banner banner banner
Идегәй. Татар халык дастаны
Идегәй. Татар халык дастаны
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Идегәй. Татар халык дастаны

скачать книгу бесплатно


Арыслан, каплан аулаган,

Җитмеш җиде ил гизгән,

Йөз туксан биш яшәгән,

Сосар бүрекле, суп тунлы,

Субра[124 - Субра – «гүзәл җырчы» мәгънәсендә, халык җырчысы. Дастанда җырчының исеме «Хубра» рәвешендә очрый.] дигән ерау бар,

Кобогылның асылын

Ул белмәсә, кем белер? —

Аны әйтеп Киң Җанбай,

Тәгъзим итеп туктады.

Кәмалның углы Киң Җанбай,

Ханга моны дигәндә,

– Ерау хәзер булсын! – дип,

Хан боерыгын биргәндә,

Хан чабары Байморат

Сыйпап соры бүрек киеп,

Билен тартып бер буды,

Кыл койрыгын чарт төеп,

Чапкын атка бер менде,

Юрта чаба бер җилде,

Алты суның буена

Алты көндә бер җитте.

Сыпыра сынлы ерауга

Хан боерыгын белдерде.

Алты суның буенда

Йөз туксан биш яшәгән

Азаулары какшаган,

Мөчәләре[125 - Мөчә – әгъза.] йомшаган,

Чокчытлары[126 - Чокчыт – яңак сөяге.] бушаган,

Төшәр дә торган яңагын

Ак ефәк тартып бәйләгән

Сыпыра сынлы суп ерау –

Атка менәр хәле юк,

Ерауны алып килә алмый,

Кире кайтты Байморат.

Кәмалның улы Киң Җанбай,

Киңәше өлкән ир Җанбай

Туктамышка аны әйтте:

– Әй ханиям, ханиям!

Сыпыра сынлы суп ерау

Сыбай[127 - Сыбай – атка атланган кеше.] менеп килмәстер,

Менсә дә килә белмәстер;

Алтынлы көймә җиктергел,

Арышка сият тактыргыл,

Арбага гөлләр түктергел,

Алты кара ат җиктергел,

Күп түшәкләр түшәткел,

Мамык ястыклар ясаткыл,

Ике яхшы нөгәрең утырткыл,

Килмәс булгаймы икән, әй,

Килмәс булгаймы икән, әй?!

Туктамыш хан боерды,

Алты кара ат тоттырды,

Алтын көймәсенә җиктерде,

Арышка[128 - Арыш – тәртә.] сият[129 - Сият – бизәк әйберләре.] тактырды,

Арбага гөлләр түктерде,

Күп түшәкләр түшәтте,

Мамык ястыклар ясатты,

Ике нөгәрен утыртты,

Суп ерауга җилдертте.

Анда барып җиткәндә

Әйтеп иңде бер нөгәр:

– Суп аяклы, суп бүрекле

Сыпра сынлы суп ерау,

Тимердән азу тешең төшкән,

Йөз туксан биш яшең җиткән,

Күпне белгән, күпне күргән,

Кадерләүгә ия карт,

Безне сиңа хан җибәрде,

Кадерләүгә ия карт!

Ханым түрәм Туктамыш

Өенә сине чакырды.

Кунак булсаң ни булган?

Ханым белмәгән эштән

Хәбәр бирсәң ни булган?

Анда Субра ерауны

Биленә пута будырып,

Яңакларын бәйләтеп,

Азауларын чиратылган

Чи ефәк белән чорматып,

Алтынлы көймәгә менгезеп,

Култыгына җизле таяк сөятеп,

Кулына алмас кундырып,

Күзенә сөнбел сөрттереп,

Үтрек – ялган димәскә

Иман шәһадәтен искәртеп,

Ханга алып киттеләр.

IV. Туктамыш ханның Субраны җырлатып, Идегәйне сынаганы

Сыпра сынлы суп ерау,

Алып бер җитеп килгәчтән,

Иңкәеп өйгә кергәчтән,

Туктамыштай олы хан

Ике утырды, бер торды,

Эчке баштан юл бирде.

Анда өлкән туй ясап,

Күк түбәдәй түбәгә

Ак чатырлар кордырып,

Түрә-картын җыйдырып,

Хан-хәзрәт ала күзен

Як-ягына каратты.

Ирдән ирен җыйдырды,