Читать книгу Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) ( Антология) онлайн бесплатно на Bookz (5-ая страница книги)
bannerbanner
Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)
Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)
Оценить:
Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)

4

Полная версия:

Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)

Булат Ибраһим

Булат Хәким улы Ибраһимов 1990 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасының Лаеш районы Атабай авылында туа. Биредә урта мәктәпне тәмамлый. 2 нче сыйныфтан шигырь язу белән мавыга. Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарих факультетында, соңрак Казан (Идел буе) федераль университетында Россия халыклары әдәбияты белгечлеге буенча аспирантурада укый. Университет каршында оешкан «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсендә каләмен ныгыта. «Иделем акчарлагы», «Шигъри Сабантуй» конкурслары лауреаты. «Йолдызлы билет» (2015) Халыкара премиясе лауреаты, өч китап авторы.

2014 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Балык теле

Яңгыр ява,Урам тулы күлләр,Урам тулы күзләрҺәм телсезләр тәгәрәшә.Алар белән мин янәшә,Ләкин түгел бергә.Мин гомергәАлар белән булмам,Ярдәм итсә Ходам.Яңгыр ява…Балык теле укытучысыКайтып килә,Көлә-көлә, күлне таптап,Балыкларын саный,Акрын гына атлап.Ул безнеке түгел,Әллә каян укып кайтканСатлык күңел,Балык телен алып кайткан,Сатып ана телен.Балык теле,Шундый җиңел тел ул,Хәрефләре дә юк, язуы да,Тарихын да аның беркем белми,Кирәк түгел артык казыну да,Кирәк түгел китап язуы да.Кирәк түгел…Ул телне өйрәнсәң,Йокың татлы,Тыныч шаулы күңел.Чиләкләрдән чиктән ашып түгел,Юлларыңа бәхет тулса,Берни кирәк түгел…Яңгыр ява,Ә күлләрдә балык туе бара,Халык туе кадәр…Балык теле бездә,Атасыннан баласына күчә телебезгә,Бөек телебезгә.Ят та түгел кебек индеБу тел безгә,Балык булып барабыз битҮзебез дә.

Татар булып

Яулар купса, атлар кирәк булган,Җайдакларын көткән яу атлары.Һәрбер заман үзе тарих яза,Һәрбер чорның үзенең татарлары.Безнең тарих тирән,Тамырларын эзләп табыйм дисәң —Җире каты.Кайчакларда бер арбада кайтаБатыр даны белән яманаты.Шанлы тарих чәнечкеле гөлдәйЧәнчеп ала үтеп йөрәкләргә.Татар дигән кызуканлык гүяТумыштан ук безнең күкрәкләрдә.Тумыштан ук тынгысызлык бездә,Тумыштан ук бездә ярсу йөрәк.Мөһим түгел нинди чорда туу,Татар булып гомер итү кирәк.

Кыш бабайга дигән хат кайтты

Син язасың аңа,Син көтәсең,Өмет дигәннәре яндыра.Ә беркөннеХат ташучы апайБер хат, килеп, сиңа тоттыра.Яңа елга ерак әле ара…Хатка мөһер суккан«Кайтарырга кире»,Каһәр суккан иле,Кыш бабайга дигән хат кайткан.Ә мин аңа айлар буе яздым,Кыска булды, диеп озынайттымОзын булды, диеп кыскарттым,Кыш бабайга дигән хат кайтты.Әллә берәр хата киткән микәнБерәр хәреф төшеп калганмы?«Әллә ниләр яза, юләр», – диеп,Укымаска диеп тапканмы.Ә югыйсә елдагыча яздым,Имин көннәр бәхет сорадым,Илләр тыныч булсын,КешеләрдәКешелеклелек хисе сулмасын.Ә югыйсә елдагыча яздым,Елдагыча туган телемдә,Нигә диеп хатым кире кайткан,Нигә кайткан хатым белмим дә.Ә югыйсә елдагыча яздым,Котыпка дип, Кыш бабайга диеп…Ә, асылда,Минем язган хатымБарып җитмәгән дә бабайга,Хатлар җибәрүче аңламаганНинди Кышка, нинди бабайга,Нинди Котып?Ни яза бу тиле,Нинди телдә бу дип?Хатка мөһер суккан«Кайтарырга кире».Ә югыйсә елдагыча яздым…

«Тулай торак…»

Тулай торак.Аннан ерак түгелҮзбәк ашханәсе тирәсендәСине көтеп йөрим.Тулай торак.«Гадел Кутуй» тукталышы.Тапшырасы хатларТапшырылды инде,Әйтер сүзләр калды уйда,Буталышып.Тулай торак.Аның тирәсендәТупыл коя яфрак,Тукталышка карапОзатып кала кызыл автобусны…Ә син хәзер ерак,Мин дә синнән ерак.Тулай торак тәрәзәсеКарап тора елап.

