скачать книгу бесплатно
Соры көзнең күз яшьләре
Бетмәсә дә бетми икән.
Өянкенең ботаклары
Күшегүдән суга тигән…
Түбәләрдән тамган тамчы
Тып-тып килеп гомер саный.
Болай елак булмас иде
Ак биләүдә яткан сабый…
…Моң эчендә басып торам,
Җанда рәхәт, җанда җылы…
Саф мәхәббәт, сөю көче
Көзге яңгырлардан олы!..
2005
Казан
Яратам!
Урамда ап-ак кар сибәли,
Әйләнәм ак карлар тирәли.
Очам мин, очам мин – тар-ра-там,
Яратам, яратам, яратам!..
Урамда энҗе кар сибәли,
Битемә ак карлар тигәли.
Әйләнәм, әйләнәм – тар-ра-там,
Яратам, яратам, яратам!..
Урамда ак бәхет сибәли,
Тирбәләм ак карлар тирәли.
Мин бүген бәхетле – тар-ра-там,
Яратам, яратам, яратам!..
2005
Казан
Гасырда фасыллар буталган…
Гасырда фасыллар буталган,
Болганган ассорти диярсең.
Ак кышта гөрләвек акканда,
Эх, эшләр бик хөрти, диярсең.
Җәйләрдә яфраклар коелса,
Кар яуса, үз-үзен белешми…
Бу дөнья ни кылмас, ни булмас –
Күп сорау…
Аптырау килешми.
Көзләргә күзлегеп, гөл туса,
Чәчәккә төренсә ахырда.
Уйлыйсың: алтынга әйләнә
Сандалда кургаш та, бакыр да…
Гасырда фасыллар буталган,
Беләмсең, без кая барганны?!
Хыяллар тормышка яралды –
Хак итеп ясадык ялганны.
2005
Казан
МСЯ!..[1 - Мин сине яратам!..]
Сөюдән тилергән җаныма
Сөенеч, ак бәхет, моң сыя…
Кил әле, җимешем, яныма –
МСЯ!..
Чәчкәдәй өзелеп көткәнем,
Гөлләргә сабышкан җан тоя.
Бәгырем, сагынып беткәнем –
МСЯ!..
Елларны йомарлыйк учларга…
Хөр яшьлек юлларга наз коя…
Язларда, җәйләрдә, кышларда –
МСЯ!..
2006
Казан
Скрипка
Күңелләрне теләсең бит,
Син үзең дә беләсең бит
Җанга ничек чирткәнеңне.
Сине ничек көткәнемне
Сизәсең лә, тоясың ла…
Скрипка, скрипка,
Бар кайгымны коясың ла!..
Чегәннәрнең тирмәләре,
Кызларының бирнәләре,
Шартлап янган учаклары,
Утта курган борчаклары
Искә төшә бер-бер артлы…
Скрипка, скрипка,
Синең моңың бер мең катлы!..
Иоганның[2 - Иоганн Себастьян Бах.] кызулары,
Әрнетепләр сызулары
Йөрәкләрне уйнаттыра,
Гомер юлын уйлаттыра, –
Якын затмы, әллә ятмы…
Скрипка, скрипка,
Бер ишетү – бер мең шатлык!..
Яшь гүзәлнең сине кочып,
Нәзек кулы белән кысып
Уйнаулары күккә илтә.
Сөю иңә көлтә-көлтә –
Шыбырдашкан тамчы чыңы.
Скрипка, скрипка,
Син – әкият, чынның чыны!..
Бабамнарның пулатлары,
Яуга чапкан көр атлары,
Әбиемнең кул болгавы,
Кылларымда мең уйнавы,
Төнне ялгап, таң аттыра.
Скрипка, скрипка,
Мең сөйдертә, мең тилертә,
Мең көйдертә, яраттыра!..
2006
Казан
Җаннар – ирекле!
Мохтар Мутинны уйлап…
Нахак ягып, сөргеннәргә сөреп,
Ач этләргә ташлап үтердең дә…
Хәзер инде аклап маташасың,
Күләгәңә кояш китердең дә.
Гаеплисең, әйтерсең син Алла,
Ярлыкыйсың Ходай шикелле…
Кешеләргә хуҗа,
ә җаннарга
Тешең үтми, алар – ирекле!..
Аклыйсың син, бер дә акланмыйсың,
Гөнаһларың ашкан муеннан…
Су юарлык «изге» караш йөздә,
Элмәк чыгып тора куеннан…
Акланма син, акланма син, Рәсәй,
Синең тарих тоташ кан гына.
Үткәннәрдән килгән ташка бассаң,
Кара таштан сыкрап кан чыга…
Талант җаны эчтән дөрләп яна,
Син сибәчәк бозга ул бикле.
Кешеләргә хуҗа,
ә җаннарга
Кулың җитми, алар – ирекле!..
2006
Казан
«Минем язмыш хата-ялгышлардан…»
Минем язмыш хата-ялгышлардан,
Сагышлардан гына үрелгән.
Янда көлгән якты кояш белән
Ул хаталар мең кат үбелгән.
Гомер сукмагыннан барган чакта,
Мин үземне мең кат югалтам.
Алда әле, алда барысы да –
Күңелемне мең кат юатам.
Үз-үземне берәр табармынмы,
Уйлар чоңгылында авармынмы?..
Әллә инде салкын дөньясына
Кайнар ялкын булып кабармынмы?..
Телем-телем килгән йөрәк нишләр, –
Кичерерме мине, кичермәсме?..
Тып-тын һәм туң чынлык үрләреннән,
Бәхет түрләреннән төшермәсме?..
Минем язмыш хата-ялгышлардан,
Сагышлардан гына үрелгән. –
Янда көлгән җылы кояшкаем,
Мин аларга бүтән үрелмәм!
2006
Казан
Дәү әниемне уйлап…
Йомгагың тәгәри-тәгәри,
Сүтелә-сүтелә барды да…
Шул калын, шул ап-ак йомгактан