banner banner banner
Пьесалар / Пьесы
Пьесалар / Пьесы
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Пьесалар / Пьесы

скачать книгу бесплатно


Мортаза. Кыланмыйм, җәмәгать. Питырбурдан хәбәр килде. Казан губернатыры әле генә үзе килеп миңа сөйләде. Ишеттеңме, Мортаза, ди, Әби патшаның хәлләре мөшкел, ди, йокысы качкан, ди, бик куркыныч төш күрдем, Мортаза килеп өшкерсен, дип әйтеп әйткән, ди. Хәер-фатихагызны биреп, җибәрәсезме мине, җәмәгать, Питырбурга?

Кызыл ыштан. Әби патшаның күргән төше ниндирәк булган, Мортаза?

Мортаза. Бәчели атлы җирән сакаллы бер сөйкемсез адәм кочаклаган, ди үзен. Кочаклаганда сакалы белән муенын тырнаган, ди.

Көлешәләр.

Василий. Ах, шайтан! Аякларың эт арбасына тәртә булгыры! (Мортазаны куып китә. Куып җитеп эләктерә дә төркем янына алып килә.) Әйтегез, нишләтим?

Мортаза. Тимә, Бәчели дәдәй. Мин юри әйттем. Сөйкемсез адәм син түгел, син бик чибәр. Сакалың да матур. Сөйкемсез адәм… (Арадан берәүгә күрсәтеп.) Әнә ул. Әби патшаны ул кочаклаган.

Арадан берәү. Хасиятсез кеше син, Мортаза энем.

Мортаза. Кем хасиятсез? Мин кочакламаган Әби патшаны, син кочаклаган.

Арадан берәү. Нишләп мин марҗа кочаклыйм ди, әлхәмделиллаһ, үз Мәрфугам бар.

Арадан икенче (сикереп торып). Марҗага ни булган?

Арадан берәү. Ул безнең дин кешесе түгел.

Арадан икенче. Сезнең дин кешесе булмагач начармыни? Эх син, басурман.

Арадан берәү (арадан икенченең каршына барып). Син нәрсә дисең?!

Арадан икенче. Нәрсә ишеттең – шуны әйттем.

Арадан берәү. Юк, син әйт, нәрсә дисең?

Арадан икенче. Басурман дидем!

Арадан берәү. Басурманмы? Син безне мыскыл итәсеңме? Ах син, кяфер!

Билбауга кыстырган балтасын тартып ала. Арадан икенче дә пычагын суырып чыгара.

– Шаярмагыз!

– Туктагыз.

Ләкин Арадан берәү белән Арадан икенче аларны тыңламыйлар, бер-берсенә кара-каршы киләләр. Тавыш куба. Тавышны ишетеп, Теләчев, Бәхтияр, Лихачев керәләр.

Бәхтияр (сугышучылар янына үтеп). Нишлисез? Туктагыз!.. (Сугышучылар арасына кереп, аларны аера.) Ни булды?

Арадан берәү. Татарларны ул «басурман» дип әйтте.

Арадан икенче. Әйттем шул. Ә син нигә безнең хатыннарны мыскыл иттең? Нигә «кяфер» дип акырдың?

Бәхтияр. Василий, ни булды?

Василий. Уеннан уймак чыкты, полковник.

Бәхтияр. Бу уен түгел, Василий. Җәнҗал чыгаручыларны монда китерегез.

Арадан икенче белән Арадан берәүне Бәхтияр каршына китерәләр.

Бәхтияр. Нишләтим соң томана сарыкларны? Бер-береңне үтерер өчен яу чыктыгызмы? (Лихачев янына килеп.) Гаврила, сиңа тапшырам, син хөкем ит.

Лихачев. Мин бөек государь Пётр Фёдорович гаскәренең, полковник Бәхтияр Канкаев отрядының сотнигы Гаврила Лихачев әмер бирәм: отрядта җәнҗал чыгарган бу адәмне һәм бу адәмне унар камчы белән сыйларга… Син… син… Әмерне үтәгез! Карышсалар, тагын унар камчы өстәргә.

Сугышучыларны алып китәләр.

Бәхтияр (Теләчевкә). Әбүбәкер, гаскәргә әйтер сүзем бар.

Теләчев. Җәмәгать, тыңлагыз! Олуг император Питыр Фидрувич хәзрәтләренең өлкән пулкаунигы Бәхтияр Канкайның сезгә әйтер сүзе бар.

Бәхтияр. Җәмәгать! Олуг падишаһымыз әгъзам Питыр Фидрувич хәзрәтләренең һиммәтле гаскәре! Безки падишаһымыз тарафыннан пулкувник итеп куелган һәм дә сезләр тарафыннан башлык итеп танылган Бәхтияр Канкай углының сезләргә әйтер сүзе шулдыр, мәгълүм булсын, колакларыңыз ишетсен, без ворлар командасы түгел. Без – падишаһымыз Питыр Фидрувич хәзрәтләре өчен изге юлга сәфәр чыккан бер атаның балаларымыз. Атамыз Питыр Фидрувичның могтәбәр кулындагы бармакларымыз. Күктә йолдызлар бар, янә ай бар. Без – йолдызлар, падишаһымыз Питыр Фидрувич – ай. Йолдызларның яхшысы юк, яманы юк. Аларның барчасы ай тирәсендә ялтырап яналардыр. Олуг падишаһымыз барчабызны тигез күрә, барчабызга да аермаенча җир, су, урман ярлыкый. Ирек ярлыкый. Янә дә шуны әйтәм, үзләрегез дә беләсез, сугышка бергә янәшә йөрисез, бергә ризык җыясыз, кемнәр бар сезнең арада? (Кызыл ыштанлы сугышчыга.) Син кем? Син үзең, синең атаң һәм анаң нинди телдә сөйләшә?