
Полная версия:
Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)
Яланаяк
мин бәхетне яланаяк күрәм.мин бәхетне күрәм – үтәли.бала чагым болынында бабамәле һаман печән күбәли.әле һаман чыжлый чалгылары.әле һаман шул ук – иманы.мин ызаннар кичәм:…икәү… өчәү…тик аңламыйм һаман дөньяны.кануннарын аның.алымнарын.юк, аңламыйм.кем соң аңлатыр?!– бары киткәч, – ди ул, – кемдер безнебүгенгедән күбрәк яратыр…җирдә чакта аңлау бирелмәгән,бирелмәгән никтер адәмгә.и сихәтле бәхет!хәләл дә син,кем өчендер – үтә хәрәм дә.бәхет өчен туганмы соң без, дип,яланаяк – киртләч үрләргә…кирәк безгә, бәлки, тик – яшәргә.кирәк вакыт килгәч – үләргә.Mahа-manvantara
Нинди төстә хәзер синең төшләр?Тәрәз пәрдәләрең? Өстәл лампаң?Күшегәме һаман бармакларыңҖәен-кышын, булмаса да салкын?Фасылларны ничек исәплисез —Дүртәүме алар? Күбрәкме? Азмы?Сез яшәгән яңа ул дөньяныңБармы көләч тузганаклы язы?Нинди Күккә карап сокланасыз —Кызыл микән? Шәмәхәме әллә?Без яраткан башка төстәгесеТәгәрәде никтер җәһәннәмгә.Борчымыймы күкерт яңгырлары?И сөйлиләр иде, исеңдәме…Кешеләрдән тагын кемнәр калды?Нинди алар? Бармы исемнәре?Сүзләр бармы? Әллә һәрбер мәгънәКараш аша гына укыламы?Кем дә булса, борынгылар сыман,Берәр кемне өзелеп юксынамы?Онытамы тәмам? Йә сөртәме,Хәтеренең төймәсенә басып?Җан кыюдан туктадымы гавам,Ирештеме тынычлыкка – тансык?Нинди төстә хәзер сезнең төшләр?Ул төшләрдә кайтавазлар бармы?Хет саташып булса ерасызмыТаныш күктән яуган ап-ак карны?…Арындырган бугай артык йөктән, —Кем ул, белмим, сезнең яңа Тәңре.Тик ышанам: шәфкатьледер, гадел.Һәм биш фасыл җәйдер анда мәңге.Яшел күзле
Феи августа так свободны и так легки,
их духи немного горчат.
Лемерталар бии таңга кадәр болыннарда.сокланасың: менә ләса – яшьлек үзе!алар елый, яшеренеп үләннәргә —үзләредәй яшел күзле, яшел күзле.алар көлә – кыңгыраулы үзән буйлапуйнап кына йөгерек җил узганмыни!алар китә, артларыннан эз калдырмый,берәүгә дә үч сакламый, кызгандырмый.алар көтә – айга, елга сузыламы,сузыламы бер гасырга, аннан ары…алар кача кешеләрдән ераккарак,сизә калса сүзләрендә ялган барын.алар белә: югалсалар – ахыр булыр.төсләре дә онытылыр, үзләре дә.дөнья биер, шашып-шашып, үз көенә,бик иске дәрт күмерләнер күзләрендә.…бераз кырку тоелыр ул август төне:нәкъ ирек һәм җуелмаган хәтер төсле.һәм оза-а-ак чык кипми торыр үләннәрдә,кемнедер бик хәтерләтеп – яшел күзле.Гап-гади
Безнең хәсрәт хәтта хәсрәт түгел,Хисләр хәрабәсе – гап-гади.Үлем сызыгында йөргәннәрнеңИсе китмәс иде әллә ни…Алар, бушлат кесәсеннән алып,Махоркасын җилдә төрер дә,Һәм саргайган теше белән кысып,Ютәленә буылып көләрләр.Көләр алар… Артларында – Әфган,Артларында – кырыс кырык бер…Безнең сугыш хәтта сугыш түгел,Азагы юк хирыс… коллык гел.Без, җан өчен көрәшәбез, диепАлданабыз яки алдыйбыз.Ә чынлыкта бары… очын җуйганЧынбарлыкны төшкә ялгыйбыз.Шулай ярый. Пошынмаска артык.Бу йөрәктә, имеш, җөйләр күп…Һәр кайтканы – Булат безгә… бүләк…Һәр тапканы – яңа Зиләйлүк.Биле нәзек Зиләйлүкләр өченКергәннәрен утка күрмәдем…Минем буын башка: һәр яңа көнАлыштырып кия күлмәген.Юк, янамый аңа һичбер афәт,Ул кизәнә үзе үзенә:Фил кадәрле булып күренә дәОчып барган чебен күзенә.Күкрәк кесәсендә хатлар йөртеп,Исән кайтканнарның әллә ниҮзгә түгелдер дә сөюләре…Бераз тугры бары. Һәм гади.Җилфер…
Йөрәк идем.Бары йөрәк идем.Шартлап ярылганчы, таралганчы —Ай-йолдызлар качып киткән күккә…Миндә яңа галәм яралганчы.Хәзер инде исем-атама да,Һәм эндәш тә туры килми һичбер.Шуңа «кемдер» диеп дәшә калсаң,Җавап ишетмәсәң…Аптырама!
Җилфер…Җилфер…– Җилме?– Җилдер…Иярәм дә мин үтәли йөримКүлмәгеңнән синең – ап-ак киндер…Түбәләргә менеп, кошлар куам —Күгәрченнәр гүли, гөлдер-гөлдер…– Ә, бәлки, син – төндер?– Бәлки, төндер…Дөнья әле бүген ишетергә,Теләмәгән ялгызак бер өндер?Күр: үтәли йөрим – йортлар аша,Җаннар аша – ишетмисез бары.Һәркемнең үз куанычы, гаме,Үрсәләнеп торган тиңсез зары.Ә мин биим кыек читләрендә —Кем өчендер, бәлки, мин өндер дә…Төшләреңнән айнып елмаясың,Кул селтисең:– Китче…Кит!Көлдермә!Һәм мин очам моннан ераккарак…Каналларда – көймәләр – җип-җиңел…Кара чутыр малай әнкәсенеңЫчкындыра кулын:– Кем ул?!– Җилдер…Мин елмаям бары:– Җилдер… җилдер…Ә кып-кызу көньяк төне җиргәЯпкач зәңгәр ябынчасын – киндер,Мин иелеп аңа әкият сөйлимҺәм җыр көйлим таңга кадәр:– Җилбер-җилбер…Сөембикә
1.Тум-тулы күктә ай, тум-тулы.Югыйсә бит инде онтылды:Ул көбә күлмәкне киюләрҺәм хәнҗәр йөзендә биюләр…Буй-колач җитмәслек ялганнар…Бу шанлы каланы алганнарҮз-үзен ничә кат акладыҺәм сине, сүз дә юк, сатмады.Көймәдә озатмады.ИделеңИлереп дәшмәде:– Җиңелдең…Дастаннар сүтелә җилләрдә —Кем тели, шул аны җилгәрә.Сорама:– Ник беркем эндәшми?Ятмы мин аларга?Көндәшме?!Яугирме – көбәдән киенгән?!Иделең суына иел дә…Пышылдар сиңа ай – тум-тулы…Пышылдар Иделең:– Онтылды…Тарихың да күптән…Илең дә —Шәп-шәрә —Баскыннар җилендә.«Кайт…» – диеп дәшәдер далаңдаЧәчләре чаларган Атаң да,Кайт шунда,Монда син – килмешәк,Сиңа тик… дастанда килешә…Исеңдә иде бит, исеңдә —Шул теге… борынгы кичеңдә —Ай гына тәрәздән карады.Яныңда берәү дә калмады…Калмады дус түгел, дошман да…Кит, оныт, Үткәнгә ышанма!2.Тум-тулы, тум-тулы күктә ай.Нурлары, аҗдаһа-еландай,Чорный да…Уянам яңаданМин әле җуймаган Урдамда…Һәм йолкып чәчләрем толымнан,Җил мине далага томыра…Ул инде ят түгел… иркәрәк…Ефәктәй ургыла җилкәмнән,Мин кара юргамда җилгәндә…Ә ерак-ерактаТилгәннәрКаңгылдый, һөҗүмгә ыргыла…Мин кайтам Әтием Йортына.О-ныт-мас-ка!
1.Алар өчен телең дә юк синең,Илең дә юк…Сүндер төшләреңне!Яшьлек хыялыдайБеркатлыракБулганга ул бик тиз өшәндеме —Безнең ирек?Очсызгарак төшеп,Югалттымы үз кадерен, затын?Алар өченБез – олтырак кына,Дәверләрдә солтан булган халкым.2.Кемнең тәхетенә әверелерЯңа җан йөгерткән кирмәннәрем?Әйтерсең мин, кендек каным тамып,Дөньясына хәтта килмәгәнмен…Бик борынгы кояш асларында —Күпне күргәнҺәм бик күпне белгән —Мин әйтерсең бетмәгәнмен янып,Әйтерсең баш калкытмаган көлдән.Оныт, диләр,Кайсы кышлауда синЧыккан идең соңгы кабат кышлап.Тик онытма:Кемгә тез чүктеңҺәмАнт китердең,Кемнән алдың бөят.Әйтерсең без булмаган да җирдә.Әйтерсең без тамактагы сөяк.3.Яшем белән юыпҮбәм синеңТашларыңны —Хәрабәгә калган.ДөньялыкныңКай читенә барма,СөйләшәләрМинем телдә һаман.Кайсы гынаТуфракСугарылсын,Кубарылсын —Минем тарих калка:Тәңкәләре, әнәСөңгеләре,КаберлекләрЕламсырап ята.Әнә бик борынгыТынлыгыннанКүләгәләрКүтәрелә иңрәп:Мин – аларны,Алар мине таный,ҺәрберсенәКушучДога кирәк.Сөт тәмен дә,Сөю тәмен дә минҮз илемдәҮз телемдәБелдем.Оныт, диләр,Тик йөземә бәрәБик борынгы,Ирек сөйгәнҖилем.4.Оныт, диләр,Кайсы җәйләүдә синЧыккан идең соңгы кабат җәйләп.Ул җәйләүдә атлар үрсәләнә,Күз алартып, авызлыгын чәйнәп.Кендек каным тамган тамырларныКубарам даБер йодрыккаТөйнәпКарап торам:ВатанымныМинемЙота бараДәвасы юкҮләт —БИТАРАФЛЫК.Ул очсызга төшәКемнәргәдер.Ә кемгә —Бик кыйммәт.Узган гасырдан калган фотосурәтләр белән берьяклы диалог
– Ә мин туганчы сез ничек яшәдегез?
– Синең туасыңны көтеп, кызым…
– Нәкъ менә минем сездә туасымны алдан ук белдегезме?!
– Белдек, билгеле! Синең безне эзләп табуыңны көттек…
Бала чактагы сөйләшүләрдән.
Бик борынгы чордан, көлгә калган йорттанЧыкканнар да исән,Төбәлгәннәр күзгә…Чит-читләре көйгән моңсу сурәтләрме,Кораблармы – саксыз якорьларын өзгән?Чәчләрендә чал юк, сыр юк маңгайларда,Елмаялар әнә үзләре яшь, ихлас…Мин юк әле, юк мин…Кояш астындагыУл яшәеш шуңа, ахры, сәер бераз.Орынмыймын…Чатнап уалыр да… индеҖыеп алмам сыман… югалырлар эзсез.Мин аларның минсез чакларына һаманЫшана алмый яшим…Кем идегез?Кем сез?!«Әбием» дип сезгә эндәшкәнче «бабам»,Учыгызга учым йомылганчы…Әүвәл…Мин галәмдә, йолдыз тузанында кайнап,Эзләгәндә оя – йөрәгемә тәңгәл…Таныганчы сезне,Табылганчы, аннан…Ак биләүгә төшеп, елаганчы тәү кат…Юк бу сергә ачкыч,Булган ул сер гүя —Иңгәнче ук Коръән, Яхшы Хәбәр, Тәүрат…Миңа бары җырлар һәм әкиятләр калдыСез яшәгән чордан…Дөньяда юк йорттан…Һәм сурәтләр —АндаШундый бәхетле сез!Шул бәхетне ялгыш югалтудан куркам!Шагыйрь
Пуля у виска. Пуля наверняка.улыбайся только своим.Диана Арбенинаялгыз килгән җиргә, ялгыз китә.ә калганы аның – язмыш эше.ул – урманнан тотып алып кайтканкиек сыман.юкса – шул ук кеше.бар тапканын, барлык югалтканынчәркәләргә салып кат-кат чайкый.җанындагы упкыннардан качып,мәгарәгә керә, җирне айкый.юк, белми ул шул җанында кайчангаләм шартлап, йолдыз атыласын.янартаулар уянасын…әлеҗир күрмәгән энҗе табыласын.күзләренә карамый да, кайчактоя үзе бимазасын ятның.яна, яна, яна…тынга каба!ә акылы… аек кала, салкын.ул һичкемгә яр да түгел, пар да —кияүгә бир аны, хет өйләндер.авызлыгын чәйнәп, чабыш көтәфатирларда,яшәп кем беләндер.