banner banner banner
Казан – Мәскәү / Казань – Москва
Казан – Мәскәү / Казань – Москва
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

скачать книгу бесплатно

Калганнары – «туфта»!

    2003
    Казан

Сине күргән саен…

Сине күргән саен җанда
Бер шигырь бөреләнә.
Тамчы гына булган шатлык
Зурая, эреләнә.

Җилкәмнән тау төшеп китә,
Каурыйдай җиңеләям.
Кысыла бөтен көченә,
Тартыла күңел җәям.

Шул чагында, кош шикелле,
Эх, бер очасы килә.
Сөю тулы яшьләремә
Нидер кушасы килә…

…Сине күргән саен җанда
Бер чәчәк бәреп чыга.
Гөлчәчәкләргә төренеп,
Шигырь ияреп чыга.

    2003
    Казан

Бары бер кат…

Дөньяда бәхет мизгелен
Бары бер кат кичердем.
Бар халәтем белән тойдым,
Гомерлеккә исердем.

Күзләреңә бары бер кат,
Бары бер кат багалдым.
Тирән сихер дәрьясында
Шул бәхетне табалдым.

Бары бер кат кулларыңны
Йөрәгемә алалдым.
Күктән көлгән ай шикелле
Кызардым да агардым.

Бары бер кат иреннәрем:
– Сөям… – дип пышылдады.
Син генә хис дулкынына
Нигәдер кушылмадың…

Дөньяда бәхет мизгелен
Бары бер кат кичердем.
Ак томаннарга уралдың,
Эредең, очтың, югалдың… –
Мин мәңгегә исердем.

    2003
    Казан

Сала теле

Кала теле түгелсең син –
Сала теле.
И бүленмәс һәм сер бирмәс
Ана телем.

Авыл саклый синең тирән
Тамырыңны.
Ә шәһәрдә «Явыз Иван»
Ябырылды.

Сабыйларың урыс теле
Кочагында.
Кара бөркет үз нотыгын
Куша монда.

Ялгыз калган Робинзондай
Бүген хәлең.
Кая синең горурлыгың
Һәм мөнбәрең?..

Кая синең күкрәк киереп
Йөргән чагың?..
Кая синең төркилегең?..
Кая чаңың?..

…«Әннә», – диеп ачылмаса
Сабый теле,
Киләчәктә кем аңлар соң,
Телем, сине?..

    2003
    Казан

«Башым тулы миллион идеяләр…»

Башым тулы миллион идеяләр,
Миллион шигырь әле тумаган.
Әйтерсең лә минем уй галәме –
Ачылмаган төпсез чемодан!..

    2003
    Казан

«Күзләреңә карарга да…»

Күзләреңә карарга да
Кыялмыйм –
Әллә нинди оялчан мин,
Хыялый.

Сөю тулы карашымны
Тыялмыйм,
Мәхәббәтле күзләреңнән
Туялмыйм…

Яннан узсаң, уйларымны
Җыялмыйм…
Төштә генә никтер синнән
Оялмыйм.

    2003
    Казан

«Син – якын-тирәдә…»

Син – якын-тирәдә,
Мин – күрше бүлмәдә.
Арада ялгызы
Йөрәгем тирбәлә.

    2003
    Казан

Соңгы алма

Шүрләп куям салкын кышларыннан,
Кызыл алма төште учларымнан –
Тәгәрәде ап-ак карлар буйлап,
Боз каплаган ап-ак ярлар буйлап…

…Кайнар алма барда учларымда
Шундый рәхәт иде кышларын да!..
…Син бердәнбер соңгы алмам инде,
Мин бүтәнне яраталмам инде…

    2003 – 2004
    Казан

«Йолдызларга сөйләр идем сөюемне…»

Йолдызларга сөйләр идем
сөюемне.
Алар әйтер: «Юләрләндем
диюеңме?..»

Куш каенга бәян итсәм
синең хакта,
Әйтмәсме ул, дәшмәсме ул:
«Сөю – хата…»?..

…Тургайлар да юатмасмы:
«Сөяр…» – диеп,
Әллә әйтер: «Акылыңа
ияр», – диеп?..

Хөр җилләргә җиткералсам:
«Яратам…» – дип,
Әйтмәсләрме: «Ай күрә дә,
ала таң…» – дип?..

Аккошларга сөйләп бирсәм,
алар әйтер:
«Утка кердең, кем хәлеңне
җиңеләйтер?..»

    2004
    Казан

«Күктән төшкән йолдыз-җаннар…»

(Кызларга)

Күктән төшкән йолдыз-җаннар,
Кемнең сөйгәннәре сез?
Беләм, беләм, егетләрнең
«Аһ!.. Аһ!..» дигәннәре сез.

Күзләрегез очкын чәчә,
Елмаюлар – ягымлы.
Ихлас, серле көлүегез
Күңелемә кагылды.

Әгәр карашымны алсам,
Тиз югалырсыз кебек.
Якын барып сүз башласам,
Сез оялырсыз кебек.