Иртә әле атылырга

(Рәфикъ Юнысның «Корабыбыз батып барганда» дигән язмасын укыгач туган уйлар)

1.Капитан!Кораб комга бата,Әйе, суга түгел, комга.Түгел буын гына,Халык бата.Капитан,Иртә әле атылырга.Ач күселәр сибелделәр тирә-якка,Чүлдән киталсалар,Исән калыр алар.Ә бетсәләр,Аннан инде кире кайтмыйлар.2.Без диңгездә идек,Аңа кадәр океанда…Мин хәтерлим елгаларны,Саф чишмә суларын,Мин хәтерлим горур экипажныңБөек кыз-улларын.Без батарга тиеш түгел әле,Капитан! Бәлкем, язмыш ялгышкандыр,Бәлкем, каргыш ябышкандыр безгә…3.Нух көймәсе йөзә.Капитан,Ярдәм кирәк диеп сигнал бирик.Бер кызыбыз белән бер улкайныПәйгамбәргә биреп җибәрик.4.Уңга борыл,Уңга таулар үскән.Биек таулар ташлы тимердән.Кадерләрлек берни калмады,Ни кадерле газиз гомердән?!Әйдә, бәрел шул тауларга, дустым,Әйдә, таулар бәрелсен безгә.Берни булмас,Таш-тимер тәнебез.Урын бирик давылга, җилгә.Таратсын ул комныКире диңгез ярларына.Капитан,Кем әмере зур корабны батырырга?Океанда, зур-зур дулкыннардаАтынырга безгә, атынырга.Капитан,Сиңа иртә әле атылырга.

Ике телсез

Курка-курка бүген ике телсез,Куллар болгый-болгый дөньясына,Каһәр төшкән, диләр, әллә шундаТәгәрәгән инде дөньясы да.Калтыранып кына җилне коча, күптәнЗинданнарда атмый калган таңнар.Ярсып-ярсып канаган күңелне,Белмим инде, хәзер кемнәр аңлар?Кайтаваз да хәзер өзек-өзек,Сызык-сызык булып сибелә.Телсез заман яңа дәүләт төзи,Миңа никтер шулай сизелә.Телсез заман яңа дәүләт төзи,Диварларны ватып-җимереп.Үз яманын ямаулыкка төреп,Манарадан аска төкереп.Телсез заман яңа дәүләт төзи,Артык теллеләрен үтереп.Әнә анда минем яшьти ауный,Караңгыдан туеп, исереп.Алар анда яңа дәүләт төзи,Яңа кояш элеп буш күккә.Без үзебез акылдан шашканнар,Һәм шашканнар никтер бик күпкә.Нинди дәва язар безгә язлар,Бу ясалма чирдән ни бирер?Ике телсез, куллар болгый-болгый,Үз ишләрен эзләп йөгерер.Йөгерер дә алар сикерерләр,Диңгез диеп, чиксез упкынга.Телсез дөнья илсез дәүләт төзи,Кәгазь дәүләт – яңа буынга.

Сугыш бара

Яралы күңелләр,Яралы язмышларӨстәлдә яталар.Баш табиб, кайда син?Йөрәккә туктаусыз аталар,Саф җаннар авалар тузанга.Ә заман томандаАл канын югалта.Сугыш бара,Үзе белән сугышыргаСугыш бара.Соңгы яугир булыпСоңгы сулышында.Калтырана туплар,Һәм машина асларындаИзге яман уйларКанга батырылып кыйналганнар.Бу кылганнар изге гамәл түгел,Кылынганнар безнең теләк түгел,Без эт кебек буйсынучан гына.Патша курчак уйный хыялында…Яңгыр ява.Томандагы ак мамыкны юаЗамананың ал каныннан.Безнең нәсел нинди ханнан килә,Без нинди тамырдан?Сугыш бара.Үзе белән сугышырга сугыш бара,Соңгы яугир булыпСоңгы сулышында.Ә урамда коеп яңгыр ява,Үткәннәрне шыпырт кынаЮып бара.

Татар рухы һәм каләм

Болгавыр замандаКотыра бураннар,Җил дулый калада.Кайгыдан туепмы,Салкыннан куркыпмы,Ай улый далада…Салкыннан курыксаң —Тумавың хәерле,Ә тусаң —Кайнарлык бөркелсен рухыңнан.Рух диләр.Кайда ул?Татарның нык рухы ул кайда?Җәлилдәдер, бәлкем,Исхакый саклыйдыр,Асырыйдыр аны Тукай да.Татарның нык рухы сизелә каләмдә:Кылыч күк яра ул болытны.Татарның рухы бар,Бар аның каләме —Син шуны, татарым, онытма.

