скачать книгу бесплатно
Бер чемтем нечкә җеп калды да…
Һәм вакыт беразга туктады,
Әйтерсең яшәеш йоклады.
Һавада эленгән ап-ак кар…
Тәрәздән ургылган ап-ак пар…
Җып-җылы ак болыт шикелле…
Тик бар да ишелде, ишелде…
Вакыт та йөгерде киредән,
Кышы да тилергән, тилергән.
Сүтелде, югалды ак йомгак…
Нигә соң нәкъ бүген дөнья ак?..
Кары да сибелде как җиргә,
Пары да таралды шом-җилдә…
Буранлый-буранлый көн сүнде,
Ак карны җебетеп яшь сеңде.
Урамдагы сукмак – ак йомгак…
Төн иңә, күгенә ак чорнап…
2006
Казан
Коңгырт күзләр…
Коңгырт күзләр… тирән уйчан күлнең
Беркем белмәс серен яшергән.
Сүзсез генә, күз карашы белән
Күп әйтелгән… күпме дәшелгән.
Эх, ул ымнар, эх, ул ишарәләр… –
Күңелемә якын барсы да.
Мин аларны бик аз беләм, ахры… –
Ул карашлар моңлы, ярсу да…
Бер карасаң, шундый шаян алар,
Йолдызлармы анда биешә?..
Елмаюлар сине бизи генә,
Сөенүләр сиңа килешә…
Карашларың шундый моңсу кайчак…
Җиде биккә серләр ябылган.
И сөенәм гади сабый сыман –
Бер йозакка ачкыч табылган…
Күк йөзе бар синең күзләреңдә,
Уйчан күлнең тирән серләре.
Күзең яктысында
һаваларда
Аккош булып очып йөрмәле…
2006
Казан
«Бозлар булып, карлар булып эри күңел…»
Бозлар булып, карлар булып эри күңел,
Тамчы тама йөрәгемнең тибешедәй.
Кояш көлә зәңгәр дулкын уртасында,
Бу дөньяның татлы, асыл җимешедәй.
Ничә айны кышлаган җан хискә чумган,
Гөрләвекләр салкынлыктан, туңнан калган,
Йөгерешә берсен берсе этә-төртә,
Төрле яктан – әллә арттан, әллә алдан.
Умырзая шытар тиздән, карны ярып,
Утка чумган йөрәгемнең көлешедәй.
Моң тарала, тын тарала һаваларга,
Ярсу, дәртле гөл-җанымның өлешедәй.
2006
Казан
Тукай кайта!
Язлар белән күңелләргә Тукай кайта,
Пар атларда Казанына килгән кебек…
Бөтен халык телсез калып карап тора,
Бар кайгысын, мәшәкатен җиңгән кебек…
Каеннарда берәм-берәм бөре төртә,
Күңелләрдән саркып чыккан хисләр кебек…
Шигъри ямьне, пәйгамбәрне көткән чакта,
Сизгер йөрәк түзмәс, әллә нишләр кебек…
«Пар атларда Тукай кайта!..
Тукай кайта!..» –
Ераклардан балкып торган изге кыйбла.
Иман сызлар…
Имансызлар соң минутта
Тукаеның каршысына килеп егыла.
2006
Казан
Югыйсә…
Тышта суык җилләр исә,
Күңелемне кисә-кисә.
Хәтеремдә: әле кичә
Алай түгел иде югыйсә.
Дөнья кайный, дөнья шаулый,
Нигә шунда шартлап аумый,
Көмәннәрен җилгә атып,
Ап-ак каен – ап-ак хатын.
Нигә шунда чәчелмиләр,
Ник кара тәре элмиләр,
Мөһер сугып булачакка…
Утын атам ут-учакка…
Ялкыныма кош коела,
Канатланган яңгыр булып.
Уяныла, мең оела…
Йөрәк тибә сулык-сулык.
Нечкә күңел – скрипка,
Килербезме юньгә-ипкә?..
Җилләр исә, җанны кисә,
Алай түгел иде югыйсә…
2006
Казан
Бәхетле ятимлек
(Сюлли-Прюдом мотивлары)
Белсәң икән… күңелем ничек елый,
Мин берүзем утсыз яшим бит,
Юри генә яннан узып кит!..
Белсәң икән… җанны телеп ташлый
Офыклардан иңгән карашың,
Ник күзләрең миңа карасын!..
Белсәң икән… җаннар күрешүе,
Үбешүе татлы өн бирә,
Ә күзләрең мине күрми дә…
Белсәң икән… кайнар учларыма
Йөрәгемне кыстым, нишләтим?..
Мин бәхетле, әмма мин ятим…
2006
Казан
Өчәү
(Триптих)
Авылдашларыма
1
Мохтар Мутин
Син беренче һәм соңгысы,
Син – бунтарь һәм син – тынгысыз.
Биеп янган ут диярсең,
Җитди, үзе мут диярсең…
Сәхнә өчен тугансыңдыр…
Колымада туңгансыңдыр…
Чын дөньясы шулдыр аның:
Себер якта калды җаның.
2
Гамил Афзал
Син җор телле, үткен телле,
Кайчак усал, кискен телле.
Синең каләм очкын чәчә,
Офыкларда бии рәшә…
Иҗат өчен тугансыңдыр…
Магниткада туңгансыңдыр…
Чын дөньясын син беләсең:
Кулак дип тә сөреләсең.
3
Альберт Фәтхи
Син тырыш, син омтылучан,
Тик күзләрең уйчан-уйчан.
Шәмең яна куышыңда,
Үткәннәрнең юлы шунда…
Тарих өчен тугансыңдыр…
Казанда да туңгансыңдыр…
Чып-чын дөнья шушы инде:
Ялгыз янган шәмең сүнде…
2006