banner banner banner
Он… / Ул…
Он… / Ул…
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Он… / Ул…

скачать книгу бесплатно


Гайсә. Ни диим… Ну, әйбәт кенә спектакль эшләдек… Киләчәктә дә шулай уңышлы гына эшләргә язсын… Ну, халык яратсын диикме инде шунда… Ну, әйдәгез, булмаса…

Альберт. Юк, болай гына ярамый. Yзем өстим әле. (Пауза.) Менә без гел уйнарга язсын да тегеләй-болай дибез. Менә мин ни дим: уйнарга да язсын, күрсеннәр дә, кадерне дә белә башласыннар. Инде театрны җигелеп диярлек тартабыз, шулай булгач, исемен дә бирсеннәр, акчасын да арттырып торсыннар. Һәм, гомумән, театр ул, егетләр, киләчәктә безнең кулга каласы, дәрәҗәбезне белеп, кадеребезне белеп, өскә үрмәләгән саен нык басып калырга язсын. Әллә дөрес түгелме?

Гарәфи. Сүзләрең алтын ла.

Альберт. Әйдәгез шуның өчен!

Рюмкаларны күтәреп куялар.

Гарәфи. Гомумән, искиткеч комедия оештырганбыз.

Хәсән. Рәхмәт инде, егетләр.

Альберт. Син безгә генә ябыш. Безне, кара аны, онытма.

Хәсән. Әле без сезнең белән… Ягез, бердәмлек өчен.

Тагын тост күтәрәләр.

Ә-ә, менә (Сөмбелгә карап) чын тамашачы фикерен дә ишетик әле.

Сөмбел. Ни диим?

Гайсә. Ни уйлыйсың, шуны яр, оялма.

Сөмбел. Тик сез ачуланмагыз, зинhар өчен, яме?

Гарәфи. Ниткән ачу ди, яр да сал. Гайсә, тотынып утыр, сине бетерергә килгәндер бу кызый.

Сөмбел. Нигә? Киресенчә, ул миңа ошады.

Альберт. Ние белән? Тиресе белән сөягеме?

Хәсән. Туктале, тукта, шуннан?

Сөмбел. Юк, уены белән дә түгел. Ниндидер моңы бар аның күңелендә.

Альберт. Ә безнең?

Гарәфи. Безнең димә, минем диген, үзеңне генә сөйлә…

Сөмбел. Сезне ошатып бетерә алмадым, ачуланмагыз…

Альберт. Нәрсә? (Көлә.) Ни сөйли ул? Тәнкыйтьчеләр, әле Мәскәүдән килгәннәре, мине ничек мактыйлар, беләсеңме? Һе, кыз-зый…

Сөмбел. Гафу итегез…

Хәсән. Ә әсәр, әсәр ничек? Шәпме?

Сөмбел. Әйем, әйтмим.

Гайсә. Яр шуларга, яр, правду-матку…

Хәсән. Йә әле, йә?

Сөмбел. Әсәр бөтенләй ошамады. Кызык та кебек инде үзе… Юк, юк, ошамады… Ачуланмагыз…

Альберт. Эләктеме, сылыймы кызый. Аны Гайсә юри котыртып куйган, үзен мактатырга…

Гайсә. Әй син, барбос…

Гарәфи. Йә, йә егетләр, кызмагыз…

Хәсән (елмаерга тырышып). Сез нәрсә инде, бу бит бик гади, җәмәгать… Син, ни, сеңлем, аңлап бетермәгәнсең… Монда, беләсеңме, катлаулырак катламнар ята… Гади күз белән генә күреп бетерерлек түгел…

Гайсә. Хәсәнулла, юкны лыгырдап утырма, бар, алып кил әле…

Хәсән. Кемне?

Гайсә. Кемне, кемне, аның кем икәнен беләсең бит.

Хәсән. Соң әйтеп торам лабаса, анда чит ил кешеләре, үзе дә шунда…

Гайсә. Булса, кем әле ул «үзе» шулкадәр?

Хәсән. Кем әле түгел шул, режиссёр әлегә. Аның алдында ничек ычкынсын инде ул?

Альберт. Шул себеркегә калмасаң. Һәй, кешеләр, өйләнеп тә җибәр тагын.

Гайсә. Синең эшең түгел, балда. (Хәсәнгә.) Бар, әйт, мин чакыра диген. Шулай дисәң очып килер.

Альберт. Килер, син дип, шуннан очар… Тиле ди ул.

Сөмбел. Бәлки, сезгә кайтыргадыр?

Гайсә. Нәрсә? Син дә мондамыни әле? Әйттеләр бит инде сиңа, өйгә килерсең дип, бар элдерт моннан…

Хәсән. Җә, җә, кунакка кагылма. Хәзер, алайса, кадал инде… (Чыгып китә.)

Гайсә. Вот так, вот…

Альберт. Бар, бар, чакыр шул себеркене…

Гайсә. Карале, син…

Гарәфи. Булды… Буеңа сеңдер бераз…

Гайсә. Нәрсә, артист булдың мәллә?

Альберт. Ә нәрсә, охшамаганмыни?

Гайсә. Охшаган, маймылның бер төшенә.

