
Полная версия:
Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)
«Оча. Зынҗырларын өзәр булып оча дөнья…»
Оча. Зынҗырларын өзәр булып оча дөньяБәгыремә. Хәерлегә булсын.Кан куесы, әйдә, ташып тулсын.Ни кылсаң да, ни уйсаң да көн күзенә,Тугры дөнья. ТыныңдагыТөтен тәме булып сеңә бараҺәр сүзеңә, үз-үзеңә.Оча шәһәр, оча йортлар, елмаюлар…Күз иярмәс тизлек белән туза күңел.Китүчеләр көлә-көлә күккә аша,Килгәннәре елый-елый килә торыр.Әнә икәү карап бураннарга,Ут кабыза үзәгемдә. Оча дөнья.Оча дөнья, оча канатланып,Оча дөнья буран кочагына!Шул икәүне иркәлисем килә,Үзем булып, иркә сүзем белән.Алар талчыкканнар юкса җирдәБуран гына, буран гына гелән…«Син! Күкләргә кайтыр көннәремдә…»
Син! Күкләргә кайтыр көннәремдәБары синең сулыш, синең тын.Менә тагын, тының белән тартып,Кирмәннәрне җилгә тараттың.Ничәнче кат мин орышсыз гынаКанлы карашыңа буйсынам.Кем син? Дошманыммы, аркадашмы?Бер тартынам, берчә ымсынамСинең биләмәңә. Тының беләнТартып китерәсең җанымны.Эзлим синнән синле чакларымны,Эзлим сиңа игез чагымны…«Бер карышка – бер җан…»
Бер карышка – бер җан,Бер карышка – мөлдерәмә тулы мизгел бары.Өзелергә, өзлегергә тораҖанны тышаулаган вакыт бавы.Син өздереп кара, дөнья күзе —Мизгелләргә сыймас моң бураны.Син өзелеп кара. Ялгана алсаң,Ялган түгел, димәк, язганнарың.Син югалып кара, эзләсеннәр,Кара төнне ертып, улар булып,Эзләүчеләр булса. ЭзләреңдәТының калсын кабат кабынырлык…Бер карышка – бер тын. Карышырга,Тартышырга аяк терәп җиргә!Син борылып кара: юлың бармы,Тының бармы әле чигенергә?Өзелергә, өзлегергә тораМөлдерәмә тулы мизгел өне.…Бу – гомернең кай мизгеле әле?Гасырларның әле кайсы көне?!Рифат Сәлах

Рифат Гали улы Сәлахов 1987 елның 8 июлендә Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында дөньяга килә. 2004 елда туган авылындагы урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. 2004–2009 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. «Идел» журналында, «Шәһри Казан», «Дарелфөнүн» газеталарында эшли. 2016 елдан Татарстан китап нәшриятында балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты бүлегендә мөхәррир.
Рифат Сәлах студент елларында иҗат дөньясына кереп китә. Казан дәүләт университетының «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенә йөри башлаганчы ук, ул әсәрләрен район, республика матбугатында бастырып өлгерә. Мәктәп елларында төрле иҗади бәйгеләрдә катнаша. Шулай да Рифат Сәлах иҗаты өчен «Әллүки» мөһим роль уйный. Анда ул камилләшә, каләмен чарлый. «Иделем акчарлагы» конкурсында 2005 елда шигърият буенча – беренче урын, ә 2006 елда Гран-при яулый. «Шигъри Сабантуй» бәйгесендә 2006 елда – икенче, 2008 елда беренче урынга лаек була. 2013 елда шагыйрьгә Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә үткән «Төрки шигырь фес- тивале» ндә Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемал исемендәге премиясе бирелә.
Рифат Сәлах – алты китап авторы. «Күңел бөртекләре» (2007), «Яшел ай» (2009), «Ташта үскән гөлләр» (2012), «Ак фәрештә» (2017), «Чәчәк яраткан песи» (2019) шигырь китаплары Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Шагыйрьнең Сүрәя Гайнуллина тәрҗемәсендә «Кызыл юл – Алый путь» (2015) китабы «Ак бүре» нәшриятында рус телендә, Азәрбайҗан шагыйрәсе Сона Вәлиеваның «Аразбары» китабы Рифат Сәлах тәрҗемәсендә татар телендә «Илһам» нәшриятында басылып чыга.