Рокси, рокси…

Кытайда миллиардер малае үзенең этенә, туган

көн бүләге итеп, бәясе 800 доллар булган

ике пар Apple сәгатьләре бүләк иткән.

The Daily MailӘ Роксиның бүген туган көне,Ә Роксиның олы бәйрәме.Тау-тау булып зур бүләкләр килә:Сәгать, зәркән, чәчәк бәйләме.Нигә инде бу бүләкләр сиңа,Син әйт әле, Рокси, әйт әле.Кунакларың әнә шәраб эчә,Син эчмисең, син бик яшь әле.Алар сиңа бәхет-шатлык тели,Саулык тели алар ихластан.Син аларга усал караш беләнУтырасың каранып астан.Рокси, Рокси, ә син беләсеңмеҖирдә күпме кеше барлыгын.Һәм шул кешеләрнең бик күбесеЭт тормышы алып баруын.Рокси, Рокси, без ирекле кебек,Тик безнең дә бар бит хуҗалар.Туган көннәр безнең, кызганычка,Бигрәк артык тыйнак узалар.Рокси, Рокси, ә син «һау-һау» диеп,Гел өрәсең әле хуҗаңа.Ә без менә усал бер караш таТашлаган юк югыйсә аңа.

Казанда кыш

Казан кар астында күмелеп ята,Карлар күмгән йортлар арасын.Һ. ТакташБөтәрләнеп, бөгәрләнеп бетеп,Казан кар астында күмелеп ята.Әй абыйлар, тизрәк кыймылдагыз,Тиздән, тиздән инде таң ата.Тракторлар, арган юлчы кебек,Иренеп кенә торып китәләр.Карга бата-чума кара мәче үтә,Хәерлегә булсын иртәләр…Хәерлегә булсын иртәләр, – диКара мәче үзе, куркынып.Тар сукмактан, тимер юлга тиеп,Машиналар үтә, ыжгырып.Кар астында күмелеп ята бирәМатур-матур, гүзәл бакчалар.Хәзер инде шушы матурлыктанКүзен сирпеп үтми Наташалар,Машалар, Сашалар.Казан кар астында күмелеп ята,Казыйлар да кабат күмелә.Галстуклы тәти абыйларныңКабат бүген башы иелә.– Ә иртәгә бер тамчы кар калмас,– Ә кем әйтте?Мин ишеттем бары кешедән.– Димәк, иртәгәгә кызык булыр,Сүзең булса үзең ишедән…Бөгәрләнеп, бөтәрләнеп бетеп,Юрган астын саклап яткан мәлдә,Акылыннан шашкан тавыш беләнТелефоным җырлый бүлмәдә.– Алло, алло,Абый, ач тәрәзәң,Ап-ак карның башына җиткәннәр,Әллә нинди язу-мазар сызып,Ап-ак карны алып киткәннәр.– Чынлап мәллә,Тукта, куймыйча тор,Бер күз атыйм әле тәрәздән…Ышанмаслык, бер бөртек калмаган,Урлаганнар карны каладан.Алло, алло, ә кем алып киткән,Урлаганнар, әллә басканнар?– Әйе, абый, урлаганнар карны,Кытайларга урлап сатканнар.

Утырып сөйләшик…

Бу заман шулкадәр тизләнде,Үзгәрде яшәүнең мәгънәсе.Әйдәле шушында тукталыйк,Тукталыйк һәм бераз көч алыйк.Каядыр ашыгу, ашкыну,Нигә соң? Кайда соң? Белгән юк,Беләсең, без инде күптәннән,Ихластан шатланып көлгән юк.Югыйсә дөньясы бер көлке,Көлеп ят мәгънәсез сүзләрдән.Күрешәбез кебек үзебез,Сөйләшкән генә юк күптәннән.Югыйсә сөйләшер әйберләрБихисап бу салкын шәһәрдә.Тик нигә?Нигә соң әле дә«Иртәгә, әйдәле иртәгә».Әйдәле, барысын ташлыйк таСикерик туктамас арбадан.Нилеккә бу синең шөһрәтең?Нилеккә бу сиңа ялган дан?Нигә бу якалы күлмәкләр,Нигә бу ялт(ы)равык савытлар?Шул арба көпчәге астындаТузанга күмелеп җан бирә.Кабатлап булмаслык вакытлар.Утырып сөйләшик әле бер,Утырып сөйләшик…

