скачать книгу бесплатно
Җавабың бир, Котлыка!
Туктамыш хан янә әйтер:
– И Котлыка, Котлыка!
Шаһ Тимер суккан сум алтын,
Сум алтынга сатылдың!
Бер башыңны ике иттең,
Ике ханга баш ордың,
Җавабың бир, Котлыка!
Котлыкыя би әйтте:
– Әй ханиям, ханиям,
Кас дошманың[24 - Кас дошман – җан алырга йөргән дошман, халык телендә «хас дошман» рәвешендә дә әйтелә.] Шаһ Тимер,
Шаһ Тимергә сатылсам,
Бер башымны ике итсәм,
Ике ханга баш орсам —
Сездән дәүләт киткәне,
Бездән дә ырыс киткәне.
Башыбызга – уртак көн —
Ул шул икән, ханым әй,
Ул шул икән, ханым әй!
Азамат ир Туктамыш
Әрләп-хурлап аны әйтте:
– Һай Котлыка, Котлыка!
Коның[25 - Кон – чырай.] котсыз, Котлыка!
Дәвер кемнең дәвере? —
Туктамышның дәвере!
Заман кемнең заманы? —
Туктамышның заманы!
Куш канатлы алтын таҗ,
Күз урнында гәүһәр каш,
Чыңгыздан[26 - Чыңгыз – Чыңгыз хан (Тимучи, 1155–1227 еллар тирәсе). Ул 1206 елдан Монгол импе-риясенең ханы булган, Азиягә һәм Көнчыгыш Европага яулап алу походлары оештырган.] килгән дәүләт кош
Бу башымда түгелме?
Алты айлык агыр[27 - Агыр йорт – хөрмәтле йорт.] йорт,
Итәгемдә яткан йорт,
Салыгыннан салыгын[28 - Салык – салым.]
Салып алган мин икән,
Урдасыннан урдасын
Уңгарып тоткан мин икән,
Түрәсез калган киң йортның[29 - Түрәсез калган киң йортның – Туктамыш хан тәхеткә килер алдыннан Сарай беркадәр вакыт хансыз тора.]
Түрәсен көткән[30 - Түрәсен көтү – хөкем йөртү.] мин икән —
Үзем Чыңгыз түгелме?
Миннән дәүләт киткәннең,
Синнән ырыс[31 - Ырыс – бәхет.] киткәннең
Җүясен[32 - Җүя – логик нәтиҗә.] әйтеп бир, – диде.
Котлыкыя би әйтте:
– Әйтмәк бездән, хания,
Ишетмәк сездән, хания.
Җир уртасы Күк Түбә,
Күк Түбәдә ак сарай;
Шушы Сарай калада
Дүрт дәрваза[33 - Дәрваза – шәһәр капкасы.] бар иде.
Икәве бикле булганда,
Икәве ачык икәндер;
Береннән килгән кәрваны
Береннән чыгып бетә алмай,
Боҗрасы бөтен алкадай
Боралып үтәр икәндер,
Ямгыр белмәс ямчыгыл[34 - Ямчыгыл – почта йөртүче, ям – почта.]
Ям юлында ям чапкан;
Ялгыз йөргән юлаучы
Ям юлында ял тапкан;
Юртса юлы киң булып,
Ятса җире киң булып,
Йорт-җир әман икән дә;
Үзе бинең заманы
Ил фареван[35 - Фареван – муллык, иркенчелек.] икән дә;
Зәкяттан алган зәкяты,
Казнасыннан казнасы,
Үзе бинең сансыз мал,
Үзе дә белмәс икән дә;
Сансыз алтын бу казна
Гомергә бетмәс икән дә,
Безнең көнгә килгәндә,
Ул да җитмәс икән дә!
Били белсәң, ханиям,
Икселмәс[36 - Икселмәс – кимемәс.] дәүләт бу иде.
Алтын Урда, Ак Урда
Алтмыш йортка юл иде,
Индегенең[37 - Индеге – хәзерге.] көнендә
Кәрван, дөя килалмый,
Дәрвазаңнан иналмый,
Дәрвазаңнан иңгәндә,
Сиңа бүлеп биралмый.
Синнән дәүләт тайганы
Шул түгелме, ханиям?
Янә торып янә әйтсәм,
Идел сырты Сары Тау
Илем кунган йорт иде,
Илем йортта куймадың,
Иделне ике кичердең,
Анда да аны куймадың,
Кырлы курай шур татыр[38 - Шур татыр – тозлы җир һәм тозлы су.]
Кола чүлгә китердең,
Комкәнт дигән каламны
Комга түгеп бетердең!
Әй ханиям, ханиям!
Бер биядә ике имчәк –
Бере кипсә, беренең сөте юк,
Бер дөядә ике өркәч —
Бере китсә, беренең көче юк;
Йорттан йортым күчкәне –