2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Өр-яңадан
Иртәгә мин өр-яңадан туам,Ишекләрен ачар яңа галәм.Ил-көнем дә башка булыр минемҺәм җилфердәр күктә яңа әләм.Иртәгә мин өр-яңадан туам,Яңа йөрәк тибәр таң атканда.Ак болытлар барсы җиргә иңәр,Җилдерермен күктән пар атларда.Иртәгә мин өр-яңадан туам,Сезнең янга килер сабый бала.Сокланырсыз, бәлки, сөенерсез,Күзләремдә очкын чагылганда.Иртәгә мин өр-яңадан туам,Бүген сүнәм соңгы йолдыз илә.Хыялымны җырга салмак булам,Әләмемне үз итмәгән илдә.Разинны уйлап
Туган телне өзелеп сөябездер,Яклыйбызмы аны, кем белә?Кемнәр әзер бүген, Разин сыман,Теле өчен утка керергә?Җәһәннәмнән җәһәннәмгә салаКаракошның әзер җавабы.Ана теле өчен, Разин сыман,Берәребез дөрләп янамы?Син дә, мин дә «Туган тел» не җырлапТорырбызмы ишек төбендә.Безнең телләр пайтәхеттә торсын!Пайтәхет тә тиеш белергә!Ана теле һәрчак түрдә булсын,Анадан да якын кем бар соң!Мал-мөлкәтен яклап йөри кеше,Телен яклап ханга кем барсын?Үз анасын саткан хаиннәрдәнБүген инде нәрсә көтәсе?(Ләкин җанда тонык өмет яши,Туар диеп татар иртәсе.)Телне сату – үз анаңны сату,Милләтеңне сату, илеңне.Сорау куя безгә каракошлар:«Җаның кыйбатмы? – дип, —Телеңме?»Туган телне өзелеп сөябездер,Сакларбызмы аны, кем белә?Әзерме без бүген, Разин сыман,Иман өчен утка керергә?Җомгадан соң
Иман йортын чыгып киткән чакта,Ник тәкъвалык кинәт югала соң?Үз-үзеңә мең вәгъдәләр биргәч,Нигә эри алар җомгадан соң?Җомга җиткәч, бәйрәм рухы иләФәлсәфәгә чумып уйланасың.Тик тарала сыман фикер җебе,Дөнья күмә кабат җомгадан соң.Кайбер көнне, иртән тору белән,Яңа көчләр җыеп уянасың.Офыкларны ярып чыгар булсаң,Бөтен өмет сүнә җомгадан соң.Бу дөньяның асылына төшеп,Мәгънәләрнең эзлим гел яңасын.Үз-үзеңне танымаслык булыпҮзгәрәбез нигә җомгадан соң?Мин ак болыт булып йөзәрмен дә…
Мин ак болыт булып очармын даТекәлермен синең күзләргә.Син җәйләрне сөйдең,Ә мин синеАлып китәрмендер көзләргә.Ак болытлар булып йөзәрмен дәТамчы булып сиңа тамармын.Югалтырсың мине,Ә мин синеҺәр дәкыйка саен табармын.Ак болытлар булып йөзәрмен дәЭреп югалырмын күгеңдә.Онытырсың мине,Ә мин синеГел йөртермен төсле күңелдә.Ак болытлар булып йөзәрмен дәКөзләреңдә мәңге калырмын.Югалырсың син дә,Ә мин синеҺәр хәятең саен танырмын.Әкиятне кире укысаң…
Хыялларың чәлпәрәмә килер,Дөнья булыр сиңа бик кысан,Могҗизалар булмый диеп җирдә,Әкиятне кире укысаң.Талпынулар бар да юкка чыгар,Караңгыга чумар бу җиһан.Барыр юлдан әгәр кире борып,Әкиятне кире укысаң.Булганын да югалтырсың җирдә,Чынбарлыкка килеп юлыксаң.Яшәвеңнең һичбер яме калмас,Әкиятне кире укысаң.Язмыш юлын кире бору авыр,Кире китеп булмый, борылсаң,Хыялларың – хыял килеш калыр,Әкиятне кире укысаң.Туган тел
Йөрәктә яралган һәр сүзнеЭнҗедәй күкләргә тезәсең.Бигрәкләр гүзәл син,Туган тел,Син генә үзәкне өзәсең.Өзелеп сагындым мин сине,Дөньяны колачлап гизгәндә,Син генә, син генә,Туган тел,Нур булып туласың йөзләргә.Чит телләр елатмый, көлдерми,Гамь дә юк аларда, моң да юк.Син үзең көймени,Туган тел,Мең еллар йотлыгып тыңларлык.Син генә өйрәттең тояргаЯшәүнең үз моңын, үз ямен.Югалма, Туган тел,Югалсаң —Йомылыр шикелле күзләрем.Тетрәнү
