banner banner banner
Пьесалар / Пьесы
Пьесалар / Пьесы
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Пьесалар / Пьесы

скачать книгу бесплатно

Низам. Эш турында онытып, төн йокламый кызлар артыннан чапсак, икенче көнне эленке-салынкы эшләсәк ни була?

Тәнзилә. Ләкин…

Ризван. Нәрсә «ләкин»?..

Низам. Нигә «ләкин»?..

Тәнзилә (көлеп). Ярый, әйдә кыланыгыз… Тик озакламый су буена төшегез. Авыл яшьләре анда кичке уенга җыела. Танышырбыз, дуслашырбыз.

Ризван. Гафу ит, төшә алмыйбыз.

Низам. Без коллектив биюләр, танцы-манцылар, дискотека-мискатека белән мавыкмаячакбыз. Көз көне чебешләрне санагач биербез.

Тәнзилә. Шаярмагыз инде, егетләр!

Ризван. Без монда шаярырга килмәдек. Һәм син дә анда-монда йөрмә. Син – безнең бригада члены. Безнең аш пешерүчебез. (Тәнзиләгә сырты белән борылып баса.)

Низам. Безнең поварыбыз! (Ризванча эшли.)

Заһир. Шулай сөйләшкән идек шул, Тәнзилә. (Теләр-теләмәс кенә борыла.)

Тәнзилә. Кыланчыклар! Онытмагыз су буена төшәргә. (Көлә-көлә чыгып китә.)

Гомәр. Дөрес! Шулай! Нык торыгыз, әфәнделәр! Әмма дә ләкин шунысы бар, Заһирга читен булачак.

Заһир. Ә ни өчен миңа?

Гомәр. Язган шигырьләреңне кемгә укырсың? Аларны бит Тәнзиләдән башка беркем тыңламый.

Низам. Әйт, Заһир, түзәрмен, диген.

Гомәр. Әйтә күрмә, Заһир.

Ризван. Әйт, түзәрмен, диген.

Заһир. Түзәрмен… Тырышырмын.

Низам белән Гомәр көлеп җибәрәләр.

Ризван. Көлүне туктатыйк! (Чатырга кереп китә.)

Аңа Низам белән Заһир иярә.

Гомәр. Көлүне туктатыйк, иптәшләр, комедия башлана. (Көянтә-чиләк күтәреп узып баручы Алинәне күреп ала.) Авыл кызына ялкынлы сәлам!

Алинә (туктап). Нәрсә-ә-ә?

Гомәр. Авылның чибәр кызына ялкынлы сәлам! Мыскыл итеп әйтмим. Мин үзем дә авыл малае. (Гамактан сикереп төшеп, Алинә каршына баса.) Исәнмесез! Минем исемем – Гомәр, фамилиям – Шәйхетдинов.

Алинә. Булса ни?!

Гомәр. Сезнең авылга культура учагы кабызырга килдек. Культура йорты салачакбыз.

Алинә. Салсагыз ни?!

Гомәр (Алинәнең бер дә исе китмәвенә аптырап). Киләсе елда яңа Культура йортына танцыга йөрерсез.

Алинә. Йөрсә ни?!

Гомәр. Туктагыз әле, нәрсә һаман ни дә ни. Елгага кер чайкарга төштегезмени?

Алинә. Төшсә ни?!

Гомәр. Нәрсә сез мине үртәгән сыман сөйләшәсез?

Алинә. Сөйләшсә ни?!

Гомәр. Һе… Менә тутый кош. Һаман бер сүзне тукый.

Алинә. Тукыса ни?!

Гомәр (ачуы чыгып). Туктатуыма гафу итегез! Юлыгызны дәвам итегез!

Алинә. Итсә ни?! (Китми. Гомәргә туп-туры караган килеш кузгалмый да).

Гомәр. Сау булыгыз, дим.

Алинә. Дисәгез ни. (Һаман китми. Селкенми дә.)

Гомәр (аптыраганнан көлеп җибәрә). Менә каптым.

Алинә. Капсагыз ни?!

Гомәр. Ярый, ярый, ни, ни, ни. Аңлашылды. Ни икәне аңлашылды. Тик тора белмәсәң, шулай була ул, Гомәр дус.

Алинә. Булса ни?!

Гомәр (кычкыра). Китегез, китегез моннан тизрәк. (Ашыга-ашыга, гамагына менеп утыра.)

Алинә һаман да, кузгалмыйча, Гомәргә карап басып тора. Гомәр дә аңа карап куя.

Алинә. Шуннан ни?

Гомәр. Уф! (Капланып ята.)

Алинә һаман китми. Гомәр башын күтәреп караганда да басып тора. Башка түзәр хәле калмагач, Гомәр, гамактан төшеп, чатыр артына кача. Шуннан башын сузып Алинәне күзәтә. Алинә һаман китми.

(Чатыр янына утырып, үз-үзенә сөйләнә.) Кирәк бит, кемгә эләктем бит, тилегә юлыктым бит. (Башын сузып карый, Алинәнең һаман да китмәгәнен күргәч, чатыр артыннан чыгып, янына килә дә үгетләгән тавыш белән сөйләнергә тотына.) Бар, сеңлем, кайт инде, әти-әниең көтәләрдер.

Алинә. Көтсәләр ни?!