көтә мәхәббәтнең һичберәүгәочрамаган иң бөеген…хагын…һәм ваз кичә аннан ул сөюдән:«тапмадым, дип, ул булмадың тагын…»ул капшанып бара, бара, барачытырманнан —эз салмаган бәндә.«минеке бу туфрак!һәм Җир шары!..» —шапырына…тик…үзе дә хәтта —үзенеке түгел.ил, чорныкы…чәркәдәге ялкын түзми, чатный.авызлыктан ычкынырга теләпбәргәләнә…юк!ычкына алмый!…ычкынса да… ычкыначак бары —мәңгелеккә.монда —бу «урман» да —ялгыш кулга төшкән бер киек ул —уңыш елмаймаган бер сунарда.улый, улый, улый…җиңәлмичәүзеннән мең тапкыр олы көчне.дөнья чигәсеннән тишеп уза…ә калганы инде —Ходай эше.Кичке пастрол
урамнарга кич кергәндә,җил төргәндә – сине, мине,баш очында йолдызлана,коңгызлана Аның иле…дөнья җиргә яңа туган,күзен ачкан сабый ише.кайсыбызның өнедер бу,кайсыбызның, белмим, төше.белмим.көләм!кыңгырауларкөлә ерак басуларда.– алар, дисең, шундый наян,һәм нәзберек – ачулана —ялгыш кына орынсаң да…кыңгыраулар —Күгең төсе.тып-тын гына эри бу кич,биләвенә төрепбезне.кичләр хәзер сиңа охшаш —үзе сабый,бакый үзе,дөнья җиргә яңа туган:тибрәп тораап-ак бүзе —урамнарга кич кергәндә…– томан, – дисең. —көзге… томан…мин кыңгырау сабагында —өзелми…чак эленеп торам.Болан күзләре
мин сагынмыйм синле көзләремне.язларымны. җәйне. кышларны.никтер йөрәк, күтәрелеп, кошларташлап киткән кырдай бушанды.никтер йөрәк барлыгыңны тоймыйбу җиһанда бүтән. төшләнми.тамчылар да керфек очларындаиза чикми – өзелеп төшәлми.никтер йөрәк яфракларын койгандөнья сыман калды шәбәреп.һәм бер кичтә тәрәз-ишекләрнеяпты.якты кәбен шәмнәрен.«соңга калып булса-булсын…» – диде.сүтте җыйнап куйган бүзләрне…тәрәзәдән, керфек какмый, аңакарап торды болан күзләре.Сөт юлы
тауларда болан йөгерә,ай тулып юкарганда.татлы ис булып яратутарала утарларга.дөньяның кырыс йөрәгедөп тә дөп тибә һәр төн.син мине яраткангадыр,мин – сине… әллә бәлкем…сулыкка төшә боланнар,күзләре – өркәк-көрән.каяндыр, тирән-тирәннәнкарый күк төбәп… үткән.карый күк учар йолдызлар:Сөт юлы… Кучкар… Сәвер…без, Күктән иңгән оланнар,Җир иңләп очкан дәвер…дөньяның зәгыйфь йөрәгесулкылдап тибә һаман.ул безнең буза-дауларданйончыган инде тәмам.шулкадәр иркен югыйсәурманы… тугайлары…тынлыгын җанга тутырып,керепләр югалмалы…Күк тулы учар йолдызлар:Аждаһа… Тимерказык…кайсына кайтырбыз кире,йөзебез ак, дип, базып?!…тауларда болан кычкыра…җемелдәп яткан эздәнйөгерә улым…бөркеләсөт исе —чуаккөздән.Бәхетле бул!
ашыктырма гына язмышыңны.гомереңне, зинһар, ашыктырма.кешеләре җирнең, әнә кара,үз бәхетен эзләп табып тора.үз вакытын белеп китә кышлар.килә көзләр – нәкъ үз вакытында.үз-үзеңә кайтып була барыҗир кабыгын бәреп ватып кына.татып кына – югалтулар зарын.һәм очышын мәхәббәтнең – кабат.урманнарда – эзне буташтырып.канатларың… җәрәхәттән канап.табып була.шуңа – ашыктырма.күктән кояш, яңгыр ташып тора.исемем юк минем.җисемем юк.мин – өр-яңа туган гашыйк кына.ул – бик иске бер Җир шары.зинһар,куалама аны.сак бул! сабыр!үз вакытын белеп эри карлар.үз вакытын белеп коя яңгыр.язда калган күзләреңдә күрәм:нинди якты – үткән.нинди зирәк.ашыктырма гына!ул бит —сиңа —бер гомерне яшәр өчен кирәк.бәхетле бул, димәк!Күрешү турында баллада