Тетрәндерде безне, Илһам абый,Җырларың да синең, үлемең дә.Син калырсың якты кояш булыпҺәм җыр булып халкың күңелендә.Без тетрәндек синең моңнарыңнан,Без тетрәндек синең көйләреңнән.Син Иделдә, син күңелдә йөздең,Ишкәк ишеп, ялгыз көймәң белән.Син сагыну булып йөрдең читтә,Һәр татарның сарылып җанында.Барысы да кайтты туган җиргә,Ак калфакның табылган чагында.Таулар менеп, Әдрән диңгез кичеп,Син барыбер кайттың Иделеңә.Кояшлар да офыкларга китә,Син дә киттең халкың күңеленә!СПА
Кемне генә күрмәгән бу җирләр,Кемнәр генә монда йөрмәгән.Кемдер килгән монда ил үреннән,Кемдер чыккан монда төрмәдән.Кемдер килгән монда юынырга,Кемдер килгән ләмгә чумарга.Кемдер килгән тынлык эзләп монда,Кемдер килгән монда җырларга.Кемдер килгән мәҗлес корыр өчен,Кемдер килгән ялгыз калырга.Кемдер йөри монда ятлар белән,Кемдер кайткан сөйгән ярына.Кемдер килгән монда күрер өченБу дөньяның яңа ләззәтен.Кемдер килгән монда җанындагыЮар өчен бөтен хәсрәтен.Кемдер килгән суда йөзәр өчен,Тирләр өчен парлы хаммамда.…Килгәннәрнең булган әрнүләреЮылмаган әле һаман да.Ниләр генә күрмәгән бу җирләр,Карасын да күргән, агын да.Тәнен сафландырган чакта кешеЮа алса иде җанын да.Әллә шуңа
Күзләреңә дала җиле сеңгән,Алма исе сеңгән киемеңә.Бигрәк тыйнак үзең,Артык тыйнак,Әллә шуңа кердең күңелемә.Күзләреңә төннәр сере иңгән,Алма алсулыгы битләреңдә.Бигрәк нурлы үзең,Бигрәк җылы,Әллә шуңа кердең йөрәгемә.Күзләреңдә ниләр чагылса да —Өләшәсең җанга нурлар гына.Бигрәк моңлы үзең,Бигрәк серлеӘллә шуңа күчтең җырларыма.Китап
Ни кадәрле бөек фикерләр бар,Күңелләрдә күпме сер ята.Иң кадерле сүзләр җуеладыр,Керми калса әгәр китапка.Иң кадерле гыйлем югаладыр,Теркәлмәсә әгәр бу белем.Син дөньяның байлыгына ия,Китапларга төшсә күңелең!Син дөньяның серен беләчәксең,Тоячаксың җаның асылын,Җаһилият йолып алган чактаКешелекнең ничә гасырын!Беләчәксең асыл киләчәкне,Дөньядан соң ниләр буласын.Кулларыңда – Китап,Син гүякиБар галәмне тотып торасың.Мин язларны сөймим
Мин язларны сөймим…Ник яратыйм —Сине алып киткән яз бит ул.Әйтелмичә калган җылы сүзләр,Бирелалмый калган наз бит ул.Мин көзләрне күбрәк якын итәм,Мин киталмыйм көзләр языннан.Сине алып килгән, өмет биргәнКөзләр йөрәгемә язылган.Мин язларны сөймим,Тик көзләрдәКилми мәңгелеккә каласым.…Үзең генә мине өр-яңаданЯзга гашыйк итә аласың!Үзем дә…
Шигырьләрем күктән сибелгәнме,Җир тузаны микән таралган?Мин үзем дә шигырь бугай, дуслар,Йөрәк тибешеннән яралган.Мин үзем дә шигырь генә җирдә,Үтемле дә, аз да, кыска да.Тулам кебек бөтен галәмгә дә,Сыям кебек ике учка да.Шәфәкъ сүнә
Шәфәкъ сүнә…Төннең күзләренәКереп барыш якты хис белән.Рәссам ялгышСерле зәңгәр күккәБуяу түккән алсу төс белән.Шәфәкъ сүнә…Дөнья башка төрле,Башка уйлар хәзер, башка моң.Мин гүякиҮткән көнем беләнГаләм үзәгенә ашамын.Шәфәкъ сүнә…Ә мин әйтерсең ләЯңа гына шыткан бөремен.Шәфәкъ сыманӨр-яңа таң туар,Мәңгелеккә киткәч бу төнем.Алма ява
