banner banner banner
Идегәй. Татар халык дастаны
Идегәй. Татар халык дастаны
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Идегәй. Татар халык дастаны

скачать книгу бесплатно


Тартканында өзә аткан

Аннары соңгы ир – Чыңгыз —

Мин аны күргән картыңмын!

Юклаусыз[168 - Юклаусыз – траурсыз.] үткән Яучы хан —

Аны күргән картыңмын;

Бәянду хан, Саен хан —

Аны күргән картыңмын;

Саен ханнар киткәндә,

Аннан калган картыңмын;

Тартып булат бәйләгән

Бура солтан Бәрки хан[169 - Яучы хан, Бәянду хан, Саен хан, Бәрки хан – биредә Алтын Урда ханнары турында сүз бара.] —

Аннан калган картыңмын;

Өзәңгесе өзмә алтын,

Бер өзмәсе мең алтын,

Үзбәк[170 - Үзбәк – Үзбәк хан. 1312–1341 елларда Алтын Урда ханы булып торган. Урданың иң төзек, күтәренке һәм данлы вакыты шул хан заманында булган.] дигән хан үткән —

Аны күргән картыңмын;

Тибенгесе тезмә алтын,

Тыныйбәк[171 - Тыныйбәк – Үзбәк хан улы. Бик аз гына хан булып тора һәм үтерелә.] дигән хан үткән –

Аны да күргән картыңмын;

Аргымак бавы сум алтын

Асылбәк[172 - Асылбәк – аның турында мәгълүматлар табылмады.] дигән хан үткән –

Аны мин күргән картыңмын;

Ябынчасы[173 - Ябынча – яңгырдан бөркәнчек яки ат ябуы.] җәймә алтын,

Баш шайманы[174 - Шайман – корал һәм кием көбәләре.] чын алтын,

Манарасы кырык колач

Җанбәк[175 - Җанбәк – 1342–1357 елларда Сарай ханы булып торган.] дигән хан үткән —

Аны мин күргән картыңмын;

Бирдебәк[176 - Бирдебәк – Җанбәк улы. Тарихчылар аның явыз һәм холыксыз булуын хәбәр итәләр. Хан булгач, ул барлык кардәш-ыруларын үтертеп бетергән. Үзе 1360 елда Кулна мырза та-рафыннан үтерелә. Сарай чуалышлары шул хан заманында башлана.] тә хан булган,

Биреме синнән күп булган —

Аны күргән картыңмын;

Олы ханнан тугыз хан,

Кече ханнан утыз хан,

Ыгына[177 - Ыгына керү – ышыгына керү, баш салу.] кергән картыңмын.

Карт бабагыз Туктага,

Аның углы Туйгуҗа[178 - Туктага, Туйгуҗа – Туктамыш ханның бабасы белән атасы.] —

Аны күргән картыңмын.

Әй Туктамыш, Туктамыш,

Тик төнә көн син үзең

Яланаяк, яланбаш

Йөреп торган бала идең,

Бүген син дә хан булдың —

Сине дә күрә торамын.

Үтерә икәнең беләмен,

Үтерсәң җуяр нием бар?

Ахирәт өйгә барырмын,

Янә өйгә керермен…

Әҗәл туры килмәсә,

Азраел корык салмаса,

Әле дә булса, Туктамыш,

Синнән калыр картыңмын!

Янә торып янә әйтсәм:

Өнәндә үтте ун батыр,

Ун батырдан иң батыр

Санае[179 - Санай – җәянең бер төре.] күк соландай[180 - Солан – салават күпере.],

Тартып атса санаен

Күктә йолдыз югалткан,

Күк батыр дип аталган —

Аны күргән картыңмын.

Энҗү белән Бәнҗүдә[181 - Энҗү, Бәнҗү – Амудәрья белән Сырдәрьяның борынгы исемнәре.]

Борын үтте биш батыр

Биш батырдан иң батыр —

Гөрзисе иде биш батман,

Кылычы иде йөз тотам,

Сукса тауны җимерде,

Чапса яуны юк итте,

Таубатыр дип дан алды —

Аны күргән картыңмын.

Җаек белән Иделдә

Борын үтте дүрт батыр;

Дүрт батырдан иң батыр,

Кулындагы калканы

Аның иде өч батман,

Иңендәге тимер көбә

Аның иде дүрт батман.

Гавер[182 - Гавер – кяфер.] аткан утчагыр

Күкрәгенә батмаган,

«Утчагыр[183 - Утчагыр – туп, пушка.] алмас» батыр дип,

Даны йортка таралган —

Аны күргән картыңмын.

Күп батырны мин күрдем,

Күп батырны мин белдем,

Яшем йөз туксанга килгәндә,

Чыкмаган җан йөргәндә,

Миннән дәүран үткәндә,

Сезгә дәүран җиткәндә,

Утыз тешем беткәндә,

Шунча ирләр күргәндә,

Утыз ханның гомерен үткәндә,

Кобогылдай ирне мин

Бер күрмәгән картыңмын!

Кашларына карасам,

Каләмнән пәйда булгандай;

Күзләренә карасам,

Күгеннән пәйда булгандай;

Каршыннан торып карасам,

Каһәрдән пәйда булгандай;

Буйларына карасам,

Нурдан пәйда булгандай!

Шул читтәге шул угыл,

Аргы угылдан бирге угыл,