banner banner banner
Пьесалар / Пьесы
Пьесалар / Пьесы
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Пьесалар / Пьесы

скачать книгу бесплатно

Гомәр. Аңлашылмый, әфәнделәр!

Заһир. Ә нәрсә аңлашылмый?

Гомәр. Сез мәхәббәт дигән бөек хисне ваклыйсыз. Гашыйк булу, имеш, эшкә комачаулый. Ялгышасыз, әфәнделәр. Тормышның үзәге – мәхәббәт!

Низам. Дөрес түгел! Мәхәббәт кешене акылдан яздыра. Гашыйк булган кеше төн йокламый. Йокламаган кеше ябыга. Ябык, хәлсез кешедән нинди эш көтмәк кирәк.

Гомәр. Дөньядагы барлык гашыйклар ябык, хәлсез дип әйтергә телисеңме, Заһир әфәнде?

Заһир. Без бит, мәхәббәт кирәкми, димибез, Гомәр… Без вакытлыча…

Ризван. Туктагыз! Димәк, болай: антның текстын кабул итәбез һәм ант итәбез.

Өч егет (берьюлы). Ант итәбез, ант итәбез, ант итәбез!

Гомәр. Әфәнделәр! Ашыгасыз, әфәнделәр! Антыгызның шарты юк. Антын бозган кешене нишләтмәкче буласыз?

Ризван. Безгә шарт кирәкми.

Гомәр. Шартсыз ант булмый, әфәнделәр. Телисезме, мин сезгә ярдәм кулымны сузам? Антын бозган кешегә җәзаны үзем билгелим.

Низам. Нишләтерсең икән, Гомәр?

Гомәр. Мин рәхимсез булачакмын! Ризамы?

Низам. Ризван, нишлибез?

Ризван. Курыкмаска! Сер бирмәскә!

Гомәр. Димәк, өчегез дә риза?

Заһир. Мин риза.

Гомәр. Син, Низам?

Низам. Беткән баш беткән!

Гомәр. Син, Ризван?

Ризван. Мин дәшмим.

Гомәр. Дәшмәү – ризалык билгесе, Аллага тапшырыгыз.

Низам. Инде нишлибез, Ризван?

Ризван. Палатка тирәсен бау белән әйләндереп алабыз, безнең территориягә бер кыз да аяк басмаска тиеш.

Чатыр эченнән бау алып чыга. Өчәүләп бау сузалар. Гомәрнең гамагы янына җиткәч туктыйлар.

Низам. Гомәрне нишләтәбез, үзебезнең территориягә кертәбезме?

Ризван. Үзенең мәхәббәте белән читтә калсын.

Гомәр (гамак өстенә басып). Калырмын да! Йөрәгемдә ут янганда, тәнемдә җан барында беркайчан да, теләсә нинди очракта да һәр минутта, һәр секундта кызлар сөюдән туктамам, йөрәгем утына су сипмәм. Беләгемнең көче – эш өчен, йөрәгемнең хисе – мәхәббәт өчен!

Ризван. Суз бауны!

Гомәрнең «биләмәсе» н кырыйда калдырып, бауны суза-суза, сәхнәдән чыгып китәләр. Гомәр кулына гитарасын алып җыр суза.

Гомәр. Күңелдә җыр туа,
Күңелгә нур тула,
Талларда
Таңнарда
Сандугач сайраса, моңланса;
Сандугач кунармы талларга,
Сандугач сайрармы таңнарда,
Бу җирдә мәхәббәт булмаса?

Өч егет, бауны сузып бетереп, сәхнәгә керәләр.

Низам (Гомәргә). Җырлыйсың, ә?

Гомәр. Җырлыйм.

Ризван. Үзең генә җырлыйсың?

Гомәр. Икәү. Кулымда җан дустым – гитара бар. (Җырын дәвам иттерә.)

Юл чыгу читен лә,
Юлыңның чигендә,
«Кил» диеп елмаеп,
Бәхетең чакырып тормаса;
Бәхет соң буламы дөньяда,
Дөньяда яшәүдән ни файда,
Бу җирдә мәхәббәт булмаса?

Ризван. Ә без өчәү булгач гитарасыз да җырлыйбыз. Әйдәгез, җырларга!

Заһир. Кайсы җырны?

Ризван. Үзебезнең гимнны. Килегез!

