скачать книгу бесплатно
тупылның таныш шавы:
имин икән җилләр, кошлар,
ерак йолдызлар бары!..
Таң алдыннан өй түрендә
бер торып шаулап ала:
әйтерсең яфраклар аша
гомерләр шаулап ага…
Җил исеп куя да кинәт
таң киләсе яклардан,
өй түремдә хәтер ява,
моң түгелә
яфраклардан.
Моң түгелә яфраклардан…
II
Әйләнде безнең гаиләгә,
башыннан кичте бар да…
сыенды безнең кыекка
күкрәүле яңгырларда…
Тәрәзәдән карап торды
туган йортның миченә;
мөнәҗәт әйтеп керде ул
төнге җилләр эченә…
Тора ул, шаулап тора ул
елларда,
еракларда…
Туган өйнең тәрәзеннән
ут төшкән яфракларга!..
III
Калды яшең боҗраларда,
түземлегең – давылларда,
сурәтең калды яшеннәрдә,
истәлегең – елларда;
сулышың калды яңгырларда,
шавың калды җилләрдә,
яшьлегең – тамырларда.
IV
Без, тупылым, бергә!
Йолдыз яңгырлары астында
кичеп чиксез еллар дәрьясын,
кешеләр һәм тупыллар барысы
яланаяк, яланбаш,
һәрчак
баралар җилгә каршы,
күк утлары,
зилзиләләр уты аша,
кулга-кул тотынышып,
кушылып зур төркемгә
баралар…
Гомерләр һәм туфрак иркендә.
«Нинди сагыш сары яланнарда…»
Нинди сагыш сары яланнарда –
дөнья яралганнан
килгән сагышлармы әллә җирдә
бу төшкә җыйналган?
Нинди кошлар сөйләшәләр анда
яшел туйралыкта?
Җитмәде лә вакыт, җыры аша,
исемен аерырлык та!
Гүли урман, күксел усаклыклар
ерак хыял сыман…
Шаулап үтте җәем, моңнар төяп,
яшел олау сыман!
Көзге җилләр, урманнарны сыгып,
кая юнәләсез?
Юлларымда – болыт тауларының
җиңел күләгәсе…
Кырлар буйлап оча «эт кояшы» –
соңгы балкыш кына…
Артымнан нидер кычкырды –
бары бер кош кына.
Күңел догасы
Күк арбасы узды болытлардан,
койды яңгыр – кырлар канәгать!
Ал дугасы гына эленеп калды,
узган яңгырлардан – салават!
Күкрәде җан офыкларга тулып,
җир сөтләре менде каләмгә!
Йөрәгемне дер селкетеп узган
якты күкрәүләргә – салават!
Күкрәдек бер, ташып чыктык ярдан,
яшьлек дәрте бер дә галәмәт!
Моң калдырып ярларына кайткан
тонык елгаларга – салават!
Җир гүзәле, бергә гомерлеккә
антлар эчкән идек мең кабат!
Күксел төтен булып җилгә очкан
антларыңа, сылу, – салават!
Тапмагандыр әле туганнарны:
ярты юлда – олы әманәт…
Әманәткә ясап мең хыянәт,
киткән дусларга да – салават!
Көн күзендә калсын якты өмет,
янсын гомер! Намус сәламәт!
Ак болыттай, баштан сыйпап кына
үткән гомерләргә – салават!
«Кайда соң сез, ерак еллар…»
Кайда соң сез, ерак еллар,
саф болыннар кизләве?
Һич уйда юк даннар, чиннар
һәм… чебеннәр безләве!..
Күңел тоташ актан, пакьтән;
тигез рухым бизмәне.
Калтырамый һәрбер «аһ!»тан,
җете – дөнья бизәге!
Шат җырларны ак нурларга
дисбе итеп тезгәнем!..
Тормыш арбасы
Айларда, әллә кайларда
йөри заман арбасы!
Бу чик түгел, яңа ярга
яңа юллар ярасы…
Яңгырап барсын чор түренә
кешенең хөр авазы.
Аңа бит җирне үзгәртеп
барасы да барасы!
Әле ярый кешегә җирдә
кеше булып каласы!
…Шыгырдап, сайрап, дыңгырдап
бара Тормыш арбасы!
Бер фәлсәфә
Агач гомерен билгелиләр боҗралардан,
атның яшен билгелиләр карап тешенә,
балыкныкын – тәңкәдәге сыры белән,
кеше гомерен – җырлый торган җыры белән,
салган эзе, юлы белән.
Бәялиләр карап эшенә!..
Кабатлануларга мәдхия
Көннәрнең – көннәрдә,
гөлләрнең – гөлләрдә,
җилләрнең – җилләрдә
кабатлануы!
Хисләрнең – хисләрдә, кичләрнең – кичләрдә,
яшьлекнең – яшьлектә
кабат януы!
Кояшның – офыкта, яңгырның – болытта,
минутның – минутта
кабатлануы!
Күңелнең – күңелдә, язларның – язларда,
назларның – назларда
кабатлануы!
Таңнарның – таңнарда, эңгернең – эңгердә,
гомернең – гомердә
кабатлануы!
Елларның – елларга, елганың – елгага,
тармакның – тармакка тармаклануы!
Тормышның – тормышта, сулышның – сулышта
тумыштан тумышка
канатлануы!
Сандугач пластинкада
Көтмәгәндә генә «музтовар»да
таныдым мин синең авазны.
Кама сандугачы, бүгенгедәй
син сайраган идең ул язны!
Сәүдә бара!
Синең пластинкаң
Күпме тираж белән тарала –