Шагыйрь

…Күрмисеңмени, алар, ни кылганнарын белмичә,

болыннар буйлап йөри…

Коръән. «Шагыйрьләр» сүрәсеннәнТөнТын гына авылым урамынКараңгы буяуга буята.Нигәдер йокламый, тәрәзгә күз атыпБорчылып, уйланып ул ята.Гасырлар зинданда бикләнепКөткәндә ханнардан мәрхәмәт,Боз һәм ут кавышып хисләнгән мизгелнеДиделәр: тилелек – мәхәббәт.Сүгенеп, шәһәрнең урамынҖил йөри себереп чүп-чардан.Җир асты күперен үзенә йорт иткәнБер фәкыйрь сөйләнә юк-бардан.Күзләрен билгесез бер яуда югалткан дөньяныңИманын учакта яндыра чынбарлык.Вазгыять милләтне бугазлый,Без түзем, чыдарлык әлегә, чыдарлык.Ул, борчулы уйларынКараңгы юраудан читләтеп,Төн дигән читлектән качарга маташа,Үзаңын йоклатып.Болытлы чынбарлыкЯңгырын көткәндә биектән.Сулыклар, дошманга сатылып,Халыкны тилерткән…Җил картлыгын каршылый —Таякка таянып үкенеч тарата,Варисы булмагач.Юлчылар адаша догасыз сәфәрдә,Имештер, уңмагач.Табигать үз итеп кочаклый үксезен,Яшенле ис килә һавадан.Төтенгә катнашып өметле яктылык —Ут балкый каладан.Ул нигәдер йокламый,Борчылып уйланып тик ята…Төн тын гына авылым урамынКараңгы буяуга буята.

Солдат бәете

Тик җилләр тәгәри чирәмдә,Ә күктә болытлар тәгәри.Еларга кирәкми, кирәкми,Мин кайтырмын, елама, әни.Күбәләк талпына очарга,Тыярга кирәкми, очсыннар.Сусаган, бикләнгән күңелләрАк-кара дөньяны кочсыннар…Ак-кара дөньяны кочсыннарУйчаннар, хислеләр, хиссезләр.Бу дөнья әллә соң сезнеке,Алтынга төренгән күзсезләр?!Таулардан гөрелте яңгырый,Сулардан яңгырый ачы зар.Тау белән сулыклар дус монда,Чокырлар белән дус текә яр.Тик кеше беркемгә дус түгел,Ул, имеш, бер – бөек җиһанда.Күкләрдән сибелсә алхәбәр,Бу башың китәсе бит ханга.Кайчакта вак тузан астында,Чокырда, дулкында чиксезлек.Бу дөнья сезнеке кебегрәк,Шуңарга сизелми минсезлек.Тик җилләр тәгәри чирәмдә,Яшь белән катышып тәгәри.Күбәләк талпына тәрәздә…Мин кайттым бит, елама, әни!

Яңа заман

Яшьтәш,Иртәгәгә кабат яңгыр, диде,Кабат җилле, кабат давыл, ди.Бүген менә дөнья рәхәт булса,Иртәгәгә кабат авыр, ди.Яшьтәш,Бүлмәдәге соңгы икмәкне дәЯшердем мин – ул тәмлерәк булыр.Күз яшендә җебетербез аны,Бераз гына күңеллерәк булыр,Бераз гына җиңелерәк булыр.Яшьтәш,Ишек өстендәге шәмаилнеМин түргәрәк кертеп элеп куйдым.Шайтан керсә, үзем каршы алам,Коръән тотып антны биреп куйдым.Ә син намазлыктан торма, яшьтәш,Аллаһыдан үтенеп ярдәм сора.Өй артына яңа заман килгән,Яман җилләр бусагада тора…

Ходайга хат

Чәлпәрәмә килә көзге төннеңКараңгыга баткан туң күге.Кылыч булып җиргә яшен ява,Телемнәргә бүлеп күңелне.Менә инде тагын каләм язмый,Менә тагын кичкә авыша.Ап-ак битләр кабат ерткаланаҺәм ут белән мичтә кавыша.Каләм язмый, кан тамырын өзеп,Тәлинкәгә кызыл кара җыям.Күңел ярсуларын канга манам,Һәм кабаттан тәнем аңын җуя.Тәнем аңын җуя, тынгысыз җанХатын яза, юллап Ходайга.Мин хат язам, Ходай, тик белмименСин кайда соң, үзем мин кайда?Мин хат язам…Тамырларда шаулый язгы ташкын,Җан тибрәнә учак өстендә.Мин хат язам, Ходай, мин хат язам,Шәүлә балкый шулчак көзгемдә.Җан белән тән бер кайтаваз кебекОчрашалар мизгел тирәли.Һәм шул мизгел үзәгеннән бүгенБөтен тормыш бик тиз тәгәри.Һәм каршыга, салкын бер өн кебек,Фәрештәнең исә җилләре,Төн төсендә булган күк йөзендәАсылынган үлем җепләре.Караңгыдан дер-дер килеп, кулларНокта куя минем хатыма.Тән дә читтә, җан да миндә түгел,Бер хис булып, үлем чатындаБасып торам, хатны җилгә кысып,Хискә сыйган соңгы көч белән.Мин хат яздым, Ходай,Мин хат яздымВәхшилеккә каршы, үч белән…Тәнем аңын җуйды,Фәрештәгә башын иде дуамал җаным.Ярым үле, өзгәләнгән хис мин,Ярым тере минем вөҗданым…Мин ант эчтем тәнем булган чакта,Хатка түгеп соңгы канымны.Мин җанымны әсир иттем хәтта,Тапшырам дип шушы хатымны…Мин хат яздым, Ходай,Мин хат яздым…