Көзге җилдә җиргә алма ява —Җыр явамы шулай, кем белә?Ни кадәр моң белән тулган җирем —Алтын белән дөньям күмелә.Никадәр моң белән тулган сөю,Син кайтасың икән көзләргә.Ә мин чыккан идем, сине сагынып,Алтын алмаларны эзләргә.Ә мин чыккан идем, бик юксынып,Алма булып пешкән чагыңны.Син бөтенләй үзгәрмәгән икән —Кояш кебек һаман ягымлы.Җилфер-җилфер сары күлмәкләреңБөдрә чәчләреңдә тирбәлә.Әйтерсең лә көзге күбәләкләрОчып уйный синең тирәдә… _Әйтерсең лә сагыш булмаган да,Әрнү булмаган да шикелле.Син һаман да яз гүзәле икән —Битләрең дә һаман сипкелле.Син һаман да язгы, назлы икән,Көзләр килмәгән дә диярсең.Күзләреңдә шаян нурлар уйный —Әллә син дә мине сөясең?Көзге җилдә җиргә алма ява,Бәхет ява микән, кем белә!Син һаман шул – һаман минем хыял,Син мәңгегә минем күңелдә!Мин – хыялың синең
Мин – хыялың синең,Сагынганда,Күзләреңдә сагыш булырмын.Мин – хыялың синең!Җаның тынгач,Уйгатучы тавыш булырмын.Җиде ятлар белән тулса дөньяң,Мин һәрвакыт таныш булырмын.Мин – хыялың синең,Мин булганда,Бөтен галәм сыяр учларыңа.Мин – хыялың синең,Ләкин сыймамБеркайчан да сыймам кочагыңа.Сөенербез бергә, төренерсеңМинем белән сөю учагына.Мин – хыялың синең!Каның булып,Йөрәгеңдә мәңге тибәрмен.Мин – хыялың синең!Ялгышсаң да,Гел изгелек кенә теләрмен.Син терелсәң, мин дә терелермен,Син үлгәндә, мин дә үләрмен!Мин – хыялың синең!Татар мин!
Мишәр диләр, башкорт, типтәр, кырым…Кем дип кенә җирдә аталмыйм.Бөтен дөнья халкын баш идергән,Мең ел буе горур татар мин!Болгары да, себер, нугае да,Кыпчак та мин, диеп вакланмыйм.Йөрәгендә Алтын Урда йөрткән,Татар атлы горур татар мин!Киң далалар, урман, таулар, сулар —Түрк җирендә булыр – Ватаным!Аналардан килгән туган телем,Идел-йортын саклыйм атамның!Хөсетлеләр, әйдә, кара көйсен,Мин аларга ачу сакламыйм.Таркатырга теләүчеләр белсен:Мең ел буе инде татар мин!!!Аллаһ безне шулай халикъ кылган,Кимсенмим дә, ләкин мактанмыйм.Мин Аллаһның язмышыннан риза,Татар углы горур татар мин!Өн
«Гел син» диеп чирләмә син бүтән,Киләчәккә атла, елама.Һич үкенмә, янма, үпкәләмәМине уйлап үткән елларга.Мин чынбарлык түгел,Мин чәң генә,Мин – күктәге болыт,Мин – томан.Син кочарсың мине, мин дип белеп,Ул кабырчык булыр, мин булмам.Мин эрегән синең хыялыңда,Мин күчкәнмен хәзер төшеңә.Өннәреңдә мин кайтаваз гына,Башка мине искә төшермә.Томаннарга кереп югалдым мин,Газаплама бүтән үзеңне.Сабыр савытларың саеккандыр,Син сынама янә түземне.Томаннарны сөеп яшәп булмый,Мин – мәңгелек офык, мин – яра.Мин – күктәге болыт,Мин – өн генә,Мин яшәмим инде дөньяда.Ак фәрештә
Тузганаклы болынУртасында бер кызӘй очыра җилгәТузганакны өреп.Күзләренә карыйИң-иң якты йолдыз,Ул очырган мамыкАк фәрештә кебек.Тузганаклы болынКичә сары иде.Бүген иртән аныАклык китте күмеп.Әй очыра җилгәТузганаклар илен —Ак күлмәкле бер кызАк фәрештә кебек.Тузганаклы болынБулырбыз бер без дә,Безне күреп, гөлләрҺаман торыр көлеп.Мәңгелеккә алыпКитәр безне көз дә —Очар безнең җаннарАк фәрештә кебек.Мин туганда
Мин туганда, җирне моңга күмеп,Сандугачлар сайрап торганнар…Мин туганда, яшел яулык ябып,Шаулап торган яшел урманнар…Мин туганда, кырда игеннәрнеңБашаклары тула башлаган…Мин туганда, яшел сыерчыкларСу эчкәннәр безнең басмадан.Мин туганда, кояш, түргә менеп,Җылы нурын чәчкән дөньяга…Мин туганда, җиләкләре пешеп,Алсуланып киткән Җир-ана…Мин туганда, чишмә челтерәвеЧыңлап торган яшел тугайда.Мин туганда, кәрәзләре тулып,Бал кортлары чәчәк җыйганнар.Мин туганчы дөнья башка булган,Мин дөньяга килгәч үзгәргән:Каян килсен җиргә, мин булмагач,Минем җанда туган йөз галәм.Әй аллаһым!
