banner banner banner
Гомер биштәре / Котомка жизни
Гомер биштәре / Котомка жизни
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Гомер биштәре / Котомка жизни

скачать книгу бесплатно

Сөрелгән кырларга иңә
кояшның ярты ягы,
кояшның ялкын ягы!
…Алсу кырларда гомерем
бер җырга артты тагы да,
бер җырга артты тагы!

IV

Бу кырлардан
тургай җыры
ераклашып бара инде,
әллә кояш янынамы
менде ерак?
Күк читендә – чормада –
көмеш урак.

Җәй авышты.
Камыллардан зеңләп ага
көз тавышы.

Көз тавышы…

Хәтерләү

И туган җир!
Ул зәңгәр болыннар,
болында – богыллар…

Офыкта – җил,
Иңемдә – Ай.
Күзләремдә – еллар!..

Гомер учагы

Гомернең бөек учагы
шартлап яна, яна, кызып!
Шау күмерләр ахаклана, –
Яшәү рәхәт, кызык!..

Җылынырга була әле,
ялкынына кулны сузып:
калгып кына, Көн каршында
яна төтенсез ут!

Тамчыланып утка төшә –
яна йөрәк, шәмен сызып…
Учак яна! Кичелә бара
күренмәгән сызык:

тып-тын гына баш очыңнан
Кояш бара узып!

Җайдагатлар

(«Кичү» циклына)

Идел-йортның инешләрен ерып,
үзән аша
яшел тауга менә җәйдагатлар…
Кылычларын суырып кынысыннан,
тын беткәнче үбә яшь җайдаклар:
«Туфрак булыйм! –
Кочмас илне җиде ятлар!..
А, рух!..»

Тоякларда кайный яшел үлән!
Алда – сулар, алда – кызыл ярлар…
Янып калды җилдә яшь учаклар, –
очкыннары туза – кызыл карлар!

Алып китә алар заман җырын,
үткән шатлыкларны, сагышларны…
Очып бара илдә җайдагатлар,
офыкларда – кешнәү тавышлары!..

Яшел ялкын ургый тояклардан,
аякларда зеңли өзәңгеләр!..

Мәңгелекнең бөек суын кичеп,
Яшел таудан ак болытка таба
җайдагатлар менә –
узган еллар!..

«– Еллар аязуга булсын…»

– Төштә бүген ак ат чапты.

– Ә мин төштә су күрдем.

1

– Еллар аязуга булсын,
ап-ак балык сикерде!

2

– Сугыш алдыннан төшендә
ниләр күргән икән ул?
– Офыккача су күргәндер – юл төшедер –
су ул – юл…
– Очкан кошлар күрде микән,
суга төшкән кошлармы?
Төшенә җил кердеме икән,
иеп агач башларын?

– Кошлар күрсәң – кавышуга, ди,
әллә юрый белмәдем, –
күк тулы кошлар күрсәм дә,
юравым юш килмәде,
юравым юш килмәде!..

Юраганың юш килмәгәч,
инде нигә юрарсың?
Кызыл елга, кызыл дәрья –
офыккача су да су!..

3

…43 – күмелде суга,
44 – күмелде суга…
дошман сугыш ачуга,
суга китте балалар,
суга китте еллар…
тирәнгә китте яралар,
төпкә китте алар!..

Бары бер кояш калды.
Бер кояш һәм ул –
Ана!
Түшәгендә уяна,
офтана да куана…
Чал кояшка карый-карый,
төшләр юрап
юана.
И ана…

4

Бүген бөтен ил буена
төшен сөйли әбиләр:
төштә тавык тибенсә,
тары уңа, диләр…

5

Бүген төштә учак яктым.
Яшьлегемә кайттым!..

«Иктек иген, суктык чыпта…»

Иктек иген, суктык чыпта,
күрек бастык алачыкта,
суны җиктек дүрт ташка,
җилне җиктек – он тарта!..

Йорт-җир дә исәп-хисап:
киленгә – киле-кисап,
кияүгә – китмән-көрәк…
(Гомерләр итмәк кирәк!)

Кош-корт чырлый әрбәлектә,
туйра кистек тәртәлеккә,
дагаладык атларны –
каерып ачтык капканы.
Арба тулы бала-чага,
калганнары арттан чаба…
(Чаптырып китмәк кирәк!)

Гаиләдә халык арта;
ызанда – кабык арба,
арбада – йодрык бала
аваз сала дөньяга…
(Барысына икмәк кирәк!)

Эленеп тора чүпләм сөлге,
әбиләрдән калган өлге
туган йортның түрендә
кай яктан да күренә…

Ап-ак җитен читенә
җыр сурәте чигелә…
(Сөюеңне чикмәк кирәк!)
Ышнада – җитен, киндер, –
без киясе киемдер…

Кузгала тәрәш-каба, –
уңганны һәр эш таба…
Тау төбендә гәүһәр ташы –
кызларга йөзек кашы…
(Барысына җитмәк кирәк!)

Тешәдек таш, издек камыр,
«уф» димәдек, иттек сабыр…
Урдык, суктык, җилгәрдек;
бөтен миргә җитәрлек
казан асып җибәрдек,
учак ягып җибәрдек…
(Дөньялар көтмәк кирәк!)