. Кеше өчен иң кирәкле әйбер байлык димим. Мин бик укымышлы түгел, төп дөресен белмим, шулай да элеккеге талант ияләренең күпчелегенә финанс турында уйларга да туры килмәгән. Ә хәзерге кеше беренче чиратта бигрәк тә бездә, үзен ничек туйдыру турында, яшәтү өчен кайгыртырга тиеш. Аннан соң гына иҗат мәсьәләсен хәл итү планга куела…

Сәкинә. Кызык, бик кызык.

Ирек. Кызык түгел бу, апа, аяныч.

Сәкинә. Юк, синең хакта уйлап әйтүем, әрәм булып йөрисең икән.

Ирек. Көлмә.

Сәкинә. Көлмим, чын күңелдән.

Ирек. Әгәр менә мондый ирләр җитәрлек дәрәҗәдә хезмәт хакы ала алсалар, шул ата акчасы өчен сугышып ятарлар идеме? Ногман абый гына үрсәләнсә инде. Аны аңларга була, ул анда чир инде. Алар бит берсе дә начарлык теләми. Бары тик hәркемнең кешечә яшисе килә.

Сәкинә. Синеңчә күпме тора инде ул кешечә яшәү?

Ирек. Тагын көләсең? Һәркемнең үзенең үлчәве бар. Ә инде бик зур күпчелек хәерче хәлендә яши башлагач… Билгеле инде, нинди рух турында уйлыйсың? Җан саклау турында, тамак турында уйларга вакыт җитсә… Әйе, миңа да акча бик кирәк. Ләкин мин шундый авырлыклар белән тапкан ирек тойгысын югалтасым килми. Ул миңа кадерлерәк. Шулай, апа җаным, финанс ягыннан мескенлек үзебезне дә мескен, булдыксыз итеп калдыра. Халыкның акча эшләргә тырышуы шуннан килеп чыгадыр да…

Пауза.

Сәкинә. Һе, синеңчә, без анда, суелырга тиешле сарыклар шикелле, баш иеп утырабыз, шулаймы?

Ирек. Алай ук димим, шулай да артка шикле караш ташламыйча, алга да атламыйсыз.

Сәкинә. Атлаучылар да бар бит.

Ирек. Билгеле, бардыр, булачак. Ләкин сез аларның башына басып тигезли барачаксыз. Төрмәдәге кешенең өстенлеге нәрсәдә?

Сәкинә. Кем белә инде аны?..

Ирек. Ә-ә-ә, бездә мәктәп белемен бутамаска, Чарльз Дарвин әйтмешли, «Естественный отбор». Әйе, әйе… Кем көчле, акыллы, шул ала. Һәркем үз урынын таба. Сатлык үз урынын, педерастлар үз урынын… Дәүләттә дә ниндидер табигать законнары өскә калкырга тиештер, мөгаен.

Сәкинә. Ничек итеп, ни рәвешле?

Ирек. Ничек итеп? Мин үз фикеремне генә әйтәм. Ни өчен сезнең политикада фахишәлек, пычраклык?! Чөнки кабахәтне сугып очыру түгел, кабахәт дип тә булмый, аны үзе үк чыгарган закон яклый. Шул параша төбендә утырасы сатлык белән петух, өскә үк менеп, закон чыгарып, синең өстеңнән җитәкчелек итә, параша чистарттыра. Противно.

Сәкинә. Естественный отбор булса сугып очырырлар идеме аларны?

Ирек. Әйтеп бетер, әйе, нәкъ син уйлаганча, сезнеңчә бюрократлар, ә безнеңчә… әлбәттә, алай булганда, алар иләк аша үтәр иделәр. Югары үрмәләргә дә куркырлар иде. Менгән очракта да, чамалап сикерерләр иде. Минем уйлавымча, властька менгән начар кешегә властьның бөтен начар ягы да ябыша, алар үрелеп үсеп, тагын да көчәя. Дәүләт тә, милләт тә изге түгел дөньяда – ә кеше! Шушы формулировка алга куелганда гына дөрескә якын дәүләт килеп чыга аладыр.

