banner banner banner
Идегәй. Татар халык дастаны
Идегәй. Татар халык дастаны
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Идегәй. Татар халык дастаны

скачать книгу бесплатно


Ул килгәндә, мин торсам,

Туктамыш хан мин булмам!

Хан сарае ак ишек

Иртә булгач ачылып,

Туктамыш хан иңгәндә,

Ал тәхеткә менгәндә,

Ал тәхетнең аркасы

Алтын егач тутый кош

Сайрап телгә килгәндә,

Хан ханәше Йәникә

Хан уңыннан утырып,

Итәген аның инәләп,

Ал тәхеткә чәнечте.

Кырык беренче ир булып,

Ялгызына сан булып,

Идегәй килеп кергәндә,

Туктамыштай олы хан,

Үзе дә үзе сизмәстән,

Калкып дай калкып торганда,

Энәләп куйган итәге

Инеченнән тартылып,

Энә шартлап сынганда,

Азамат ир Туктамыш

Үз гаебен аңлады,

Күңле боздай бузарды,

Күзе курдай кызарды,

Борлыгып карар тапмады;

Урнында ятты-ятмады,

Өч көн күзен йоммады,

Өч төн йокы татмады.

Йәникә ханәш анда әйтте:

– Борлыкмагын, Туктамыш,

Боекмагын, ханиям!

Елкычыдан би булган

Кобогылның өрәге

Өрәгеңнән өстен булганда,

Аны түбән кылаек!

Коты синнән котлы булганда,

Аны да котсыз кылаек;

Кобогыл янә килгәндә,

Сусынга бал куяек,

Сусын балның эченә

Агу-зәһәр кояек.

Ул яу микән, ил микән[89 - Яу микән, ил микән – «дошман микән, дус микән» мәгънәсендә.] —

Аны шунда сынаек!

Яу булганда, Кобогыл

Балны эчеп эчмәстән,

Пычагын алып кынабтан

Безе белән бер болгар;

Ил булганда, Кобогыл

Балны эчеп эчмәстән,

Пычагын алып кынабтан[90 - Кынаб – кын, кыны.]

Сабы белән бер болгар.

Аның күңелен сынаек,

Борлыкмагын, Туктамыш,

Боекмагын, хан! – диде.

Хан сарае ак ишек,

Бер ишектә Аңгысын,

Бер ишектә Тыңгысын –

Ике торган шыгавыл[91 - Шыгавыл – ишек сакчысы.],

Туктамыш хан колы иде.

Ханның колы булганда,

Идегәйнең кулы иде.

Хансарайда ни барын

Алар аша Идегәй

Белеп торган көне иде.

Хан сарае ак ишек

Туктамыш хан иңгәндә,

Ал тәхеткә менгәндә,

Кырык беренче ир булып,

Ялгызына сан булып,

Идегәй килеп кергәндә,

Ханга сәлам биргәндә,

Ирнәве юка сараяк[92 - Сараяк – сары аяк, сары кәсә.],

Сараякның эчендә

Агулап салган сары бал —

Азамат ир Туктамыш

Идегәйгә биргәндә,

Ишектәге Аңгысын

Тыңгысынга аңдырып[93 - Аңдыру – кисәтү, сиздерү, аңына төшерү.],

Башын кылдай игәндә,

Идегәй аны сизгәндә,

Билендәге пычагын

Суырып алды кынабтан.

– Алмас пычак сабы алтын,

Кайрылмагай, майрылсын,

Агуы булса бу балның,

Агуын суырып алсын! – дип,

Пычагын балга батырды,

Безе белән дүрт кисте,

Бер болгады, бер эчте,

Аннан әйтте ханәшкә:

– Иләмле икән иләгең,

Куксымый[94 - Куксымый – исләнми.] микән чиләгең?..

Аны әйтеп Идегәй,

Хансарайдан борылды.

Идегәй алай киткәндә,

Хан ханәше Йәникә,

Якасын ертып аһ итеп,

Ал тәхеткә егылды.