banner banner banner
Пьесалар / Пьесы
Пьесалар / Пьесы
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Пьесалар / Пьесы

скачать книгу бесплатно

Ризван. Нигә кешенең гитарасын рөхсәтсез алдыгыз? Куегыз урынына. Һәм, гомумән…

Алинә. Гомумән, сез сәламгә каршы сәлам бирмәдегез.

Ризван. Исәнмесез! Сез үзегезне ямьсез тотасыз.

Алинә (чиртүдән туктап). Гафу итегез, ничек ул «ямьсез»?

Ризван. Мин әйттем, калганын үзегез аңлагыз.

Алинә. Гафу итегез, аңлый алмыйм. Сез ямьсез сүз әйттегез, анысын аңладым, ни өчен әйттегез – аңламадым.

Ризван. Сез нишләп әле бу тирәдә чуаласыз? Монда килеп йөрергә миннән сезгә рөхсәт юк!

Алинә. Гафу итегез, мин бу авылда эшлим, әнә шул өйдә фатирда торам, чишмәгә – суга, елгага су керергә төшәм, сукмак сезнең палатка яныннан үтә.

Ризван. Беләм. Сез клуб мөдире булып эшлисез, клубта утырыгыз. Сукмактан үткәндә туктап тормагыз.

Алинә. Шулай укмыни? (Бауны атлап керә.)

Ризван. Бауның теге ягына чыгуыгызны үтенәм.

Алинә. Әгәр чыкмасам?..

Ризван. Кабатлап әйтәм, үзегезне ямьсез тотасыз. (Чатыр эченә кереп китә.)

Алинә. Гафу итегез! (Гитараны чиртеп, җырлап җибәрә.)

Үзегез дә белми, сизми генә
Күңел кылларыма чирттегез:
Күңелемдә яңа бер көй туды –
Гафу итегез!
Чәнечкеле сүзләрегез белән
Йөрәгемә чәнчеп үттегез;
Яраланган йөрәк дәва көтә –
Гафу итегез!

Ризван (чатырдан чыгып). Тагын бер кат әйтәм, сез үзегезне ямьсез тотасыз. Әгәр дә шаярырга телисез икән, бауның теге ягына чыгыгыз да Гомәр кайтканын көтегез. Шаярырга ул ярата.

Алинә. Ә миңа Гомәр белән шаяруы күңелсез.

Ризван. Һәм, гомумән, безнең Низамны тынычлыкта калдырыгыз.

Алинә. Низамның ни катнашы бар?

Ризван. Мин беләм, мин күрдем. Сезне күргәч, Низам үзгәрде, һәм сез, шуңардан файдаланып, Низам белән берничә тапкыр сөйләштегез, елгада бергә йөздегез.

Алинә. Ә сез?

Ризван. Нәрсә мин?

Алинә. Сез мине күргәч үзгәрмәдегезме?

Ризван. Юк.

Алинә. Кызганыч.

Ризван. Кызганыч, ләкин факт.

Алинә. Сез шулай ук таш йөрәклемени?

Ризван. Бу очракта, әйе.

Алинә. Кайсы очракта?

Ризван. Сезнең белән очрашкан чакта.

Алинә. Мин сезгә аз гына да ошамыйммыни?

Ризван. Бу очракта – юк.

Алинә. Хәерле булсын. Бәлки, чыннан да, мин үземне ямьсез тотканмын. Сезнең янга ялынып килгән кебек килеп чыккандыр. Әйе, әйе, мин, ниһаять, аңладым, болай ярамый икән, килешми икән. Ләкин минем бүтән чарам юк. Чөнки мин сезне уйлап төн йокыларымны йоклый алмый башладым, ә сез мине күрмисез дә. Гафу итегез, бүтән мин сезне борчымам, янармын, көярмен – сиздермәм. Әмма сез дә, тупас сүзләр әйтеп, мине мыскыл иттегез.

Ризван. Мин мыскыл итәргә теләмәдем.

Алинә. Мин дә үземне ямьсез тотарга теләмәгән идем.

Ризван. Ярый, алайса, тупас сүзләрем өчен гафу итегез.

Алинә. Юк, сез гафу итегез. Ә сез кая барырга болай киендегез?

Ризван. Бүген минем туган көнем.

Алинә. Котлыйм, бәхетле булыгыз!

Ризван. Рәхмәт!

Алинә. Сез нигә миңа шулай текәлеп карыйсыз?

Ризван (як-ягына каранып ала). Чөнки сез чибәр.

Алинә. Шуннан ни мәгънә? Сезнең өчен барыбер бит.

Ризван. Сез – кызыклы, сез – серле.

Алинә. Рәхмәт! Сез шулай кичләрен беркая да бармый палаткагызда йоклап ятасызмы?

Ризван. Ант иттек.