Гомәр. Көтсәләр ни дип, алай ярамый, сеңлем! Үзеңне эзләп чыгарлар. Егетләр янында басып торганыңны күреп ачуланырлар. Син акыллы кыз бит, бар инде, кайт. Син бит абыйлар әйткәнне тыңлыйсың, әйеме? Мин синең абыең. Бар, сеңлем, бар!

Алинә. Барса ни. (Борылып китеп бара.)

Гомәр (җиргә утырып). Уф! Йа Тәңрем, мең рәхмәт сиңа! Чибәрлекне өеп биргән үзенә.

Алинә яңадан әйләнеп керә. Керә дә Гомәр каршына баса. Тораташ булып каткан Гомәр, телсез калып, Алинәгә карап тора.

Алинә (чиләк-көянтәсен җиргә куеп, гамак янына килә. Андагы гитараны кулына ала). Бу ни? (Гомәр җавап бирмәгәч.) Бу ни?

Пауза.

Бу ни?

Гомәр (чыгырыннан чыгып). Автомобиль!

Алинә (гитараның кылларына чиртеп куя да кычкырып көлеп җибәрә. Көлеп туйгач). Йә, ни әйтергә теләгән идегез миңа, Гомәр абый Шәйхетдинов? Безнең авылда Культура йорты саласыз инде, шуннан ни? Шабашниклар инде сез. Шуннан ни? Шуны әйтер өчен туктаттыгызмы инде? Сөйләгез, тыңлыйм сезне, Гомәр абый Шәйхетдинов. Авыл кызын шаккатырырга уйладыгыз инде, ә? Гамак бәйләп куйдыгыз инде тирәккә? Гитара чиертә беләсез инде. Йә, чиртеп күрсәтегез, ничегрәк чиртәсез икән?

Гомәр (ниһаять, исен җыеп). Сез… кем?

Алинә. Авыл кызы. Исемем – Алинә, фамилиям – Шәйхетдинова.

Гомәр. Ничек «Шәйхетдинова»? Мин – Шәйхетдинов.

Алинә. Мин – Шәйхетдинова.

Гомәр. Юк, мин – Шәйхетдинов.

Алинә. Сез – Шәйхетдинов, мин – Шәйхетдинова. Шәйхетдин исемле кешеләр сезнең авылда гына түгел. Бәлки, сез миңа туган тиешледер? (Гитара уйнап, чит телдә бер җыр җырлап ала. Гитараны үз урынына куеп, көянтә-чиләкләрен алып китә башлый.)

Гомәр (аның артыннан барып). Туктагыз әле!

Алинә. Туктамаса ни?! (Чыгып китә.)

Гомәр. Кем булды соң бу? Нәрсә булды соң бу?

Чатыр ишегендә өч баш күренә.

Ризван. Тешебезне кысып түздек, иптәш Шәйхетдинов.

Низам. Һәрнәрсәнең чиге була, ялгыз булсаң да, коллективны хөрмәт итәргә кирәк.

Ризван. Мәҗбүр итәрбез.

Низам. Узган-барган кызга җүләрләр генә гитара чиртеп кала.

Заһир. Гомәр, ә нигә син ул кызга кычкырдың? Авыл кызына кычкырып, безнең дәрәҗәне төшермә.

Ризван. Кычкырасың килсә, палатка яныннан читкәрәк алып китеп кычкыр.

Низам. Һәм, гомумән, кызлар белән сөйләшәсең килсә, басма өстендә сөйләш.

Гомәр. Туктагыз әле, болай да башым әйләнгән.

Өч егет өчесе дә чатыр эченнән чыгып, Гомәр каршына басалар.

Ризван. Искитәрлек берни дә юк. Муен тотрыксыз булгач, баш әйләнә инде ул.

Низам. Менә безнең башлар әйләнми.

Гомәр. Кызы чибәр, әфәнделәр.

Заһир. Чибәрләр күп булыр. Әйеме, Ризван?

Ризван. Әйе. Иртәгә эш башлыйбыз. Кызлар турында уйларга түгел, йоклау ягын уйларга кирәк.

Гомәр. Мин ант итмәдем.

Низам. Алайса, безгә комачаулама.

Гомәр. Юкка без сине бригадир иттек, Ризван, приказ биреп җаннарын алырсың инде. Начальник булырга бигрәк яратасың.

Ризван. Юк-бар сүзләрне тыңламаска! Йокларга!

Низам. Йокларга!

Заһир. Йокларга!

Гомәр. Карагыз әле безнең Тәнзиләгә, басма өстендә кем белән басып тора?

Заһир (атылып, Гомәр янына килә). Кайда?

Гомәр. Качтылар. Очты Тәнзилә.

Ризван. Заһир! Гомәр Шәйхетдинов сүзенә игътибар итмәскә! Йокларга!

Низам. Тузга язмаган сүзләргә колак салмаска! Йокларга!

Заһир. Әйе, йокларга… (Теләр-теләмәс кенә чатыр ягына борыла.)

Иңенә тальян гармун аскан Нәҗип керә.

Нәҗип. Исәнмесед! (Ул Мөслим ягы диалектында сөйләшә.)

Гомәр. Исән бед!

Нәҗип. Үдебеднең як егете дә бар икән. Кайсы авылныкы, апаем?