banner banner banner
Гомер биштәре / Котомка жизни
Гомер биштәре / Котомка жизни
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Гомер биштәре / Котомка жизни

скачать книгу бесплатно


Җитеп булмый сиңа. Толымыңнан
ыргытуга алып тарагың,
эзләреңдә шаулап урман калка
карурманнар каплый араны!..

Кызыл тарак төсле, юл өстендә
янып тора көзге урманнар.
Көзгә керсәм – инде көзне уздың:
арада – кыш.
Аера бураннар!

Язга керәм. Җиттем дигән чакта,
әйтерсең лә көзге ташладың:
ялкынланды кинәт язгы күлләр,
елгаларның ярдан ашканы
юлны бүлде…
Тагын килеп җиттем
әфсенләгән утлы сызыкка…

Еллар аша сине эзләп барган
чакыру тавышым җәелә офыкка!

«Яз башында…»

Яз башында күкрәп килгән яшен
яшеллеккә старт биргәндәй
атыла күктә. Җылы җәй каршына
дулкынланып йөгерә үләннәр.

Тик бер күкрәү! Җир кабара шуннан,
сандугачның теленә җыр кайта;
төнге таулар язның япь-яшь гөлен
итәгенә алып йоклата…

Хәтерләмим, кайсы яздадыр ул
тәүге яшен атылып янганы…
Ләкин истә: җылы күкрәү тулы
карашыңнан старт алганым…

Мәхәббәттән телсез калганым!

«Син һәркемгә тансык…»

Син һәркемгә тансык, шатлык кебек,
Җилкәнгә – җил, тамчы – туфракка.
Ишетәмсең, сөйли җылы яңгыр
Синең хакта яшел яфракка?..

Күк күгәрчен менә синең юлга, –
Нурларыңның бардыр кирәге.
Ерак тавышыңнан сине эзләп,
Болытларга тия йөрәге!..

Йолдызларга сине күтәрәм мин,
Юллар ерам җилле буранда:
Иң беренче булып кулым бирәм,
Давыл күмсә дулкын-юрганга.

Синең хакта зәңгәр гөлләр сөйли,
Дулкынлатып яшел үзәнне;
Алтын кылдан күпер суза кояш
Күрер өчен синдәй гүзәлне!

«И йөзделәр…»

И йөзделәр, йөзде, йөзде алар,
киң агымны иңләп, – гашыйклар!
Йөзеп кереп китте алар
борылышларга,
пар аккошлар
ритуал биюен биегәндәй
Йөздерде аларны
Мәхәббәт моңы.

Идел иркен колачларга!..

Бармаклары очыннан гына
артка чикте яшел утраулар…
Чалкан ятып йөзде алар,
күкне каплап йөзләренә.

Йөзде алар
ак болытлар катына.

Йөзеп китте алар
ап-ак пароходларга каршы,
Йөзеп китеп күмелделәр…

Тавышлары –
ерак юллар томанында.

«Синең озын җәең күгендә…»

Синең озын җәең күгендә
оча әле өмет карлыгачлары,
зәңгәр күккә учарланып менә
уйчан хыял агачлары!..

Көнеңә яфраклар шавы, сабыйлар авазы,
күбәләкләр лепелдәве тулган!
Көнең мөлдерәмә!

Бала кошлар утыра җирдә,
мамык кына канатларда…

Йөзьяшәр тирәкләр шаулый,
йолдызлар ява шыбырдап яфракларга –
мөмкин түгел
синең җәйне кабатларга!
Синең шәүләң – Мирәт суларында,
синең шәүләң – туган якта;
якты рухың – күк чатында!

Синең җәйдә – күрелмәгән куанычлар,
ә кайгылар әле – тау артында.
Бәхетләрең әле тик төсмердә,
яралгыда инде мең тәүбәләр…
Көнең мөлдерәмә!

Синең озын җәеңдә
кыска әле күләгәләр.

«Сине нинди җилләрдән сакларга…»

Сине нинди җилләрдән сакларга,
араларга давыллардан,
якларга нинди кайгылардан,
ут-күздән, кыен сүздән?

Бу ояда сиңа да
канат чыгар тиздән.

Сине ничек сакларга,
тидермичә ятлардан?
Китәсең кереп күк асларына, –
тере нокта!
Ничек сине сакларга
шушы олы дөньяда?

Син бөҗәк түгел,
керергә яфрак астына,
син балык түгел,
посарга
дулкын арасына,
син киек түгел,
күмелергә урманнарга.

Син – кояш астында!
Заманага туры!

Ничек кенә сакларга
Җырлы йөрәгеңне
Кыраулардан,
нәни кешем?!

«Бәхеткә барыр юлларның…»

Бәхеткә барыр юлларның
тузаннары соры…
Тереклекнең суын эчеп
арта маңгай сыры…

Бәхеткә илткән кырларның
тәҗрибәсе куе!
Йөрәкләрдә – әрем тәме –
шул кырларның сые.

Бәхеткә илткән юлларым
китә күк астына.
Аннан ул чикләрне
үтсә үтәр кояш кына…

Офыкларны безнең күзләр
эчә гомер буе!..

Еллар кичкән саен арта бездә
үз-үзеңне тою.

Хисап көннәре

(Кырыктагылар җыры)

Хисап көненә
вакыт җиткәнен
тоярга вакыт!
Көннәрне түктек,
елларны чәчтек –
җыярга вакыт!

Кояш кыекта –
иркә чак үткән,
торырга вакыт.
Хисләрне иктек,
антларны чәчтек –
урырга вакыт!

Төпкә җигелеп,
сабанда күптән
сайрарга вакыт.