Алинә. Ә төннәрен су буенда шундый рәхәт. Әнә елганың теге борылышында минем яраткан басмам бар. Кайвакыт шунда төшәм дә бер ялгызым уйланып утырам. Бер ялгызым. Гомәр, Низам кебекләрне яратмыйм мин, алар җилбәзәкләр. Төпле, акыллы кешеләр белән сөйләшеп утырасым килә. Җилбәзәклек минем үземдә дә җитәрлек.

Ризван. Әйе, җилбәзәклек кызларга килешсә дә, егетләргә килешми.

Алинә. Димәк, сез миңа ачуланмыйсыз?!

Ризван (елгага карап). Ә елганың ул борылышы чыннан да матур.

Алинә. Төнлә күрсәгез иде сез аны!

Ризван. Искиткеч матур урын. (Низам килгәнне күреп.) Гафу итегез, зинһар, бауның теге ягына чыгыгыз, Низам кайтып килә.

Алинә (бауны атлап чыгып). Мин бүген дә яраткан басмама төшеп утырам.

Ризван. Мине бүген котларга тиешләр.

Алинә. Озак буласызмы анда?

Ризван. Озак түгел. Сау булып торыгыз. (Китә башлый.)

Алинә. Елганың теге борылышында…

Ризван чыгып китә. Низам керә.

Низам. А-а, Алинә! Малинә!

Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Алинә;
Күзләре – кара карлыган,
Иреннәре – малинә.

Кемне көтәсез?

Алинә. Ни өчен әле мин егетләр көтеп утырырга тиеш? Үтеп барышлый гитараны күрдем дә туктадым. Гитара күрсәм, тыныч кына узып китә алмыйм.

Низам. Ә мин сезне күрсәм, тыныч кына үтеп китә алмыйм.

Алинә. Сөйләгән буласыз инде, ышана дип уйлыйсыздыр.

Низам. Менә монысы дөрес. Ышанмагыз сез миңа. Ышаныгыз дип әйткәнем дә юк. Ышанычлы түгел мин. Ләкин мин сезгә ышанам. Ышанам, нишләтим? Азмыдыр, күпмедер вакыт үтәр, һәм сез миңа ышанырсыз дип ышанам.

Алинә. Ышанмаучыларыгыз миннән башка да бардыр әле.

Низам. Бардыр, әлбәттә. Нигә алдашыйм. Ләкин кирәгеннән артык ышансалар да әйбәт түгел, күңелсез. Кызлар – егетләргә, хатыннар – ирләренә, карчыклар картларына аз гына шикләнеп карарга тиешләр. Чөнки алай-болай булса, көтелмәгән булмасын.

Алинә. Ә егетләр – кызларга?..

Низам. Монда инде икенче мәсьәлә. Кызлар, хатыннар, карчыклар ышанычлы булырга тиеш. Менә мин шундыйны эзлим.

Алинә. Таба алганыгыз юкмы?

Низам. Әлегә юк дисәм, ни диярсез?

Алинә. Алай икән, диярмен.

Низам. Шуннан?

Алинә. Эзләвегезне дәвам итегез.

Низам. Дәвам итәм һәм сезгә ышанам.

Алинә. Димәк, без табышканбыз. Мин сезгә ышанмыйм, сез миңа ышанасыз. Инде нишләргә?

Низам. Кичләрен очрашырга.

Алинә. Сез бит кызлар белән сөйләшмәскә ант иткәнсез. Ант белән шаярмыйлар.

Низам. Мәхәббәт мәсьәләсендә бер адәм заты да антында тормаган, нигә мин генә тормыш законын бозарга тиеш әле?

Алинә. Димәк, ант мәсьәләсендә дә ышанычсыз.

Низам. Ант белән антның аермасы бар.

Алинә. Минемчә, юк.

Низам. Бәхәсләшмик, Алинә, юк өчен. Конкрет сөйләшик: сез минем белән очрашырга ризамы? Калганы минем эш.

Алинә. Болай да очрашып торабыз ич.

Низам. Мондый очрашу нәрсә ул! Көпә-көндез – унлаган күз карап торганда. Икәү генә калып сөйләшәсе килә.

Алинә. Мин риза.

Низам. Әллә?

Алинә. Мәллә.

Шулвакыт, «Низам!» дип кычкырып, Дамирә керә. Керә дә Низамның кочагына ташлана.

Дамирә. Сагындыңмы мине, Низамчик? Мин сине шундый сагындым. Машинам чокырга төшеп баткач, җәяү йөгердем.

Низам. Дамирә… Син ни әле… Тукта әле…

Дамирә (Алинәне күреп). Ә бу кем?

Низам. Ул ни… Алинә…

Дамирә. Нишләп йөри ул монда?

Алинә. Мин Низамның миңа мәхәббәт аңлатканын тыңлап торам.