banner banner banner
Идегәй. Татар халык дастаны
Идегәй. Татар халык дастаны
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Идегәй. Татар халык дастаны

скачать книгу бесплатно


Кырымнан калын яу килсә,

Кобогылым, аны кыр, – диде.

Анда әйтте Идегәй:

– Атың булса багамын,

Утың булса ягамын,

Мин яхшыга яхшымын,

Мин яманга яманмын,

Кул биргәннең колымын —

Хезмәтеңдә каламын.

Идегей аны күргәндә,

Сузылмалы шам кылыч,

Суырып алып кыныннан

Киерелеп артка бер чапты.

Торып килеп Идегәй,

Хан ни бирсә, аны алды:

Ал кара кеш тун икән —

Кияренә аны алды;

Тимгел чуар ат икән —

Менәренә аны алды;

Күн давылбаз бар икән —

Төяренә аны алды;

Асыл шоңкар кош икән —

Чөяренә аны алды;

Бер бите айдай балкыган,

Бер бите көндәй салкыган,

Болгардаен болкыган,

Җофардаен аңкыган

Айтулы ару кыз икән —

Туеннан туен кылдырып,

Сөяренә аны алды.

Кырымнан кыен дау килсә,

Дауны кырды Идегәй;

Кырымнан калын яу килсә,

Яуны кырды Идегәй.

Туктамыштай олы хан

Идегәйнең көнендә

Яу белән даудан котылды.

Сарай дигән калада

Дүрт дәрваза бар икән,

Икәве бикле булганда,

Икәвен ачык куйдырды.

Береннән килгән кәрваны

Береннән чыгып бетә алмый,

Боҗрасы бөтен алкадай

Боралып килгән мал булды.

Туктамыштай олы хан,

Идегәй ирнең көнендә

Ил казнасы бай булды.

Биләгәне кол булды,

Әйләгәне мал булды;

Җәеп салса көмешен —

Җәйрәп яткан күл булды;

Өеп салса алтынын —

Әлдермештәй тау булды.

Ашаган казы ял булды,

Эчкәне сары бал булды.

Әмма Идегәй үзе кем? —

Анысын белмәс хан булды.

Кадыйрбирде[73 - Кадыйрбирде – Туктамыш хан улы, 1419 елда үтерелә.] – яшь солтан,

Туктамыштай хан углы,

Ул биләүдән чыкканда,

Хан ханәше[74 - Xанәш – хан хатыны, ханча.] Йәникә

Анда игезәк кыз тапты.

Ул кызларны тапканда,

Туктамыштай олы хан

Аналыклар[75 - Аналыклар – тәрбияче өлкән хатыннар.] алдырып,

Сан сөяген бактырды.

Хан казнаны ачтырды,

Көрәкләп тәңкә чәчтерде.

Ханнан ханны җыйдырды,

Бидән бине җыйдырды,

Ту бияләр[76 - Ту бия – колынламаган бия.] суйдырды,

Утыз көн уен кылдырды,

Кырык көн туен кылдырды;

Олы кызы айга тиң —

Атын куеп Ханәкә,

Кече кызы көнгә тиң —

Аты куеп Көнәкә,

Күңелен анда тындырды.

Туктамыштай олы хан

Куйдан куен суйганда,

Туйдан туен кылганда,

Идегәйнең алганы,

Кагып түшәк салганы —

Айтулы ару кыз икән,

Аның да җитеп ай-көне,

Ай ярлыкаеп көн туды,

Ат башыдай ул туды.

Ул туганда Идегәй,

Аталыклар алдырып,

Сан сөяген бактырды.

Алтыннан чүмәк[77 - Чүмәк – аяклы бишекнең астына куелган кран.] уйдырды,

Көмештән төбәк[78 - Төбәк – бишекнең төбе.] койдырды,

Кыр кураен семәк[79 - Семәк – бала тотыну өчен бишеккә куелган әйбер.] иттерде;

Кыр курае каты булыр дип,

Алтыннан семәк кылдырды.

Ту бияләр суйдырды,

Туктамышның сансыз кол —

Барын, югын җыйдырды,

Ялгызыма алкыш[80 - Алкыш – яхшы теләк.] тисен дип,