banner banner banner
Идегәй. Татар халык дастаны
Идегәй. Татар халык дастаны
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Идегәй. Татар халык дастаны

скачать книгу бесплатно


Бездән ырыс киткәне,

Куштан кошың күчкәне —

Сездән дәүләт киткәне.

Бер башымны ике итеп,

Ике ханга баш орсам,

Ул да булса, ханиям,

Йорттан абруй киткәне,

Чабучы булсаң, баш – менә!

Түгүче булсаң, кан – менә!

Сыпра сынлы суп ерау,

Алып бер җитеп килгәчтән…

Аны әйтеп, Котлыкыя

Хан алдында йөгенде.

Туктамыш хан анда әйтте:

– Һай син татар, һай татар,

Мангыттан азган чал татар[39 - Мангыттан азган чал татар – Туктамыш хан үзе монгол нәселеннән булганлыктан, Котлыкыя бине татар дип хурлый.]!

Син дә кичә бар булдың,

Син дә бүген юк булдың!

Син дә кичә би булдың,

Бүген килеп, син дә бер

Үлем белән тиң булдың —

Токымыңны ораен!

Азамат ир Туктамыш

Ике биен чакырды:

Чакмагыш би, Дөрмән би

Анда килеп баш орды.

Туктамыш хан анда әйтте:

– Әй Дөрмән би, Дөрмән би,

Айбалтаңны тот, – диде.—

Айпычагың так, – диде.—

Котлыкыя ялган бине

Муйнын ора чап! – диде.—

Пәридән алган хатыны,

Бишектә ятар баласы;

Аны да ташлап калдырган

Пәридән булган анасы[40 - Пәридән булган анасы – Идегәйнең анасы җен кызы, пәри яки шүрәле булуы турында бик күп вариантта легендалар бар.] –

Ул баланы тап! – диде.—

Бишеген ора чап! – диде.—

Син дә булсаң Чакмагыш,

Чакма чаккан Чакмагыш,

Котлыкыя ялган бинең

Чаңырагын[41 - Чаңырак – җәйләүдәге күчмә киез өйләрнең түбә алкасы.] чап, – диде.—

Чабып утка як! – диде.

Шунда торган Җантимер —

Киң кунычлы Җантимер —

Алты угыллы ир иде;

Атагы – өлкән аталык[42 - Аталык – хан балаларын тәрбия итүче. Зарыйлык белән килүчеләрнең зарын ханга җиткереп торучыларны да шулай атаганнар.],

Йортта өлкән пир[43 - Пир – карт, җитәкче.] иде;

Туктамышның кашында

Киңәше киң килбәтле,

Сүзе үткән би иде;

Котлыкыя би белән,

Кан тамызып ак сөткә,

Ант эчешкән ир иде.

Торып килеп Җантимер,

Хан алдында йөгенде:

– Әй ханиям, ханиям!

Җир китәрдә ни калыр?

Җиреннән тайган ил калыр;

Ил китәрдә ни калыр?

Ил киткәндә, йорт калыр,

Йорт китәрдә, сөт калыр,

Ак күкрәктән сөт имгән

Сүзе татлы тел калыр.

Тел китәрдә ни калыр?

Язганнан язган хат калыр;

Баш китәрдә ни калыр?

Буында типкән кан калыр;

Буыннан-буын чабылса,

Ул чагында ни калыр?

Йорт урнында яу калыр;

Яу чапканда ни калыр?

Ялгыз башы каңгырап,

Куйдай булып маңгырап,

Чүл далада тинтерәп,

Дуадактай[44 - Дуадак – ялгыз; нәселе киселгән оясыз казны дуадак каз диләр.] хан калыр.

Синең кошың асраган

Котлыкыя би иде.

Ул да булса ир иде,

Бер бабасы яу иде,

Бер бабасы ил иде,

Бер бабасы кол иде,

Бер бабасы би иде.

Аның да өлкән бабасы —

Баба Төкләс Хуҗа Әхмәт,

Әүлиялар пире иде.

Әй ханиям, ханиям,

Кол язарда[45 - Кол язарда – кол ялгышканда.] би кичәр,

Би язарда хан кичәр,

Аталыгым хакына

Хаталыгын кич, – диде.—

Аталыгым хакына

Хаталыгын кичмәсәң,

Бишектә яткан баласы —

Кашык канын кич, – диде, —

Буында типкән кан калсын,

Баладан кулың тарт, – диде, —

Каныннан аның кайт! – диде.

Җантимер би әйткәндә,

Туктамыштай олы хан