banner banner banner
Он… / Ул…
Он… / Ул…
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Он… / Ул…

скачать книгу бесплатно


Альберт. Ну, малай, синдәге Югары Совет, чын Дума инде менә… Ф-фу, сөрт әле азрак битләреңне, кемгә-кемгә…

Гайсә. Yзеңне кара… Әйдә, киттек, карыйбыз. (Карыйлар.)

Альберт. А-а-а-ай җен!

Гайсә. Ни булды? А-а-а-ай, суалчан түгел бу, аждаhа!

Әнзирә пәйда була. Ул кулларында йөреп чыга. Аяклары – өстә. Yзе нидер мыгырдана. Итәкләре әйләнеп төшкән, кая карама салам асылынып тора.

Гайсә (качкан җиреннән чыгып). Бу ни бу?

Альберт. Белмим. Күргән-белгән галәмәт түгел.

Әнзирә (баштүбән торып). Ниемә дип карап торасыз, әфәнделәр. Булышыгыз, пожалуйста.

Гайсә. Нинди нәмәрсә соң син?

Альберт. Кай төшең сөйләшә соң синең?

Әнзирә. Менә монда, аста. Анда түгел инде, оятсызлар. Кыз кеше мин.

Гайсә. Бер дә алай булуга охшамагансың бит әле.

Альберт. Хәйләли. Бандит-мазар булмасын.

Әнзирә. Түгел инде, түгел. Кыз мин, абзыкай, кыз.

Гайсә. Кем белеп бетергән инде сезне хәзер.

Альберт. Ник болай булдың соң син? Күтле-киреле?

Әнзирә. Әллә ниткән истә сымак тоела.

Альберт. Карале, бу да ис диде түгелме?

Гайсә. Кара мунча кергән идең мәллә?

Әнзирә. Юк ла. Ике егеткә берьюлы кияүгә чыккан идем, бәхетле булалмаммы дип. Качтылар. Балалары итәк тулып калды, шуларның арт сабакларын укытырга иде исәп. Танауга кисәк ис тулды. Шул ис кергәч, аякларым өскә күтәрелде дә китте. Нинди истер, белмим?

Альберт. Борын тишекләреңдәге саламны кой башта, ис, имеш.

Гайсә. Туктале, безне кыйнарга диме ул?

Альберт. Арт сабакны укытырга, ди.

Әнзирә. Юк инде, юк, курыкмагыз. Кая сез булсын?! Алар чибәр иде, ак йөзле. Сезнең кебек кара йөзләр түгел.

Гайсә. Туктале, тукта, иртән дисеңме?

Әнзирә. Юк инде, төнлә үк килгән идем, шулай итеп йокларга да туры килде.

Альберт. Гырладым, диегез, чучка баласы. Төне буе яңгырап торды.

Гайсә. Бутамале, анысы син идең лә аның.

Әнзирә. Гафу итегез, ой, пардон, мин гырлай белмәем. Оялтмагыз, зинhар өчен.

Гайсә. Туктагыз әле, уйлашыйк. Төне буе диген ә… Тәк, башта без сине әйләндереп куйыйк әле…

Әнзирә. Ән-н-ни-и!! Кагыла күрмәгез, ату үләм.

Альберт. Ник?

Әнзирә. Аягым өзелеп калыр сыман. Аягым белән танавым идарә иткән шикелле.

Гайсә. Ярар, әйдә, җыен, итәк сүзен тыңлап торсаң.

Әнзирә. Каравыл! Мсье, мадам!!

Альберт. Акырма, бер генә манчырмын.

Гайсә. Син аудар, мин тиз генә танавын актарып алам.

Аны акыртып егып, танавын чистартып алалар, ул елап утыра, егетләр киңәшәләр.

Гарәфи күренә. Ул цилиндр кигән, кара фракта, трость тоткан. Аның юләрме, акыллымы икәнен бер күрүгә аңлап бетереп

булмый.

Гарәфи. Һа, минем ахирләр җыелып беткән. Хәерле иртә, йокылар тәмле булдымы йомшак түшәктә? Гутен морген. Септембер, уктумбер. О-о, ляжанка.

Альберт. Бусы нинди иблис тагын?

Гайсә. Белмим, мондый җанварны да күргәнем юк.

Гарәфи. Курыкмагыз, әфәнделәр, бәхетле итәм мин сезне. Тик иң әүвәл… әллә, чыннан да, мине танымыйсызмы?

Гайсә. Юк.

Гарәфи. Син дәме?

Альберт. Юк.

Гарәфи. Эшләр хөрти икән сезнең. Килегез әле монда.

Бар да җыелалар.

(Әнзирәгә.) Син дә кил. Фу-у, бусы бигрәк котсыз. Бик якын килмәгез, исегез чыдарлык түгел.

Гайсә. Йә, сөйлә.

Гарәфи. Каты тотма, каты тотма. Әй, әгәр сез белсәгез, без кайларда гына булмадык. Хәер, каян беләсез, мәрткә киткәч.

Гайсә. Мәрткә киткәч?!

Альберт. Әни-и!