Әй Аллаһым!Кичер мине, кичер.Догаларым кабул кылсаң икән!Аз ялвардым Сиңа.Артык иртәКитәм бугай Рәхмәт үзәненнән.Иртә китәм.Әйе, артык иртә.Кылып бетмәс инде бөтен догам.Күңелемә ут бир, ләкин сакла,Йа Ходаем, тәмуг утларыннан!Әй Аллаһым!Тагын бер кат кичерБәрәкәтле үтмәсә бу көнем.Әгәр әмер итсәң,ГарәфәнеңҮзәнендә мәңге калыр идем.Иртә әле,Әйе, бөтен догамӨзелмәде әле үзәгемнән.Мәңгелеккә диеп саубуллашыпКитә алмам Рәхмәт үзәненнән!Җилләр сыман очып киләсең
Җилләр кебек очып киләсең,Коңгырт чәчләреңне таратып.Бер гомер дә бигрәк аз булыр,Туя алмам сине яратып.Җилләр булып очып киләсең —Иләсләнер күңел бер дәвер.Эх, каласы иде яшьлектәСинең белән генә бергә-бер.Эх, каласы иде яшьлектә,Башка беркем белмәс сер илә.Җилләр сыман очып киләсеңСәгадәткә, җырга, сөюгә.Җилләр мәңге тынмас син булганМәхәббәтле якты дөньяда.Чәчләреңдә синең гүякиКоңгырт төсле якты төн яна.Очып-очып миңа киләсең,Җилең генә китә кагылып.Бер гомер дә бигрәк аз булыр,Туя алмам сине сагынып.Йолдыз Миңнуллина

Йолдыз Фәрваз кызы Миңнуллина 1985 елның 6 апрелендә Казанда туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керә. Ләкин анда озак тоткарланмый, әдәбиятка булган мәхәббәте аны Казан дәүләт университетның татар факультетына алып килә. Аны тәмамлагач, Мәскәүдә Әдәбият институтында укый. «Ялкын» журналында баш мөхәррир булып эшли. Бүгенге көндә шигърият, драматургия белән бәйле иҗади проектларны гамәлгә кую белән шөгыльләнә.
Татарстан китап нәшриятында чыккан «Күк тирмәсе» җыентыгы (2011) авторы.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
«Казан әле, Казан уянмаган…»
Казан әле, Казан уянмаган,Күңелем Ленин белән сөйләшә.С.ХәкимҺәр заманның үз шигаре була,Дөрес сүзләр генә сайлау кирәк:Икмәк! Дидең – Икмәк! Дип шаулады,Милләт! Дидең – дау кубарды милләт.Йөзләр, меңнәр бердәй кабатлады,Һәркем, без – көч, диде, без – көтү;Безнең максат – шәхси җәннәтләрнеБарчабызга уртак бер җәһәннәм итү.Җир – халыкка! Дидең, халык – җиргәКүндәм генә зарлы башын салды —Кардәш белән кардәш бәрелешер вакыт,Илдә бәйрәм – зур тамаша алды.Икмәк һәм тамаша! Икмәк һәм тамаша!Каршы чыкканнарны җир йотсын!Яңа әйдәманнар мәйданнарны яулар,Айнытырлар Казан йокысын!Икмәк һәм тамаша! Әй шаулаша халык —Хаклык безнең якта яктырак!Фетнәчеләр генә, җиңсәк нишләрбез, дип,Бер читтәрәк тора аптырап.Һәр заманның үз гыйсъяны куба,Дөрес сылтау гына табу кирәк.Тик ни хикмәт, бездә,Икмәгеннән бигрәк,Тамашасыз булмый кебегрәк…«Бу күңелсез, төксез, шәрә илнең…»
Бу күңелсез, төксез, шәрә илнеңҺәрбер көне көзгә көйләнгән.Монда җиһангирлар, капчык асып,Хәер эстәп йөри өйләрдән.Асты-өскә килгән бүлмәләрдәСин бер шәүлә генә, шыксыз сурәт —Аһ, без дөнья тоткан кавем! – диген,Соңгы тәмәкеңне алып көйрәт.Кылычымны сындырдым да, карап торам:Адәм баласына, ахыр чиктә,Бер илереп һава сулар өченАяк эзе кадәр туфрак җитә.Сүгенүгә күчкән бу телемдәКемгә эндәшим соң тәвәккәлләп?Аһ, без дөнья көткән милләт, диген,Ахры, дөнья буйлап киткән милләт…Мин-минлегем сындырдым да карап торам —Татар баласына ахыр чиктә,Җирне үзенеке итәр өчен,Җир куеныннан кубарылу җитә.«Каты басма карга, эзең калыр…»
Каты басма карга, эзең калыр.Юлың шушы булган, диярләр.Бездән соң да каны кызышканнарҮзләре үк камыт киярләр.Җирне бугазыннан алалмаса,Бездән соң да берәү ялгышыпТезләнер дә юлы уртасындаШешә бугазына ябышыр.Каты басма. Басма сүзең калыр —Һәм, барзәһтә килеп, җан сорар.Сыңарым дип, сүз катасы түгел,Безгә һәркем җирдә ят сыңар.Бер сүзеңне җөпләп алырлар да,Уңга-сулга болгар кече-карты.Җиде ятның йөзен көйдергәнче,Эчтән көеп эндәшмәвең артык.Йә булмавың артык. Йә булганчы,Барысын да уйлап яңадан,Туганда ук чамалабрак тууБерәр мәгърифәтсез анадан.Кычкырасың үзең, үзең айнып,Бу хак сүзме, дисең, безгә хасмы?Үз эзеңдә үзең батар булгач,Каты басма, зинһар, каты басма…«Кылыч үлән ялгап…»
Кылыч үлән ялгап,Чәчләремне үрдең —Сулышыңа үчле үсмер бураннардаСаксыз кагылулар иседер.Яланнарны иңлиКырпак кырлар җиле,Соңгы көен суза куралар —Алар карышырга тыйганнарныңКыргыйлыгын кайрый торалар.Җиңнәреңне учлап,Канатларың төзәт —Изүеңнән китсен күлмәгең —Мин җилләрдән тизрәк суынганга,Юлда туңу хисен белмәдем.Мин, ҖиремнеТартып барган хәлдә,Җирнең тарту көчен сизмәдем.Юлга! Юлга! Тигезләргә вакытКайту-китүләрнең бизмәнен.Кышлау үлән кушып,Чәчләремне үрдең —Ятлар тисә, юлы киселер! —Буран сарган өзек сукмаклардаСаксыз каргышларың төседер.«Син миңа чит түгел, түгел ич…»
Сөйлә миңа йөрәк серләреңне,Сөйлә миңа, мин чит түгел ич.Рүзәл МөхәммәтшаСин миңа чит түгел, түгел ич;үч тулы карашың ялкынытын дала хәтерен өткәндә,син – кансыз кандашым, якыным,таш көбә тышавы астындайөрәк түгел, тояк тавышы —иртәгә, бәс төшеп үләнгә,һәр икең юл белән кавышыр.Иртәгә Җир ике ягыннаналланыр да ике таң туар —бер кичкә кояштан яшерентөнгизәр күңелеңне тугар.Мин сиңа чит түгел – сөйләмә,Тын калып, үзеңне үзең чиш.Без бүген җылыга елышканКыргый үсмерләр генә ич.«Син инде бу шәһәр ырымын…»
Син инде бу шәһәр ырымынурамлап-тыкрыклап сүткәнсең,син миңа кадәр дә әкренләпкабарткансың күкләр үпкәсен,син бергә узасы күпердәтугыз буе боз ваткансың,тугыз кат ачылып-ябылганялангач ярларның капкасы.Син Тукай һәйкәле янындаелга бер зонтыңны җуйгансың.Газраил катында карышып,уенга җаныңны куйгансың.Син инде хисеңнең яртысынмәликләр утында яккансың.Үтәли җилләрдән ятсыныпкүтәрткәнсең күлмәк якасын…Син мине дөньядан читкәрәкборылган көнеңдә тапкансың.«Ә хәтерлисеңме…»
Ә хәтерлисеңме,егерме өч яшеңтулган майда, кичкырынтынып калган шәһәр уртасыннан:«Мин яратам!» – диеп кычкырдың?Шәһәр читендәге таш тартманыңкүк терәтеп торган тәрәзенбәреп очтыиләс тының синең:«Мин яратам, – диеп, – мин хәзер,телисеңме, хәзер бар дөньяны уятам да,сөйлим дөресен,ялкау шәһәр, әйдә,сүксен мине,җиткән кызлар, әйдә, көрсенсен,телисеңме, йокыларын бүлеп,җитди агайларны сүгендерәм?Миңа ярый,мин куркыныч бүген,мин яшь һәм куркыныч бүгенгедән».Ә ул, тәрәзәдә чак күренеп:«Хәзер түгел, әйдә иртән», – диде.Шәһәр тыныч кынакөнгә керде,иртән син айныган идең инде.«Быелгы көз мине якын итә…»
