Читать книгу Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) ( Антология) онлайн бесплатно на Bookz (2-ая страница книги)
bannerbanner
Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)
Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)
Оценить:
Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)

4

Полная версия:

Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)

Ни диярбез?

Иртә-кичен милли уйларТынмый йөри башымда.Телдән язсак, ни диярбезТукаебыз каршында?Үзаңын җуйган татарларКөтү-көтү тезелә… —Ни оят белән карарбызҖәлилебез күзенә?Чит милләт беләнкатнашып,Күпме камыт киярбез?..Туфанга нәрсә әйтербез,Хәкимгә ни диярбез?..Сүзсез басып торырбызмы,Кызарынып-бүртенеп?Сораган саен бирдек, дип,Йөрмәдек, дип, төпченеп?Ватанны өлкә итәргәМең-мең сәбәп бардыр да…Акланырга сүз булырмыГаязыбыз алдында?..Без кылган толерантлыкныХаннарыбыз аңлармы?Татарыбыз берәр кайчанТәрәккыят яулармы?Диюне бер селтәнүдәҖиңгән зур алып-халыкТагын ни кадәр чигенер,Мескен хәленә калып?..Татарымның җан тибешеЙөрәгемдә, башымда…Милләтебезне бетерсәк,Үткәнебезгә төкерсәк,Ни дип ярлыкау сорарбызХак Тәгалә каршында?Хак Тәгалә каршында?

Төрки мотивлар

Кара юрга бирегез…Кыргыз җырыннанКара юрга бирегез,Сикреп кенә менәем,Дилбегәмне тартаем,Камчымны кизәнәем.Ата-бабам җирләренЮртып урап киләем,Карурманны гизәем,Дала буйлап җиләем.Идел буйлап йөзәем,Агыйделне кичәем,Күңелгә дәрт өстәрдәйЧишмәдән су эчәем.Чиксез офыкка карап,Ук-җәямне тартаем,Күктә очкан киекнеМең чакрымнан атаем.Туктап учак ягаем,Ак тирмәмне кораем.Монда – туган биләмәм,Ватан дигән сараем.Шарт-шорт янган учактаКиекне кыздыраем,Урал тау итәгендәДумбырам сыздыраем:«Җирләрем кисәк-кисәк,Бергә тупларга исәп —Уңга да ун мең чакрым,Сулга да ун мең чакрым.Аткаемны чаптырам…Офыклар да яктыра…Дәүләтем телем-телем,Уйлап киләм, юллап киләмБерләшү мөмкинлеген.Урал тавы башындаКояш минем каршымда…Себер тарафка узам,Юлларымда уйнап калаҖанга утырган тузан…»Айлы күккә багаем,Кураемны тартаем.Бу җирләрне мирас иткәнБабам белән атаем.Азия чүлләрендәКубызымны чиртәем,Илемнең чиген эзләп,Җир читенә җитәем.Чал гасырлар калдырганКысаларга сыймаем,Уңга-сулга сибелгәнМәмләкәтне җыйнаем.Татар диеп аталганМилләтемне хуплаем,Төрки диеп аталганКавемемне туплаем.Кара юрга бирегез,Сикереп кенә менәем,Төрки дигән халыкныБердәм итеп күрәем,Бер гамь итеп күрәем!

Рүзәл Мөхәммәтшин

Рүзәл Фәиз улы Мөхәммәтшин 1989 елның 25 маенда Татарстанның Кукмара районы Татар Толлысы авылында туа. Башлангыч белемне шунда алганнан соң, урта мәктәпне күрше Чарлы авылына йөреп тәмамлый. Үсмер чагында әдәбият, тарих, миллият, мәдәният белән кызыксына башлый һәм үзенең тәүге уйларын, фаразларын, шик-ышанычларын, шигъри калыпка салып, кәгазьгә төшерә. Язганнары район һәм, тора-бара, республика матбугатына үтеп керә.

Язу-сызу, басма сүз, журналистика турында хыялланган егет 2006 елда Чаллы шәһәренә килеп чыга. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына (филиал) укырга кереп, татар теле һәм әдәбияты факультетында белем эстәргә керешә. Бер елдан Казанга күченә. Биредә баштанаяк иҗат дөньясына чума. Шигырьләре, публицистик язмалары аша матбугатны яулый, «Яңа дулкын», «Шигърият көне» кебек кичәләрдә чыгышлар ясый, әдәби конкурсларда катнаша.

2011 елда укуын тәмамлап, «Идел» яшьләр журналына эшкә урнаша. Укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән «Әдәби суд» (яшь авторларның иҗатын мәхкәмә рәвешендә тикшерү), «Хәл бу ки» (тарихи, иҗтимагый-сәяси, мәдәни вазгыятькә карата уйланулар), «Нәсер. Дөнья киң» (хәзерге заман чит ил авторларын татар теленә тәрҗемә итү) кебек яңа сәхифәләргә нигез сала.