Яшәү рәхәт

(Сугышлар, инкыйлаблар һәм башка бик күп кайгы-михнәт күргән әби-бабайлар, абый-апалар истәлегенә.)

Яшәү рәхәт,Күптән рәхәт инде.Инкыйлаблар үтте,Күпме сугыш…Күккә рәхмәт,Җиргә рәхмәт түзгән өчен,Безгә рәхәт…Рәхәт булган өчен.Инкыйлаблар узды,Узды сугыш.Капка ачылганда шыгырдауларҖанны тәннән аерырга әзер иде.Йөз тапкыр бәйләнгән канатКаерылырга әзер иде…Сибел, чәчәк, җилгә,Ә соңыннан төшәрсең син җиргә.Тарту көче һаман аска тарта,Кабер белән тамыр арасына.Яшәү рәхәт адәм баласына.Яшәү рәхәт,Афәт белән афәтИкәү бергә кочаклашкан чакта,Хак Тәгалә үзе торды сакта:җитте, язмыш,Туктат кайгыларны бу башка.Сәер,Яшәү рәхәт.Күпме сугыш бара дөньяда,Рәхәт булган өченКүпме кайгы-михнәт?!

Нинди төшләр күрәсең син, бабай?

Кемдер яу кырында калды,Кемгәдер җиңү бәхете татыды,Кайберләре төрмәләрдә әсир булдылар,Кемнәрдер бүген дә исән, кемнәрдер инде юк!Бабайлар рухына дога булып барсынНинди төшләр күрәсең син, бабай,Күзләреңә йокы керәме?Офык һаман кызгылт төсе беләнСугыш исен күккә түгәме?Нинди төшләр керә сиңа, бабай,Тынмас туплар һаман шартлыймы?Бер кайтырбыз дигән иптәшләреңӘле һаман кире кайтмыймы.Өн белән төш күперләре буйлап«Сугыш бетте» дигән кайтаваз…Һаман әсирлектәме син, бабай?Кайда йөри килми калган яз.Нинди төшләр керә сиңа, бабай,Нинди төстә җиңү бәхете,Җилфердиме канлы кызыл байрак,Шанлы үткәннәрнең шаһите.Уян, бабай, чәй кайнады, әйдә,Ниләр күрдең, төшләр кайда йөртте?Сугыш бетте, илбасарлар бетте,Сез җиңдегез!..Сугыш бетте, бабай,Бетте…

Апрель ае

…бу көннән яңа киемнәремне җыртып ташлап,

яланаяк чыгып йөгерәчәкмен…

Г.Тукайның Сәгыйть Рәмиевкә язган хатыннанТәнгә мунча булган җиргәАпрель алып килде сине.Синең өчен апрель ае —Кышның язы,Язның кышы булды кебек.Яланаяк чыгып йөгерсәң,Җил туздырган тузан тәнгә кунар,Салкын үпкәләрне буар кебек.Иске киемнәрен ертып ташлап,Ялагай яз үзенекен итте:Алып китте сине,Апрель аен тормыш көзең итте.Җаның мунча көтте синең,Савыгыр, дип, халкың көтте сине,Син милләтне савыгыр дип көттең,Дәва өмет иттең.Синең өчен апрель ае —Икейөзле яз малае,Саклап йөргән икән үчен.Җанга мунча булмас җирдәнАпрель алып китте сине.Апрель —Кышның язы,Язның кышы булды кебекХалкың өчен.

