banner banner banner
Казан – Мәскәү / Казань – Москва
Казан – Мәскәү / Казань – Москва
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

скачать книгу бесплатно

Тик читтән генә сокланам:
«Тфү-тфү-тфү!..» – күз тимәсен!
Язмыш сезнең тормышларны
Бәхет белән бизәсен!..

Күктән иңгән иң саф җаннар,
Шат күңелле инсаф җаннар,
Тормыш сөйгәннәре – сез…
Беләм, беләм, кемнәрнеңдер
«Сөям!» дигәннәре – сез.

    2004
    Казан

Яз җыры

Сөюгә сусаган күңелгә
Ташкындай саф хисләр түгелә.
Серле көч бар сыман,
Йөрәк тә ярсыган,
Бар халәт гөл-назга күмелә.

Мәхәббәт язларга төренгән,
Кыш буе тилмереп йөрелгән.
Җанымда әллә ни,
Әллә-ли, бәллә-ли –
Мәхәббәттер инде. Кем белгән?..

    2004
    Казан

«Синең күзләреңне күрсәм…»

Синең күзләреңне күрсәм
коелам да төшәм.
Уй чуала. Баскан җирем
идән, әллә түшәм.

Тирә-юньгә, төнгә-көнгә
исем китми бер дә.
Иң саф сөю хисләремне
йөрәгеңә эрлә…

Һәйкәл кебек басып торам,
эндәшми бер сүз дә.
Әллә нинди сихер, тылсым
бар күк синең күздә.

…Эримен дә бетәм инде,
әйтерсең лә мин – шәм…
Күзләремә бер карасаң
коелам да төшәм.

    2004
    Казан

«Татлы сагышым…»

Татлы сагышым,
Серле табышым.
Әллә язмышым?..
Әллә ялгышым?..

Өнемме?.. Төшем?..
Хөрмә җимешем,
Минем өлешкә
Тигән көмешем.

Бөтен халәтем,
Барлык хәятем,
Син – бердәнберем,
Син – мәхәббәтем!

    2004
    Казан

Барыбыз да бер гамьле…

Барыбыз да бер гамьле –
Безнең татар бердәмме?
Милләтебез ихласмы?..
Күздән йокылар качты.

Еллар болай да изде,
Тынгысыз күңел сизде:
Нигә без – таркау кавем,
Үз ягыбызга тартмыйбыз
Ник тарихның үлчәвен?..

Әй татар, татар, татар!
Бу көн кем йоклап ятар?!.
Күзеңне ач тагы да –
Син бөркет тырнагында.

Чәбәлән, тартыш, тырыш,
Тарих үлчәвен борыш
(Читләр ягына түгел!) –
Үзеңдә үссен бу гөл!..

Күкләр авызын ачты,
Күздән йокылар качты:
Барыбызда да бер гамь –
Бул, татар, тату, бердәм!..

    2004
    Казан

Татар моңы

Күңел тулган чагында,
Моң-хисләр кочагында
Җилпенеп очам гына,

Исереп моң-көйләрдән…
Җыр агыла Болгардан,
Җыр агыла Биләрдән…

Туктаусыз моң агыла
Чал тарихтан, үткәннән.
Әби-бабай күңелендә
Алар зур юл үткәннәр,
Ак болытларга әйләнеп,
Безгә килеп җиткәннәр.

Тарих иләкләре аша
Узган җырлар күккә аша.
Йөрәкләрне кубара моң,
Күңелләрне өзеп ала,
Үзе карт ул, үзе бала.

Үткәннәрдән килгән моңнар –
Бабайлардан калган мирас.
Нәсел аша күчкән алар,
Миндә дә бар алар бераз.

Моң кәсәсе тулар-тулмас,
Аннан эзлим, моннан җыям.
Һәрбер энҗе җыр тамчысын
Күңел китабыма уям.

Ятим булмас, күчәр алар
Бабайлардан оныкларга.
Татар яши – моңы яши
Тарих күк чал болытларда!

    2004
    Казан

«Күңелләрем мөлдерәмә тулы…»

Күңелләрем мөлдерәмә тулы,
Мөлдерәмә тулы күңелләрем.
Гамь көнендә гамь кояшы төшкәч,
Яшем түгелмәде.

Мөлдерәмә тулы күңелләрем,
Күңелләрем мөлдерәмә тулы.
Сары киңлек уртасында балкый
Кара басу юлы.

Күңелләрем мөлдерәмә тулы,
Мөлдерәмә тулы күңелләрем.
Ак бәхетләр янда гына йөргән, –
Шуны да белмәдем.

Мөлдерәмә тулы күңелләрем,
Күңелләрем мөлдерәмә тулы.
Юлдан сабыр гына атлап киләм,
Көтеп яратуны.

    2004
    Казан

Миңа үзең кирәк…

Күзләремә кара –
Анда синең сурәт,
Ерак түгел ара –
Җанда синең сурәт.

Күңелемә күз сал –
Анда синең рәсем.
Хыялымда да син,
Учларымда – яшем…

Үткәнемдә дә син,
Бүгенгемдә дә син…
Ул сурәткә, белмим,
Нәрсә диеп дәшим?..

Рәсем, салкын рәсем…
Нәрсә бирә сурәт?..
Аңларсыңмы? Юкмы?.. –
Миңа үзең кирәк…

    2004
    Казан

Без карт идек…