2010 елда дөнья күргән «Каралама» исемле тәүге шигырь җыентыгы өчен Татарстан Республикасының М. Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек була. Аннан тыш, «Бүре мин» (2014) һәм «Мин дә китәрмен әле…» (2019) исемле китаплар авторы.

2010 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Мин кем әле?

Лилия Гыйбашка

Мин хәтерлим – утлы дала өсте,Мин хәтерлим – котлы чагын да.Яуда янган татар атларыныңТояк эзе сызлый җанымда.Һәр таң саен яңа көнгә узам,Гүя узам ялкын, ут аша.Мин кем әле? —Мин бары тик Кеше.Җир белән күк миндә тоташа.Аермачык – чорның гарип чагы,Аермачык – куены гел ташлар.Куәт җыеп, баш өстеңә кара,Аермачык – анда кояш бар.Һәр таң саен яңа көнгә узам,Гүя узам ялкын, ут аша.Мин кем әле? —Мин һаман да Кеше.Җир белән күк миндә тоташа.Мин ишетәм – лалә серкәләнә,Мин ишетәм – таҗын кагышы.Мин ишетәм берсекөн карнындаЯраласы сабый тавышын…Һәр таң саен яңа көнгә узам,Гүя узам ялкын, ут аша.Мин кем әле? —Мин – мәңгелек Кеше.Җир белән күк миндә тоташа.

Шагыйрь һади Такташ монологы

Кискенлеге,Өр-яңадан, дигән,Искелеге белән танышмы, —Мин бу чорга ялгыш килеп чыктым,Киләчәккә үтеп барышлый.Күпме йөртеп,Яңа көн каршындаЭлмәкләнеп калгач юлларым,Мондагы бар кичерешем минем —Баш авырту булды нибары.Зурмыни соң дәгъвам? —Күнәр идем —Янартаудай дәррәү уянып,Җанга ташкан кайнар сөюемәИхтыяҗы булса дөньяның.Әмма җирне җырга күмгән чакта,Чыраема көннәр кан орды…Әрнү тулы мәхәббәтем итепБар галәмгәНәләт яудырдым!Нәләт!Нәләт!Табут сыман кысып куйды дөнья —Асты өстә! —Көчкә үзләштем:Баш очымда зыр әйләнде идән,Һәм түшәмгә тамды күз яшем.Тиле хисләр авызлыгын җуеп,Мин генәме юкка җилкенгән? —Ил күзендә җылы сүнгән чакта,Салкын җырлар тансык ил-көнгә.Тиле хисләр, авызлыгын җуйса,Көтмәгәндә туфан кубарыр!..Мондагы бар яшәешем минем —Баш авырту гына нибары.Шул сырхаудан мәңгелеккә арынып,Җиңел атлап киткән бер көнне,Тол хатынга охшап калыр дөнья,Бушап калыр —Табут шикелле…Меңәр йөрәк куырылып куяр,Әллә аңлап,Әллә аңышмый:Мин бу чорга ялгыш килеп чыктым,Киләчәккә үтеп барышлый.

1945 елның 6 августында Хиросима шәһәренә ташланган «Сабый» бомбасының 45 секунд эчендә кичергән уйлары

Бушанганда интекмәдеАнам —Җиңел тудым.Сәлам, дөнья!Тугыз чакрым —Аска тормыш юлым.Тирем – тимер,Каным – уран,Һәр атом – ут төше…Тэнноның[1] ач яңагынаЙодрык булып төшеп,Нокта куярмын сугышка!Җитәр моңа көчем.Мин тынычлык өчен үләм,Мин тынычлык өчен!Пентагонда[2] сабыр гынаГомеремне санап,Тәмәкегә эленәсеШырпы уты яна…Шәйлим бугазымны кысканБиеклектән үк мин:Ике яшьлек япон кызыКәгазь торна бөкли…Мин – соңгысы!Кеше кат-катШулай дип ант эчте…Мин уйнаштан тудым, беләм,Тудым үләр өчен.Миннән соң яхшырыр тормыш,Яңа чорга үтеп!Җаным тыныч, шуңа күрәСәлам, дөнья, дим!..Дөп.

