banner banner banner
Казан – Мәскәү / Казань – Москва
Казан – Мәскәү / Казань – Москва
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

скачать книгу бесплатно

Әйдә бергә, сез дә соңламагыз –
Мин хыялның өске катында.

Ак болыттай ак уйларга чумып
Басып торам дөнья чатында.
Кая китте, диеп сорамагыз –
Мин яшәүнең өске катында.

    2004
    Казан

    Автор шигырьләре
    Айгөл Нәбиуллина укуында

Салкын яңгыр

Салкын яңгыр.
Кайнар яшьләр.
Берни әйтмә,
Бер сүз дәшмә.

Җиңеләймәс
Минем хәлем.
Ярдәм итмәс
Бәхет шәлең.

Басып торам
Кыл өстендә.
Гамем сибәм
Дустым төнгә.

Төн генә тик
Мине аңлый.
Ул таш бәгырь
Була алмый.

Җиле белән
Юата ул,
Йолдызыннан
Нур ата ул.

Басып торам:
Төн һәм үзем.
Син теләдең
Шулай үзең…

Караңгы төн
Миңа әшнә.
Берни әйтмә,
Бер сүз дәшмә.

Кайнар яңгыр,
…Салкын яшьләр…

    2004
    Казан

И Ходам, Мәхәббәт бир!

(Давид Самойловка ияреп)

Бар өметләр сүнгәндә,
Җир тынлыкка күнгәндә,
Ачынып кычкыр, бәндә:
«И Ходам, Мәхәббәт бир!»

Күктән кояш киткәндә,
Ярсу елга кипкәндә,
Күңелдә моң типкәндә,
И Ходам, Мәхәббәт бир!

Ялгыз шәм талпынганда,
Җанда гамь атынганда,
Ачы яшь татыганда,
И Ходам, Мәхәббәт бир!

Бәхет ишек япканда,
Инде төптә ятканда,
Ниндидер җылы җанда, –
И Ходам, Мәхәббәт бир!

    2004
    Казан

«Карлар ява инде, ап-ак карлар…»

Карлар ява инде, ап-ак карлар
Без таптаган юллар өстенә.
Пар каплаган тәрәз. Янәшәдә
Моңлы гына итеп көз көлә.

Карлар ява инде, ап-ак карлар,
Моңсу күкне тоташ томалап.
Юлны сарган сары яфраклардан
Көз елмая, җанны юмалап.

Карлар ява инде, ап-ак карлар
Бергә салган эзләр өстенә.
Кар ята да эреп юкка чыга…
Саубуллашып, тышта көз көлә.

    2004
    Казан

«Тәрәзә төбендә песнәкләр…»

Тәрәзә төбендә песнәкләр
Чыркылдый көлешә-көлешә.
Күңелем сөюгә уралган, –
Ә тышта кар ишә, кар ишә…

Кошларга җим сиптем. Аларга
Сөенү, шатлану килешә.
Уйларым язларда чуалган, –
Ә тышта кар ишә, кар ишә…

Песнәкләр тәрәзгә чиртәләр,
«Ай, рәхмәт!» – диешә-диешә.
Йөрәгем ялкынга чорналган, –
Ә тышта кар ишә, кар ишә…

…Песнәкләр юк инде. Тәрәздә
Шук кояш нурлары биешә…
Йөрәгем бушлыкта югалган, –
Күңелдә кар ишә, кар ишә…

    2004
    Казан

«Керләнгән күңелне…»

Керләнгән күңелне
Пакьләргә теләпме,
Акларга теләпме
Битараф йөрәкне…
Кар ява ничә көн,
Кар ява атналар…
Гөнаһсыз дәверләр
Кар булып кайталар.

Тутыккан кылларга
Чиртергә теләпме,
Җандагы төерне
Тамакка терәпме…
Кар ява ничә көн,
Кар ява атналар…
Илаһи көн җирдә,
Илаһи тантана!..

Таш бәгырь өстенә
Әфсеннәр көйләпме,
Ап-ак кар йөрәктә
Ак ялкын көйрәтте…
Үткәннән иң садә
Мизгелләр кайталар…
Кар ява ничә көн,
Кар ява атналар…

    2004
    Казан

«– Синең исемеңнең баш хәрефе…»

Айсылуга

– Синең исемеңнең баш хәрефе
Эйфель башнясына охшаган…
– Ышанам…

– Синең исемеңнең баш хәрефен
Әйтеп Америка ачканнар…
– Ачкан бар…

– Андромеда синең өчен яна,
Күктәге Ай балкый тик сиңа.
Зур дәрьяның дәрьялары булган
Горур, шаулы Атлантик сиңа…
– Ник миңа?..

– Алмагачлар: «Син!» – дип чәчәк ата,
Аккошлар да сине эзлиләр.
Ак күңелле батыр ак егетләр
«Аһ!» димичә бер дә түзмиләр…
– Күзлиләр?!

– Дөньядагы бөтен материклар
Синең исем белән башлана.
Кай тарафка уем юнәлсә дә,
Синең исем күзгә ташлана…
– Ташлама…

    2004
    Казан

Илдар абый

Халык шагыйре,

остазым Илдар Юзеев истәлегенә