banner banner banner
Идегәй. Татар халык дастаны
Идегәй. Татар халык дастаны
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Идегәй. Татар халык дастаны

скачать книгу бесплатно


Бидән биен җыйдырды.

Кобогылны сыныем дип,

Дәрәҗәгә чигием дип,

Анда хәбәр кылдырды.

Чапчагы[130 - Чапчак – кисмәк.] белән сары бал,

Аны да кулдан күтәртеп,

Ак утауга китертеп,

Идегәйне аякчыга[131 - Аякчы – кәсә өләшүче. Хан мәҗлесендә хөрмәтле эш саналган.] куйдырды.

Сары баллар салдырып,

Субрадаен ерауга

Өч тустаган бал бирде,

Балны җитеп алгачтан,

Алып бер аны салгачтан,

Чала бурлы[132 - Чала бурлы – ак белән кызыл катыш төс.] булгачтан,

Субра ерау анда әйтте:

– Тим-тим Чуар, Тим Чуар[133 - Тим Чуар – Идегәй атының исеме.],

Чабылган аттан тир чыгар.

Ак мамыктан бүз[134 - Бүз – китән, ак материя.] чыгар;

Акыллы ирдән сүз чыгар;

Йөз туксан биш яшәгән,

Җаны-сөяге какшаган,

Азауларын тездереп,

Ак ефәк белән бәйләгән

Бер алҗыган картыңмын! —

Миндәй ирдән ни чыгар?

Ни чыгар, ай ни чыгар!

Әйтер идем, телем килмәс,

Әйтмәс идем, күңел тынмас;

Коры үләндә дым булмас,

Коры сөяктә май булмас,

Акыл кайткан картларда

Хан тыңлардай сүз булмас,

Хан тотса да, халык тотмас,

Халык тотса да, хан тотмас;

Халык белән хан бозылышса,

Арадан үтәр юл булмас.

Янәдән әйтеп ни әйтим:

Ни бер җайман авыз карт икән дирләр, әй!

Ни белсә, шуны әйтә икән дирләр, әй!

Тәстә-тәстә бал бирче!

Сирпелдерми алып килче!

Бал бөйрәккә[135 - Бөйрәк – бөер.] төшкәндә,

Бал белән бөйрәк пешкәндә,

Күңрәнә биреп[136 - Күңрәнә биреп – тамак кырып, көйләп.] әйтием:

Менмәгә бирсәң җәбә[137 - Җәбә – җабага, яшь ат яки кыска колаклы ат.] бир —

Тибенгедән[138 - Тибенге – тир үтмәсен өчен ат белән ияр арасына салына торган күн.] тир чыкмас;

Чөймәгә бирсәң карчыга бир —

Канҗагаңны[139 - Канҗага – иярнең арт ягындагы күн капчык.] буш итмәс;

Кимәгә бирсәң кара бир —

Эче тузмый тышы уңмас;

Сөймәгә бирсәң сылу бир —

Ак сарайга сөйкәнеп

Елый калса кем алмас?

Җикмәгә бирсәң атан[140 - Атан – печкән дөя.] бир —

Арышы сынмый мыгаймас[141 - Мыгаю – сыгылу, хәлдән таю.];

Саумага бирсәң кысрак[142 - Кысрак – бу урында: «бия» мәгънәсендә.] бир —

Кукрайга[143 - Кукрай – кук – урай – үләнгә бай җир.] тигән суыкка тими суалмас[144 - Суалмас – кипмәс. Ягъни суыктан үләнлек корымый торып, сөте кимемәс.].

Ерау балны эчкәндә,

Бал йөрәккә төшкәндә,

Туктамышка янә әйтте:

– Иделдә булды илле хан,

Җаекта булды ялгыз хан,

Ире ханның уагы,

Уак[145 - Уак – вак.] ханның иресе —

Карт бабаң да хан иде,

Алымы синнән аз иде,

Биреме синнән күп иде,

Тулга да тулга дисез,

Җырла да җырла дисез,

Ни җырлаек сезләргә?

Ни бирерсез безләргә?

Туктамыш хан анда әйтте:

– Ал кара кеш тун бирим мин сиңа,

Сайлап алып кияр булсаң, ераучым,

Кыңгыраулы күк карчыга бирием,

Күл кыдырып[146 - Кыдыру – бетергәнче йөрү.] чөяр булсаң, ераучым!

Алпан да тилпән йөгертеп,

Адымын җиргә куыртып,

Аргымак ат бирием,

Камчы тартмый менәр булсаң, ераучым.

Ханәкәдән артык ару бар,

Көнәкәдән артык сылу бар,

Аны да алып бирием,

Уң җиреңә ултыртып,

Аркасыннан сөяр булсаң, ераучым!

Аякчым булып утырган

Анау да торган Кобогыл,

Аның да нинди ир икәнен

Әйтеп тә бирер булсаң, ераучым!

Азамат ир Туктамыш

Субрадаен ерауның

Иңсәсенә кара самур[147 - Самур – җәнлек, кондызның бер төре.] тун бирде,

Үз кулыннан бер сараяк бал бирде.

Сыпра сынлы суп ерау

Сараякны алгачтан,

Аны авызына алмастан,

Идегәй белән Җанбайны

Кашына ымлап алдырып,

Киң Җанбайның йөзенә

Сорау биреп аны әйтте: