
Полная версия:
Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)

Яңа гасыр тавышы. Антология
Төзүчесе һәм кереш сүз авторы Галимҗан Гыйльманов



© Татарстан китап нәшрияты, 2020
© Гыйльманов Г. Х., төзү, кереш сүз, 2020

Язмышлар китабы
Бүген генә уйлап табылган фикер түгел, һәр тарихи чор үзенең яңа буын әдәбиятчыларын барлап торырга тиеш. Бигрәк тә дәверләр, гасырлар алышынган мәлләрдә бу шулай була. Нәкъ менә шушы чорларда әдәбиятта активлык күзәтелә, мөһим үзгәрешләр барлыкка килә. XXI гасыр башында татар әдәбиятына шаулап килеп кергән «яңа дулкын» шуның тагын бер дәлиле булды. Бу яңа буын, нигездә, ике тамырдан ризыкланып үсте: беренчесе аның Казан дәүләт университеты каршында 2000–2010 елларда гаять активлашып киткән «Әллүки» әдәби берләшмәсе һәм татар студентларының «Тәрәзә» газетасы булса (оештыручысы – Ленар Шәех, әдәби кураторы – Галимҗан Гыйльманов), икенчесе 2010 елларда талантлы һәм яшь әдәбият-сәнгать әһелләрен үз тирәсенә туплаган «Калеб» клубы иде (җитәкчесе – Гүзәл Сәгыйтова). Шулай ук «Иделем акчарлагы», «Шигъри Сабантуй», «Илһам», «Глаголица» әдәби бәйгеләре «ачкан» талантлар да, үз сукмакларын табып, олы әдәбиятка килеп керделәр.
Моңа кадәр дә яшь иҗатчыларны барлау омтылышлары булды. Бигрәк тә «Әллүки» (2007, 2014) һәм «Ак юл» (2012) җыентыклары игътибарга лаек. Укучыга тәкъдим ителә торган җыентык та – шундый омтылышларның берсе. Аның да төп максаты – бүгенге көндә әдәби процесста актив катнашкан, татар әдәбиятында үз исемен, стилен, язмышын булдырырга омтылган яңа буын иҗатчыларны барлау, туплау һәм аларның иҗатын авторлар үзләре тәкъдим иткән кимәлдә, стильдә, фикерләү рәвешендә, ягъни ничек бар шулай укучыга тәкъдим итү.
Исеменнән үк аңлашылганча («Яңа гасыр тавышы»), бу басма – билгеле бер дәрәҗәдә дәгъва-китап. Меңьеллык тарихы һәм дөнья әдәбиятында саллы гына абруе булган милли әдәбиятыбызга Яңа Гасырда үз өлешен кертергә, анда үз урынын булдырырга дәгъва иткән каләм әһелләре чыгыш ясый бу җыентыкта. Авторлар арасында, шактый каләм ныгытып, берничә китап чыгарган яисә драма әсәрләре белән сәхнә яулаган, Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителеп, әдәбиятта үз исемнәрен һәм урыннарын булдырган шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар да, бүген аякка басып килүче, ләкин әдәби амбицияләре белән өлкәнрәкләрдән һич ким булмаган талантлы яшьләр дә бар.
Тавышның төсмерләре күп булган кебек, яңа буын иҗатчыларның авазы да төсмерләргә бай, өслүп ягыннан да, мәүзуг ягыннан да гаять күптөрле. Алар арасында Г. Тукай – Х. Туфан – М. Җәлил – С. Хәким – И. Юзеев традицияләрен дәвам итүчеләр дә, Ш. Бабич – Һ. Такташ – Ә. Давыдов – Р. Әхмәтҗанов – Р. Фәй- зуллин – М.Әгъләмов – Зөлфәт билгеләгән юлны сайлаучылар да, шулай ук өр-яңа шигъри стиль, поэтика, шагыйранә фикерләү алымнары тудырырга омтылучы авторлар да бар. Традицион гарузга, силлабикага, силлаботоникага корылган шигърият һәм җыр поэтикасына нигезләнгән лирика белән янәшә «ирекле шигырь», «ак шигырь» күнекмәләре, көчле символ-метафораларга корылган символизм шигърияте, модернизм, постмодернизм шаукымы белән өртелгән поэзия дә очрый бу җыентыкта. Прозада, драматургиядә исә әдәби традицияләр үзенчәлеклерәк чагылыш тапкан. Бу әдәби төрләр тормыш-яшәеш белән ныграк бәйләнгән, шуңа күрә дә аларда жанр, стиль, поэтика өлкәсендәге үсеш-үзгәрешләр индивидуаль төс алган, авторларның шәхси үзенчәлекләре дә ачыграк тоемлана. Ләкин төрле традицияләргә, юнәлешләргә, әдәби төрләргә, жанрларга караган каләм әһелләренең барысын да бер сыйфат берләштерә: алар иркен сулыш белән иҗат итәләр, дөньяга хөр караш белән карыйлар; алар үз хисләрен тыймый, бер кысага куып кертми, фикерләрен дә төгәл әйтә, элеккеге тапталган образлардан качарга тырыша, яңа мотивлар, образлар, сурәтләр, детальләр уйлап таба. Кайчакта бу яңа әдәбият укучыны шок хәленә куя, шул ук вакытта тирән уйларга да сала, ә кайчакта… яшь аралаш көләргә мәҗбүр итә.
Бүгенге яңа гасыр әдәбиятының үзенчәлеге дә шунда: үтә дә шәхси, хәтта күңелләрне иләсләндереп, бераз ачуны китереп, үртәп торган интим әдәбият белән янәшә, аңа берегеп диярлек, бер үк каләм очында Ватаны, халкы, милләте өчен көеп, «җан атып» яшәргә омтылган, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомерен багышларга әзер булган татар улының, татар кызының язмышы бөреләнә… Бу әдәби язмыш ияләре, милли мираска, рухи традицияләргә тугрылык саклаган хәлдә, аерым тарихи, рухи, милли кысаларда гына бикләнеп калмыйча, дөньякүләм рухи казанышларга кыю мөрәҗәгать итәләр, ул казанышларны милли фәлсәфәгә, фикергә, поэтикага, образ-символларга якынайтырга омтылалар, үзләренең оешып кына килгән иҗат лабораторияләрендә кат-кат сыныйлар, кыю экспериментлар үткәрәләр, шул рәвешле, үзләре генә белгән, инанган хакыйкатьне табарга тырышалар. Аларның хаклылыгын (яисә хаксызлыгын) киләчәктә Вакыт Галиҗәнаплары һәм Мөхтәрәм Укучы хәл итеп бетерер, ә бүген исә әдәбиятыбызның киләчәге, язмышы өчен җанлы әңгәмә, бәхәс, көрәш бара. Укучыга тәкъдим ителә торган җыентык – шуның бер күренеше һәм дәлиле.
Әйе, бу җыентык дәгъва гына түгел; ул – иң элек язмышлар китабы. Шуңа күрә дә, аны укучыга тәкъдим иткәндә, зур җаваплылык хисләре кичерәм. Китапны кулга алганда, җыентыкка кергән һәр автор үзе дә җаваплылык тойгысы кичерер, дип уйлыйм. Укучы да аны ерак шүрлеккә алып куймас, өстәленең бер читендә тотар. Вакытлы матбугаттамы, китаплардамы, әдәби чаралардамы – әлеге җыентыкка кергән авторлар белән очрашкан саен, бу китапны ачып, хәтер яңартыр, аларның әдәби язмышлары өчен сөенер.
Галимҗан Гыйльманов,
язучы, мөхәррир
Шигъри Әсәрләр

Ленар Шәех

Ленар Миңнемөһим улы Шәехов 1982 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Такталачык урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1999–2002 елларда Минзәлә педагогия көллиятендә, 2002–2007 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында, 2007–2010 елларда аспирантурада белем ала. Университетта укуы белән беррәттән, танылган язучы Галимҗан Гыйльманов белән берлектә, яшь каләм ияләрен үз тирәсенә туплаган «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсен кабат аякка бастыра. Татар студентларының «Тәрәзә» газетасын оештыра һәм аның баш мөхәррире була. Шул ук вакытта 2004–2005 елларда «Шәһри Казан», 2005–2007 елларда «Татарстан яшьләре» газеталарында эшли. 2007 елдан Татарстан китап нәшриятында мөхәррир, 2008 елдан баш мөхәррир хезмәтендә.
Ул – Казан, Уфа, Мәскәү, Бишкәк һәм Лондон шәһәрләрендә татар, башкорт, рус, кыргыз, инглиз телләрендә дөнья күргән егермедән артык китап авторы. Әсәрләре шулай ук казах, азәрбайҗан, төрек, якут, чуваш һ. б. телләргә тәрҗемә ителгән. Шигырьләре рус, азәрбайҗан, төрек, якут, чуваш телләрендәге шигъри антологияләргә, шул исәптән «Современная литература народов России» балалар әдәбияты антологиясенә (2018) кертелгән.
Филология фәннәре кандидаты. М. Җәлил исемендәге Республика (2013), А. Алиш исемендәге әдәби (2017), Евразия халыкара (2018) һ. б. премияләр лауреаты. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2020).
Татарстан Язучылар берлеге, Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге, Татарстан Журналистлар берлеге, Россия Журналистлар берлеге, Халыкара Журналистлар ассоциациясе һәм Евразия иҗат гильдиясе (Лондон) әгъзасы.
«Сине күргән саен, җанда…»
Сине күргән саен, җандаБер шигырь бөреләнә.Тамчы гына булган шатлыкЗурая, эреләнә.Җилкәмнән тау төшеп китә,Каурыйдай җиңеләям.Кысыла бөтен көченә,Тартыла күңел җәям.Шул чагында, кош шикелле,Эх, бер очасы килә.Сөю тулы яшьләремәНидер кушасы килә……Сине күргән саен, җандаБер чәчәк бәреп чыга.Гөлчәчәкләргә төренеп,Шигырь ияреп чыга.Имәнкискә кызына Такталачык егетеннән ачык хат
Күп баш ваттым бу хакта:Син – Имән, ә мин – Такта,Бик кызык бит, чынлап та.Күреп торам ап-ачык:Син – Кискә, мин – Алачык,Йөрим шулай фал ачып.Уңда, сулда гел урман…Мин – Агыйдел, син – Чулман,Икесе дә бер юлдан.Уйланам, панимаешь,Мин – Актаныш, син – Лаеш,Кояш чыгыш һәм баеш…Тактасы да кирәкле,Имәне дә кирәкле —Булыйк тырма-көрәкле!..Әйтәм ачыктан-ачык:Булсын Имәналачык,Исең китмәсен һич тә —Булсын, шәт, Тактакискә!…Йөзгә җылы җил бәрә…И. кызына Т. егетеКайнар сәлам җибәрә!«Зәңгәр күкнең упкын-дулкынында…»
Зәңгәр күкнең упкын-дулкынындаТургай булып җаным атына.Кайда, диеп мине сорамагыз —Мин бәхетнең өске катында.Бар йөрәгем кубарылып тибә,Мәхәббәткә күңел талпына.Әллә кайда диеп уйламагыз —Мин сөюнең өске катында.Әллә кайда түгел, монда гына,Мин хыялның уйнак атында.Әйдә бергә, сез дә соңламагыз —Мин хыялның өске катында.Ак болыттай ак уйларга чумыпБасып торам дөнья чатында.Кая китте, диеп сорамагыз —Мин яшәүнең өске катында.Су ташый кыз…
Су ташый кыз Ак чишмәдән,Көянтә, чиләкләре…Көянтәсен кочып алганАк шома беләкләре…Су ташый кыз Ак чишмәдән,Сусавын басмакчымы?..Юлына сөйгәне чыкса,Йөрәген ачмакчымы?..Су ташый кыз Ак чишмәдән,Тамчыдай адымнары…Мөлдерәмә күзләрендәСаф чишмә чалымнары…Су ташый кыз Ак чишмәдән,Офыкка карый-карый…Толымлап үргән чәчләренЯз җиле генә тарый…Су ташый кыз Ак чишмәдән…Эх, чишмә булсаң икән!..Пар чиләкнең ирнәвеннәнСу белән тулсаң икән!..Су ташый кыз Ак чишмәдән,Иренендә чык суы…Юлына сөйгәне чыкса,Кузгалыр җан ярсуы…Сагыну җыры
Утлы сөю хисләремнеКөмеш җептәй сапладым.Ак болытка хатлар яздым,Акты-китте хатларым.Кояш нурларына төреп,Сиңа сәлам җибәрдем.Ул офыкка батты-китте,Йөзгә төнге җил бәрде.Ай яктысын карам итеп,Сиңа шигырь юлладым.Аем гына качты-китте,Таң атарга – бер адым.…Җил артыннан хатлар яздым,Очты-китте хатларым…Иң-иң кайнар хисләремнеКүрешүгә сакладым…Тупыл мамыгы
Июнь башы. Тупыл мамык коя.Бар җиһанга чәчә аклыгын.Җәй эчендә ак кар явамыни —Нинди серле көн бу, аклы көн!..Тәрәзәдән керә, ишекләрдән —Анда-монда тупыл мамыгы.Чәчләремә кунган ак мамыктан,Әни, күңел сине таныды…Синең дә чәч тупыл мамыгыдай, —Үзе йомшак, үзе ак кына.Ак төс сиңа бик килешә, әни,Көләч чагың, матур чак кына……Июнь башы. Тупыл мамык коя.Әйтерсең лә дөнья ак болыт…Һәр ел яуган мамык әниемнеңЧәчләренә кунган ак булып.Җылытасы килә дөньяны!
(Триптих)
1.Җәйгә кердек, ә мин туңып йөрим,Табалмыйча җылы җаныма.Бер кояшка сузам кулларымны,Бер үреләм шырпы кабына.Шундый салкын. Никтер аңлый алмыйм:Җәйдә кышмы, кышта җәй мәллә?..Суытамы әллә сөю юклык,Ялгыш адым, гөнаһ гамәлләр?..Бу дөньяга җылы эзләп килдем,Бир син, җиһан, җылың, жәлләмә!Болай да бит салкын.Ялкын юктанГаҗизләнгән башым әйләнә.2.Ут төртимме, әллә дөрләтимме,Эсселәсен хәят, тирләсен.Мин үзем дә җылы бирә алам,Бирми икән дөнья, бирмәсен!Мин үзем дә сөю бирә алам,Күпме кирәк, мәгез, алыгыз!Кесәгезгә акча итеп түгел,Җанга ялкын итеп салыгыз!..Мин үзем дә җылы бирә алам,Тилмермәсен кеше, көтмәсен.Яфрак хәтле гомер җылы эзләп,Ялкын эзләп кенә үтмәсен!..3.Яфрак кадәр гомерҗилгә очмас,Мин ымсынам җәйнең таңына.Җаным җылы, йөрәк кайнар әле,Кояш ятмый шырпы кабында.Яфрак кадәр гомерҗиргә төшмәс,Күккә төшәр, бәлкем, кем белә…Җылы бирәм сезгә, бер уч җылы,Күпләр көтә, күпләр тилмерә…Яфрак кадәр гомерюкка чыкмас…Мин ышанам…Тоям мин аны…Бүтән мәңге суынмаслык итепҖылытасы килә дөньяны!..Постмодерн
Күңел поэзия эзлиТаш диварлар арасыннан.Асфальтланган юллар буйлапШигырь чабып бара сыман.Күңел җилли… Илһам эзлиРельслар тимереннән.Трамвайдан шигырь көтеп,Меңенче кат тилмерелгән.Күңел – яңгыр… Ул гамь эзлиЙортның калай түбәсеннән,Асты өскә китерелгәнБөек ханнар төрбәсеннән.Күңел – ак кар… Ул моң эзлиИпподромнан, стадионнан…Шигырь түгел, дөнья чаба,Мәшәкатьләр бара аннан.Күңел поэзия эзлиЯрылган таш арасыннан.«Ташгырь» төяп, «тимгырь» килә —Илһамланмый карасыннар!Ярый әле, туган авыллар бар
Авылыма кайтам әле, әйе,Сагындырган икән авыллары.Бер мизгелгә онытылып торганБу дөньяда әле авыл бары.Онытылган икән… оныттырганТаш шәһәрнең ыгы-зыгы шавы.Әллә кая гына китеп барганБалачактан калган кендек бавы.Алны-артны, көнне-төнне белми,Шәһәр казанында кайныйбыз без.Ярый әле, туган авыллар бар,Шунда гына кайтып айныйбыз без…Ярый әле, туган нигезең бар,Әнкәң көтеп торган җылы өең…Әллә кайда югалмаган икәнБалачакта чияләнгән төен.Таш эченә куып кертелгән җанҖиңеләеп кала, иркенәя.Сабый күңел урам уртасындаРәхәтләнеп ак канатын җәя.Авылыма кайтам әле, әйе,Күңелемә тансык авыл кары.Ярый әле, туган авыллар бар,Алга дәшеп тора авыллары!Тәгәрмәч…
Казан дәүләт университетына
Иярсез ат кебек чабып уздыИң бәхетле чагы гомернең.Мин бит синдә каткан ипи беләнБелем ташын бергә кимердем.Салкын чәй дә булды,кайнар чәй дә, —Авыз пеште, өреп эчмәгәч.Ап-ак колонналар арасындаШыгыр-шыгыр килде тәгәрмәч.Гомер тәгәрмәче,Яшьлек тәгәрмәче,Студент тәгәрмәче иде ул.Бу көннәрнең иң-иң кадерлесен,Иң яктысын үзенә җыйды ул.Алган белем артык күп тә түгел,Бер чемодан икән нибары.Миннән күпкә акыллырак, беләм,Универның ап-ак дивары.Җыйган белем бер чемодан гына,Хатирәләр ничә чемодан?!Юкка гына энҗе бөртегедәйСайлап-сайлап кына җыймаган.Ленины да, Толстое да шунда,Ап-ак колоннадан тузан да…Синең яннан гомер тәгәрмәченШыгырдатып кына узганда,Бер дәшәрмен, елмаермын әле,Син танырсың мине, танырсың!Ап-ак горур колонналар беләнКүңелемә кереп калырсың!«Исәнме, кояшым, исәнме!..»
Исәнме, кояшым, исәнме!Бик күптән көтәбез, чыкмыйсың.Ай буе болытлар артындаЙоклыйсың, ахры, син йоклыйсың.Халыкка син кирәк, бик кирәк,Кояшсыз көннәрдә боегам.Гел болыт эчендә яшәүдәнҖәмгыять, кешелек оеган.Күкләргә карасаң, сорылыкҖаннарны суыра үзенә…Кояшлы киләчәк каршынаСыгылмый бар гына, түз генә…«Исәнме, кояшым, исәнме!» —Диярмен. Син бары чык кына.Күземдә – өметтән яралган,Җаныма таралган чык кына…«Күңелемнең тулган чагы, ташкан чагы…»
Күңелемнең тулган чагы, ташкан чагы,Акылымның ычкынган һәм шашкан чагы.Гөрләвектәй агып ятам җир буйлатып,Бар дөньяны уйландырып та уятып!..Уянсыннар һәм күрсеннәр минем хәлне,Көлкеме мин, әллә инде мескен, жәлме?Җил булып исәр мәл түгел, коштай очар.Кемдер әйтер: «Түзалмасаң, әнә оч, бар!..»Юк, гөрләвек халәтеннән чыга алмам,Шуңа микән бертуктаусыз агам-агам.Киртә түгел таш диварлар, мәрмәр юллар,Аларны да үтеп чыга агым сулар.Күңелемнең тулган чагын «көш!» диялмыйм,Терсәгемне берничек тә тешли алмыйм.Акыллымы, акылсызмы – җавабы юк,Тораташтай яшәүнең бер савабы юк.Гөрләвектәй агып китәм кая таба?.. —Уйлар йөри җан ишеген кага-кага…«Еллар оча, еллар оча…»
Еллар оча, еллар оча,Китап битен актаргандай,Язгы җилләр, җәйге җилләр.Көн коела, ә тоелаБер урында таптангандай.Еллар үтә, еллар үтә,Вакыт – чиге-чамасы юк,Сузыла ул чиксезлеккә.Бер кат тамган тамчының даКабат-кабат тамасы юк.Еллар арта. Еллар арттаЯлтыр-йолтыр килеп калаСибелепләр-чәчелепләр.Мизгелендә гүя очкынКабына да һәм югала.Еллар оча, еллар оча,Күзне ачып йомган кебек,Ул шулай тоелган кебек.Ерактагы эзне диңгезДулкыннары юган кебек,Алар арттан куган кебек.Германиядә…
(«Алман дәфтәре» ннән)
Монда бүтән тормыш,Монда бүтән яшәү.Урамына чык таКешеләргә дәш…– Әү?..Барысы да гади,Бөтенесе әйбәт.Беркем тотмый синеМуеныңнан бәйләп.Һәм телеңнән тотып,Беркем йөртми сине.Ә киләчәк тормышБик селкетми сине.Барысы да тыныч,Ага агымсудай.Бу алманнар шундыйБашлы халык бугай.Әкияттәге кебекЙортлар, бакчалары.Кесәләрдә йөрми«Тиен» акчалары.Миллионнар беләнХыялланмый халык.(Без җигелеп үскән,Ә тагарак – ярык.)Барысы да чиста,Бөтен җирдә кадер.Алман һәр кешегәБулышырга әзер.Әнә сора гына,Тот та эндәш син…– Әү!..Монда бүтән тормышҺәм кешечә яшәү.Имәннәр… Имәннәре…
(«Алман дәфтәре» ннән)
Юк, башларын имәгәннәрАлман имәннәре.Шушы микән көчле, горурХалык дигәннәре?..Адым саен, һәр чат саенИмән агачлары.Кайгы, сагыш, борчу беләнКатмаган башлары.Бар дөньяны кочып алганЮан ботаклары.Үзе эре, үзе яшелИмән яфраклары.Иркен сулап, көлеп тораАлман имәннәре.Юк аларның дилбегәсе,Тәртә, йөгәннәре…Шуңа микән яфрак саенБишәр чикләвеге.Унау, унбиш… Монда – яшәү,Түгел чикләү иле.Болытларга тиеп тораАлман имәннәре! —Бездә генә имәннәрнеңБашын игәннәре.Сала теле
Кала теле түгелсең син —Сала теле.И бүленмәс һәм сер бирмәсАна телем.Авыл саклый синең тирәнТамырыңны.Ә шәһәрдә «Явыз Иван»Ябырылды.Сабыйларың урыс телеКочагында.Кара бөркет үз нотыгынКуша монда.Ялгыз калган РобинзондайБүген хәлең.Кая синең горурлыгыңҺәм мөнбәрең?..Кая синең күкрәк киерепЙөргән чагың?..Кая синең төркилегең?..Кая чаңың?..…«Әннә», – диеп ачылмасаСабый теле,Киләчәктә кем аңлар соң,Телем, сине?..Мин дә
Кеше, еллар үткән саен,Акыл туплый, яхшыра.Күңелемдә начарлык юк,Уем һәрчак яхшыда.Көнләшү юк, хөсетлек юк,Юк хәтта бер тамчы кер.Минем мондый яшәешемКем өчендер барыбер.Кем өчендер, киресенчә,Кулайдыр усаллану,Тормыштан һәм яшәештәнАдым саен зарлану.Көнчеллектән шартлый-шартлыйКызышу – кемдер өчен…Мондый үрләрне яуларгаҖиталмас минем көчем.…Шундый уйлар яктырттыларБаш очымны кинәттән.Мин дә кеше, мин дә татар,Мин дә сезнең милләттән!Ага базар
Ага базар, ага базар,Гүя утлы таба базар…Әби-карчык күп йон язар,Оек бәйләр, ак шәл бәйләр,Үтәр язлар, үтәр җәйләр…Ә хатыннар ак май язар,Сөт өстедән әйрән сыгар —Ап-ак икмәк, кымыз чыгар!..Карт бабайлар тәнен язар,Арба ясар, чана ясар,Итек тегәр, ката басар…Ә ир-атлар канын язар,Тимер чүкер, кылыч ясар —Мичен ябар, мичен ачар…Япь-яшь кызлар сөю язар, —Мендәр эшләр, чигү чигәр —Аһ, уңганнар!.. Нинди чибәр!..Яшь егетләр сөяк язар,Ат чаптырыр, колын карар,Ары чабар, бире чабар…Сәүдәгәргә бәхет язар,Бәрхет ситсы, ефәк кенә,Гүя йомшак түшәк кенә…Пешкән җимеш, кипкән җимеш,Аша юып, шушы килеш.Яңа күлмәк, яңа ыштан —Кисәң, яза күрмә һуштан.Ага базар, ага базар…Иске базар, яңа базар.Алыш-биреш, сату-алу,Учка алтын, көмеш салу.– Бер алтынга…– Унбиш көмеш…– Ярый, алам шушы килеш… —Ыгы-зыгы, сатулашу,Шау-шу гына, татулашу…Һәр көн саен ага базар…Тарихчылар тарих язар…Киләчәккә соң ни язар?..Ага базар, ага базар…Мин Сәйдәшне тыңлыйм
Мин Сәйдәшне тыңлыйм кабат-кабат,Мин Сәйдәштә күрәм үткәнне.Җаным белән тоям:нигә халкымЙөрәгендә аны йөрткәнне.Ул татарның бер бәгыре булыпКилеп чыга минем каршыма.Аның көе – язгы ләйсән яңгыр,Талгын гына яуган кар сыман.Аның моңы якты кояш кебекНурландыра җанны, күңелне.Менә тагын мин Сәйдәшне тыңлыйм —Бар халәтем нурга күмелде.Сәйдәш бит ул – халкым күңеленеңЧыңлап торган моңлы бер кылы.Мин татарның яшәешен күрәмСәйдәш язган көйләр аркылы.Нурлы көйләр киләчәккә әйди…Күз яшьләрем тама. Елмаям…Аны тыңлый-тыңлый үсә татар,Сәйдәш белән бергә олгая.Ул татарга озын гомер юрый,Юраулары, шөкер, юш килә.Мин Сәйдәшне тыңлыйм кабат-кабат,Күңелемә Сәйдәш хуш килә!Әй Кырым!
Әй Кырым,Карама миңа кырын,Гамьле еллар аша танышСинең кайгылы җырың!Әй Кырымым, Кырымым!..Казанда кыбырсып ятканМин синең бер җырыңмын!Кайгылар уртак булган шул,Борчулар уртак булган.Тәхет кенә очкан-киткән,Әйтерсең юртак булган.Гүяки аргамак булганГасырлар чабып үткән.Татарлар Казан, КырымдаКан түккән дә яшь түккән…Кимсетелгән, җәберләнгән,Кагылган һәм сугылган,Көчләп чукындырылган даВатаныннан куылган.Куылган шул, кусалар даКитәргә теләмәгән.Тәре таккан хуҗаларныУл бер дә өнәмәгән.Рәхәтләнеп яшәр идеңДинеңне кысмасалар,Туган телең, тарихың бел,Дип һаман кыстасалар…Гасырлар буе изелепЯшәгән кеше генәҖаны белән якын тораЧал тарих ишегенә.Кеше нәрсә? Монда милләтЮкка хөкем ителгән.Кара җирне тырный-тырный,Соңгы чиккә җителгән.Әй Кырымым, Кырымым!..Казанда кыбырсып ятканМин синең бер җырыңмын!Пайтәхетләр очкан-беткән,Бар ирек – ярты карыш.Елларда югалып калганЮртакны эзләп барыш.Моабит
Төнге Берлин буйлап йөргәндә, очраклы рәвештә Моабит төрмәсенә юлыктым…
Германия. Берлин. Төн караңгы.Урамнарда утлар яна бит!..Үзем сизми генә янәшәңнәнУзып барам икән, Моабит.Син һаман да төрмә.ЗаманасыҮзгәрде дип йөрим эчемнән.Дөньясында барган сугышларныТуктатырга килми көчемнән!..Әй Моабит! Җәлил Моабиты!Күңелемдә йөргән Моабит!..Ак кар көтәм. Ак кар урынынаНиктер кызыллары ява бит!..Без очраштык. Җәлил шигырьләреСоры диварларның исендә.Харап булды татар егетләре…Плётцензее… төрмә мичендә.Хәтерлисең. Әле онытмадың.Мөмкин түгел хәтер яңарту!..Аң артса да, хыял үзгәрешсез —Бер шартлаган шарны кабарту.Бу кешелек сабак ала белми,Сугыш арты сугыш уенда.Җәлил дәфтәрләре йөри кебекЙөрәк тирәсендә – куенда…Германия. Берлин. Төн караңгы.Болытлардан яшьләр тама бит!..Уйларыма чумып, янәшәңнәнУзып барам икән, Моабит…Мәскәү йөзе
Мәскәү йөзе төрле… Мәскәү йөзе —Кара һәм ак, соры, кызыл, сары…Белә микән моны Мәскәү үзе?..Күптән эреп беткән инде кары.Эреп беткән, бәлки, яумаган да,Яңгыр гына коеп узганмыни?Җир өстендә атлар аунаганда,Шәһәр өстен каплар… тузанмыни?Мәскәү эше хутта… Мәскәү эше —Ак һәм кара учның өсләрендә.Тышы бердер аның, эче, эче…Күргән кебек тирән төшләремдә.Җир өстендә, җирнең асларындаКөтү-көтү халык өерләре.Мәскәүдән зур уйлар башларымда —Хәтерләтә тынмас өермәне.Мәскәү уе тирән… Мәскәү уе…Бу уйларда безгә урын юкмы?Ә узганда – томан кара-куе,Утлы таба анда, таба – утлы.Киләчәктән үткәннәргә табаБара юллар, бара, туктап тормый.Кем ут йота, кем суык су каба —Мәскәү колак салмый, муен бормый.Йөз ел элек узганнарны таныйм —Белә микән моны Мәскәү үзе?.. —Меңәрләгән узгынчыга карыйм:Күбесендә таныш татар йөзе!Күбесендә безнең татар 100е!«Кышның юлын кемнәр кискән иде…»
