banner banner banner
Казан – Мәскәү / Казань – Москва
Казан – Мәскәү / Казань – Москва
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

скачать книгу бесплатно


Ул якын да кебек –
Күңелемдә җылы.
Йөрәгемдә – аның
Йөрәгенең җыры…

Мин аның янында,
Ул да янәшәмдә.
Ак офыкка карап:
«Сөям!..» – дип дәшәм дә…

Мөлдерәмә күңел
Бер чайпалып китә.
Гамьнәр өермәсе
Аны алып китә.

Лаеш тарафында
Гашыйк җаным эри.
Айлы төнне ярып,
Ярсу җаным йөри.

Казан каласында
Ялгыз гына ятам.
Сагышларны ертып,
Ал таң булып атам…

    2005
    Казан

Синең күзләр

Якты коңгырт күзләр,
Мин табынган күзләр.
Күктә йолдыз булып
Төн кабынган күзләр.

Бәхет сөенече
Гел агылган күзләр.
Өмет чаткылары –
Нур кагылган күзләр.

Күзләреңне күреп,
Мең абынган сүзләр…
Җаным аша карый
Мин сагынган күзләр.

Якты коңгырт күзләр,
Моң чагылган күзләр…

    2005
    Казан

Ул яз безнең өчен генә…

Кичералсаң кичер, зинһар,
Үпкәләмә, сөйгәнем.
Мин сиңа бүләк итәрмен
Язның менә дигәнен.

Ул яз ямьле, озын булыр,
Гөлләр белән уралыр.
Икәү генә булган чакта,
Мәшәкатьләр югалыр.

Күктә генә очарбыз ла,
Тургай янәшәсендә.
Бәхет булып тирбәлербез
Ак хыял рәшәсендә.

Кулларыбыз кулда булыр,
Иңебез иңдә булыр.
Мәхәббәтнең иң зурысы
Синдә һәм миндә булыр.

Яшәрбез тоеп сөюнең
Наз-иркә көчен генә.
Ул яз безнең өчен генә,
Икебез өчен генә.

    2005
    Казан

Синсез төн

Сөю-назга әлсерәгән җаным
Сулып, кибеп, корып торган иде.
Ә өстемдә синең җылың калган,
Тәнең тәме калган юрган иде.

Синсез үткән айлы төннәр күпме,
Йомшак сагыз булып сузылган өн.
Ак каеннар шаярышып торган
Тәрәзәгә карап узылган көн.

Җитмәс иде бер кап кәгазь бите
Ничек сагынуымны җиткерергә.
Күз алдымда гына хыял чите –
Шәмем дә юк карап йөткерергә.

Йөткерергә, куып таратырга
Ак юл буйлап киткән вакыт җебен.
Тар тынлыкны бозып-бозып ала
Тар бүлмәдә кунаклаган чебен.

Түбәләрдән җәйге тамчы тама –
Агып беталмаган яңгырдан соң.
Моңсулыкка чумган синсезлекне
Бу төннәргә кемнәр чакырган соң?..

Төнне кисеп яңа кояш чыга,
Парлыларга гына ышык анда…
Ярый әле, җылы юрганың бар
Ялгыз төннәремне ышыкларга.

    2005
    Казан

И Мостай…

Мостай Кәрим истәлегенә

И Мостай, Мостай идең…
Ут уйнаткан тай идең.
Ике туган арасында
Мәңге сүнмәс ай идең…

И Мостай, Мостай идең…
Син көчле, ыспай идең.
Татарны да, башкортны да
Дуслыкка кыстай идең…

И Мостай, Мостай идең…
Син бәхетле, бай идең.
«Озын-озак балачак»тан
Үр менгән коштай идең…

И Мостай, Мостай идең…

    2005
    Казан

Пар яфрак

(Баллада)

Алмагачта ике яфрак
Яралды бергә.
Бар да шатлар. Рәхәт чаклар
Төшләргә керә.

Серләштеләр, сөйләштеләр
Җилләр эчендә.
Мәңгелекнең бер мизгеле –
Сөю өчен лә!..

Яз буена, җәй буена
Үстеләр алар.
Шыбырдашып, сары көзгә
Күчтеләр алар.

Гомерлеккә аерылмас
Төслеләр иде.
Икесе дә пар килгәннәр –
Көчлеләр иде.

Җилләр килгәч кычкырдылар:
«Сөю – без инде!..»
Парлы яфрак, карлы яфрак
Төптән өзелде…

Бирешмичә, килешмичә
Язмышлар белән,
Туң җиргә барып төштеләр
Сагышлар белән…

Алмагачтагы пар яфрак
Таралды җилдә…
Кар эрегән
ике яфрак
Сүрелгән җирдә.

Йөрәгемдә күптән калган
Төзәлмәс яра.
Бар үпкәләрне онытып,
Яратып кара.

    2005
    Казан

«Дым астында басып торам…»

Дым астында басып торам –
Көзге яңгыр уртасында.
Соры-кара болытларны
Умырасы, ертасы ла…

Ташка бассаң – суы чыга,
Күпме була сибәләргә?
Көн-төн буе коя-коя,
Йөрәгемне телгәләргә?..