Золотарник и четвёртый камень,Это то, что я тебе принёс,Когда узнал…Суфьян СтивенсӘле һаман синеке мин. ҖирдәСине оныттырыр көч юктыр.Төшләремә кунак булып керсәң,Түргә әйдим:– Саумы. Уз. Утыр.Күрмәгәнгә аймы, ел узганмы,Атыла да шундук каршыңа,Бармак очларыңны тоюга укӘзер йөрәк Күккә ашырга.Әзер онытырга гомеренеңСинсез узган сәгать… минутын… —Иреннәрең сутын татыр өченКүп тә түгел, бары бер йотым.Әле һаман шул ук тәм аларда —Диңгез тозы… әрем ачысы…Һәм аз гына… сизәр-сизмәс… бераз…Нарат җиләгенең тамчысы…Аерылганга аймы, ел узганмы…Узды бугай инде бер гомер.Чигә чәчләреңнең бөтеркәсеКайнар күмер түгел, ак төтен.Күрешергә тиеш булмаганга…Шуңа төштә генә киләсең.Бусагалар көтә сине сыкрап,Син дип ачам ишек келәсен —Ухлап карт ябалак күтәрелсәБотагыннан корган тупылның.– Килермен дип уйламадым… болай…Тик үтешли генә сугылдым…– Ярый, – димен. – Мин дә… тик үтешли.Тик үтешли – фани дөньяда…Яшим исемеңне телгә алмый,Пышылдамый хәтта уйда да.Әмма беләм: барыбер минеке син,Язмыш кайда кагып йөртсә дә.…Сумаладай кара чәч толымым —Йөрәк турыңдагы кесәңдә…Туфрак
Без сезнең шикелле идек.Сез безнең шикелле булырсыз.Кибәч зиратының капкасына язылган сүзләр.Җир дә – бер күләм. Күк тә – бер күләм.Җан да – бер күләм.Шуңа – пошынма.Тын тор. Сүзеңне тыңласын ҖиһанЯфрак шавында. Җил сулышында.Сирень фокстроты, шомырт кадриле,Тузганакларның көяз вальсында.Яратыр өчен сүзләр… кирәкми.Син бит беләсең. Сүзсез. Барысын да.Дөнья бер чиктән икенче чиккәАйкала әле.Айкалыр озак.«Без идек сездәй. Бездәй булырсыз».Кочаклап елар…Юк!Үбәр өчен —Җирсегән чакта —Калсын бу туфрак.Бары – бер күләм.Артыгы түгел.Артыгы – хәрәм.Артыгы – әрәм.Шуңа – пошынма.Чиксез бу җирдәЧикләр булгангаБәхетле адәм.Лилия Гыйбадуллина (Гыйбаш)

Лилия Фәнис кызы Гыйбадуллина (Сираева) 1987 елның 22 мартында Татарстанның Актаныш районы Әҗмәт авылында туа. Әҗмәт башлангыч мәктәбендә, аннан Такталачык урта мәктәбендә укый. Балачактан шигырьләр яза. Мәктәп елларында районның «Агыйдел дулкыннары» иҗат берләшмәсенә (җитәкчесе Мөхәммәт Мирза) йөри. «Мин бәхетне күрәм!..» дип исемләнгән тәүге җыентыгы 2003 елда, мәктәптә укыган чорда ук дөнья күрә (Рәдиф Гаташ кереш сүзе һәм фатихасы белән). «Нур Баян», «Иделем акчарлагы» һ.б. әдәби бәйгеләр җиңүчесе.
Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында белем ала (2004–2009). «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсендә каләмен чыныктыра, вакытлы матбугатта даими басыла.
«Белла» халыкара рус-итальян әдәби премиясе иясе. Өч шигъри җыентык авторы: «Мин бәхетне күрәм!..» (2003), «Тынлык кайтавазы» (2010), «Кайту» (2018). «Көмеш кыңгырау» газетасында һәм «Мәйдан» журналында эшли.
2009 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
«Минем канда…»
Минем кандадарга асып, данга күмдерелгән,төрбәләрдән төрмәләргә иңдерелгәнтарих бәргәләнә.Минем кандаУраллардан мең кайтаваз уба.Чал Агыйдел ярларына бәрә.Минем кандаҺуннар тарих даулый,Идел-судан ташлар калка, колмак бата.Минем канда,җирсү хисен бармаклары белән буып,чандыр бер карт киез итек баса.Минем кандатешсез сукбай этләр, канга сусап,Казан эзләп йөри.Минем кандадәрвиш Хозыр Ильястын сукмакта «Карурман» ны көйли.Минем канда,тырнакларын төн күзенә батырып,ау бөркете яңа корбан күзли.Минем кандахәнҗәр хакыйкате,тулпарларның тояк эзе сызлый.Минем кандабиләүләргә биләп богауланганАдәм углы үксеп-үксеп елый.Минем канда,карт күзләрен тулган айга текәп,ана бүре улый.Минем канда,күкрәгенә кысып үксез Үтәмешен,Сөембикә сатлык илен каргый.Минем кандабәддогалар бәргәләнә,тамырлардан ташып тарих кайный.Минем кандауклар оча мәңгелекнең үзәгенә,дала җиле исә…Минем канда әле хәтер исән…«Каралган сайгаклар сызлана…»