Рәшә

Бу дөньямы? —Икебезгә генә.Әмма аерым-аерым.Яртышар.Нерв төене сыман —Төнге күктәИке сыңар йолдыз тартыша.Чиксезлеккә багып уфтанасың,Шомлы бәхет, якты газабым!Мин кем сиңа? —Кайгың – биектәрәк:– Йолдызлары кими Казанның…Кан басымы чигәләргә сугып,Күз алдыңда тузам,Искерәм.Син – йөрәккә батып кергән пычак,Әмма йөрәк сине үз күрә,Кысып-кысып тота…Ничек яшим?Ничек гомер сорыйм көннәрдән? —Тәнем соңгы тынын җибәрмичә,Котылу юк миңа синнән дә.Билләреңә…Иңнәреңә генәКул тидерим —Күпме наз анда!Кырт кискәндәй, моңсу елмаясың:– Йолдызлар юк бүген Казанда,Йолдызлар юк……Төнне тарта-сузаҺәм чигерә таңны, чигерә,Мин аларны берәм-берәм чүпләп,Хәреф итеп тездем шигырьгә.Ни син?Ник син?Тик син!Берәр кайчанЧыдамыйча, ачы кычкырып,Ул шигырьне, турап, җаным сыман,Очырырмын җилгә кичкырын…– Ни хәлләр соң?– Яхшы, – диярсең син.– Яхшы, – диярмен мин, – мәрхабә! —Тәүге кабат ихлас сүз ишетеп,Мин алдармын – тәүге мәртәбә.Дөньяң тулып җитәр.Онытырсың.Рәхәт булыр сиңа,Җиңел дә…Хисләремнең көмеш хәрефләреМәңге баш очыңда җемелдәр.

Татар кызы

Күзләрендә —күк садәлеге,ирнендә —таң ялкыны;ул – назлы саба җиле,билгеле,кояшы июльнең;һәр яңакөн аңа —талпыну.Күзләрендә —күк садәлеге,ирненә кич кунганда,ул – моңлы җәйге шәфәкъ,ул – шәфкать,яктылык ул фәкать;һәр яңакөн аңакуана.Алкалары —энҗе йолдызлар,көзгесе – ай килеш тә,дөньялык – бай бирнәсе,диярсең;берүк, күз тимәсен:һәр яңакөн аңакилешә.

Шул ук

Күк тә аман, аман туфрак та,Тормыш шавын сузар сур[3] аман,Хәл-әхвәлең ничек, милләтем?Җавап шул ук: зинһар, сорама.Баер чагы булган кояшның —Без «таң ата» диеп алдандык,Ил һаман шул һәм һаман шул илдәГыйлем урынына – наданлык,Ирек урынына – пулемёт,Мәктәп урынына – төрмәләр…[4]Халыкларны сүтеп сөяккә,Кузна уйнап рәхәт күрәләр.Үзгәреш юк! Гасыр узса да.Күңелеңә авыр алма син,Хәлең ничек, дисәм, милләтем?Җавап: шул ук.Һади Атласи.«…»Гомер буе эзлим, эзлим Аны.Иманыма терәү терәтәм…Һәм, ниһаять, табам.Көтмәгәнчә.Ул бик якын икән —Йөрәктә.Дөнья мәшәкате күмеп китсә,Калеб җылым белән беррәттәнМин Аны да җуям.(Мескен халәт!)Ул бик ерак хәзер —Йөрәктә.Гомер буе эзлим,Табам,Җуям.Бер тукталып шушы куласа,Мин, һичшиксез, дәһриләнер идем…Әгәр Аллаһ чынлап булмаса.

«Авырый балам…»

Авырый балам.Коелыптөшәр икән шулчаклы:һаман төренебрәк ята,уенчыгын кочаклый.Ут чәчәр күзләре моңсу,мөлдерәмә үзләре…Тутырып бер карасамы —үзәгеңне өзәрлек!Аңа әле салкын карашташланмаган,салкын сүзәйтелмәгән,һәм ул белми —күпме кешеялкынсызйөрәкле килеш җанасрый…Аларга өмет әрәм:кояшым, дип сыенасың —зәмһәрир салкын бәрә.Авырый балам.Юргангатөренә…Ни хәл итим?Үзе кызу, кайнар!Әмма —үзенә җылы җитми….Кочагыма алам.Эри…Мин, кирәксә әгәр дә,җанымны әзер,биләүдәй,юешенә җәяргә,гомеремне әзер аңасукмак итеп салырга, —сөрлекмичә, абынмыйча,киләчәккә бар гына!Савыгыр ул,һич шигем юк,савыгыр бу юлы да…Әмма әйт, дөнья, сабыемтуенырмы җылыңа?Шомлы җилләреңшым гына,күңел төбенә кереп,туңдырмасмы —карт әтисенязда туң орган кебек?Бәхетлерәк булсын алмаш!Һәм җылырак булсын, рас —көннәре дә,кояшы да,заманасы да бераз…