Фәнил Гыйләҗев

Фәнил Фаил улы Гыйләҗев 1987 елның 16 маенда Казан шәһәрендә туа. Бала чагы Татарстан Республикасының Чирмешән районы Ибрай Каргалы (Керкәле) авылында уза. Ул башта Югары Кәминкә урта мәктәбен, аннары Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамлый. Университетта укыганда «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе эшчәнлегендә катнаша. Идел-Урал төбәге студентларының «Шигъри сабантуй» (2010) конкурсында икенче урынны ала. «Иделем акчарлагы» (2010) һәм «Таян Аллага» (2011) яшь язучылар бәйгеләрендә шигърият буенча Гран-прига лаек була. 2011–2014 елларда «Шәһри Казан» газетасында журналист булып эшли. 2015 елда Татарстан Республикасының төп әдәби журналы «Казан утлары» на эшкә килә. Ул шулай ук 2015 елның май аенда Бакуда узган Азәрбайҗанның Төрки телле яшь язучылар берлеге шигъри фестивалендә, 2017 елның көзендә Төркиянең Истанбул шәһәрендә Ауразия язучылар берлеге тарафыннан оештырылган Беренче төрки дөнья яшь язучылар форумында катнаша. Төрки телле язучылар белән танышу-аралашу нәтиҗәсе буларак, Фәнил төрки телле каләм әһелләренең һәм рус телендә язучы кайбер шагыйрьләрнең әсәрләрен ана телебезгә тәрҗемә итү эше белән дә актив шөгыльләнә.

Фәнил Гыйләҗевнең милли шигырьләре 2012 елда Татарстан язучылар берлеге тарафыннан нәшер ителгән «Ак юл» җыентыгында басылып чыга. 2014 елның декабрендә Татарстан китап нәшриятында «Ризасызлык» дип аталган җыентыгы дөнья күрә. Шигырьләре Татарстан матбугатында даими басылып тора. Аерым шигырьләре рус телендә һәм азәрбайҗан телендә нәшер ителгән «Яңа татар поэзиясе антология» сенә кертелгән.

2015 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Азатлыкка атлый татар улы

Кирмән каршысында һәйкәл тора,Мәгърур башын чөеп югарыга.Тәнен буган тимер богауларданКотылырга теләп, арынырга.Тәнен буган тимер богауларыКадалалар тарих төпкеленә.Яралардан кан саркымый, саркыйЯлкынлы җыр тулы шигырь генә.Котылырга теләп зынҗырлардан,Мәгърур башын чөеп югарыга,Шәһид киткән күпме татар җаны,Имин көннәр теләп улларына.Азатлыкка атлап, күпме башларТәгәрәгән җилкәләрдән аска,Истә әле, истә фида җаннар,Чал тарихлар басылганнар ташка.Чал тарихның ишарәсе булып,Ташта басып тора Җәлил сыны.Тар коллыктан азат шәһид рухы,Азатлыкка атлый татар улы!

Казансуның суы кимегән

Ничә гасыр ярларына тулып,Сабыр гына аккан КазансуКечерәеп калган, суы кимеп.Чикләре тар! Бик тар!! Ямансу!!!Чуерланган кирмән ташын юып,Төпкеленә серен сеңдергәнТарихыбыз ачылсынга дипме, —Казансуның суы кимегән?!Яманнарын гына язма, Хода!Яланнар соң кемнәр кулында?!…Хәтта елга яры кысанайганКимсетелгән кирмән буенда.Яр буенда уйга батып йөрим:Казансуның төбе күренә…Тар үзәнле халык түгел лә без!Болай булу тиеш түгел лә!Мин ышанам – кайтыр әле язлар!Үзәннәр бит әле кипмәгән:Ярлары бер тулыр, ташкын булыр,Җимерелер дамба-киртәләр…

Бибимәмдүдә абыстайга

Юл читендә көчек калды, күз атып,Аһ, шул көчек куйды җанны кузгатып!Шул көчектәй калган нәни Апуш та,Әнкәсенең җеназасын озатып.Тау башыннан чишмә чыккан ургылып,Юл ташлары калган, җандай убылып.Нәни Апуш шул урамнан узгандыр,Җил-суыктан тәпиләрен туңдырып.Кул сузымы Сасна – Субаш арасы,Бүлеп тора бары Күшет елгасы.Шул елгага тамгандыр ла ТукайныңИң әүвәлге ачы шигъри күз яше.Башны идек, дога кылдык бу көндәОлуг шагыйрь әнкәсенең кабрендә:«Аллаһ разый булсын синнән мәңгегә,И пәйгамбәр әнкәседәй Мәмдүдә!»

Авылыма кайтам

Авылыма кайтып барам әле, —Урамнарга асфальт түшәлгән;Кайберәүләр бакчасында һаманЧыга алмый йөри түтәлдән.Олы юлның мосафирын дәшеп,Мәчет манарасы утларыБалкып тора эңгер төшкән чакта,Утлап йөри Фәһим тулпары.Авыл кырыенда зират. Тынлык.Агачларны шактый кискәннәр…Яңа каберлекләр калкып тора,Дога кылып уза исәннәр.Кибет арты. Карт буйдаклар тораЭшсезлектән, шунда чүмәшеп;Су буеннан казлар кайтып бара,Эш майтарган кебек, гүләшеп.Тезелешеп утырыша йортлар:Кайсы агач аның, кайсы таш,Кайсы капкаларга йозак элгән,Кайсы өйдә пешә тәмле аш…Түбән очтан көтү кайтып килә,Этләр өрә иң бай йортларда.Мал башы да шактый сирәгәйгән,Арткан бушап калган йортлар да…Авылыма кайтып киләм әле.Сагындым бит, авылым, сагындым!Тыкрык саен урый-урый кайтамСукмакларын бала чагымның.