Сәкинә. Син бик гади генә, җайлы гына хәл итәсең. Ә бит анда алай җиңел түгел, бик болганчык.

Ирек. Юк инде, апа, нинди хәл итү, гади, кытыршы үз уйларым гына.

Сәкинә. Ничек итеп кертергә соң ул табигать законнарын?

Ирек. Анысын сез уйлагыз инде. Һич югында, hәр халыкка ирек бирүдән башлап карагыз.

Сәкинә. Ничек?

Ирек. Ну, hәр халык үз язмышын үзе хәл итәрлек булсын.

Сәкинә. Бутама. Бездә бар халыклар да ирекле, тату.

Ирек. Ирекле… Алай булгач, без нигә, халык теләге була торып, аерым республика ясый алмыйбыз? Ирекле халык булгач, нигә без аны Мәскәүдән ялына-ялына сорарга тиеш? Нигә без үзебез теләгәнчә яши алмыйбыз? Ә бит теләгебез бар, бик бар.

Сәкинә. Йә, йә, ярсыма. Менә син ничек китереп чыгардың. Сорамый гына булмый. Без Россия белән ничә гасырлар буе кулга-кул тотышып…

Ирек. Әй, ташлале, шул… Аңлаттым, аңлаттым. Ничә гасырлар изелеп яшәдек, диген.

Сәкинә. Ирек, син ни сөйлисең, минем алда, җитмәсә?

Ирек. Юк, син төзәлерлек түгел икән.

Сәкинә. Карале, кара…

Ирек. Карале, апа, сине ялгыш депутат итеп сайламадылар микән? Син анда, hич югы, безгә статус кирәк, дип әйтә алдыңмы, пышылдап булса да?..

Сәкинә. Әйтә алдыңмы, дип, ни… Анда чират җитми.

Ирек. Чират җитми? Күз алдына китер, нинди бай без яшәгән җир. Идел, Кама hәм башкалар… Күпме урманнар, нефть, газ. Әле болары ярылып ятканы гына. Шушы байлыкларның күпмесе безнең халыкка хезмәт күрсәтә алмыйча бушка китте, ә бит болар барысы да – безнең халыкның борынгыдан килгән байлыгы. Россиянең бер катнашы да юк анда. Ә иң куркынычы: тел югалу, милләтнең бетүгә баруы түгелме? Статусны без сорап торырга тиеш тә түгел, үзебез урнаштырырга тиеш. Нишлисең бит, халык әле аны аңлап бетермәгән чорда сорап йөрергә туры килә. 1552 елда бабалар үз ирке белән бирелмәгән кебек, безгә дә ирекле рәвештә ирек бирмәсләр.

Сәкинә. Бирмәсәләр, моңарчы яшәгән, миңа аның бернигә дә кирәге юк.

Ирек. Менә ничек! Шул сорау өчен дә көрәшмәгәч, нәрсәгә соң син халыкка? Болай да, депутатлар ярдәменнән башка да юкка чыгарбыз. Аның өчен тырышучылар синнән башка да җитәрлек.

Сәкинә. Менә нәрсә, энем. Син мине сайламадың, сиңа тикшерергә дә түгел. Yз сүземдә калам: руслар – яхшы халык.

Ирек. Ярый, ярый, кызма. Мин дә аларны хурламыйм, киресенчә. Тегендә минем дустым рус иде.

Сәкинә. Шулай булгач…

Ирек. Без үзебез горур, ирекле халык булып яши алсак, аларны тагын да ныграк хөрмәт итәр идек. Изелүче халык булып түгел, ә тату күршеләр булып. Йөрәк әрни, гомер уза, ә берни дә эшләп булмый.

Сәкинә. Да, брат, мин сине бөтенләй белмәгәнмен икән.

Ирек. Менә шундый әшәке кеше инде мин…

Сәкинә. Ирек, син нигә университетыңда укуыңны дәвам итәргә уйламадың?