Сәхнә алдына киләләр, тезләнәләр.

Башладык. Үзем башлыйм.

Беләктә көчебез барында,
Эшлисе эшебез барында,
Онытып дөньяда барын да,
«Эш» диеп әйтәбез тагын да.

Бергә. Ант итәбез!
Ант итәбез!
Ант итәбез!
Низам. Зөһрәләр безгә һич кирәкми,
Ләйләләр безгә һич кирәкми,
Тышаулап куябыз йөрәкне,
Җигәрбез эшкә без беләкне.
Бергә. Ант итәбез!
Ант итәбез!
Ант итәбез!
Заһир. Эш кенә тормышның тоткасы,
Эш кенә дөньяның ноктасы;
Куертмыйк мәхәббәт боткасын,
Йөрәкләр ял итсен, йокласын.
Бергә. Ант итәбез!
Ант итәбез!
Ант итәбез!

Гомәр. Аккомпаниатор җитми, әфәнделәр. Миннән башка барыбер эшегез барып чыкмас.

Низам. Чыкмаса чыкмас, ялынып бармабыз.

Ризван. Болай сөйләшәбез: Гомәр Шәйхетдинов белән араны өзәргә, һичнинди мөнәсәбәткә кермәскә, соравына – җавап, җавабына сорау бирмәскә! Чөнки ул әлеге көнгә кадәр безнең белән дус булып йөреп, бүген безгә хыянәт итте. Әйдәгез, палатка эчен тәртипкә китерәбез.

Өчәүләп чатыр эченә кереп китәләр. Тәнзилә керә.

Тәнзилә. Хәерле кич, Гомәр!

Гомәр. Хәерле кич, мадемуазель!

Тәнзилә. Урнашып беттегезме?.. Син ял йортына килгән кебек.

Гомәр. Көндез эштә, төн гамакта яшәп гомер итәбез.

Тәнзилә. Калган өчегез кайда?

Гомәр. Чатыр эчендә.

Тәнзилә. Бу бау ни өчен?

Гомәр. Сере бар.

Тәнзилә. Кыланасыз, егетләр! Башкалар белән бергә авылда яшәсәгез ни була?

Гомәр. Кызык булмый.

Тәнзилә. Сез монда кызык эзләргә килдегезмени?

Гомәр. Эшләрбез, иптәш мадемуазель! Эштән соң калган вакыт та бар. «Көндез эштә, кич клубта комсомолка Гөлсара» дип җырлаган безнең әбиләр, иптәш мадемуазель!

Тәнзилә. Нәрсә мине үртисең?

Гомәр. Ничек үртим? Әллә син мадемуазель түгелме?

Тәнзилә. Минем исемем дә бар. (Баудан атлап үтмәкче була.)

Гомәр. Ярамый, Тәнзилә!

Тәнзилә. Нигә ярамый?

Гомәр. Бауның теге ягына кызлар аяк басмаска тиеш.

Тәнзилә. Монысы тагын нинди уен?

Гомәр. Уен түгел, чын. (Кычкырып.) Әй, әфәнделәр, тирмәгезнең дивары янында – сыйнфый дошманыгыз.

Чатырдан берәмләп егетләр чыга.

Тәнзилә. Хәерле кич, егетләр!

Егетләр. Хәерле кич!

Тәнзилә. Нинди уен уйлап чыгардыгыз? Мине Гомәр бауның теге ягына кертми.

Ризван. Гафу ит, Тәнзилә, бу очракта ул дөрес эшләгән.

Низам. Гомәрнең бердәнбер дөрес эше.

Заһир. Без ант иткән идек, Тәнзилә!

Тәнзилә. Ант? Нинди ант?

Гомәр. Гашыйк булмаска, бер генә кызга да күз салмаска, чибәрләр очраса да, сер бирмәскә ант иттеләр.

Ризван. Без монда эшләргә ялландык, кызлар артыннан чабарга түгел.

Низам. Бу авылда чакта беләгебезнең көче, йөрәгебезнең хисе эш өчен генә сарыф ителергә тиеш.

Тәнзилә. Шулаймыни?

Заһир. Шулай иде шул, Тәнзилә. Шулай бит, Ризван?

Ризван. Әйе, шулай.

Тәнзилә. Тилермәгез, егетләр!

Ризван. Гафу ит, Тәнзилә! Без тиле түгел, без акча эшләргә килдек.