banner banner banner
Идегәй. Татар халык дастаны
Идегәй. Татар халык дастаны
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Идегәй. Татар халык дастаны

скачать книгу бесплатно


Ау кошларын караган

Котлыкыя[17 - Котлыкыя – тарихчыларның күпчелеге күрсәтүенчә, ак мангыт ыруыннан булган. Мангыт кабиләсенең бер өлеше башлыклары Нугай мирза исемен алып, нугай дип аталып киткән.] би[18 - Би – аксөяк, феодал.] иде.

Азамат ир Туктамыш

Аны үзенә чакыртты:

«Әй Котлыкам, кил, – диде. –

Тугыз йортка дан булган,

Оя баскан Төкле Аяк

Ике бала чыгарса,

Икесен бер сынап күрәем,

Аны миңа бир», – диде.

Котлыкыя би килде.

Кыл ефәк бау муйнында –

Ике бер тиң бала кош,

Икесе дә кулында;

Ул кошларны биргәндә,

Туктамыш хан алмады,

Бер артык күз салмады.

– Әй Котлыка би, – диде.—

Болгар белән Сарайда

Мин Туктамыш хан икән,

Тугрыма кунган Төкле Аяк

Тугыз йортка дан икән,

Аны баккан син икән,

Аны көткән мин икән,

Аннан туган ике кош —

Аны миңа бир, – диде.

Котлыкыя би анда

Янә килеп йөгенде[19 - Йөгенү – бер аякка тезләнеп хөрмәт күрсәтү, реверанс, баш ору.].

Ул икесен янә биргәндә,

Туктамыш хан аны алды,

Тырнак очына кундырып,

Берәвен чөйде тургайга,

Берәвен чөйде күгәлгә —

Икәве дә очмады,

Тырнагыннан купмады.

Шунда белде Туктамыш

Ике бер тиң бала кош

Төкле Аяктан тумаган,

Томшыгы тома[20 - Томшыгы тома – борын очы яссы, тупас, үткен түгел.] яралган

Төксез аяк – бидаяк.

Азамат ир Туктамыш,

Анда күңеле бозылып,

Котлыкыя бигә әйтте:

– Тугыз йортка дан булган

Кара лачын Төкле Аяк,

Аны чөйгән мин икән,

Аны баккан син икән.

Аның ике баласын

Сорап торган мин икән.

Миңа сонып торганың —

Аягы төксез бидаяк, —

Аны үзеңә ал! – диде. —

Үз кошларым бир! – диде.

Котлыкыя би әйтте:

– Әй ханиям, ханиям,

Тугрыңа кунган Төкле Аяк

Тугыз йортка дан булса,

Синең белән дан булды;

Кичә син дә чал булдың,

Бүген ул да чал булды.

Йомыркасын салганда,

Картлыгыннан шил[21 - Шил – кайтыш.] булды,

Аннан туган ике кош

Бидаякка тиң булды,

Ул ике кош шул, – диде.

Туктамыштай олы хан

Уңына торып бер бакты,

Сулына торып бер бакты,

Күңеле боздай бозарып,

Күзе курдай[22 - Кур – кымызның ачыткы төбе.] кызарып,

Анда торып моны әйтте:

– Сәмәркандта утырган

Әмир Бырлас Шаһ Тимер;

Аргы утырган ул булса,

Бирге утырган мин булсам,

«Кара лачын Төкле Аяк

Тугыз йортка дан булса,

Аны миңа тапшыргыл», – дип,

Боерып торган ул булса,

Аның телен алмаган[23 - Телен алмау – сүзенә илтифат итмәү.]

Туктамыш хан мин булсам,

Ау лачыным караган

Котлыкыя син булсаң,

Салган ике йомыркасын

Оядан алган да син икән!

Кош бидаяк йомыркасын

Ояга салган да син икән!

Лачынымның токымын

Шаһ Тимергә биргән дә син икән!

Аягы төксез бидаяк —

Аны да булса күтәреп,

Минем кашыма килгән дә

Син икән, әй, син икән!

Туктамыш хан янә әйтер:

– Һай Котлыка, Котлыка,

Коның котсыз, Котлыка!

Дәвер кемнең дәвере? —

Туктамышның дәвере!

Заман кемнең заманы? —

Туктамышның заманы!