скачать книгу бесплатно
Идел-йортта ут чәчмәдек,
дуслар белән дус яшәдек,
хәл-әхвәлне белештек,
бер тәгамне бүлештек.
Золымнардан үч алганда
усал булдык усалдан…
(Дошманны тетмәк кирәк!)
Нигез иске, йортыбыз яңа,
бусага саен бер дага –
бәхеткә зур хакыбыз!
Иминлеккә антыбыз…
Бары бергә, югы уртак,
шуннан гадел бүтән җир тап…
Туган йорттыр Иделдә,
Идел-елга – илемдә…
(Күңелгә киртмәк кирәк!)
Якты юраулар
(Этнографик цикл)
Офыктан таң бөркелүгә,
кыштыр-кыштыр
уяна карт-корылар:
– Тышта нинди хәбәрләр бар,
Ничек тора һавалар?
– Җир читенә олактымы –
хәбәр бирми балалар?..
– Кул кибә, кычыта колак –
яңгырлар килә микән?
– Төшендә кигәне гел ак –
шатлыгы нидән икән?
– Түбәләргә тияр-тимәс
очты быел кыр казы.
– Имин булыр, боерган булса,
җирнең быелгы язы!..
– Кар гына күммәс бу язны –
дөньяга чыккан исе!
– Җирдә хәмәл. Аңкый инде
җилләрдән чыпта исе!..
– Бүген инде атна киче, –
аклы күлмәгеңне ки.
– Мендәр ишелә, чәй ташый –
кунак килер, билләһи!..
II
Мәңгелек тә өмет итмим, туган туфрак,
Шуны гына сорыйм бары бу җырда:
Соңгы йортым, моңлы йортым түбәсенә
Җылы яңгыр булып кына шыбырда!
«Җил белән килә ерактан…»
Җил белән килә ерактан
туган йортның төтене…
Пышылдый гүя колакка
туган туфракның өне.
«Кайт илеңә, Иделеңә!..
Идел-йортта әниең елый,
күктән сине сорый…
Калдырма, ди, җиде ятка,
кайт син гәүдәм йөргән чакта.
(Шәүләм мәңге йөрер…)
Хәрәм булыр имезгәнем,
ата-баба нигезләре
тарта туган якка!..
Сөякләре адашканнар
язмышына син ялгыш
юлыга күрмә! Андыйларга
охшамаган идең, бала…
Әй син, байгыш, байгыш…»
Җилдә кем ул ыңгыраша?..
(Ят җирләрнең бер төне!)
Офыкларда болыт микән?..
Идел-йортның төтене!..
«Иртә язда…»
(Беренче яз)
Иртә язда,
тәрәзә каршында
теләк тели ялгыз ана:
илләр имин булсын,
күз яктыларыннан
аермасын
(күз инде тышта кала!)
бу иртә язда.
Чыпчык инде кар чукый,
каз инде салам йолкый,
тамчы бер көйне тукый
бу иртә язда.
Тәрәзә каршында
теләк тели ялгыз ана:
тигезлек булсын җирдә,
так булмасын бәхетләр,
кояш сүрән булмасын,
болыт кысыр булмасын,
иркен иссен җилләр!
Бу иртәдә
тусын арыслан ирләр –
Гадел холык керсен
гадәткә.
Имин булсын илләр.
Туры килсен иде бу
теләкләр
«амин» дигән сәгатькә!
«Озак әле үсәргә!..»
Озак әле үсәргә!
Ишек яңагында киртләр –
Яңаларын үлчәргә.
Озак килә хатлары…
Сагындырып төшкә керә
Инде сабый чаклары!..
Хәбәр килми оныктан.
Матчасында бишеге калган.
Туган өен оныткан…
Җылың тора бишектә.
Әниеңнең соңгы җәе –
Бер кайтып кил ничек тә!
Кичекмә син, кичекмә!
Күпмегә үстең, балакай, –
Киртләр көтә ишектә.
«Түр тәрәздә – кына гөлем…»
– Түр тәрәздә – кына гөлем,
сулында – исле яран…
Туган өйгә озакладың,
кайларда йөрдең, балам?..
– Кошлар җилгә каршы оча,
балык – агымга каршы.
Кешеләр тормыш эченнән
бара давылга каршы.
Туган йортка озаклавым
булгандыр, бәлки, хатам…
Әнкәй, мин синең утыңа
давыллар ерып кайтам!..
«Май тууга җирдә…»
Май тууга җирдә,
койма буенда меңьяфрак үләннәре
шаулап яфрак ярды!
Бу язның беренче үләннәрен кочып,
сабый утыра
тузганакның сары утлары арасында.
Үзем белгән иң беренче язым
нәкъ шулай башланды.
Калды майның якты йөзе
күзләрем карасында.
Иң беренче булып
сары күбәләк күрдем мин ул язда.
Сагышларым күп булыр дип юрамадым.
Юрамадым
көнем аязга!
Яшел чәчәк атты таллар.
Кояш менеп китте биек…
Җилфердәп очты күбәләк,
җилфердәп очты,
кояшка тиеп-тиеп!
Җәяүле күбәләк
Безнең сагыну шундый:
ашкынабыз җир үзәге булган төбәккә,
йөрәгебез
болытларга тигәләп!
Ә түбәндә
таулар, урманнар артына
чакрымнар аша
җилне җиңеп, җилфер-җилфер килеп