скачать книгу бесплатно
Казан
Һәр ай саен бәйрәм…
Һәр ай саен бәйрәм,
Атна саен бәйрәм.
Дус-ишләрем, котлап,
Колачларын җәйгән.
Тоташ яллар китә,
Рәттән йөзләп котлау.
Нишләтәсең инде –
Ашау, эчү, йоклау.
Эшкә вакыт та юк,
Рәхәт икән эшсез…
Кайтып кереп булмый
Өйгә төнге өчсез…
Хезмәт көне бара,
Акча килеп тора…
Күңел изрәп, оеп,
Рәхәт чигеп тора.
Көн дә өстәл көйләп
Үтә гомер, үтә.
Ә иртәгә бераз
Эшләп алу көтә.
Тик чыгасы килми,
Бәйрәмнәрне өзеп.
Ярты елга алдан
Куйдым план төзеп…
Дуслар ишек кага,
Күчтәнәчләр – өем…
Һәркем көйләп йөри
Бүген бәйрәм көен…
Көн саен ял көтеп
Ычкынабыз бәйдән…
Һәр ай саен бәйрәм,
Атна саен бәйрәм…
2006
Казан
«Көйләр көйләп көй әле бер…»
Көйләр көйләп көй әле бер,
Җырлар җырлап ян әле!..
Сулык-сулык йөрәккәем
Болай да бит яралы…
Шигырь сөйләп ачындыр бер,
Атылсын моң күңелдән.
Ул күңелләрнең түренә
Шанлы тарих күмелгән.
Әйдә, көйлә, әйдә, җырла,
Шаулы тормыш тынмасын.
Еллар үтсен, гомер барсын,
Ярты юлда сынмасын!..
Шигырь сөйлә, әйдә, көйлә,
Теләсәң биеп җибәр…
Җанны төргән моң эчендә
Хәсрәтләр корыр, кибәр…
2006
Казан
«Кара көйгән асфальт…»
Кара көйгән асфальт –
Газ плитәсе…
Салкын тамчы суытыр –
Нихәл итәсе…
2006
Казан
«Үпкәләттем сине юкка…»
Үпкәләттем сине юкка,
Уйламый-нитми генә.
Күкне сарган кара болыт
Таралмый-китми генә.
Яңгыр ява шыбыр-шыбыр,
Әллә синме еладың?..
Күзләреңне мөлдерәтеп
Сынадың да сынадың…
Әйтелгән сүз – аткан ук, ди,
Җаныңны кимергәндер.
Ай нуры сеңгән хыялны
Телгәндер, җимергәндер.
Үпкәләттем сине юкка,
Аңладым, соң аңладым.
Ник алдан ук иренеңә
Тамчы булып таммадым?..
Нигә күптән гөл булмадым
Син узган юл чатында?..
Менә хәзер кыл өстендә
Өмет кенә атына…
Өзелмәсә ярар иде…
Юк, беркайчан тынмамын.
Нигә синең баш очыңда
Кояш кына булмадым?..
Нигә назлы кулларыңа
Ак кар булып яумадым?..
Аңладым мин барысын да,
Соңлап кына аңладым.
Пар каплаган тәрәзәңне
Яңгыр булып ялмадым…
Ә болытлар арасында
Йөрәк тоя җан барын…
2006
Казан
Җылытасы килә дөньяны!..
(Триптих)
1
Җәйгә кердек, ә мин туңып йөрим,
Табалмыйча җылы җаныма.
Бер кояшка сузам кулларымны,
Бер үреләм шырпы кабына.
Шундый салкын. Никтер аңлый алмыйм:
Җәйдә кышмы, кышта җәй мәллә?..
Суытамы әллә сөю юклык,
Ялгыш адым, гөнаһ гамәлләр?..
Бу дөньяга җылы эзләп килдем,
Бир син, җиһан, җылың, жәлләмә!
Болай да бит салкын.
Ялкын юктан
Гаҗизләнгән башым әйләнә.
2
Ут төртимме, әллә дөрләтимме? –
Эсселәсен хәят, тирләсен.
Мин үзем дә җылы бирә алам,
Бирми икән дөнья, бирмәсен!
Мин үзем дә сөю бирә алам,
Күпме кирәк, мәгез, алыгыз!
Кесәгезгә акча итеп түгел,
Җанга ялкын итеп салыгыз!..
Мин үзем дә җылы бирә алам,
Тилмермәсен кеше, көтмәсен.
Яфрак хәтле гомер җылы эзләп,
Ялкын эзләп кенә үтмәсен!..
3
Яфрак кадәр гомер
җилгә очмас,
Мин ымсынам җәйнең таңына.
Җаным җылы, йөрәк кайнар әле,
Кояш ятмый шырпы кабында.
Яфрак кадәр гомер
җиргә төшмәс,
Күккә төшәр, бәлкем, кем белә…
Җылы бирәм сезгә, бер уч җылы,
Күпләр көтә, күпләр тилмерә…
Яфрак кадәр гомер
юкка чыкмас…
Мин ышанам…
Тоям мин аны…
Бүтән мәңге суынмаслык итеп
Җылытасы килә дөньяны!..
2006
Казан
«Җылытасы килә дөньяны!..»
шигыре инглиз телендә
«Эх, бу хәзергене…»
Эх, бу хәзергене
Җирдән җуясы килә!..
Машиналар урынына
Тарантаслы атлар
Китереп куясы килә!..