banner banner banner
Идегәй. Татар халык дастаны
Идегәй. Татар халык дастаны
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Идегәй. Татар халык дастаны

скачать книгу бесплатно


Уртадагы озын буйлы,

Ат җилкәле Кобогыл,

Комга беткән[184 - Беткән – үскән.] коба тал,

Корык[185 - Корык – бер башы җеп элмәкле озын таяк, ат өереннән теләгән атны тотып алу өчен муенына шул ыргытыла. Сугыш вакытында сөңге сабында да шундый корыклар булып, дошманның муенына ыргытып, ат өстеннән ега торган булганнар.] сайлар Кобогыл;

Кола-алалы күп елкыңны

Куып әйдәр Кобогыл;

Әйләнмәгән күп йортка

Билге текәр[186 - Текәр – текәп, кадап утыртып куяр, ягъни үзәксез, байраксыз халыкларга байрак утыртыр.] Кобогыл;

Боты савырлы[187 - Савыр – арт сан, бүлтәк.] көрән ат,

Ботка тартып менәр ат:

Ике саклык турыны

Олауга җайдак[188 - Җайдак – иярсез, ягъни бер атыңны иярләп менәр, икесен запаска саклык өчен янга тагып алыр.] алыр ул;

Нугайлының агыр йорт[189 - Нугайлының агыр йорт – Нугай мирзадан соң Алтын Урда дәүләте үз эчендә күбрәк «Нугай йорты» дип йөртелә. Агыр йорт – хөрмәтле йорт.],

Җәяү яткан хәйран йорт –

Ач көзәндәй бөгелеп,

Ач бүредәй чыелдап,

Ач арысландай үкереп,

Илеңә тавыш салыр ул;

Кырык көнлек чүленә

Айдынлы булак[190 - Айдынлы булак – якты чишмә, инеш.] салыр ул;

Иделнең ике ягы кызыл яр,

Ысбадан савыт салыр ул;

Иртеш башы Кара Тун,

Ике арасын куар ул;

Чиксез кузы[191 - Кузы – куй бәтие.] сансыз куй,

Күп гаскәре туйсын дип,

Суеп казан асар ул;

Батман, батман балыңны

Тартып алып эчәр ул;

Алтыннан суккан Ак Урдаң,

Көмештән суккан ак ишек,

Төшсә тимер чукмары

Ишегеңне ачар ул;

Кирәгәңне киртәр ул,

Киртеп утын итәр ул,

Кисмә-кисмә сары алтын —

Кисеп улҗа итәр ул;

Кашыклап җыйган малыңны,

Чүмечләп чәчеп бетәр ул.

Бар урдаңны алыр ул.

Тәхетеңә бау салыр ул,

Кола чәчең агартып,

Ике күзең кызартып,

Картайганда илеңнән

Сөрән салып куар ул;

Табаныңны теләр[192 - Табан телү – табанны пычак белән телеп, ярага ат кылы җибәрү. Ул чорларның иң рәхимсез җәзасыннан саналган.] ул,

Телеп кылын салыр ул;

Хур кызыдай күрекле,

Сандугачтай ирекле

Ханәкәдәй аруны,

Көнәкәдәй сылуны,

Йәникәдәй бикәчне

Ат өстенә мендереп,

Алсу йөзен сулдырып,

Тиген[193 - Тиген – буш, түләүсез.] улҗа кылыр ул.

Камчы тияр муйныңа,

Кан соргылыр куйныңа,

Такыя олы башыңны

Кисәр булгай шул угыл.

Инде мин кеше танымам,

Әгәр кеше танысам,

Котлыкыя би улы

Идегәй ул – Кобогыл!..

V. Идегәйнең Туктамыш хан табыныннан Аксак Тимергә качып киткәне

Тубра моны әйткәндә,

Хан җыены зур табын

Бер утырды, бер торды.

Туктамыштай олы хан

Бер утырды, бер торды.

Күңеленә төшкән яхшылар,

Бу ни укыясы булды дип,

Чыдый алмый җылыйдыр,

Күңленә төшмәс яманнар,

Картайганда бер алҗыган картыбыз

Мине әйтеп былчылдый дип,

Көлә биреп тыңлыйдыр.

Җантая биреп утырган

Җанбай анда моны әйтте:

– Идегәй андый ир икән,

Идел-йортта бер икән,

Башыннан башы сау булсын!

Хан сынавын иткәндә,

Дәрәҗәгә чиккәндә,

Би түрәләр, агалар,

Башыннан балны кояек,

Идегәй андый ир икән,

Берәр аяк куяек!

Анда табын шау килде.

Хан уңыннан утырып,

Хан ханәше Йәникә

Туктамышка аны әйтте:

– Идегәй Котлыкыя углы

булганда,

Эчеп эче биртелсен,

Башы моннан чыкмасын,

Биләр тоткан ак пычак

Би кулыннан төшмәсен!

Ирене юка сараяк,

Бер аякны баллап бир,

Бер аякны агулап бир!