banner banner banner
Пьесалар / Пьесы
Пьесалар / Пьесы
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Пьесалар / Пьесы

скачать книгу бесплатно


Тавыклар да йоклады инде.

Гомәр. «Йоклады инде» түгел, «йокламый әле».

Низам. Аңладым.

Тавыклар да йокламый әле,
Балыклар да йокламый әле,
Халыклар да йокламый әле,
Син тынычлап йокларсың, яме.
Әлли-әлли, әү-әү, бәлли-бәлли, бәү-бәү.

Гомәр, булдымы?

Гомәр. Булды.

Низам. Йокыга киттеңме?

Гомәр. Киттем.

Низам. Мин дә киттем. (Чыгып йөгерә.)

Гомәр башын күтәреп, аның артыннан карап кала, чатыр ишегендә Ризванны күреп, гырлый башлый. Ризван, як-ягына карангалап, бау янына килә. Алинә күрсәткән елга борылышына карый. Бауны атлап чыга.

Гомәр (башын күтәреп). Ризван, кая юл тоттың?

Ризван (каушабрак калган). Син нишләп йокламыйсың?

Гомәр. Йоклаган идем – уяттың.

Ризван. Низам кайда?

Гомәр. Чатырга бергә кереп киттегез.

Ризван. Ул юк.

Гомәр. Алайса, белмим.

Ризван. Беләсең.

Гомәр. Белсәм беләмдер.

Ризван. Кай якка китте?

Гомәр. Нигә миннән сорау аласың әле? Син кем дә мин кем.

Ризван. Анысын киләчәк күрсәтер. (Китәргә җыена.)

Гомәр. Күрсәтүен күрсәтер, әмма син урыныңа кереп ят.

Ризван. Нәрсә-ә?

Гомәр. Кереп ят, төнгә каршы чыгып китмә кызлар эзләп.

Ризван (югалып кала). Син мине кем дип беләсең?

Гомәр. Кемлегеңдә эшем юк, ант иткәнеңне күреп тордым.

Ризван. Мин Низамны алып кайтам.

Гомәр. Сабый түгел, үзе дә кайтыр.

Ризван. Кайчан?

Гомәр. Бүген булмаса, иртәгә.

Ризван. Иртәгә соң була. Антын бозып өлгергәнче алып кайтырга кирәк.

Гомәр. Бәлки, ул кызлар янына китмәгәндер?

Ризван. Шигем бар.

Гомәр. Алайса, үзем алып кайтам.

Ризван. Юк, нишләп йөргәнен мин үзем күрергә тиеш. (Горур гына атлап чыгып китә.)

Гомәр, гамак өстенә басып, аның кай якка киткәнен карап кала.

Тәнзилә үтеп бара.

Гомәр. Тәнзилә! (Тәнзилә эндәшмәгәч, гамактан төшеп, Тәнзилә артыннан китә. Бераздан кире йөгереп кереп, чатыр янына килеп кычкыра.) Заһир, чык әле!

Заһир (чатырдан чыгып). Нигә?

Гомәр. «Нигә, нигә…» Тәнзилә су буена төшеп китте, берүзе.

Заһир. Ярамый.

Гомәр. Колак кагасың Тәнзиләдән. Әнә хәзер үк… Монда туктап та тормады, сөйләшмәде дә… Ни өчен дисеңме? Синең аркада. Бәлешне ашап бетерүгә, йокларга вакыт, дип, кайтып киттегез.

Заһир. Ризван бит.

Гомәр. Ризван… Ул үзе юк, син чатырда.

Заһир. Ул Низамны алып кайта.

Гомәр. Ул Низамны тапканчы, син Тәнзилә белән сөйләшеп өлгерәсең.

Заһир. Нәрсә сөйләшим?

Гомәр. И-и Алла! Яратам мин сине, Тәнзилә, диген.

Заһир. Әйттем инде.

Гомәр. Кайчан?

Заһир. Бүген.

