banner banner banner
Идегәй. Татар халык дастаны
Идегәй. Татар халык дастаны
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Идегәй. Татар халык дастаны

скачать книгу бесплатно


Иделдән ары үтсә ул,

Шаһ Тимергә китәчәк,

Шаһ Тимерне алып килеп,

Сарайны харап итәчәк.

…Килмәс булгай микән, әй,

Килмәс бугай микән, әй!

Азамат ир Туктамыш

Гайрәтенән бузарып,

Киң Җанбайга аны әйтте:

– Кәмалның углы Киң Җанбай,

Киңәшең өлкән ир Җанбай!

Котлыкыя би улы

Идегәйне белгәндә,

Серен миннән яшердең,

Кулымнан агу биргәндә,

Борынын сугып качырдың!

Атланып җиткел артына,

Алып килгел каршыма!

Тугыз иргә аны әйтте:

– Әй тугыз ир, тугыз ир!

Җанбай белән бара күр!

Алдап-йолдап Идегәйне

Үз кашыңа ала күр!

Алдап-йолдап кашыңа ал!

Кашыңа ал да башын ал!

Тугыз ир китте зарланып,

Бер Алла дип алданып.

Алар куа килгәндә,

Идел кичеп Идегәй,

Бер тел алып китим[196 - Тел алып китү – сүз алып китү, яшерен хәбәр алып китү.] дип,

Бер байтирәк төбенә

Иярен салып түшәнде.

Идегәй анда ятканда,

Җантимернең биш улы

Аңа килеп кушылды.

Алар анда яттылар,

Ятып казан астылар,

Асып ашап яттылар.

Ул төтенне күргәндә,

Тугыз ир җитеп килгәндә,

Тугызы да туктады,

Кашына барып җитмәде,

Сөйләшергә базмады.

Идегәй анда утырып какшаеп[197 - Какшаю – чигенми каршы тору, кыю каршылау.],

Тугызыннан курыкмады.

Анда килеп Киң Җанбай,

Идел аша һайкарып,

Идегәйне чакырып,

Тулгай биреп аны әйтте:

– Кайт, Идегәй, кайтсана!

Ханың-ияң чакырадыр,

Борылып Идел чыксана.

Бездән борын заманда

Тунику атлы хан үтте.

Югалчыдан үстергән

Таубатыр аны куганда,

Тат торуның Колатай

Яман юлга басмады —

Тунику данын саклады,

Кайт, Идегәй, кайтсана!

Идегәй аваз кайтарды:

– Кара елан Киң Җанбай,

Акылың чонтык, тинтәк би,

Тунику олы хан иде,

Утыз йортка дан иде.

Далада үскән Тимертау

Тат торуным кузгатып,

Тунику данын юк итте.

Җитез килеп Ир Каплан

Җиз якасын бер тотты,

Җиз элмәген бер тарты…

Аваз бирде Киң Җанбай:

– Әй Идегәй, Идегәй,

Юк гөманга син чумган,

Туктамыштай олы хан —

Аңа каршы кем торган?

Яуларың аз, тотылырсың,

Чебен җанлы атаңдай

Канлы күз яшь коярсың!

Кайт, Идегәй, кайтсана!

Тат торуның Яу түбә,

Яу түбәгә баш итеп,

Туктамыштай олы хан,

Идегәй, сине куядыр,

Кайтып башчы булсана!

Олы кызы Ханәкә,

Кече кызы Көнәкә,

Икәвен бердәй бирә лә,

Кайтып кияү булсана!

Аваз бирде Идегәй:

– Акылың чонтык Киң Җанбай,

Йорт белмәгән тинтәк би,

Кыбырсынмый ары кит,

Син – битләгән соран ат!

Тат торуным Яу түбә

Миңа тиңдәш кыз табар,

Тат торуным Яу түбә

Миңа данлы йорт булыр.

Аваз бирде Киң Җанбай:

– Ай калкып акрын туадыр,