banner banner banner
Гомер биштәре / Котомка жизни
Гомер биштәре / Котомка жизни
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Гомер биштәре / Котомка жизни

скачать книгу бесплатно

кайта
бер күбәләк!
Кайта! Болытлар арасыннан,
давыл сукмагыннан,
каршысына урманнардан
сибелә сары яфрак, –
сары күбәләкләр күч-күч
ятып кала кырда.
Ә бу кайта! –
җанлы сары яфрак төсле
җил-җил килеп,
калтырап!
Колакларда саубуллашу җыры.
Әллә инде кыска җәен эзләп,
ашыккан кешедәй, очына-талпына
кайта!

Җәйге болыннарның җаны –
Җәяүле Күбәләк.

Таштагы сурәтләр

1

Күбәләкнең сыны калган ташта,
таш сурәттә – яшәү сулышы!
Ничек калган чор төбендә, аста, –
гөлгә түгел, ташка елышып?

Чәчәк төсле бизәп тордың микән
бер сылуның назлы толымын?
Кайсы язның күбәләге идең,
якты җаны кайсы болынның?

Абагалар кала ташка иңеп –
мәгънәседер яшәү юлының…
Күбәләгем! Ничек таш куенына
биргән икән сине болының?!

2

Казыдык та төштек үткән чорга, –
тау астыннан алдык ак ташны.
Кемдер аңа чокып нидер язган,
җил ярдәмгә килде: «Хат башы…»

Җил укыды, телен аңлады җил
бөек сәфәр чыккан кешенең.
«Яз каршы!» – дип язган чокып ташка,
тик куймаган үзенең исемен.

Фаҗиганең асылы

Җилләр шаулап торган сахрада,
кылганнар да качкан буш чүлдә
ак таш төсле ята баш сөяге,
күләгәләп комны эсседән…

Эзләре юк.
Кем булган ул? Килеп соңгы урынын
тапкан сары сахра эчендә…

Элек чиксез офыкка төбәлгән,
бу бушлыктан чыгар әмәл эзләгән
күзләренең кара суы
комнарга беткән сеңеп…

Һаман шулай офыкка багып калган
күзләрнең буш оялары,
мәңгелектән ярдәм сораган кебек!

Хәзер инде тарихчылар әйтсеннәр:
булырга тиеш, дип, бу юлчы Фәссәннән…

Археологлар әйтсеннәр: сәмум җиле искәндә
егылгандыр бу адәм…

Багучылар әйтсеннәр: булгандыр изге җаннан, –
еллар үткән, комнар күчкән, әмма
җәсәден, дип, комнар күмә алмаган:
күзсез башым булса да җир өстендә ятсын, дип
ялваргандыр Алладан!

Социологлар әйтсеннәр: ташлаган, дип, юлдашларын,
идеалист! – дип,
үзе генә омтылган, дип, кыйбласына!
Андыйлар гел ялгызлыкта
югалта башларын!
Сәнгать әһелләре әйтсен:
бу кеше, дип, тапкан үз ролен,
кабатламаган бүтәннәр юлын!

Язмыш сәхнәсендә, соңгы сәгатьтә
ышангандыр, диеп, олуг сәнгатькә:
ялгыз Гамлет бөек монолог сөйләгән
кулга тотып, олылап баш сөяген!

Оптимистлар әйтсеннәр, ниһаять:
яшәргә, дип, теләге булган көчле –
шуңа да бит комнар диңгезеннән
өстә калган кеше!

Сары ком дәрьясын җиңеп, җигеп бөтен көчен,
омтылгандыр фикер тулы бу баш,
миен кайнатса да кояш,
кешелеккә табигатьнең
серен ачар өчен!

Чүл-яланда япа-ялгыз калганда да,
хыялында
эзләгәндер үз Мәккәсен…
Шагыйрь әйтсен (охшаш аның язмышына):
үз йолдызын эзләгәндер, булган харап…
Уйлый шагыйрь: буш «чүлмәк»кә карап
инде ни әйтәсең?
Фаҗиганең асылы андамыни –
шагыйрь өчен зур фаҗига үлүдәме,
комнар күмүдәме?
Гаҗәпләнермени тарих аның җансыз гәүдәсенә,
бер сөям җирне чүлләр кояшыннан каплап торган
баш сөяге күләгәсенә?
Фаҗига, бөек фаҗига менә шунда:
бөек максат белән чыгып озын юлга,
күзләре дымы кипкәнче карап үз офыгыңа –
тормыш мәгънәсенә,
ком таулары, вакыт сахралары аша кичеп
барып җиталмаган Юлчы
үз кәгъбәсенә!

Чал платан төбендә

Чал платан төбендә дә – кояш.
Искә төшә
иген кырлары,
иртәнге җырлар,
яшел таулардагы җил,
ак карлар!

Су кебек шаулап ага җил
яфрак арасыннан,
яфраклары – яшел карлыгачлар.
Ишетелә сыман тормыш агышы,
алтын башаклар шавы,
җигүле атлар…
Шау кояшта утыра агачлар.

Чал платан төбендә дә – көз.

Утыра шунда бер карт – нәкъ Мәрҗани!
Биредә гүя гыйлем мәгарәсе…
Чал платан – манма кояш!
Җиһан каршысында
алтын таҗын киеп шаулап тора,
һәр яфрагы –
гомер шәҗәрәсе!
Чал платан төбендә дә – җил!..
Чал платан төбендә дә – туфрак.

Чал платан төбендә дә – Ил!

Элегия

Бу оядан очты кошлар. Таралды йорт.
Тик мәңгелек туфрак аның нигезендә.
Сугар сәгать. Кара туфрак, синең кебек
мәңгелеккә әйләнермен үзем дә…

Мәңгелек тә өмет итмим, туган туфрак,
шуны гына сорыйм бары бу җырда:
соңгы йортым, моңлы йортым түбәсенә
җылы яңгыр булып кына шыбырда!

«– Нигә уйчан? – диләр…»

– Нигә уйчан? – диләр. –
Тыңлыйм
Гомер шаулап акканын.
Хәтер елгаларын кичеп,
хатирәләр кайтканын;

баш очында Кояш җырын,
моңын бөек Заманның;
бик тирәндә – Вөҗдан тавышын,
намус сулкылдаганын;

бүгенгедән киләчәккә
очып барган хатларның
сәләмнәрен…
Җилпенешен
мәңгелек канатларның…

– Нигә уйчан? – диләр. –
Тыңлыйм
Вакыт шаулап акканын.

Тупыллар җилгә каршы

I

Таң алдыннан тәрәзәмдә