banner banner banner
Гомер биштәре / Котомка жизни
Гомер биштәре / Котомка жизни
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Гомер биштәре / Котомка жизни

скачать книгу бесплатно

Чәчрәп яна маңгай тирегез камылларда!..
Нурлар коела. Ык күпере өсләренә,
Офыкларга китә Мөслим…
Очып барыш минем.
Шәфәкъ.
Истәлекләр ялкынлана!

Зарыктырган яңгыр

I

Исте дә җил, тибрәнде кыр –
туган якның ашлыклары;
какты йөрәккә дулкынлап
арышы, ясмыклары…

Чыкты кыйбладан кабарып
күк болыт ястыклары, –
чәчелде-китте җиргә,
и көмеш тәсбихләре!

Яшьнәп-көлеп йөри күктә
җиһанның чал яшьлекләре!..
Ә без, каләм, шул авазга
тәрәзә ачтык бары!

II

Тышта – күкләр зилзиләсе,
яфраклар пыран-заран!
Баш куйган салкын өлгегә
йодрыктай кызыл яран…

Ява! – күкләрнең рәхмәте,
сүзләре – кәлимәсе…
Шушыдыр Күкләрнең Җиргә
илаһи Поэмасы!

Чалгычылар

Ак болытлар – һава покослары!

Чалгычылар,
җиң сызганып, көн күзендә
чабыгыз, әй!
Сезнең әле җиләк кебек чагыгыз!

Чабыгыз, әй, колач белән илне иңләп,
тауга тиеп кыршалмасын чалгыгыз,
Чабыгыз,
күк охшасын богылларга – болыннарга
болыт буй-буй юллар салыгыз!

Чабыгыз,
чишеп изү сәдәпләрен –
онытмагыз бабайлар гадәтләрен.

Чабыгыз! –
Киек Каз Юллары ятсын яшел болын күкрәгенә,
таң калсыннар туган як гүзәлләре!
Чабыгыз!
Егылып калсын шайтан таяклары,
искелекнең билчәннәре,
Киң суласын Хакыйкать үзәннәре, –
чабыгыз!
Чыгарыгыз покосларны офыклардан
офыкларга, –
дан булсын оныкларга, –
яныгыз!..

Игенчеләргә мәдхия

Саумысыз, игенчеләр, күксел Мирәт буйларында,
тонык Ыкта, зәңгәр Зәйдә яз каршына
җиң сызганып буразнага баскан яшьләр!
Сезнең җырлар ишетелә шагыйрьләрнең һәркайсына!

Саумысыз, кыр шагыйрьләре! Тургай моңын
дога иткән ил картлары, эшчән ирләр!
Галәм шәме – изге Кояш асларында
сезнең ялкын белән күкри язгы җирләр!

Сәлам сезгә, Муллык җырын башлаучылар!
Төшсен орлык буразнага игелекле сәгатьләрдә!
Күтәрелә чәчкечләргә – пульт артына дирижёрлар,
илһам биреп иң бөек сәнгатьләргә!

Сәлам сезгә, якташларым, безнең Чулман сеңелләре!
Ал яулыклар язгы җилне сәламли!..
Минем тавышым туган кырлар уртасында
чайкалса да булдыралмый әллә ни!..

Безнең басу – ап-ак кәгазь, каләм – төрән,
хәреф – орлык, шигъри юллар – буразна…
Якташларым, җырым сезгә булышмаса, хет, ичмасам,
сезнең янда илһамланыйм беразга!

Аркылыга-буйга сөреп, без, шагыйрьләр, хис чәчәбез, –
хезмәттә без бераз кардәш-күршеләр.
Ә шулай да сезнең икмәк, сез үстергән җырга килә без генәме?!
Айдан төшкән кешеләр!..

«Кулларыгыз алтын!» димим, бу бик иске чагыштыру –
алай диеп язган күпме шагыйрьләр?!
Ә шулай да сезнең гади, яргаланган кара куллар
кешең түгел, туң туфракны кадерләр!

Туң туфракны эретерләр, иген шытар
шул җылыдан! Сезнең куллар хисеннән!
Галәмнәргә сузылалар күз камашыр якты нурлар
сез сыйпаган сутлы туфрак эченнән!

Сезнең куллар биләүләгән нарасыйдай орлыкларга
күккә багып үсәргә дә үсәргә!
Насыйп булсын, якташларым, имин еллар табынында
җир икмәген иңгә терәп кисәргә!..

«Саумысыз, гөнаһсыз еллар…»

Саумысыз, гөнаһсыз еллар,
бәхетем офыклары!
Бәгырем төбендә шыткан
өметем орлыклары!

Саумысыз, нарасый еллар,
күк тулы тургайларым!
Беренче моңым саркыган
чишмәле тугайларым!

Баш түбәмне күпмегәдер
тургайга күтәргән тау!
Бала чагым инешендә
кояшлы зәңгәр атау!..

«Татарстан – дастан!..»

Татарстан –
дастан!
Алтын серкә оча арыштан!
Тургай канаты астына
сыйган туган ягым!
Синдә туып гомер кимсенмәм…

..................................
Очраттым мин кырда
Чал Тарихны –
Сөйли Татарстан исеменнән!

Кичке тауларга карап

Бу җирнең узган һәм
булачак әрвахлары кебек,
Сөеп-көеп туялмам, ахры,
бу җирдә мин дә…
Гаҗәпләндерә алмам көлеп-елап,
сөеп,
аерылышып-кавышып –
беркемне дә…
Шаулап,
йолдыз коя алмас тавышым!

Үтеп барган җәйгә

Син, яшел җәй, бер кайтырсың тагын,
сине таллар, гөлләр кабатлар.
Биек күкләреңдә очар өчен
булсын гына бездә канатлар!

Һәр яфрагың, төсең кабатланыр,
кышлар кичеп безгә кайтканда.
Олы өмет кала иртәгәгә,
кабатланмас Кояш батканда.

«Кайту уңаена кисеп алдым…»

Кайту уңаена кисеп алдым,
Игенстан, яшел таякны.
Лев Толстой өенә керәм гүя,
үләннәргә сөртәм аякны!
Игенчеләр иле! Догалы йорт,
зур Ватанда кече Ватаным!
Тургайларың һич тә җырлап туймый
кырларыңның чәчәк атканын!
Талларыңны сыгып шаулый моңнар,
яфраклардан тама яфракка,
бабайларның каккан казыклары
шаулап яфрак ярган туфракта.
Фани дөнья диеп ышансак та,
фани хисләр юк ул бу якта!..

«Көзге кара төндә мин, мосафир…»

Көзге кара төндә мин, мосафир,
үзем белән калгач бергә-бер,
төн эченнән тавыш бирде бер кош:
«Сәлам!» – диде гүя кемгәдер…

Шомлы җилдә шаулап куйды әрем,
җылымса җил урман куеныннан
абагалар исен алып килде