Гөнаһ илә тәүбә

1.Гөнаһ кылу башта коточарлыкАвыр зур йөк булып тоела.Хаталанган саен ул йөк бушый,Җиңеләя бара, җуела.Шулай итеп, «тырыша торгач», беркөнСизелми дә башлый авырлык.Хаталанган саен өелә тораГөнаһ арты гөнаһ, тау булып.2.Мин тәүбәгә киләм, таң атканда.Кичен – тәүбәләрем бозыла;Гомер җепләрендә тәсбих булып,Гөнаһ катыш тәүбә сузыла…Мәхәббәт һәм нәфрәт арасыдайЯкын гөнаһ – тәүбә арасы:Тәүбә итсәм иске хаталардан,Кабат туып тора яңасы…3.Ялгыш адым сөйри җәһәннәмгә,Тәүбәләрем – тартып чыгара:Тәүбә арты гөнаһ, кабат тәүбә… —Җан шайтанга шулай олага!«Күңел – шайтан!» – диләр, күңел зәгыйфь!Мин – гөнаһлы адәм баласы.Ә шулай да, җәһәннәмгә түгел,Җәннәтләргә килә барасы.

Җеназа

Манаралар калкып дәшеп тора…Яңгыратып күкләр пәрдәсенМөәзин азан әйтә…Шул мизгелдәТын калмыйча ничек түзәрсең?Азан белән намаз арасымы —Яшәү белән үлем арасы?Мәрхүмнәрне искә алган чакта,Нәкъ шулай ук тынып каласың…Мизгел генә бары,Берни түгел.Бөтен гомер бары бер мизгел!Күкне ярып, азан ишетелә:Соклана да, сыктый да күңел…Соклана да күңел, тетрәнә дә:Гавам соңарттырды намазга…Дөнья куып – дөнья куйды берәү,Намазлары мәңге казада…Соңгы намаз.Соңгы тәкъбир.Тынлык…Яшь тыгыла килеп бугазга.Алда ләхет ята.Ул – намазсыз.Һәм укыла аңа җеназа.

Йомшак куллар

Йомшак куллар тиеп,Таң атканда сөеп,Назлап сыйпадылар башларым.Иртә таңнан торып,Көтүләрен куып,Пешерде ул тәмле ашларын.Ул пешергән ашлар…Андый аш юк башка,Ул ашларның тәме хәтердә.Ул ягымлы тавышШундый якын, таныш,Пышылдар күк, менә әле дә…Пышылдар күк, назлап:– Уян, соңга калма!Сөеп сыйпар кебек башымнан.Юлга чыккан чактаОзата калыр арттан,Йомшак кулын куеп кашына.Капкадагы калайКүңелемә балдайДогаларны яттан беләдер.Ул калайның йөзеЙомшак куллар эзенМинем сыман якын күрәдер.Йомшак куллар салганИкмәк исе калганСеңеп капкадагы калайга.Уелгандыр җанга —Таңда уянганда,Шул кулларны тоям һаман да.Ул – ягымлы тавыш,Күзләрдәге сагыш,Маңгайдагы гасыр эзләрен,Йомшак куллар ямен,Ашларының тәменБашка берәүдә дә күрмәдем.

Тукай китабы

Мин Тукайны укып уйга калам:Берни үзгәрмәгән, шул ук чор.Ачлык тоткан милләттәшләремнеңТелләрендә һаман бер үк җыр.Дөнья үзгәртергә теләүчеләрТик үзләре генә үзгәргән.Шагыйрьләргә туры карый алмыйм,Тукай моңы агар күзләрдән.Тукай багып ачы көләр сыман,Көләр сыман бездән кычкырып.Һәм ютәлләр ил ютәле белән:«Бетәсез бит, диеп, тончыгып».Шул ук хәлләр, берни үзгәрмәгән.Шул ук гасыр, дәвер, шул ук чор.Хурлыгыңа түзә алмаганнанНи яшь агыз шунда, ни кычкыр…Бар да шул ук. Шул ук дошманнар да,Сатлыклары, дусты, куштаны…Татар акылы төштән соңдыр, әммаУзып бара сыман төш чагы.Узып бара сыман гомер аты,Дилбегәсе бездә түгел лә.Шагыйрьләргә туры карый алмыйм,Күзләрендә Тукай күренә.Тукай китапларын укыймын даСүгенепләр килә куясы…Дөнья матур, Такташ әйткән сыман…Фәхеш бары кеше дөньясы.Алда ята Тукай китаплары.Һәм башкалар…Шул ук, шул ук чор…Шагыйрьләрне укыйм, шигырь язам……Артта үзгәрешсез биш гасыр.