Исән-сау

Яңа кайтып кердек сыман,Ябылмаган ишек тә…Әллә җил әрсез, китүнеңКотылгысызлыгы әлләАрка миен өшетә.Почмакта сәгать текелди:Тек-тек. Сагышлы вәзен.Йәгез, бер дога!Кузгалыйк!Юл төенчеге әзер,Ниятләгән эшләр тәмам,Калмады кебек берни.Сез дә исән-сау торыгыз,Без дә исән-сау йөрик!Бусага аша узганда,Моңны кая куярга?Адашыпмы, тарыйм кинәтМәгънәле дә, мәгънәсез дә,Мәгънәле дә уйларга:Шундый мәл тотарякадан, —Саубуллашкан чактагыҖөмләләрне кабатларбызБәхилләшкәндә тагы…Көзгеләрнең йөзен каплап,Догада кузгалырбыз…Сызган җан – тузгантөенчек,Җанга нәрсә салган булсак,Юлга шуны алырбыз.Хафаланырга язмасын:Килдек нигә?Киттек ник?Яхшы сүздә, бәни җиһан,Сез дә исән-сау калыгыз,Без дә озак интекмик!Көннәр берсеннән-берсе ак,Сафлык, муллык буйортта.Иләс хисләр тамырдагыЯшәү сутын куерта.Шуңадырмы, кушылгандаМәгыйшәт тыз-бызына,Күңелгә җылылык иңә:Бәхилләшмибез бит әле,Бәхилләшмибез бит әле,Саубуллашабыз гына.

Сәвилә җыры

(«Cихерче» дән)

Миңа, беләм,Берни, берни булмас.Бергә чакка мәңге кайтмам да!Йөрәк тамырында шыткан хисемБозлы төер булып катканда —Ыңгырашмам хәтта,Көрсенмәм дә,Ни кичерәм хәзер – белмәссең…Син язымнан чыгып киткән чакта,Эчтән элеп ишек келәсен.Җаннан үткән җылы оран гынаКилеп җитәр салкын җилләрдә:Син китмисең, диеп, юк, китмисең,Син китмисең, диеп, юк, иреккәҮзем сине шулай җибәрәм!Миңа – бел син! —Берни, берни булмас!Иренемне тешләп түзәрмен…Итекләрең баскан язым гынаТанымаслык булып үзгәрер.

«Күп ертылды йөрәк…»

Күп ертылды йөрәк —Саклап кынаТуздырырга юкса теләдем.Җөе ничә купкан яраларныЭнә күзләп кабат тегәмен.Чукыныплар китсен шәхес, иҗат,Уймак чокырына сыйган дан! —Мондый чакта куеныңа сеңепҖуеласы килә дөньядан.Һәр яңа көн – яңа сугыш кыры,Яңа көрәш.Азмы көрәштем?!Хәзер аңлыйм: гомер буе булганТик җил тегермәне —Көндәшем.Үз галәмен корып,Нигездән үкЯлгышуын күргәч, соң гына,Гаҗәпмени – үгез егар егетКузый кадәр кызга сыгына.Мондый чакта кәеф – челпәрәмә,Күңел – китек, хәлләр – чамалы.Кул тидерсәң, авыртуым кимер,Тының өрсәң, җаным ямалыр.Кашларымны сыйпа,Үп чигәмнән.Язылмаган күпме җыр тулыЙөрәгемдә – ертык…Әмма беләм:Тибәр чакта әле ертылыр!Без батырып тегәрмен яңадан,Җәрәхәте ятсын кырык буй, —Мине берни куркытмый…Син бардаИкеләтә берни куркытмый!

Бүрелек[5]

(Мәҗүси җыр)

И ыруым!Күпме гомер менәЕрак тарихыңа үрелеп,Нәсел очы – бүре, дисең дә бит…Күпме калды икән бүрелек?Беләм:Күк астында яткан дала —Газиз җире аның —Тумыштан.Шуны яклап, ул җиңүгә кадәрЙә үлемгә кадәр сугыша…Аның рухы корыч,Иманы нык —Иманы бер аның:«Хөр яшә!»Шуны даулап, ул җиңүгә кадәрЙә үлемгә кадәр көрәшә…Беләм:Горур килеш яшәү —Мөмкин! —Намусыңны вак-вак ертмыйча…Курку да юк һәм җиңелү дә юкТешләре сау соры ерткычка!Ә без ни соң?! —Тәңре күптән, ахры,Җирне бүрелектән тазартты:Бүре хисе бетеп бара, димәк,Бетеп бара җанда Азатлык…Тик улыйбыз Айга – ярсып-ярсып! —Сагынып,карлыгып,зарыгып!Ватаныңны чәйнәп,ИренмичәТибеп китә һәрбер сарыгы —Баш иябез…Ырламыйбыз хәтта —Калдык бары тамак кыруга…Ә бит курку һәм җиңелү – язык,Бүрткән тамырларда шыгрым тулыБүре каны аккан ыруга…