Быелгы көз мине якын итә —капыл килеп күзләремне каплый —таныйсыңмы, имеш – калтыранганкупшы карчык кебек – беркатлы.Таныйсыңмы, имеш – төче тынычәчләремдә давыл тузгыта,сулып барган соңгы азгынлыгыкызганыч та кебек, кызык та.Мин көзләрнең үзгәлеген беләм,тезләндереп, кулын үптергәнен —тын ялвару тулы бу күзләргә«танымадым» диеп үтәргәме?Гамьсез сурәтемә үртәлгәндәй,көрсенә дә каргый Алласын,әйтерсең лә көяз тәхетенәварис булып миңа каласың.«Күлмәкнең изүен ерткалап, умырып…»
Күлмәкнең изүен ерткалап, умырып,Үтәли җил йөри җан аша.Әйттеләрме сиңа, мин кыргый ярларданЧиялек таптырып саташам?Әйттеләрме, мин гел йортыгыз турыннанҮтәрдәй юлларны сайлыймын.Йә, ничек соң анда —Тәртипле дөньяда —Кичләрен айлымы?Яшәве җайлымы?Сәҗдәгә киткәндә,Йә зикер иткәндәТапталган сүз белән Раббыны,Диварлар аркылы каршыңа ашкынганКүләгәм (ни дисең?) – тик шайтан табымы?Ни дисең, мин белгән хакыйкать дөньяңныКубарыр төслеме?Көчлеме?Теләсәң, мин сине шыр тиле итәлам, —Син шуңа да миңа үчлеме?Син шуңа да миңа чытырман юлларданЧитләтеп узасың – кадере беткәндә,Тиресе тереләй туралган җәнлекнеҖилләргә калдырып киткәндәй.«Такташ яза: ул яшь һәм самими…»
Такташ яза: ул яшь һәм самими,аңа минем шашынулар бик ят нәрсә,шагыйрь диеп башын ими, җаным дими,тик көнләшә берәр чибәр хат җибәрсә.Мин төннәрен кәгазь буяп чыгамйә йөренәм әрле-бирле, йокы бирмим, —әллә артык юаш, әллә артык чыдам —ул кич саен көйләп куя урын-җирне.Такташ яза: ул барыбер китәр,безнең уен, шиксез, зур уенның башы, —аңа бәхет өчен үзе булу җитә,үзе булу мөһим, бәхетемә каршы.Миндә гасыр үче, мин күпләрдән көчле,мин бер сүзем белән меңнәр җанын теләм,ә ул минсез хәтта яши алыр төсле,тик нигәдер һаман минем белән.Такташ яза: әгәр китә калса,татарынмы? куармындыр сыман.Мин хисләрне инде милек итеп сатам,мин бу илдә хәлле бер сәүдәгәр,еллар мине ярлы димәс, шагыйрь диеп атар,тик ни шатлык аннан, китә калса әгәр.«Без бергә яшәргә килешкән шәһәрнең…»
И-гә
Без бергә яшәргә килешкән шәһәрнеңкеләсен җимереп, кич керде.Бер куыш эчендә ике ут кабынды —шул кичтә син мине кичердең.Күчәре авышкан ялгызлык дөньямасин бүтән кайтмаска киткәннәнкадерең арттымы? – кирәкми артыгы —маңгаем алалмыйм җилкәңнән.Син сөйлисең, күптән яратып онытканбашбирмәс ярларың барлыйсың,кайсысын – биюе, кайсысын – көлүе,уены яр иткән кайсысын.Мин сине кичәге көнеңнән көнлимен:үз калган ярларың санынаөстәлерменме дим, син башка берәүнешушылай кичергән чагында.Янәшә яшәргә килешле шәһәрдәбермә-бер кадерең арттымы —җилкәңә җай яткан кулымны алалмыйм, —шул гына, кирәкми артыгы.«Икебез дә шундый эреләр без…»
Күрешәсем килә, сагындым…
