banner banner banner
Идегәй. Татар халык дастаны
Идегәй. Татар халык дастаны
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Идегәй. Татар халык дастаны

скачать книгу бесплатно


– И сары бал, сары бал,

Сары балны кем эчәр?

Икең бергә килгәндә,

Кайсыгыз батыр ир булса,

Алып та алып шул эчәр!

Субра алай дигәндә,

Җанбай уйга килгәндә,

Идегәй алып аны эчте.

Субра ерау анда әйтте:

– Афәрин, батыр икәнсең!

Ханга дуслык иткәндә,

Дуслыгың ничек итәрсең?

Ханга хаслык иткәндә,

Хаслыгың[158 - Хаслык – дошманлык.] ничек итәрсең?

Идегәй торып анда әйтте:

– Ханга дуслык иткәндә,

Чыгып кала бозармын,

Казнадан казна китереп,

Ханның күңелен табармын.

Ханга хаслык иткәндә,

Арсаеп[159 - Арсаю – тартынып тормау.] атка менәрмен,

Карчыга булып очармын,

Ханны куып басармын,

Балын канҗагама асармын;

Бүленгән куйдай итәрмен,

Бүректәй киеп китәрмен,

Казнасын алып илгә,

Ханлыкны лаек бигә бирермен,

Мин дигәнне кылырмын,

Дигәнемне кылмасам,

Атамның хәрәм углы булыем!

Сыпра сынлы суп ерау

Идегәй белән Җанбайны

Икесен бер сынап күргәчтән,

Туктамышка аны әйтте:

– Әй ханиям, ханиям,

Әйт дисең дә куймыйсың,

Әйтмәгә авызым бармыйдыр.

Бармаса да әйтием:

Кара лачын, Бүз тойгын —

Икесе ике ояның кошы икән,

Остазларыңа тоттырып,

Икәүне бер тургачка кундырдың.

Кашында торган ике ир:

Берәве аның олы угыл,

Маңлае чыкык[160 - Чыкык – чыгынкы.], гүзәл булыр,

Батыр булыр шул угыл;

Җантая биреп утырган,

Җанбай аты аталган.

Ирне салкык[161 - Салкык – салынкы, салпы.] күренә —

Җанбаз[162 - Җанбаз – җан белән уйнаучы, осталык күрсәтүдә үз җанын хәтәргә куючы.] булыр шул угыл,

Кәмалның углы Киң Җанбай,

Сүзгә чичән ир Җанбай

Киңәш бирер картларга,

Яуга чыгар атларга,

Бездән дәүран үткәндә,

Сезгә дәүран җиткәндә,

Та кем калды ханнарга!..

Аргы угыл да бирге угыл,

Шул читтәге шул угыл —

Кош борынлы Кобогыл,

Бүре пычым[163 - Пычым – сын, фигура.] шул угыл,

Балтыры җуан, кулы үнән[164 - Үнән – уңган, җитез.],

Җай татарга охшый шул угыл;

Ирене юка күренә —

Чичән икән Кобогыл,

Яурыны яссы, муйны озын,

Җәй тартмага кулы озын —

Мәргән икән Кобогыл;

Бармагы җиздәй маешкан —

Чибәр икән Кобогыл;

Чәче айдай балкыган —

Асыл икән Кобогыл;

Бите нурдай түгелгән —

Түрә булыр Кобогыл…

Туктамыштай олы хан

Сараенда ятып төш күрде.

Уянып уйлар бакканда,

Юранып юрау тапмады.

Сыпра сынлы суп ерау

Тора биреп тулгайдыр,

Тулгай биреп сарныйдыр[165 - Сарнау – көйләү, җырлау.]!

Сарныйдыр да җырлыйдыр.

Бал бөйрәккә төшкәндә,

Бал белән йөрәк пешкәндә,

Субра аны җырлайдыр:

– Мин картыңмын, картыңмын,

Күпне күргән картыңмын.

Ни күрмәгән картыңмын?

Башлык та башлык Башлык хан —

Аны күргән картыңмын;

Аннан соңгы Абыл хан —

Аны күргән картыңмын;

Аннан соңгы Кара хан —

Аны күргән картыңмын;

Аннан соңгы Ала хан[166 - Башлык хан, Абыл хан, Кара хан, Ала хан – бу ханнар тарихта билгеле түгел.] —

Аны күргән картыңмын;

Олы бабаң Томавыл[167 - Томавыл – Чыңгыз дастаннарында күренгәнчә, бу – Томавыл мәргән. Чыңгыз ханның бабасы дип күрсәтелә.] —

Аны да күргән картыңмын;

Унике тотам ук тарткан.