Каралган сайгаклар сызлана.Боз каткан бусага катында,Узгынчы җилләрдән калтырап,Кем анда? Кем тора?Тәрәзләр тилмерә. Ничә ел,Ничә чор бу яккаТузанлы кояштан коелаМең гайбәт колактан-колакка:Бар, диләр, шундый бер кара йорт.Ул йортны өрәкләр саклый, ди.Ул йортта вакыт та туктаган,Ул йортта җан каткыч салкын, ди.Сөякләр сибелгән сайгаклар,Пәрәвез түшәлгән түбәләр…Ташландык бу йортны күкләрдәнӨрәкләр иелеп үбәләр.Ярлыкау шушыдыр, ахрысы.Шушыдыр, мөгаен, ахыр да…Җиде юл чатында – кыршаудаТилмереп тышаулы ат тора.Ул җансыз, ул хәлсез, ул ялгыз,Далада дагасы югалган,Догасы урланган,Ялына уралган камчылы исемнәр…Каннарда котыра кам өне.Урамнар улыйлар – яз исеҺәм бүре өере…Һай салкын, бик салкын бу җирдә,Боз каткан бусага катында,Тапталган тынлыктан калтырап,Кем анда? Кем тора?Кертегез!!!Сайгаклар зарыгып сызлана,Кайрылып ачыла капкалар,Убыла түшәмнәр. Бугазлар – бугазга!Уяна каберсез үлгәннәр.Канга – кан, җанга – җан!Учларда ерыла мең юрау.Ертыла мең ямау диварда,Ярала мең сорау……Җаннарда ташландык хәтер бар.Тулпарлар йөгәнләп,Тузаннар тузгытып, ашыгып кайтырлыкахыр бар…«Мин җавапсыз калмам. Шау имәннәр…»
Мин табышмак чишәм нәселемә…Мөдәррис ӘгъләмМин җавапсыз калмам. Шау имәннәрКочагында изри изге көннәр.Кылганнарны тарый вакыт җиле.Кемнәр килә җиргә, китә кемнәр.Мин җавабын эзлим бу гомернең.Мин азагын эзлим юлларымның.Чалгы чыңы сөйли болын өнен,Чал кылганнар көйли кырлар моңын…Яланаяк кына, сайлап кынаӨзә барам зәңгәр чәчкәләрне.Арыш серкәләнә, көн уртасы,Тургай моңы чәчри чәрдәкләнеп.Адым саен, һәр сулышым саен,Күк-Тәңредән миңа җавап иңә.Табаннарга камыл кадалса да,Тугарылып, бер чабасы килә.Мин җавапсыз калмам. БәгыремдәЯңа мәңгелек җыр бөреләнә.Үткәннәрнең кайтавазын җыя,Чорлар чылбырына үрелә дә.Мең яши, мең яшисе килә,Сорау төеннәрен сүтәр өчен.Бабалары нигезендә оныгымны,Чыр китереп, мунча кертер өчен…Фәрман
Без яшәргә хөкем ителгәнбез…Айрат СуфияновЯшә!Борынгыдан иңгән, канга сеңгәнФәрман йөртә сөйрәп якалардан.Якаң каралганмы, ару-акмы —Карап тормый сөйри бирә заман.Ни хәлең бар, дими, җанга тими,Хәлләреңне үзең хәл кылырсың…Тудың икән – яшә, сула, атла —Фәрманнарның гади һәм корысы.«Әйдә, малкай!..» – чыбыркылый дөнья,Тәртәләргә тибеп карасаң да.Чабулыйсы-карулыйсы килми,Каруларга хәтта яраса да…Шундый вакыт җитә: бер борылыпКарыйсы да килми үткәннәргә.Җил дә кояш булсын, икмәк уңсын,Рәхмәт яусын көтү көткәннәргә.Баш күтәреп багасы да килмиКүкләр багалмасы – йолдызларга.Зур буласы, хөр буласы килми.Түгел дөнья тарга…Түгел! Дөнья киңдер, гаҗәп иркендер ул.Тәртәләрнең аръягында – ирекБардыр. Исен сизәм, рухын тоям кебек.Юллар тора көлеп…«Тудың икән – яшә!» – катгый фәрманЧыбыркылап сөйри бирә һаман.Ыңгырашып алга кузгалабыз,Безгә шушы боерык бик таман…«Салкын сулы вакыт чишмәсендә…»
