скачать книгу бесплатно
– Бездән борын заманда
Тунику[148 - Тунику – борынгы Монголиядә хакимлек иткән хан.] атлы хан үтте,
Яу булганга яу булды,
Ил булганга ил булды.
Олы ханның уагы,
Уак ханның олысы
Туникуга баш иде.
Тунику күктән ашканда,
Кытай йортын басканда,
Аның олы вәзире –
Тат торуны Колатай,
Даладан табып бер бала,
Тарун[149 - Тарун – үги ата.] булып үстерде.
Югалчы бала[150 - Югалчы бала – өйсез, урам баласы.] ир булды,
Озак үтми яу булды;
Тат торунын кузгатып,
Туникуны каулады.
Туникуның тәхетенә
Колатайны хан итте.
Хан булган соң Колатай,
Югалчы үскән баланың
Кырсак[151 - Кырсак – шомлы.] башын чаптырып,
Туникуны кайтарды.
Сорау бирәм, олы би,
Кайсы дөрес эшләде?
Кәмалның углы Киң Җанбай
Җавап биреп аны әйтте:
– Ак калада уйга бай
Йорт агасы Субратай[152 - Субратай – Субра атай.],
Йөз туксан биш яшәдең,
Күпне күреп байкадың,
Күпне белеп сөйләдең,
Синнән кала мин байгыш,
Әйтеп-әйтеп ни әйтим?
Азамат ир Колатай
Яман юлга басмады,
Хан булган соң сарайда
Югалчыны үтереп,
Тунику данын саклады.
Сыпра сынлы Субра
Идегәйгә карап анда әйтте:
– Яу түбәгә баш егет,
Яшең утызга җитмәен
Тугыз йортка дан булдың;
Азамат ир Кобогыл!
Төпчек атаң белмимен,
Өч азамат әңгәмәсен[153 - Өч азамат әңгәмәсен – ягъни югарыда әйтелгән Тунику, Колатай һәм Югалчы әңгәмәсен.]
Байкап күрсәң ни булгай?
Анда әйтте Идегәй:
– Ак калада уйга бай,
Йорт агасы Субратай.
Йөз туксан биш яшәдең,
Азау тешең ашадың,
Күпне күреп байкадың;
Югалчы үскән батырның
Аты иде Тимертау,
Аның атын әйтмәдең,
Йорттан аны яшердең,
Убалын[154 - Убал – гөнаһ, язык.] кая куярсың?
Өнәндә[155 - Өнән (Онон) – хәзерге Монголия һәм СССР территорияләре буйлап ага торган елга.] булды сигез хан,
Олы ханның уагы,
Уак ханның олысы
Туникуга баш иде,
Тунику күккә ашкан соң,
Кытай йортын баскан соң
Үзен күккә ашырган
Йортына кыңгыр карады,
Йорты фәрван булмады;
Көчлесе кол биләде,
Көчсезе зар иңрәде,
Күккә ашкан Тунику
Йортына күзен салмады;
Югалчы үскән Тимертау
Йортның зарын аңлады:
Юл тапмаен адашкан
Чалпы йортка юл булды.
Чалпы[156 - Чалпы – масса.] йортны кузгатып,
Туникуны каулады,
Йортка күзен салмаган
Туникуны каулаучы
Тимертау дөрес эшләде;
Йортның уен байкамый,
Тимертау сүзен тыңламый,
Сын битләгән[157 - Сын битләү – сынын, төсен алыштыру.] сорандай
Мылҗырап йөргән Колатай,
Тимертау башын чаптырып,
Убал ялгыш эшләде,
Минем белгәнем шул, – диде.
Җавап сүзен алгачтан,
Сынап бер карап торгачтан,
Өлкән ерау Субра
Идегәйне җүпләп анда әйтте:
– Яшь җелектә май була,
Акылы уйга бай була:
Җелегеңә май тулган,
Акылың уйга бай булган.
Аны әйтеп Субра,
Сары балны күтәреп,
Идегәй белән Җанбайга
Тулгай биреп янә әйтте: