скачать книгу бесплатно
Иңкәеп өйгә кергәчтән,
Кул кушырып торгачтан,
Ул да тулгап салды иде,
Аның да сүзе якмады,
Күңеленә ятмады,
Аны: – Өйдән чык! – диде.
Туктамыштай олы хан
Аптырады, йөдәде,
Як-ягына карады:
– Бу җыенның эчендә
Кемнәр бар да кемнәр юк.
Аптыраган көнемдә
Тулгамага кешем юк!
Нугай иле – авыр йорт,
Аптырауда әйләнде,
Әйләнеп киңәш тапмады,
Һичбер адәм базалмый,
Хан кашына килә алмый,
Ханга җавап бирә алмый,
– Тәкъсирлебез падиша,
Без белмибез, – ди торды.
Туктамыштай олы хан
Тугача бине чакырды:
– Караңгыда юл тапкан,
Хәфия[106 - Хәфия – яшерен.] җирдә сүз тапкан,
Яурының киң какбактай[107 - Какбак – капка, капкач.],
Айларың[108 - Айлар – чигә чәче.] өлкән тукмактай,
Кулында сазы уйнаган,
Телендә сүзе уйнаган,
Аңраучым да минем маңраучым,
Яхшы көндә җырлаучым,
Яман көндә бузлаучым[109 - Бузлау – елау.],
Туктар улы Тугача,
Син тулгачы! – дип иде,
Иңкәеп өйгә кергәчтән,
Кул кушырып торгачтан,
Тулгай биреп аны әйтте:
– Әй ханиям, ханиям!
Син дә белмәс эш икән,
Мин дә белмәс эш икән;
Тугыз батыр агасы
Кыпчак биең бар булыр,
Белсә белер Кыпчак би,
Миннән килмәс эш икән.
Туктамыштай олы хан
Кыпчак бине өндәде:
– Куш-куш пычак асынган,
Кушалыклап[110 - Кушалыклау – куш итү.] утау[111 - Утау – күчмә өй, тирмә.] тектергән,
Карагай буе ат менгән,
Мең чүкечле тимер тун[112 - Тимер тун – көбә, панцирь.]
Билен бишкә тарттырган,
Күгән салып каптырган,
Сиксән сөям сөңгене
Селтәмәстән кулга алган.
– Идел-йорт, Идел-йорт,
Идел эче имин йорт!
Адәм телен алмаган,
Үз раесы[113 - Раесы – уе.] булмаса,
Асу[114 - Асу – билгесез, ят.] җиргә бармаган,
Мөйтәннән туган Кыпчак би,
Син бер кереп тулгачы! – дип иде,
Мөйтәннән туган Кыпчак би
Иңкәеп өйгә кергәчтән,
Кул кушырып, тез бөгеп,
Тез астына бүрек салып,
Уң кулына бал алып,
Тулгамага килеп иде,
Кәмалның углы Киң Җанбай[115 - Кәмалның углы Киң Җанбай… – тарихи документлар буенча билгеле кеше, Туктамыш ханның вәзире.],
Кыпчакдаен батырны
Кире тартып ым итеп,
Изү[116 - Изү – күлмәкнең ал якасы.] кагып утыртты.
Туктамыштай олы хан
Киң Җанбайга анда әйтте:
– Садагын[117 - Садак – ук, җәя сала торган савыт.] кырык нарга[118 - Нар – бер өркәчле дөя.]
тарттырган,
Салтанатын Улда белән
Вылдадан[119 - Улда, Вылда (Вилдан) – оҗмахта хезмәт күрсәтүче.] арттырган,
Хан алдында ат тоткан[120 - Ат тоту – исем тоту.],
Тамагына алты хат тыккан[121 - Тамагына алты хат тыгу – төрле тел белү.] —
Кәмалның углы Киң Җанбай,
Киңәшең артык би Җанбай.
Киңәшемнең соны син,
Киң сабамның[122 - Саба – кымыз йөртә торган зур күн савыт.] куры син,
Кыпчакдаен иремне
Кире тартып утырттың,
Кобогылның асылын
Син тулгачы, – дип иде,
Анда әйтте Киң Җанбай:
– Әй ханиям, ханиям!
Син дә белмәс эш икән,
Мин дә белмәс эш икән,
Нугай иле тапмастай
Бу бер авыр төш икән.
Алты суның буенда
Камадай башы кашкарган,
Кондыздай төсе саргайган,
Азаулар теше бушаган,
Чүбин аяк ат менгән[123 - Чүбин аяк ат менгән – (чүбин аяк – агач аяк); бу юллар «аның җеназасы күтәрелер көн җиткән» дигәнне аңлата.],
Яшьлегендә ир булган,
Судай булат бәйләгән,