Салкын сулы вакыт чишмәсендәЙөрәгемнең сагышларын юдым.Кудым!Мин оныттым! Шакымагыз,Ишек бикле. Тәрәзләрдә такта.Бусагамны төн дә йолдыз сара,Бусагама кунып таңнар ата.Таң җилләре үрелеп һәр иртәдәЙолдыз тузаннарын себереп үтә.Вакыт чишмәсенең салкын суыПар чиләкле сылуларны көтә.Һәр тамчысы – шифа, сагыш, сөю.Һәр тамчысы җанны куырып ала.Таң уңае белән атлый кызлар.Эзләренә вакыт түгелеп кала…Күләгәләр куна нигезенә,Янартаулар тына офыкларда.Бусагамда таңнар ата көн дә,Таңнар әле мине онытмаган.Уеп куйдым парлы чиләкләргәҖуелмасын диеп сагыш төсе.Вакыт чишмәсенең салкын суынТаң җилләре чайпалдырып түксен.Кайту
Кабат көзгә. Кыштыр-кыштыр көйгә.Үзем Үлмәсбикә кортка гүя.Җылы оек кирәк, җылы өйләр…Калын киен, йөрәгеңне сакла,Урамнарда инде җилле, диләр…Һәрбер җиле таныш юкса җирнең.Һәрбер җөе таныш яраларның.Күргәнем бар тәннән җан киткәнен,Җирдә яңа кеше яралганын.Һәрбер исе таныш, һәрбер хисе.Бар ымнары таныш, бар сыннары.…Бер йорт аша сиртмә кое иде,Күперләре иде асылмалы.Салкыны да таныш, ялкыны да.Янган чак та булды, ялган чак та.Караңгыга качар мәлләрем дә,Тәрәзләргә ут ягылган чакта.Мең сукмакта адашканым булды,Кайтыр юлны кабат бер эзләргә.Инде күптән такта кагылса даҖирдәге иң газиз тәрәзләргә.Аклы-каралы бу дөнья йөзеМең төсләргә керде минем хакка.Хак дигәнем нахак булды кайчакҺәм хакыйкать булды иң зур хата.Кайта-кайта кабат бу көзләргә,Кыштыр-кыштыр, Үлмәсбикә кебек,Мин үзем дә кара көзләр булып,Йөргәләрмен төшегезгә кереп.Кемдер җәза диеп кабул итәр,Кем өзелеп көтәр – нәрсә әйтим,Минсез көзләр ялгыз бу җиһанда.Бу җиһанда мин көзләрсез ятим.Бар сыннары таныш юкса җирнең,Һәрбер ымы таныш, һәрбер тыны…Кабат көзләр.Кабат көзләр кайта.Мин өзелеп көттем бу кайтуны.«Кайсы ыру тирмәләрен…»
Кайсы ыру тирмәләренҖилләр булып йолкыйсың син, Вакыт?Кайда сукмак башың?Кайда туктыйсың син?Кайсы көзге күләгәсе синең йөзең?Кай төрбәләр тынлыгында йоклыйсың син?Сулышыңнан корыч калкан тузан була,Җарияләр карашына картлык куна.Ишетәмсең – шаулый зират каеннары:Читлегеңә яңа сабый туа —Синең хәтереңә яңа тарих,Тарихыңа яңа исем иңә.Хозурыңа кабул кыл да озата бар —Кулларыңа яңа курчак керә!Ул, бичара, тәти күлмәк киеп,Истәлеккә диеп, сурәт ясар…Кай тирмәләр сине ымсындыра?Кайсы сылу сиңа тәрәз ачар?Далаларга дары исе сибеп,Кайсы чаптар дагасына кундың?Ябырылдың кайсы тарафлардан?Кай языклы аналардан тудың?Биләмәңә яу чабалар хатирәләр,Сагынулар сөңге булып оча.Бары да сына, бары да сындырыла,Үкенүләр генә кочак-кочак…Кайсы ыру атлый мәңгелеккә?Синең сулыш кайсы тирмәләрдә?…Тәти күлмәк кигән чая кызчык —Кем сурәте?Синең сурәтме әллә?..«Карурманда ап-ак җилләр исә…»
Карурманда ап-ак җилләр исә.Тын сукмаклар тора тыелып.Тояк эзләренең кайнарлыгыТузаннарга калган уелып.Карурманда ап-ак җилләр исә —Имән иңнәрендә ай юлы.…Җир йөзенә җете буяу уйган,Читекләре булган каюлы.Җырлап узган. Җыры җылы булган.Ак җилләргә җәйгән колачын.Яңа төсләр белән яңарткан улТормыш дигән яшәү йоласын.Куенында кайнар җаны булган,Күкрәгендә булган йөрәге.Җиргә каты басып атлаган ул,Белеп йөргән илгә кирәген.Карурманда ап-ап җилләр искән,Йөрәгенә аның кагылып.Йөрәк ялкынының кайнарлыгыЭзләренә калган ягылып.Һәм үз юлы буйлап атлаган ул.Һәм ятлаган чорлар дастанын.Читекләре тулы ирек булган —Ир-егеткә ни кирәк тагын?!Карурманда ап-ак җилләр искән.Юлларына еллар ябылган.Мәңгелекнең моңлы өне булып,Ак җилләргә җыры сарылган.Каннан – канга, җаннан – җанга күчеп,Киләчәккә кайтыр моң дисәм —Карурманда ап-ак җилләр исә.Алар тавышында без исән…«Тәрәзәңне ачтың…»
