banner banner banner
Идегәй. Татар халык дастаны
Идегәй. Татар халык дастаны
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Идегәй. Татар халык дастаны

скачать книгу бесплатно


Аның телен алмады,

Сүзенә колак салмады.

Ачуы аннан каты иде,

Кичүе аннан кайт[46 - Кайт – кайтыш, йомшак, ким.] иде.

Котлыкайны тоттырды,

Кулына кыл җеп тактырды.

Сарай дигән каласы,

Сиксән күчә арасы,

Сары мәрмәр Алтын Таш,

Алтын Таштан Салкын Таш[47 - Салкын Таш – җәза мәйданы булган урын.] —

Салкын Ташка тарттырды.

Бер ягында – аскылык,

Бер ягында – чапкылык,

Чапкылыкка мендереп,

Чүң[48 - Чүң – зур.] бүкәнгә чүктереп,

Айбалталы Дөрмән бидән

Анда башын чаптырды,

Җантимердәй атага

Хан колагын салмады.

Хан колагын салмаса,

Ул да карап калмады.

Ни кыласын аңлады,

Өенә карый юл алды.

Җантимернең алты угыл,

Алтынчы угыл – Кобогыл,

Алып килеп ул аны

Котлыкыя бинең өенә,

Салып куеп бишеккә,

Котлыкыя баласын

Киң кунычлы Җантимер,

Кунычында яшереп,

Үз өенә китерде…

Котлыкыя өенә

Анда Дөрмән би килде:

– Син дөньяда йөргәнче,

Хан боерыгы йөрсен, дип,

Хан боерыгы йөргәндә,

Атаңа җиткән айбалта

Инде сиңа җитсен, дип,

Кыл муйныңнан үтсен, дип,

Кобогылга кул салды.

Анда килеп Чакмагыш

Чаңырагын сындырып,

Чакма чагып үрт[49 - Үрт салу – үрләтеп ут салу.] салды.

Хан боерыгы үтмәде,

Хан боерыгы үткәндә,

Тәңредән узып китмәде –

Атага җиткән айбалта

Баласына җитмәде.

Балтасы чабып чапмады,

Кыл муйныннан үтмәде.

Ул үләсен бу үлде,

Ханның әйткән сүзе үлде.

Берәве үлде, берәү калды —

Тәңре хөкеме, бу иде.

Ул баланы Җантимер,

Итегемнән алдым, дип,

Итегеннән алганда,

Илсез-көнсез калдың, дип,

Атын куйды Идегәй[50 - Идегәй – легендаларда Идегәйнең табылдык бала булуы әйтелә. Ул итектән табыла яки итек эчендә үлемнән сакланып кала һәм бу аңа Идегәй исеме бирелүгә бер сылтау итеп күрсәтелә. Идегәй үзе 1419 елда Алтын Урда сарай аристократиясенә каршы сугышта үте-релгән, тарихта билгеле бер шәхес, халыкның легендар батыры.].

II. Идегәйнең Кобогыл исемендә үсеп, Туктамыш хан сараенда түрә булганы

Җантимернең алты угыл,

Алтынчы угыл – Кобогыл,

Кобогыл дип беленеп

Үсә куйды Идегәй.

Бер яшендә бер икән,

Баскан җире шил икән.

Ике яшьтә ил булды,

Әйткән сүзе им булды.

Өч яшендә аталык

Остаздан китап башлатты.

Дүрт яшендә дан булды,

Фирасәте[51 - Фирасәт – үтә күрүчәнлек, үтә зирәклек.] фаш булды;

Биш яшенә килгәндә,

Җантимернең биш угыл –

Бишенә дә баш булды,

Алтысында ат менде,

Җидесендә җәй[52 - Җәй – җәя.] тартып,

Җиде тотам ук атты.

Сигез-тугыз булганда,

Сигез тукмак сындырып,

Туң тимергә кул орды.

Унга җитте – ул булды,

Ул ни дисә шул булды,

Чүлгә чыгып басканда,

Чүл ярылып юл булды,

Тауга чыгып басканда,

Тау сыгылып уй[53 - Уй – чокыр, уйсу җир, уелган җир.] булды.

Унберендә бер булды,

Уйпыксыз чичән[54 - Уйпыксыз чичән – тел остасы.] ул булды.

Уникегә җиткәндә,

Алпамыштай ир булды.

«Ир булган соң җир булыйм,

Иңсәм җиргә тисен, – дип, –

Ил игелегем күрсен, – дип, –

Асыраган чал бабам —

Ул игелегем күрсен», – дип,

Тауда ятты, тай бакты,

Кырда ятты, куй бакты,

Елкы бакты – кол булды,