banner banner banner
Идегәй. Татар халык дастаны
Идегәй. Татар халык дастаны
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Идегәй. Татар халык дастаны

скачать книгу бесплатно


Туксан бала эчендә

Каракчылык кылган би:

Балалар менгән таяк ат —

Аны урлап тотылды…

Өч урлады – котылды,

Дүртенчедә тотылды.

«Түрәсен моның бир», – диеп,

Айдаланың туксан бала

Кулын килеп кушырды.

Урман бинең кашына

Тора килеп Идегәй,

Кулдан кылын тоттырды,

Кылдан кыл җеп тактырды,

Салкын ташка тарттырды,

Туксанның берен җәллад итеп,

Анда башын чаптырды.

Хәбәр илгә фаш булды.

Җәллад булган ул баланы

Айбалталы Дөрмән би

Кулын кулдан каерып,

Туктамыш ханга баш орды:

– Үзем булсам Дөрмән би,

Улым булып Урман би,

Урманымның башын чапкан

Шул баланың канын кайтием[65 - Кайтием? – Кайсылай итәем, нишләтим?],

Әй ханиям, түрәм би?!

Җәллад булган ул бала

Торды дагын аны әйтте:

– Кыр башында айдала,

Айдалада туксан бер бала.

Кобогыл безнең беребез,

Ул да булса башчыбыз,

Моның түрәсен ул биргән,

Аның аргысын мин белмәм.

Туктамыштай олы хан

Идегәйне алдырды:

– Әй Кобогыл, Кобогыл,

Яхшы атаның баласы –

Җантимернең углы идең;

Елкы бактың, куй бактың,

Айдалага ут яктың:

Айбалталы Дөрмән би,

Дөрмән углы Урман би,

Аның башын ник чаптың?

Анда әйтте Идегәй:

– Илеңдә йөргән каракчы

Өч ат урлап котылса,

Дүртенчедә тотылса,

Синең түрәң буенча

Дүртенчедә чабылса,

Дөрмән углы Урман би —

Ул да шулай тотылды,

Синең хөкемең буенча

Ул да шулай чабылды,

Аның аргысын мин белмәм.

Туктамыш торып анда әйтте:

– Әй Дөрмән би, Дөрмән би,

Шушы торган Кобогыл

Ни кылса да рас кылган,

Сүзем белән бер кылган,

Мин аңа түрә бирә алмам.

Айдалада утырып,

Ундүрт дауны бетергән,

Туксан бала эчендә

Бәйге тотып[66 - Бәйге тоту – ярышта җиңү.] дан алган,

Туксанына баш булган,

Түрәсен биреп фаш булган,

Ул ни кылса рас кылган,

Кобогылдай баланың

Түрәсенә чыгалмам.

Кобогылга аны әйтте:

– Әй Кобогыл, Кобогыл,

Сараемда кал, – диде.—

Өстеңдәге иске тун —

Ул туныңны сал, – диде.—

Яурыннары[67 - Яурын – калак сөяге, арка турысы.] каймалы,

Төймә бавы тартмалы

Ал кара кеш[68 - Ал кара кеш – биредә ал сүзе төсне түгел, бәлки бик яхшы, югары сыйфатлы булуны аңлата.] тун бирим.

Бу тунымны ки, – диде.—

Чың-чың иткән чын йөгән

Чыңлатканда караган,

Токымы толпар яралган

Тимгел чуар ат бирим,

Ул чуарны мен, – диде.—

Күн давылбаз[69 - Давылбаз – кош чакыру өчен күннән ясалган барабан.] так, – диде.—

Җил карамый җил, – диде.—

Тотар бавы сум алтын

Асыл шоңкар кош бирим,

Күл әйләнә чөй, – диде.—

Бер бите айдай балкыган,

Бер бите көндәй салкыган,

Болгардаен[70 - Болгардаен (болгар кебек) – бу урында «күн» мәгънәсендә, болгари тун.] болкыган,

Җофардаен аңкыган

Айтулы[71 - Айтулы – Идегәйнең хатыны булачак кыз исеме.] атлы ару[72 - Ару – биредә «сылу» мәгънәсендә килә.] кыз

Җаның сөйгән яр булса,

Туеңнан туең кылдырып,

Аны да сиңа бирием,

Куйныңа алып сөй, – диде.—

Кырымнан кыен дау килсә,

Түрәсен аның бир, – диде.—