Гарәфи. Сорап тора тагын. Ничек кенә әле. Өч ел буена. Ниләр генә кыланмадылар. Күпме кызның, күпме малның башына җиттегез. Хәзерге көндә сезнең өчәр хатыныгыз бар, алты-җиде балагыз. Хе-хе, ну, егетләр, дәрт бар икән үзегездә. Шулкадәр инде. Ул алимент өстенә алимент сезнең хәзер, бөтен милиция, бөтен КГБ эзли.

Гайсә. Кит әле, булмас.

Гарәфи. Булмас сиңа. Мәрткә киткәч шулай инде, хәтерләп булмый. (Икесенә генә шыпырт кына.) Ә менә бусы – икегезгә бер, иң соңгы, уртак хатыныгыз.

Альберт. Ә-ә? Шушы җенме?

Гарәфи. Һәй, юып җиффәрсәң, менә дигән әле ул!

Гайсә. Соң нишлик инде без, алайса?

Гарәфи. Әллә кайчан шулай диләр аны. Мине тыңласагыз, бар да шәп булыр.

Рәсүл керә. Ул, борынгы греклар кебек, өстенә материя генә элгән.

Рәсүл. Ботка пеште, рәхим итегез.

Гарәфи. Шулай, егетләр. Ботка да пеште, сез дә пештегез, шуңа күрә дә шушында бергәләп яши башларбыз. Ур-ра!.. Тормыш дәвам итә. (Кисәк туктап калып.) Ш-ш-ш, соңгы бер җыр…

Шәhәр чыгып уңга киттек, әй егетләр,

Сагындык сине калабыз, валлаhи менә.

Шундый асыл егетләр без, апаем ла,

Ике аккош очып бара шул вакытта… Их!

Кая барма, кая карама,

Бездәйне чәчеп үстермиләр.

Булсын, әйдә, берәр рифма да –

Чит илләрдә лә үз күрмиләр.

Җыр бетә. Гарәфи артистлар белән таныштырырга тотына.

Гарәфи. Хөрмәтле тамашачылар! Рөхсәт итегез, сезне артистларыбыз белән таныштырып китәргә! Безнең спектаклебез тәмам, тагын килегез, рәхим итегез!

Арткы пәрдә төшә. Төрле яктан сәхнәгә кешеләр чыга, гомуми премьера белән тәбрикләү башлана:

– Премьера белән!

– Гениально!

– Браво, бис!

– Афәрин!

Ут сүнә дә акрын гына грим бүлмәсендә кабына. Бер өстәлгә ниләрдер әзерләнеп каплап куелган. Бүлмәгә, чишенә-чишенә, Гайсә килеп керә. Ул, бер җиңен асылындырган килеш, ашыга-ашыга, өстәлне ачып карый. Бер шешәне алып ачмакчы була да, ишек артында шау-шу ишеткәч, тиз генә кире куя. Бүлмәгә Хәсән үтә.

Хәсән. Ну, Гайсә, ну, молодцы! (Аны кочаклап котлый.) Премьера белән сине! Булдырдыгыз! Шаккатырдыгыз халыкны! Миннән күптин-күп, чуктин-чук рәхмәт. Беләсеңме, иң мөhиме синнән торды. Әгәр син шулай алып бармасаң…

Гайсә. Ничек инде, синең өчен… Мин тотынгач, понимаешь ли…

Хәсән. Алла боерса, әле без синең белән, ә?! Әле минем планнар зурдан. Әле минем сиңа…

Гайсә (өстәлгә күрсәтеп). Алайса, шуның өчен…

Хәсән. Йә, янма инде, тукта инде, җыелсыннар. Беләсең бит, мин вакланып тормыйм. Бөтенесе дә булса күңеллерәк, хакмы?

Гайсә (күңелсез генә). Хак, хак…

Хәсән. Ә калганнар кая соң әле?

Гайсә. Бер-берсен котлап туя алмый торганнардыр.

Хәсән. Алай димә. Начар түгел бит. Бәйрәм бит…

Гайсә. Бәйрәм дә…

Хәсән. Хәер, хатын-кызлар, главалар кунак бүлмәсенә җыелырга булдылар. Аңлыйсыңмы, чит ил кунаклары да бар, ди, бүтәннәр дә… яхшы түгел, диләр…

Гайсә. Соң, әлбәттә, әлбәттә… Әгәр…

Хәсән. Түз инде… Беләсеңме, сиңа гына әйтәм. (Колагына.) Минем тагын моннан да кызык бер әсәр бар…

Гайсә. Кит әле, кай арада өлгерәсең син?

Хәсән. Һәй, килсә, ташып килә ул миңа. Менә кул, бармаклар язып өлгерә алмый.

Гайсә (шешәгә тотынып). Соң, моның өчен…

Хәсән. Уйлавымча, син мине яклап эндәшерсең инде. (Шешәне, алып, кире куя.) Әйдәп баручы актёр син хәзер… Сүзең үтә…

Гайсә. Ни диим, уйларбыз… (Шешәне тартып алып сала да эчеп җибәрә.)

Хәсән. Алайса, мин сине күздә тотачакмын, име?..

Гайсә. Уйларбыз, дидем.