Тәрәзәңне ачтың.ИңнәреңнәнКаерылып очты канатларың.Очты алар кысан мәңгелеккә.Мин һичкайчан сине яратмадым.Карап калдың томырылып, ник очмадың?Очар өчен бер талпыну җитә.Юлын җуйган бер мосафир булып,Япа-ялгыз киттем синсезлеккә.Качып киттем, ачык калды тәрзәң.Ак күлмәгең калды сиңа кунып.Сызылып калды урам, сызлап калды,Канатсызлыгыңны аклар булып.…Канатларың ап-ак иде – җилләрАк кар итеп кенә тараткандыр.Мин һаман да синсезлектән барам.Мин һичкайчан сине яратмадым.«Ә яшәү дигәнең – җир һәм күк арасын…»
Ә яшәү дигәнең – җир һәм күк арасынТырышып, тырмашып икегә яру ул…Аннары – мәңгелек ярату,Мәңгелек табыну.Бербөтен мизгелне, икмәкне урталай бүлгән күк,Каерып икегә кисү ул,Тынлыкта тончыккан мәлләрдәҖил булып исү ул.Бербөтен сөюне, җитмәс дип чигенә,Үткәнгә чигенә-чигенә икегә аеру,Аннары кояшсыз иртәләр,Аннары мәңгелек сагыну…Бербөтен хыялны акка да, карага телгәләү,Бербөтен өметне тураклау, бүлгәләүУл – Яшәү дигәнең…Һәр бәндә умырып каераҮзенә бүленеп биргәнен…Юкса бик гади барысы да.Бу яшәү – бербөтен ипи ул.Җир һәм күк арасын, агын һәм карасынБер итеп дөньядан үтү ул…Газап
Үзәннәрдә үксез өзәңгеләрӨзелергә теләп өзгәләнә.Әрнүләре, киләчәккә күчеп,Җилләр булып, безнең йөзгә бәрә.Авыр, авыр… Безгәме соң кыенБу сөрәннең ятим ихласлыгы?Безне юллар көтә, алсу таңнар,Кылганнарны юар таңнар чыгы.Читекләргә, итекләргә безнеңСарыла бар да:Пычрагы да хагы…Өзәңгеләр өзгәләнә канда,Давыл булып өзгәләнә тагы.Без – җәяүле җайдак токымыннан.Иярләрдән төштек, калды атлар.Яңагына чаптар ялын терәпИркәләнә булыр хәзер ятлар.Җәяүлегә үрләр менү кыен,Җәяүлегә авыр дөнья кичү.Иң хәтәре – җәяү яшәүләреңТәкъдир булып, каннан-канга күчү…Хәтер сыкрый. Зарлы авазларыХурлык булып безнең йөзгә бәрә.Үзәннәрдә үксез өзәңгеләрӨзелердәй булып өзгәләнә.Иртән
Бербөтен җиһаннның мең телем өметенСин узар сукмакта калдырам.Син әле йоклыйсың, мин инде зарыгыпСин үтәр көннәрне сагынам.Сагынам җилләрнең таң белән исүен,Тибрәтеп тәрәзәң пәрдәсен.Син әле белмисең,Синең һәр карашың —Күңелгә иң якын бер рәсем.Бербөтен гомернең мең өлеш җылысынКалдырам син узар юлларда.Таңнарда уянып, дөньяга куаныпЧыгарсың бәхетең юлларга.Багарсың күкләргә, йолдызлар күзләрсең,Кып-кызыл алмалар өзәрсең.Эзләрсең, табарсың, сер булып тамарсың,Җуярсың һәм кабат эзләрсең.Уң булсын бу җирдә син табар, син багарҺәр энҗе, һәр тараф, һәр болын.Юлыңа җанымның җылысын түшәдем,Аңла һәм югалтма син, Улым.Көй
Мин нибары бер көй генә —җил көенә, уй көенә, юл көенә.Сулар талгын гына ярга сеңә,карурманда киек кайта үз өненә.Болыт микән, кәрнизләргә кунып микән, —кыргый күктән таң сызыла миңа таба.Иртәләрдә офыктагы очкыннардантөсле утлар, җете утлар тынга каба.Үз көенә бии-бии яңгыр ява,ерганаклар буйлап чаба көн кызуы.Юлын таба юлын җуйган мосафирлар —кыйммәт бары көн узуы, юл узуы.Кыйммәт бары очкын чәчкән офыкларданкүзең алмый сагынуың киләчәкне.Вакытларны кичеп, сулар күчеп,яңгыр булып кайтуыңны – күрәчәкне.Һәм нибары бер көй – кураларданумырылып кала җилләр белән.Җирсү булып һаман кая дәшә соң ул?Сулар тына, үз өненә киек иңә,язлар сына, ярсу тына… Тыңла гына:бер җаныңа мең куралар көй тутыра.Үз җаена уза еллар, туза уйлар,үз көенә җилләр тына. Җилләр тына…