banner banner banner
Идегәй. Татар халык дастаны
Идегәй. Татар халык дастаны
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Идегәй. Татар халык дастаны

скачать книгу бесплатно


Аннан әйтте Йәникә:

– Аңлаган булсаң, ханиям,

Кобогылның кылганы —

Сине, мине хурлавы.

Пычагын алып кынабтан,

Безе белән болгавы –

Ил түгел, яу булганы.

Дүрт кисәккә бүлгәне —

«Идел, Җаек суларны,

Иртеш белән Чулманны[95 - Чулман – Кама елгасы.],

Дүрт дәрьялы йортыңны

Дүрт бүләрмен», – дигәне;

Уртасыннан болгавы —

«Сарай белән Болгарны

Бер болгармын», – дигәне;

Иләк, чиләк дигәне —

Олы кызың Ханәкә,

Кече кызың Көнәкә —

Берәвен тиңләп иләккә,

Берәвен тиңләп чиләккә,

«Берәвен углым тиң күрсә,

Аңа да аңа сакла», —

дигәне, ай!

Ханәш аны әйткәндә,

Азамат ир Туктамыш

Йәникәгә аны әйтте:

– Ян йөрәкне яндырып

Ялганлама син, ханәш,

Сум йөрәкне сулкытып

Сумгыллама син, ханәш!

Яхшы ата Җантимер

Җандай күргән ир иде,

Яу да түгел – ил иде,

Аннан туган Кобогыл —

Ул да миңа яу булмас,

Дау бетереп яу кырган

Кобогыл миңа дау булмас.

Өрәге миннән каты булса да,

Кобогыл миңа үч булмас,

Синең дигән һич булмас,

Һич булмас, ай, һич булмас!

Йәникә ханәш анда әйтте:

– Яхшы атаның баласы —

Җантимердән туган Кобогыл,

Ул сиңа яу булмаса,

Ул сиңа үч булмаса,

Мин дигән һич булмаса,

Тугыз ирең чакырткыл,

Ерауларың алдыргыл,

Сынчыларың сынаткыл,

Өлкән бер туй кылдыргыл,

Ул кемлеген сынаткыл,

Анда мәлем[96 - Мәлем – мәгълүм.] кылдыргыл,

Кобогыл дигән кем икән,

Кем икән әй, кем икән?

Туктамыштай олы хан

Аптырады, әйләнде,

Әйләнеп киңәш тапмады,

Тугыз ирен чакыртты.

Берәвен өйгә ингезеп,

Туктамыш хан анда әйтте:

– Иңсәңә суксам – иңкәймәс[97 - Иңкәю – иелү.],

Искемне бирсәм – иләмәс[98 - Искемне бирсәм – иләмәс – ягъни иске киемне бүләк итеп бирсәм дә кадерсезгә кимәс.],

Исәнтәй углы Ходайбирде батырым,

Син бер кереп тулгачы[99 - Тулгау – тезмәләп әйтү, җырлау.]! – дип иде,

Иңкәеп өйгә кергәчтән,

Кул кушырып торгачтан,

Тора биреп тулгады,

Әйтеп иде бер сүзне,

Аның бу сүзе якмады[100 - Якмады – йогышмады, ошамады.],

Күңеленә ятмады,

Аны: Өйдән чык, – диде.

– Карт бүредәй кашкарган[101 - Кашкару – чаллану.],

Кап-караңгы төннәрдә

Сансыз кулны башкарган,

Көн дә сөңге сындырган,

Сөңгесенә кеше мендергән,

Ир күңелен тындырган,

Алмаган яу куймаган,

Эчсә канга туймаган,

Илгә аз да яуга күп —

Акбалтыр углы Уагым,

Монҗыр углы Чуагым,

Икәвең кереп тулгачы! – дип иде,

Икәве килеп кергәчтән,

Кул[102 - Кул – гаскәрнең бер як канаты.] кушырып торгачтан,

Тулгап-тулгап салды иде,

Болар сүзе якмады.

Күңеленә ятмады,

– Икең дә өйдән чык! – диде.

– Күчкәндә күчең[103 - Күч – күчмәләрнең урыннан урынга күчүе.] әйләнгән,

Исфаһан[104 - Исфаһан – Иран шәһәре. Ул заманнарда Исфаһан осталары яхшы корыч коюлары белән данлы булганнар.] кылыч бәйләнгән,

Яу карасын күргәндә,

Явар көндәй турланган,

Китәр коштай сайланган,

Ярашык[105 - Ярашык – чабыш өчен алдан күнектереп куелган ат.] аттай ярсынган,

Аргымак аттай типсенгән

Аргыннарның башы идең,

Кара Куҗа батырым,

Син бер кереп тулгачы! – дип иде,