скачать книгу бесплатно
«Ромашкалар сөя идең бит,
«Мин яратам!» – дия идең бит…
Өзгәч корый таҗлы гөлләрем –
Нигә, тормыш, газап теләдең?..»
Анда бара, монда бәрелә,
Эзләреннән нур күтәрелә.
Каян килгән?.. Нигә?.. Адашкан?..
Әллә инде акылдан шашкан?..
«Бу болында безнең эзләр бар,
Чәчәкләрдә синең күзләр бар.
Тик тоялмыйм гөлләр җылысын –
Нигә, тормыш, һаман сыныйсың?..»
Ромашкалар җыйган бер кочак,
Зәңгәр күктә кызу ут-учак…
Берәү йөри гөлле болында,
Ромашкалар аның кулында:
«Сары күздә сары сагыш бар,
Ак таҗларда бәхет, язмыш бар.
Ромашкалар җыеп юанам,
Сагышымнан кайчан уянам?»
2004
Казан
Кызыл алма
Кызыл алма кулларыңда –
Кайнар кояш шикелле.
Шул алмаңны миңа суздың –
Йөрәк шашты, сикерде.
Битләрең дә алма кебек –
Тулып пешкән, кызарган.
Күңелеңә язлар килгән,
Бозлы кыллар кузгалган.
Елмаясың да көләсең,
Син язның үзе кебек.
Кызыл алмаң, серле алмаң
Күңелең күзе кебек.
Кулларыңда кызыл алма –
Ул синең ут-йөрәктер.
Тулы бәхет өчен минем
Йөрәк кенә кирәктер.
2004
Казан
«Болай булмас чүлдә дә…»
Болай булмас чүлдә дә…
Җәйге эссе челләдә
Туңдырма ашый кызлар.
Йөрәгем ярсый, кызлар!..
Йөрәгем ярсулары!..
Әйтерсең кар сулары –
Басмас туңдырма гына.
Җанга кундырма гына
Туңдырманың туңнарын.
Тыңла йөрәк моңнарын,
Күңел кылы чыңнарын…
Җәйге эссе челләдә
Язлар белән чирлә дә,
Ничек тик ятмак кирәк?!
Ярсып сикерә йөрәк…
…Туңдырма ашый кызлар.
Йөрәгем ярсый, кызлар!..
Басмас туңдырма гына…
Басмас туңдырма гына…
2004
Казан
Шигърият!
Ава-түнә еллар аккан чакта
Көтәм сине карлы-бозлы чатта.
Ни хәлең бар синең, Шигърият? –
Үз артыңнан мине дә иярт!
Күңелләргә туң моң кунган чакта,
Сине көтәм хыял дигән катта.
Уйларым ак минем, ак ният,
Мин сынатмам сине, Шигърият!
Яз-наз илен эзләп тапкан чакта,
Туган якка казлар кайткан чакта,
Шатлыгымны бүләм, Шигърият. –
Син бәхетле, беләм, Шигърият!..
Моңсу көзгә кереп барган чакта,
Йөрәгемне сагыш ярган чакта…
Мин һаман да сабый, ак ният,
Юат мине, юат, Шигърият!..
2004
Казан
Соңгы яфрак
(Көзге җыр)
Сары көзнең моңсу-уйчан җиле
Яфракларда сары фал ачкан.
Ак каеным бүген боек кына –
Соңгы яфрак елый агачта.
Өзелде дә төште соңгы яфрак,
Ак каенда сагыш сизелде.
Бар хыялым чәлпәрәмә килде,
Өметләрем сүнде, өзелде.
Җилфер-җилфер килә соңгы яфрак
Сагышларга чумган иртәдә.
Ак каеным бүген боек кына –
Күңлем елый, күңлем үртәлә.
Соңгы яфрак җилләр белән китте,
Өметләнеп көзләр таңына.
Ак каеным бүген бер сүз дәшми –
Көзләр иңде минем җаныма.
Өзелде дә төште соңгы яфрак,
Ак каенда сагыш сизелде.
Бар хыялым чәлпәрәмә килде,
Өметләрем сүнде, өзелде.
2004
Казан
«Әй көзкәем…»
Әй көзкәем,
Көяз көзем минем!
Җаным-тәнем сиңа тартыла.
Шашкын күңел
Язга талпынса да,
Нигәдер гел көз яратыла.
Уйчан көзем,
Боек көзем минем!
Елак та син, кайчак көләч тә.
Күзләремдә
Өмет уйный башлый,
Көз кояшы күктән көлгәч тә.
Әй көзкәем,
Алтын көзем минем! –
Елмаюың йокты үземә.
Тар сукмактан
Йөгерәм…
Очам гына,
Баса-баса яфрак-эзеңә.
2004
Казан
«Песнәк килгән тәрәз каршыма…»
Песнәк килгән тәрәз каршыма:
«Сөйгәнеңнән хәбәр бар», – диме?
«Яннарына оч син, бар», – диме?.. –
Бүлмә хәзер миңа тар сыман.
Нәни песнәк шакый тәрәзгә:
«Ник көтәсең, ике уйлама,
Ул да көтә, ул да уйлана». –
Түземлегем җитәр бик әзгә.
…Песнәк булып очтым яныңа.
Алда – сине күрер мизгелләр,
Уңга-сулга сибәм тик гөлләр,
Яз китереп көзләр таңына.
2004
Казан
Мин бәхетнең өске катында
Зәңгәр күкнең упкын-дулкынында
Тургай булып җаным атына.
Кайда, диеп мине сорамагыз –
Мин бәхетнең өске катында.
Бар йөрәгем кубарылып тибә,
Мәхәббәткә күңел талпына.
Әллә кайда диеп уйламагыз –
Мин сөюнең өске катында.
Әллә кайда түгел, монда гына,
Мин хыялның уйнак атында.