скачать книгу бесплатно
Ир егет яуда үләдер,
Яудан качкан – ир булмыйдыр,
Ил алдында көн күрмидер.
Егет булып яу башладың,
Башладың да ник ташладың?
Бөркет куган куяндаен
Идел суын кичеп качтың?
Аваз бирде Идегәй:
– Ай калкып акрын туадыр,
Ир егет яуны куадыр,
Ир булсаң, суны үткел —
Суны үтеп мине тоткыл!
Аваз бирде Киң Җанбай:
– Көчле илгә син яу ачтың,
Батыр булып алга бастың,
Батырлыгың күрсәт, мордар,
Суны үтеп нигә качтың?
Аваз бирде Идегәй:
– Таймам баскан юлымнан,
Салмам сөңге кулымнан,
Салмам калкан иңемнән,
Яу җыярмын илемнән.
Яуга тиңдәш яу җыйсам,
Идел суын кичәрмен,
Кем батыр да кем куян —
Шул чагында ил күрер.
Җакталы тунның эчендә
Җак җоннары чәчелеп,
Идел аша чакырып,
Җанбай анда тулгайдыр:
– Идегәй би, дусым, ай!
Идегәй би, дусым, ай!
Ханың-ияң чакырадыр,
Борылып Идел кичсәнә!
Кайтсана, Идегәй, кайтсана!
Каерылып атың башын тартсана!
Кайтып өең тапсана!
Иңсәсе биек Бүз Урдага[198 - Бүз Урда – Ак Урда.]
Иңкәеп сәлам бирсәнә!
Ирене юка чынаяк,
Хан-ияң бал бирәдер,
Ханәшләр тоткан сараяк,
Сүрәтмәле сөт кымыз
Кулыннан коеп бирәдер,
Эчсәнә, Идегәй, эчсәнә!
Ияренең кашы алтын,
Йөгәненең башы алтын,
Колагын бездәй кадаган,
Кәгелен[199 - Кәгел – атның маңгай ялы.] кыздай тараган,
«Чу!» дигәндә, очкан кошны
Узып китмәгә яраган,
Йөргәндә эзен санаган,