banner banner banner
Идегәй. Татар халык дастаны
Идегәй. Татар халык дастаны
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Идегәй. Татар халык дастаны

скачать книгу бесплатно


Өлкән бер туй кылдырды,

Хан кашында туды дип,

Атын Норадын[81 - Норадын – Идегәйнең улы. Вариантларда Норалын, Морадым, Нургали, Нургадил формасында да очрый. Тарихи документларда Нуретдин буларак билгеле. 1419 елда үлә.] куйдырды.

Ул туганда Идегәй

Кам[82 - Кам – камканың бер төре.] йөргесенә[83 - Йөрге – биләүсә.] будырды,

Кам йөргесе каты булыр дип,

Клакай камка[84 - Клакай камка – алтын яки көмеш аралаштырып, бизәкләп тукылган ефәк тукыма, чатма, парча.] түшәтте,

Клакай камка каты дип,

Сосарына биләтте.

Күкрәге яулы үссен дип,

Качкан яуны кудырды,

Яуда явыр[85 - Явыр – яу ире, яугир.] булсын дип,

Яуны бергә кыдырды.

Күңелен шунда тындырды.

III. Туктамыш ханның Идегәйдән шикләнеп, аны эзәрләгәне

Хан ханәше Йәникә

Беркөн ханга моны әйтте:

– Карачы[86 - Карачы – биләр һәм мирзалар сыйныфының иң югары кешеләре.], ханым, карачы! —

Тауда ятып тай баккан,

Кырда ятып куй баккан,

Елкычыдан би булган,

Түрәң булган Кобогыл

Ни кылганны карачы:

Карачылар эчендә

Булгандаен карачы —

Кадыйрбирде хан углы.

Ул тугандай туй кылып,

Хан углына углын тиң куеп,

Ханәкә белән Көнәкә

Кыз тугандай сый кылып,

Хан сыена тиң кылып,

Хан казнаңны ачтырып,

Сан сөяген бактырып,

Туй кылганын карачы!

Чыңгыздан калган кара ту,

Кара туны кулга алып,

Яу кырганын карачы,

Хан түрәдәй утырып,

Дау кырганын карачы!

Кыл якалы кырык нөгәр

Кылдай булып тартылып,

Хансарайга килгәндә,

Кыл-кыл чәчен үстергән

Кыл түбәле Кобогыл —

Ул килгәнен карачы!

Хан сарае ак ишек

Иртә булса ачылып,

Туктамыш хан килгәндә,

Ал тәхеткә менгәндә,

Ал тәхетнең аркасы

Алтын егач[87 - Егач – җимеш агачы.] тутый кош

Сайрап телгә килгәндә,

Кыл якалы кырык нөгәр

Кылдай булып тартылып,

Сәлам биреп килгәндә,

Хан тәхетендә утырып,

Ул сәламне алганда,

Кырык беренче ир булып,

Ялгызына сан булып,

Идегәй килеп кергәндә,

Туктамыштай олы хан,

Үзе дә үзе сизмәстән,

Калкып та калкып торыр икән

урыныннан, ай.

Сынап торган Йәникә

Туктамышка моны әйтте:

– Тауда ятып тай баккан,

Кырда ятып куй баккан,

Елкычыдан би булган,

Түрәң булган Кобогыл

Өрәңгедән каты икән;

Килбәте синнән киң икән,

Коты синнән котлы икән.

Кырык беренче ир булып,

Ялгызына сан булып,

Кобогыл килеп кергәндә,

Хан башыңны кол итеп,

Калкып та калкып тордың

урыныңнан, ай!

Азамат ир Туктамыш

Ханәшенә үпкәләп әйтте дир:

– Ян йөрәкне яндырып

Ялганлама син, ханәш,

Сум йөрәкне сулкытып

Сумгыллама[88 - Сумгыллау – көязләнү.] син, ханәш!

Тауда ятып тай баккан,

Кырда ятып куй баккан,

Түрәм булган Кобогыл

Өрәңгедән каты булалмас!

Кыл-кыл чәчен үстергән

Кыл түбәле Кобогыл

Өрәңгедән каты булганда,

Булгандау ай булганда,

Өрәге миннән каты булалмас!

Килбәте миннән киң булмас!

Килбәте киң булганда,

Коты миндәй котлы булалмас!

Чыңгыздан булган затыма

Кол Кобогыл тиңәлмәс!

Ул килгәндә, мин тормам,