Гомәр. Нәрсә ди?

Заһир. Ияреп йөрмә, ди.

Гомәр. Бозау син.

Заһир. Тәнзилә дә шулай ди.

Гомәр. Бар. Куып тот та әйт, «мин бозау түгел, үгез» диген.

Заһир. Кызларга «мин үгез» дип әйтеп булмый инде.

Гомәр. Ярый, берничек тә әйтмә. Тик минем ачуымны чыгарып йоклап ятма.

Заһир. Йокламыйм мин.

Гомәр. Нишлисең соң?

Заһир. Уйланам. Тыңла әле, Гомәр, бер шигырь яздым, ничек?..

Гомәр. Тыңламыйм. Тәнзилә тыңласын…

Заһир. Әллә ниндиләр сез. (Читкә китә.)

Гомәр (аның янына килеп). Йә-йә, үпкәләмә. Әйдә.

Заһир. Кая?

Гомәр. Баргач күрерсең. (Заһирны кулыннан сөйрәп алып чыгып китә.)

Пәрдә.

Икенче пәрдә

Дүртенче күренеш

Су буе. Таллык. Басма. Дамирә керә. Аңа Низам ияргән.

Низам. Дамирә, алай итмә инде. Ну бит инде. Алай ярамый бит инде. Йә инде, мәрхәмәтле бул инде. Яратмасаң да, кешене хөрмәт итәргә кирәк ич инде.

Дамирә. Син әле кешемени?

Низам. Белмим, Дамирә. Син кем дисәң, шул булам. Телисеңме, эт баласы булып артыңнан ияреп йөрим. Ышан, әйтмәдем мин Алинәгә яратам дип. Сынап кына карадым мин аны. Син беләсең бит инде.

Дамирә. Беләм мин сине, бик яхшы беләм. Кызлар күрсәң, күзләрең акая.

Низам. Чибәр кызлар күп булганга мин гаепле түгел бит инде, Дамирә. (Җырга күчә.)

Җемелдәп-җемелдәп яналар
Галәмдә хисапсыз йолдызлар;
Ни өчен йөрәгем бер генә,
Ни өчен күп икән бу кызлар?
Йолдызлар якында, еракта,
Арада иң якын йолдыз бар;
Якында, еракта кызлар күп,
Йөрәккә иң якын бер кыз бар.
Уйныйк әле, җырлыйк әле,
Көлик әле кыз чакта;
Килен булгач көлдермәсләр,
Утыртырлар почмакта, –

дип җырлаганнар әбиләребез дә. Ул син, Дамирә, син!

Дамирә. Ышанмыйм!.. Ышанмыйм мин сиңа.

Низам. Гаебем юк, Дамирә.

Дамирә. Ышанмыйм!..

Низам. Телисеңме, ант итәм?

Дамирә. Көнгә әллә ничә ант итәсең.

Низам. Сиңа биргән антым берәү генә. Телисеңме, каршыңа тезләнәм? Низамның адәм хурына калып, мескенләнеп тезләнеп торуын телисеңме? Тезләнәм.

Дамирә. Ышанмыйм.

Низам. Дамирә!.. Ышана идең бит миңа. Нишләдең син, нишләдең?! Кемнәр синең йөрәгеңдә шик уятты?!

Дамирә. Кызлар егетләргә ышанмаска тиеш, дип әйтә идең, дөрес икән.

Низам. Җүләр ни сөйләмәс. Җүләр бит мин, шыр тиле. Шул тилелегем аркасында Ризванга ияреп юри генә ант иттем. Ризванның ачуын чыгарыр өчен, аңардан көләр өчен, юри Алинә белән сөйләштем. Болай буласын белгән булсам… Икенче тапкыр… Ак тәүбә, кара тәүбә… (Еламсыраган тавыш белән.) Дамирә!..

Дамирә (еларга җитешеп). Нәрсә, Низам?..

Низам. Дамирә!..

Дамирә. Низам!..

Низам. Дамирә!..