Вакыт җәнаплары

Шабыр тирдә Кеше – дөнья куа,Кызулана һаман Җир күчәре:Беләбез бит күбекләнеп чапканАтның беркөн янып үләчәген…Тик сөялеп әлиф-таягына,Исе-һушы китеп, гаҗәпләнеп,Юл читендә басып карап калаКарт мосафир – Вакыт җәнаплары.Этә-төртә һәркем, уза, туктый,Светофорның сары төсе – алга!Төннән дә көн ясый неон утлар —Чабыш яңабаштан кабатлана.Тик сөялеп әлиф-таягына,Исе-һушы китеп, гаҗәпләнеп,Юл читендә басып карап калаКарт мосафир – Вакыт җәнаплары.Ашыгырга ашыкмыйбызмыни? —Барыр җир бер – шунда бетәр эзләр:Шикләнмәгез – соңгы тукталышкаСоңармыйча барып җитәрбез лә…Һәм сөялеп әлиф-таягына,Исе-һушы китеп, гаҗәпләнеп,Юл читендә басып карап калырКарт мосафир – Вакыт җәнаплары.

Кыш алды

Ул әле килер тагын…

Ркаил Зәйдулла, «Урыс кышын озату»Безнең гөлләр чәчәк атар җирдәОзакламый җилләр тик узышыр:Кырау сукты, туң йөгерде инде —Алда зәһәр, озын урыс кышы.Меңәр ел нур сибәр дигән кояшТөшеп кунды тарих чүплегенә.Тавыш бетте… Тик телсезләнмәдек!Бугазлардан салкын үпте генә.Мәйданнардан өйгә таралгандаЯнды йөрәк – чыраг кисәведәй! —Чиле-пешле булса да, нигә, аһ,Сагындыра шулай кичәге җәй?Киенгәннәр шәп киенеп калды:Башта – кеш бүреге һәм өс купшы.Алар җиңел кичәр. Ә без – шәрә…Алда зәһәр, озын урыс кышы.Ул ыржаер һәр йорт кыегыннан,Ялт-йолт килер теше – боз сөңгеләр.И сырхау ил! Ютәлләве дә – кан,Һәм сеңгерсә дә кан сеңгерә.Ул кулъяулык ясар бездән кабат,Җаныбызны суган кебек әрчер.Һәм тантана итәр! Ярсып! Ярсып! —Тәүге умырзая баш төрткәнче.

Бер генә

Авызың тулы кан…Бу җирдәДиюләр теш коеп көн күрә…Сытып чыгар ирен читеннән,Вәләкин телеңне,Кан, диеп, телеңне,Ялгышып телеңне төкермә!Син үргә менгәндә, язмышыңАз типтеме аска, аз атты?Бер генә егылып борының канаттың…Бер генә җуела азатлык!Аннары тиешле наныңныТеләнеп сорарсың үләттән.Тик кара таракан төшкәндәй ашыңа,Төшәчәк дәвамнар каһәре башыңа —Бел генә:Бер генә,Нибары бер генә,Бер генә югала дәүләт тә!Ут төпле иләктән, туктаусыз,Ил арты илләрне иләтеп,Юата астыртын елмайган җәлладың:– Җайладым!Нибары бер генә,Бер генә үләчәк милләтең!Авызың тулы кан…Бу җирдәДиюләр теш коеп көн күрә…Сытып чыгар ирен читеннән,Вәләкин телеңне,Кан, диеп, телеңне,Ялгышып телеңне төкермә! —Исән-сау котылгач,Иң соңгы орыштаОчрашып күзгә-күз, бергә-бер, —Хөрлеккә мәдхия җырларга,Хөрлеккә мәдхия җырларга,Җырларга кирәгер!

«Мин кояшсыз да яшәргә әзер…»

Мин кояшсыз да яшәргә әзер.Ансыз күнегелер ничек тә. —Елмаюың калсын! Илаһ нурынАлыштырыр өчен – шул җитә.Мин сусаудан тилмерергә риза,Әйткәннәрем буш сүз булмасын!Кизләү кебек күзләреңне эчим,Чәчләреңнең сыйпыйм елгасын.Мин һавасыз йөзгә җитә алам! —Кем кабатлар… шуның ише, дим? —Караңгыда, дөнья уйга баткач,Сулыш алуыңны ишетим…Миңа табын тулы нигъмәт нигә,Ни югалттым соң ул табында?Иреннәрең – чияләрдән кызыл,Хөрмәләрдән татлы чагында…Син барында мин мәңге бәхетле!Тик сынауның бирсәң авырын,Бер мизгелдә сукыр, тын җитмәүчәнҺәм тәм сизмәс булып калырмын.