Альберт. Гарәфи абзый, тый әле шуны, юкса…

Гайсә. Нәрсә юкса? Кем дип беләсең син үзеңне?! Ну, ярар, мине дә булсын. Ну, менә нәрсә майтарып ятабыз без монда? Ә-ә, онытканмын икән, иҗат итәбез.

Сөмбел. Гайсә абый, җитәр, ә? Урыны ул түгел.

Гайсә. Карале, кара моны… Син әле ычкынмадыңмыни? Ни дидем мин сиңа?! Марш!

Сөмбел елап чыгып йөгерә.

Гарәфи. Сеңлем, сеңлем… Ну, Гайсә, сәгатең сукты бугай…

Гайсә. Кыланмагыз. Yзем беләм мин.

Альберт. Yзе белә ул!

Гайсә. Беләм шул. Синең ише генә түгел. Ни майтарам дип әтәчләнәсең соң син, идиот? Шул җен әвәләгән тозсыз кәмит күрсәтеп, мисез сарык кебек колагын асылындырган мескен, мәхлук тамашачыга, колагына токмач элеп, өч тиенлек әкият сатабызмы?! Синеңчә бөек театр шулмы?

Гарәфи. Ну, энем, ничек тә тырышабыз бит инде.

Гайсә. Нәр-р-сә-ә? Ә гомер үтеп бара, җүнле эш тә эшләгән юк. Ну, ни майтара ул безнең режиссёрлар? Ну, менә ни? Бик беләсең килсә, ә бит режиссура ул – профессия генә түгел, ә зур җаваплылык. Театрның рухи юлын, мәгънәлелегеннән һәм, конце концов, бу тозсыз спектакльләрне уйнатып, актёрларның гомере бушка узмауны, язмышын бозмауны үз өстенә алучы, олуг шәхес, театрның кыйбласын билгеләүче «дәү әтисе» булырга тиеш ул режиссёр. Ә болар, тфү! Менә ниегез бар театрыгызда искитәрлек, ну, ни?

Альберт. Театрыбыз дип сөйләш, хәшәп.

Гарәфи. Сөйләсен, Альберт, сөйләсен. Ник, дөресен сөйли бит. Юк бит иҗат, малай, юк.

Гайсә. Театрыбыз булсын, чукын. Шушындый тозсыз спектакльләрдән, ыштан төшереп көлдерә торган комедияләребездән кала ни бар? Берни, берни, берниебез дә юк, юк, юк!!

Альберт. Берне тондырсаң туктар идең инде анысы.

Гарәфи. Син нәрсә инде, дөрес сүз өчен.

Гайсә. Нәрсә, тән сакчылары булдыңмы әллә?

Альберт. Карале, син хет шунда әллә ничек чәйнә аларны, кылым да селкенми. Yзең күңелне болгатасың, шул гына.

Хәсән керә.

Хәсән. Булды, хәзер килә.

Гайсә. Менә (Хәсәнгә) бусы – җыен тозсыз, болганчык сүз тезмәләре оештырып болгатучы…

Хәсән. Ни сөйли бу?

Гайсә. Слушай, язма син бүтән, беркайчан да, зинhар өчен, язма! Ну, уйнарлык түгел, кая, укырлык түгел бит ул чүп-чарны…

Хәсән. Син ычкына башладың мәллә? Хе-хе… Егет исереп киткән, җәмәгать. Әйдә, кайт әле син, әйдә, кайтабыз.

Гайсә. Җибәр, кит әле моннан. (Мыскыллы чырай ясап.) Бар әнә тегендә барып ялагайлан… Һе-е.

Хәсән. Ни сөйлисең син?.. Йә, йә, көлдермә, яме…

Альберт. Нәрсә сөйләшеп торырга шуның белән? (Гайсәне селтәп ташлый.) Җиттеме?

Гайсә. О-о, көчле… да…

Хәсән. Син, чыннан да, сүзләреңне үлчәп сөйлә инде…

Гайсә. Yлчәргә кирәк икән шул… шул… шул…

Альберт. Сиңа алар рәтенә җитәргә әле, койрык чәнчеп, Кытайга чаклы җәяүләп чабарга кирәк. Койрыгыңны кыссаң җүнлерәк булыр, име?

Гайсә. Ие, ие, ие шул.

Әнзирә керә.

А-а, минем мәхәббәт…

Әнзирә. Нихәл, егетләр? О-о, сезнең монда… Каты сезнең бәйрәм.

Альберт. Сезгә җиткереп булмас инде.

Гайсә. Киттек.

Әнзирә. Кая? Беркая да бармыйм.

Гайсә. Киттек, дим.

Әнзирә (көлгән булып). Карале, карагыз әле моны. Син миңа кем әле ул кадәр?

Гайсә. Беркем дә. Киттек.

Гарәфи. Беләсеңме, Әнзирә, эш нидә. (Колагына пышылдап.) Исереп китте ул. Ул сиңа беркем дә түгел дә…

Әнзирә (аңа гына). Ярый, алай булса, бераз котыртыйм әле… хи-хи.

Гайсә. Миңа син кирәк, хәзер үк, аңла…

Әнзирә. Өзелеп яратам дисәң генә инде… Хе-хе-хе… Үтерә бу…

Гайсә. Әйдә, дим…

Әнзирә. Мин дә көтәм…

Гайсә (сынагандай булып). Ну, әйе, да, да…