Тукай ятимнәре

Тукай һәйкәле янында сукбайлар йоклап ята.Ә ул әйтерсең аларны шигырь укып юата.Шигырь укый хәзер Тукай Мәскәүнең иң түрендә,«Тотса мәскәүләр якаң», – дип, як-якка төкеренә…«Тотса мәскәүләр якаң», – дип ачындың, татар улы.Якага түгел, телләргә үрелде Мәскәү кулы.Үрмәләде үпкәләргә якадан урыс кышы,Ничә гасыр ютәллибез кайтаралмый бурычны.Авызлар тулы кара кан, кыйган юк төкерергә,Арабызда үрчи бара телсезләр, бөкреләр…Ничә буын үсте инде кисек тел – иман белән.Кителде күңел кыллары, изелдек «Иван» белән…«Ваня» исемен күтәрде күпме татар малае,Кысалар кысылган саен, акыл барды тараеп…Татарлыктан бу тарлыкка төштек әле без нигә?Телләребез «тырмаланды», дәшмәс булды әниләр…Дәшкәннәре саулык өчен сагаеп сакауланды,«Тырмалы» Мәскәү сөя шул шамакай, сакауларны…Дәшмәүчеләр эчтән көеп, саргая барды һаман,Кипкән яфрак тәкъдирләре көзләрен була яман…Син дә корыдың яфрактай, язларда корыдың шул,Урыс кышыннан үпкәңне үптереп туңдырдың шул…Мәскәү уртасында бүген шигырь укый синең сын,Сәрхуш сукбайлар төш күрә, тоеп шигырь җылысын.Син үзең дә сукбай булып йөргәнсең өйдән өйгә,Инде Мәскәү ятимнәре аяк очыңа килә…

Тарих өземтәсе

Дала җилеДөнья тоткан кавемнәрнең рухыБолгар ташларына сеңеп калган.Бабам калканына тамырланып,Ерак далаларда башын иеп,Җилдә бәргәләнә күпме кылган.Шәһри Болгар – безнең кала. Ләкин…Алай кыска түгел безнең тарих.Төркиләрнең Атилласын, Күлтәгинен,Батый ханны гына искә алыйк!Идел, Чулман, Нократ һәм Чирмешән —Безнең бүгенгебез, безнең сулар.Бар иде бит Татар БугазыннанТатар Күленәчә киңлекләрнеИләп колачлаган шанлы чорлар.Ислам – хак дин, сүз юк! Ә шулай даТатар халкы булган Болгаргача!Яугирлекне вәхшилеккә тиңләп,Кемнәр анда тарихыннан кача?Болгарыбыз – чорлар өземтәсе…Бу изге җир —Бабамнарның сәҗдә кылган җире.Киң Иделне кичеп, чәчләремнеСыйпап үтте шанлы дала җиле.Хач-манараХач-манара нигезендә ташлар —Татар зиратының кабер ташы.Кәгъбәтулла тарафына багыпТәгәрәгән күпме татар башы.Җиргә сеңеп барган хәрабәләрЧикли алмас безнең хәтерләрне:Хач-манара нигезеннән багыпГазаплана татар каберләре…Хач-манара корып сөякләрдән,Сөякләргә табынучы кавемКанга буяп йөргән диварларны,Арба көпчәкләрен, Кабан күлен…Каратуннар йөргән илебездә,Карачкылар корып, дала гизеп…Айны каплап, хач эленгән күктә,Чаң кагыла татар рухын изеп.Чаң агыла инешләрне иңләп.Иңрәп, чүгеп куя илсез коллар.Кәгъбәтулла тарафына багып,Манарада чыңлый колоколлар…Заман тузаныБашкаланың Татар бистәләреЧумып бара заман тузанына.Тукай үпкәсенең өянәгеШул тузанны сулап кузгалыр даБер ютәлләр, ишеп диварларын….Алар җәдитлекне сөя иде.Кичерегез!Без дә кадим түгел.Сезнең дәвер тузан гына инде…Килер көндә без дә тик тузанмы?!Тормыш дәвам итә, алга китә…Ә хәтерсез милләт – үзе тузан…Белмим…Алда ни мәхшәрләр икән?..Белмим…Алда бармы якты тормыш?Бездән калыр буын – татарлармы?Без җимереп өлгермәгәннәрнеБезнең улларыбыз ватарлармы?Өзелерме чорлар элемтәсе?Килер таңнан, татар, ни көтәсең?Дөнья тоткан кавем улымын мин —Хәтеремдә тарих өземтәсе.
bannerbanner