banner banner banner
Казан – Мәскәү / Казань – Москва
Казан – Мәскәү / Казань – Москва
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

скачать книгу бесплатно


    2006
    Казан

Постмодерн

Күңел поэзия эзли
Таш диварлар арасыннан.
Асфальтланган юллар буйлап
Шигырь чабып бара сыман.

Күңел җилли… Илһам эзли
Рельслар тимереннән.
Трамвайдан шигырь көтеп,
Меңенче кат тилмерелгән.

Күңел – яңгыр… Ул гамь эзли
Йортның калай түбәсеннән,
Асты өскә китерелгән
Бөек ханнар төрбәсеннән.

Күңел – ак кар… Ул моң эзли
Ипподромнан, стадионнан…
Шигырь түгел, дөнья чаба,
Мәшәкатьләр бара аннан.

Күңел поэзия эзли
Ярылган таш арасыннан.
«Ташгырь» төяп, «тимгырь» килә –
Илһамланмый карасыннар!

    2006
    Казан

«Кы»лашу

Туган авылына кайткач, шагыйрь Рифат Сәлах чормада утырырга ярата

Карават, «Казан утлары»…
Мин ялгызым чормада.
Көннәр буе уйлап ятам,
Уема хис чорнала.

Карыйм нәни тәрәзәдән –
Тышта кояш кыздыра…
Кондиционер кирәкми,
Җитә чибәр кыз гына.

Саф мәхәббәт көтеп ятам,
Ләкин ул әллә кая.
Әллә килә, әллә китә,


Вы ознакомились с фрагментом книги.
Для бесплатного чтения открыта только часть текста.
Приобретайте полный текст книги у нашего партнера:
Полная версия книги
(всего 10 форматов)