СинИкебез дә шундый эреләр без,Усаллар без, каһәр суккыры:Күрешергә юкса бу шәһәрдәКүпме форсат, ничә тыкырык.Миннән торса, соңгы кулъязмамны(Кемгә хаҗәт соң ул!) тот та яндыр —Туфан бу шәһәргә, Такташ диеп,Уралларны урап кайткандыр.Үзалдына нидер көйли-көйли,Адым саен эчтән кызгандыр.Якаларын учлап тоткандыр да,Җил-җил атлап, кыштан узгандыр.Ишекләрен бәреп кергән чактаОныткандыр әзерләгән сүзен.Һәр киткәндә, иң мөһиме, ахры,Әйтмәдем, дип пошынгандыр үзе.Шул ук шәһәр, шул урамнар юкса,Шәүләләре генә шомлы бигрәк.Һәр икебез мәйдан уртасындаШыр ялангач калган кебегрәк.Әрсез карашлардан куырылып,Хәбәр көтәм ятим бусагаңда —Кулъязмамны яндыр. ЯктылыгыТычкан уты кадәр булса да.Быелгы көз
Целому морю нужно всё небо,Целому сердцу – нужен весь бог.М.Ц.1.Эзлә мине! Бу җанбасар төндәҺәркем үз өнендәбикләнергә хаклы:кем – саргайган кәфенлеген манды,кем – тарайган аен алып такты,кем – үз элмәгенең таш төерен йотты,без отылган икән, димәк,кемдер отты,чигә буйлап агып төшкән чыктан,көпшәсенә тынды үлем коты.Эзлә мине! Төнге көзгеләрдәҺәркем үз мөгезе чалынудан курка,кем – агачка таккан кулъяулыгын чишә,кем – ваз кичә табынудан утка,ялгыз фонарь гына төннәр буе тагынтәрәзәгә терикайнар яңагын.Кем дә белми шәһәр читендәгебер чиркәүдәшәмнәр янганын.2.Кем дә белми нинди зилзиләнеңкагылганын елгыр итәгеңә.Син бу җирне күктән яклаганда,тынсыз күзәттеләр – читтән генә —бар изгеләр, Газазилнең үзесөрелгәннән тәү кат көндәшенә түзде.Син бу җиргә аклык теләгәндә,беренче кар ятты күләгәңә,газап дарларыннан калды агач тәре —тынды Кояш. Тынды Кояш сәгатьләре —«син көзләрдән озын, кузгалмый тор,мизгел…» —Җирнең бер күчәре, бәлки… бәлки, сүздер…Язмышына күндәм – күгәрченнәр генә,янган шәмдә – өмет – бермәл сүнәренә,карашында янган яшеллектән битәр,бар да яфрак көле – үтәр әле, үтәр…Җир күчергән сүзнең күптән йомык эзе —кем дә белми – бәлки… бәлки, бездер?..3.Мин бу көзгә язлар белән түлим,һәр икебез өчен —тиргәмә.– Официант, үтә кыйммәт хакка —Төтен, каһвә, тын әңгәмә —бераз соңрак, кыямәткә кадәр —ике ядрә – сул чигәмә.Мин бу көзгә язлар белән түлим,соңгылары булсын —кызганма.– Официант, боз һәм бәгырь суы! —күз кабагым корып сызлана.Мин бу көзгә меңе белән түлим —бөтен бер Аллагазарык күңел белән.– Официант, күрше өстәлләргә —челлә кайнарлыгы, тылсым-үлән,бераз соңрак, көннәр сүрелгәндә,һәркайсына өмет – ике күләм.Тыйма, зинһар, мин бу көзнең индекимрәк хакка килешмәсен беләм.4.Шәһәр шәмдәлендә ялгыз фонарь гына,өмет тыны белән бөтерелә карлар —яран сырган якты тәрәзәдәнтаңда, бәлки, Изге Ана карар,борылышта әле пәйда булганактык шәүләләрнең каудары —пәйгамбәрдер, бәлки, учындагыкадак эзен өфләп кайтадыр,зекер дисбесенә мәрҗән булырМәрьям сыктауларын кат-кат үбеп.Көзге җилдә кайнар кабер ташынбәгыренә кыскан сабый кебек.Сабый фалы гади: шәмнәр яна икән,эремәскә тиеш – янарга,җәмигъ-храмда – хак йолалар түгел,Аллаһ үзе кирәк аларга.Төннең һәр ымыннан мәгънә шәйләп,әллә ниләр юрап һәрбер йортка,уяу калган актык шәүләләрнеялгыз фонарь гына яктырта.