«Җыенуым…»

Җыенуым.Әтәй машинаныКабыза да озак-озаклапТынын карый, тәрәзәсен сөртә.Капка ача.Шулай озата.Сыегайган зәңгәр күзләрендәНичәнче кат бер үк сүз күрәм:«Исән йөре!»Үзе, әллә ничек,Җибәрәсе килми төслерәк.Көмеш чыкны ал нур үпкән чакта,Ни сәбәпле шулай икән, чү,Миндә дә моң…Ашыгырга кирәк:Таң ялкыны куып җиткәнче.Әтәй кала.Хатирәдәй ап-ак.Эчтән генә авыр көрсенеп.Ул һич мөмкин түгел аңламаска:Китәр кешең булу – бәхет ләса! —Димәк, кайтыр кешең бар синең…

Әлли-бәлли-бәү

Күзен кан баскандөньялык!Йөрәгең калган булса,Аңга кил!Тавышланмачы!Улымның йокысы сак.Яңа изрәп киткән чагы.Мышнавы өтек, авыр…Уяныр да чыны-төшеБербөтендә буталыр, дим,Бер бу төндә буталыр.Шыпырт!Корыч карчыгаларДистә мең чакрым читтәТуп ташлауга —НарасыемСискәнеп, дертләп китә.Шартлау зәһәренең күккәКайтып яңгыравынаТүзалмый, кысып юатам:«Бары яңгырга гына бу,Ару яңгырга гына…»Яңаклары – алсу алма,Алсу чәчкә – ирене…«Коткар!» – дип куркыпябышса,Нәрсә җавап бирермен?Мин бит аңа якты тормышБүләк итмәкче идем,Бәхте хакын үз кесәмнәнТүләп китмәкче идем, —Ялгыштыммы?ӨметемнеТамыр төбеннән кисеп,Әманәт итәр көннәрдәМиһербансызлык кинәнә,Җиһанда – көек исе…Җирнең күкрәк турысынаЯдрә китереп сукса,Ыңгыраша балам…Тыныч!Шулкадәр йокысы сак!Аңга кил! Котырынмачы!Шаштыңмы, дөнья, кисәк?Суелган офык фонындаНинди салкын моң,дисәмме,Нинди салкын моң,дисәм, —Имәнеп киттем. Ярабби!Кешеләр! Илем! Чорым! —Газраил ич! —ҺәммәбезгәКөйләве бишек җырын…

Луиза Янсуар

Луиза Николай кызы Шарова 1981 елның 13 августында Татарстанның Питрәч районы Кәвәл авылында туа. 1998 елда Янсуар урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлый, шул ук елны Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга керә. Университетны тәмамлап, аспирантурада укырга кала. 2007 елда татар әдәбияты буенча диссертация яклый, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була.

Төрле елларда Татарстан Язучылар берлегендә – әдәби консультант, Казан дәүләт энергетика университетында мөгаллим, «Салават күпере», «Ялкын» журналларында бүлек мөхәррире, җаваплы секретарь вазифаларын башкара. Хәзерге көндә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) директоры һәм «Татарстан» журналының әдәби мөхәррире. «Калеб» яңа буыны хәрәкәтен башлап йөрүче һәм оештыручыларның берсе.

Тәрҗемә эше белән шөгыльләнә: Анна Ахматова, Борис Пастернак, Осип Мандельштам, Сергей Есенин, Федерико Гарсиа Лорка, Габриэла Мистраль, Рэй Брэдбери, Наринэ Абгарян һ.б. авторларны татар теленә тәрҗемә итте. Аның тәрҗемәсендә Ж.-Б. Мольерның «Амфитрион» (Йолдыз Миңнуллина белән берлектә), У. Шекспирның «Цимбелин» әсәрләре беренче мәртәбә татар сәхнәсендә сәхнәләштерелде.

2020 елда Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова К. Тинчурин театры сәхнәсендә «Карурман» спектаклен – олылар өчен беренче фэнтези сәхнәләштерде.

Татарстан Язучылар берлеге һәм «Татнефть» җәмгыятенең С. Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе, «Белла» халыкара рус-итальян әдәби премиясе, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты.

2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Шәм

Җил өрәме, мае йокмый – нигә бу шәмнәр сүнә?

