banner banner banner
Идегәй. Татар халык дастаны
Идегәй. Татар халык дастаны
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Идегәй. Татар халык дастаны

скачать книгу бесплатно


Өстендә ямар тун булды;

Башы белән баш булды,

Атагы белән дан булды,

Түрәсе белән фаш булды,

Ятимнәргә яр булды.

Идегәй андый ир булды:

Аты юкка ат булды,

Чүлләгәнгә[55 - Чүлләү – чүлдә йөреп сусау.] су булды,

Адашканга юл булды;

Ялгызга – ясак[56 - Ясак – әйберләтә салым, закон хөкемендәге мал. Бу сүзнең «корал һәм кораллану, отряд булу» мәгънәсе дә бар.],

Җәяүгә таяк ул булды.

Ундүртенә килгәндә,

Ундүрт дауны бетереп,

Түрәсен биргән[57 - Түрәсен бирү – хөкем йөртү.] ул булды.

Унбишенә килгәндә,

Туксан башлы Урданың

Туксан углы бер булып

Айдалага[58 - Айдала – ачык дала, такыр дала.] килгәндә,

Алар белән ант тотты.

«Көрәшеп барың мин ексам,

Мин барыңа баш, – диде.—

Көрәшеп берең мине екса,

Улыгыз миңа баш», – диде.

Кушагын[59 - Кушак – билбау.] алып ту[60 - Ту (туг) – байрак, флаг.] итеп,

Анда мәйдан күтәрде.

Туксан башлы Урданың

Туксан угылы җыелып

Идегәй белән көрәш тотканда,

Екса ега белмәде,

Чалса чала белмәде —

Барын екты Идегәй;

Еккан береннән тун[61 - Тун – гомумән, «кием» дигән сүз булган.] алып,

Айдалага өйдерде.

Өеп салып Идегәй,

Өстенә менеп тайчанды.

– Туктамыш хан тәхетенә

Мин мендем! – дип яр салды[62 - Яр салу – аваз салу.].

Аннан әйтте Идегәй:

– Анау килгән ак атлы —

Ул Туктамыш хан булса,

Алдында баш имәгез,

Үзе сәлам бирмәсә,

Башлап сәлам бирмәгез.

Туктамыштай олы хан —

Акбүз аты – астында,

Лачыны – ияр кашында,

Җилә җитеп килгәндә,

Анда күрде айдала.

Айдалада туксан бер бала.

Туксаны торыр яланбаш,

Ул туксанның эчендә

Чалкаеп утырыр бер бала.

Азамат ир Туктамыш

Килә җитеп килгәндә,

Ул туксан бер тик торды,

Торып бер баш имәде,

Иңкәеп сәлам бирмәде.

Туктамыштай олы хан

Анда торып моны әйтте:

– Туксан бала – айдала,

Туксан булып, бүз бала[63 - Бүз бала – биредә «асыл бала» мәгънәсендә.],

Бүз балалык итә белмәдең —

Башлап сәлам бирмәдең.

Ханыгыз булган минме өлкән,

Әллә юкса сезме өлкән?!

Анда әйтте Идегәй:

– Башта булсаң син өлкән,

Аякта[64 - Аякта – азакта, соңында.] чыгар без өлкән.

Әйтеп бирсәм ник өлкән —

Туксан башлы Урданың

Янымда туксан баласы,

Шушы туксан баланың

Яшен санап салсам мин,

Анда чыгар без өлкән.

Өлкәнне өлкән белмәгән,

Башлап сәлам бирмәгән

Ул да булса, ханиям,

Син икән, ай син икән!

Азамат ир Туктамыш

Анда уңга әйләнде,

Анда сулга әйләнде,

Әйләнеп җавап тапмады.

Хансарайга кайтып килгәндә,

Башыннан уе китмәде,

Урынында ятты-ятмады,

Өч көн күзен йоммады,

Өч төн йокы татмады.

Кыр башында айдала —

Айдалада утырып,

Туксан бала эчендә

Идегәй булды бер бала.

Башы белән баш булды,

Атагы белән дан булды,

Түрәсе белән фаш булды;

Ятимнәргә яр булды,

Аты юкка ат булды,

Адашканга юл булды,

Карны ачканга тамак ул булды.

Айбалталы Дөрмән би,

Дөрмән улы Урман би —