Кышның юлын кемнәр кискән иде,Кемнәр буган иде, нинди зарлар? —Бурый-бурый карлар яуды бүген,Ап-ак карлар, энҗе кебек карлар!Язгы ташкын булып ташыды кыш,Бар дөньяга аклык ургылды ла…Тышауларын салган атлар кебек,Ак бөртекләр җиргә ыргылдылар.Хисләр ярсыгандай, сөю килгәч,Киртәләрне җимереп чапкан кебек,Ак кар яуды бүген, ак кар яуды,Дөньясына ак ут капкан кебек.Кышның башы буран алып килде,Ак сөенеч бүләк итте безгә.Төрлелеккә өметләнгән күңелКала алмый хәзер соры көздә.Аклык бүләк итте безгә Ходай,Шыксызлыкны шулай капладымы?Аллаһ мәрхәмәте – кардай чиксез,Кешелеккә таба һәр адымы.Кыш юлына кем аркылы төшәр? —Барып чыкмас мәкер-хыяллары…Бурый-бурый карлар яуды бүген,Сөенечләр тулы ак карлары!..Самолётта
(10100 метр биеклектә 900 км/сәг белән очканда язылган шигырь)
Бар нәрсә дә нокта гына булып,Сызык кына булып күренә.Өстән карыйм, биеклектән карыйм,Кайчак сурәт парга күмелә.Ак томанга урала да куя,Югала да куя билгеләр.Аклык кына, чиксез аклык кына…Җир җилләре монда килмиләр.Монда дулый галәм давыллары,Кояш бураннары котыра.Янәшәдә генә кытай кызыКоты очып, куркып утыра.Кояш нуры белән ак болытларОчу сөенечен бизиләр.Төчкерсәң, эндәшсәң дә хәтта,Кычкырсаң да, аста сизмиләр.Бер самолёт – үзе белән үзе,Мотор шавы гына колакта.Ә иң аста сарык бәтиләреҖыелышкан төсле улакка.Аргамакка охшап, урман кала,Яшел-сары төстә басулар.Вак әйберләр моннан бик күренми,Өтер булып ята күл-сулар.Артык биек. Артык биектә шул.Күз карашы аска үрелә.Бар нәрсә дә сызык кына булып,Кызык кына булып күренә.Халкым киләчәген уйлаганда…
Күңелләргә шом йөгерә бит, әй,Табигатьтә давыл дулаганда…Йөрәкләрем әрнеп-әрнеп китә,Халкым киләчәген уйлаганда.Телем киләчәген уйлаганда,Милләт киләчәген уйлагандаҖаным өшеп-өшеп куя бит, әй,Урамнарда карлар уйнаганда.Нәрсә булыр? Кайда туктар татар?Ахыргача ул соң баралырмы?Меңәр еллар туплап килгән мирасБерәр кайчан әллә таралырмы?Сораулар күп. Без белмибез аны.Ни буласын бары Алла белә.Бүген тормыш дөрес, матур кебек,Ак болытлар йөзә, кояш көлә.Иңгә төшкән таудай авырлыкныБез дә күтәрмәсәк, кем күтәрер?Аркан төшсә кулдан, җеп ычкынса,Бабайларның йөрәкләре әрнер.Ак болытлар буйлап еллар чаба,Җан түрендә давыл дулаганда.Күңел кылы буйлап зар-моң йөриХалкым киләчәген уйлаганда,Халкым киләчәген уйлаганда…Әйләнә дә кайта…
Әйләнә дә кайта яхшылыклар,Елмаюлар кайта нур булып,Изгелекләр мең мәртәбә кайта,Арта-арта кайта, зур булып.Яманлыклар бер дә теләмимен… —Нишләтәсең, кайта ансы да…Әйләнә дә кайта, әйләнә дә…Кошлар кебек кайта барсы да.Ак кар булып, яңгыр булып кайта,Давыл булып кайта гамәлләр.Ярамаган эшләр кылмас идем,Кулларымнан килсә әгәр дә…Яхшылыклар гына кире кайтсын,Изге теләк җанда сулмасын.Изгелекләр генә җанга ятсын,Яманлыклар кеше кылмасын.Күңел кылларында уйнаганда,Заман җиле,тыел, ярсыма…Сабырлыклар бирсен Аллам, димен…Әйләнә дә кайта әйләнәдә…Әйләнә дә кайта барсы да.