Хәбибулла Габидов

Поэтам следует печаль…

Геннадий Шпаликов1.Һәм көтәргә тиеш шагыйрь:Заман шавы аның ашаШаулап узгач, кем булыр ул,Әйләнерме бер алкашка?Пьедесталда уянырмы?Үзе – бер хәл. Мөһим – сүзе!Ачылырмы, ул сүз иңгәч,Бәндәләрнең сукыр күзе?Әйе, бераз сабыр кирәк,Үлем кирәк – аңа чаклы.Үлми торып белеп булмый:Шәмең синең яначакмы?2.Алачакмы ул җылытаБерәр җанны – хәтәр төндә…Юк икән, ник исәпләргәҮз-үзеңне әллә кемгә?!Һәйкәлләр күп минем илдә,Тик йөрәген суырып алып,Ут ягучы… Шулар сирәк…Аларны бит көтә халык.Бәлки, инде көтмидер дә,Кергәндер, шәт, хәлләренә…Тик үлмичә белеп булмый.Үлмичә без – бәндә генә.Үлмичә без – бары сукбай,Шамакайга охшаш бик тә.Элек безне авызлыклапТотканнар йә биктә… ЧиткәТибәргәләп уйнаганнар.Хәзер исә – күрмәү җитә.Һәйкәлләр күп минем илдә —Изүләре ачык җилгә.3.Ул да, ачып изүләрен,Шул җилләргә каршы барды.Кычкырды, тик сизмәделәр,Юкса инде шәрран ярды!Үз телендә кычкырганга —Ишетелми, бәлки, шуңа?Безнең ярсу акрын-акрынСүреләрәк бара, тына.Зирәкләнә микән, әлләБирешәрәк ул көннән-көн?Йортлар төзи, казан аса,Сабыена бирә дәртен.Ул кичерә белә хәзер,Һәм җылыта – күшеккәнне.Карашында – коңгырт сагыш,Сүзләрендә – мөшек тәме.

«Кабыза алсак ул сүзләрдән…»

Кабыза алсак ул сүзләрдәнДөм җиһанда нәни бер шәм,Янар, бәлки?ҮкенечеКалмас гәрчә —Беркөн үлсәң.

Фәрештә

һәркемнең үз әкияте җирдә.үз тәмугы һәм үз җәннәте.аңа гына насыйп бердәнбере.тик ул белгән сөю сәнгате.баш очында йөзгән үз йолдызы.фәрештәсе – иңдә оеган.үз иреге һәм үз киртәләре.үз ызаны – бозу тыелган.хакыйкать тә түгел берәү генә,һәм иман да – җитмеш битлекле.…ә фәрештә уяна да кинәттыпырчынып куя: «киттекме?»ә аннары, кыштыр-кыштыр, кабатдәфтәренә нидер сызгалый.һәркемнең үз үкенече җирдә.яшәү була микән сызланмый?яшәү була микән вәсвәсәсез?«әй фәрештәм, кая дәшәсең?»елмая ул: «…өлгерербез… сиңа…яшәсе дә әле, яшәсе…»карашына тулган ак болытларагылалар аргы ягынаофыкларның… яшерсә дә, беләм,ватанын ул, йортын сагына.мин дә багам башка офыкларга,шәһәр артта кала гөрелдәп,дәрәҗәсе, даны, мин-минлегеҗуелмасын, диеп, дерелдәп.үз әкиятем эзләп китеп барамкөзге сукмаклардан… юллардан…иңнәремдә йомшак ак йомарлам —ул булганда, юк, юк, югалмам.һәркемнең үз бурычы бар җирдә,булмый икән аны үтәми.башын иңгә салып, ул көй көйли…артыбызда шәһәр ютәлли.

Ишек

– Я видел его ещё три раза.

– Как, сад?

– Нет, дверь. И не вошёл.

Герберт Уэльс. «Дверь в стене».Дивардагы ишек ачык тора.Мин үтәмен.Юлым дәвам итәм.Ә аннары…Төнге ышыгымдаБулыр-булмас могҗизалар көтәм.Дивардагы ишек ачык тора.Анда бакча.Сылу пантералар.Монда – дөнья.Бәндәләр җан кыя,Кешеләрдән ясак таптыралар.Түләтәләр. Илне дөрләтәләр.Мәйданнарда – аһ-зар.Сүздә – бушлык.Мин туныма төренәм дә чыгыпХәстәрлимен утын —Тик бер кышлык.Бик гади күк, бик гади күк бар да.Без үзебез, ахры,Катлаулырак.Юллар барда – йөгерәбез,Ә җан…Бәргәләнә – яклау, хаклау сорап.Анда бакча.Анда вакыт – башка.«Кичекми кайт», – диеп дәшә кемдер.Бишмәтемне элепЧыгам йорттан.…Һәм артымда кала куе эңгер.

Кешеләр

1.Кешеләрдән җылы эзләр булсаң,Кешеләрдән ерак кит икән.Йөрәк – йөрәк бит ул, тыпырчыныр,Учларыңа кыс та көт икән.Уңга, сулга чәчмә сагышыңны,Чүбек итмәсеннәр зарыңны.Урла да кит Каф тау артларынаТик үзеңә насыйп ярыңны.Дала күкрәгендә учак тергез,Тирмә үзәгенә бишек эл.Сиңа насыйп язмыш – тик синеке, —Ымыңны да хәтта ишетер.2.Ә кешеләр үз үлемен ашыктыра.Син дә – шулар исәбендә.Мин дә – шулар.Җирдә безнең күләгәләр кисешсә дә,Анда барыбер олагырбыз —Сыңар, сыңар.Шуңа сине эзлим җирдә. Шуңа көтәм.Шуңа син дә ут йотасыңТөннәр буе.Тик кешеләр җиңә алмый мин-минлеген.Кешеләрнең күләгәдәнозын буе.

Боҗра

Алар китә… Китә алар – берәм-берәм,Алар кайта ялгыз гынаТуган йортка.Без әрнибез…Әйтерсең җир күчәренеңТузып беткән олтаннары кинәт купкан…Алар китә… Без калабыз булып үксез…Эндәшмәскә күнегәбез…БерөзлексезУзып тора буш вагоннар перроннардан…Озатабыз яулык болгап…Нигә күп сүз?!Алар китә… Калганнарга кала гомер —Мәшәкате, бимазасы,Чүбе белән.Кем аера, кем аермый —Ни кадерлеҖанга бәргән тәүлекләрнең күбегеннән?..Кем каезлый, кемдер тегә яраларын…Чыпталарын чыгара даКага җилдә…Эндәшмәскә өйрәнәбез… Көрәшмәскә…Һәм өр-яңа җаннар авазСала җиргә…Алар килә… Килә алар берәм-берәм,Туган йортның исе аңкыйТәннәреннән…Без шашабыз…Без күкләргә үк ашабыз —Бирсә-бирә бит бәхетне адәменә…Алар килә… Килгәннәргә – яңа гомер.Сөенәбез – җирдәШулай күнегелгән.Ни табарлар… Ни ягарлар аларБезнеОзаткачтын,Аерып җир чүбегенннән…

Юл

Юл булсын.Һәм булсын тынлык.Калганы килә, китә.Кемнедер дәвалый, кемнеИртәрәк гүргә кертә.Күк булсын.Булсын йолдызлар.Җирнеке – зина гына.Шартлатып бикли адәмнеТынчыган зинданына.Кешеләр күнә.Күнегә.Карусыз гына. Гаусыз.Һәм яши башлыйлар шулай —Күкрәүсез, шартлауларсыз.Үз-үзен ишетми хәтта.Башканы түгел, үзен.Арзанрак кием сайлыйлар —Язларын, кышын, көзен.Без башка камырдан, болайЯшәмәс төсле идек.Җиңдеңме син безне, дөнья,Шушымы безнең тиңлек?!Мин торам юлның башында…Башында әле һаман…Булсын ул!Аңа ышаныйм.Калганы – күптән ялган.

Күзләреңдәй – зәңгәр…

Г-гә

Сергей должен был верить мне и

хоть немного дорожить мной,

я знаю – другой такой, любившей

Сергея не для себя самой,

другой он не найдет.

Из дневника Галины Бениславской[6]

1.Кабакларның зәңгәр төтенендәСинең сылу сының чайкала…Син эзлисең аны —Айнытырга —Бүген тагын куна кайтмаган.Һәм көнлисең диңгез артындагыБердәнбере —Затлы ярына…Син кирәксең кайчак —Таянырга —Алар төкергәндә зарына.Үз зарыңны ләкинСиздермисең.Син – кем генә…Ул – ай… Ул – кояш…Кайчак җырлар җырлый – үчекләпме:«Кашкайларың, диеп, һай, кыйгач…»Тик беләсең: сиңа түгел җыры…Уйлары да бик-бик еракта…Син атлыйсың төнге урамнардан,Кайчак сабыр җитми, елата.Кабакларның куе төтенендәСаф яшьлеген аның эзлисең.Пышылдыйсың:«Юкка гынамыниСин… Күк төсле… зәңгәр күзлесең…»Һәм телисең аны коткарыргаЯлган дусларыннан, ярыннан.Алышасың алышмас көч белән…Тәкъдире бит күптән язылган:Акка – кара белән…Укып кара:«Ватык көзге дә…Бер мин генә…»Ул йокыга тала – сабыймыни,Башын салып нәфис иңеңә…Ә шомлы көч якынлаша бара —Күләгәдәй йөри артыннан…Ят бер бүлмә булыр:Кара тапмый,Каны белән язар – ахырда…Язмышның бу элмәгеннән сезгәКотылу юк инде, беләсең.Юатасың килә…Шуңа гынаТозсыз мәзәгеннән көләсең.2.…Соңгы папиросың сүндергәч, җил,Зират уртасында – байгыштай —Кәгазь-каләм алып, хат сырларсың…Калтырамас кулың ялгыш та:«Күзләредәй», – диеп, соңгы тапкырТөбәлерсең Күккә…Кар төшәр…Калтырамас кулың:Юкса андаБерьялгызыСинсезУл нишләр?!
bannerbanner