
Полная версия:
Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)
«Безнең курку белмәс җайдак кавем…»
Безнең курку белмәс җайдак кавемИярләде байтак атларны.Тик ахырдан күндәм чаптарларгаИя булды кулы ятларның.Бер кавемнәр җиңелеп откан чакта,Икенчеләр җиңеп оттырды.Ил өчен дип җанын фида кылды,Ә тезгенен кемгә тоттырды?!Җиңелеп тә отмас идек, беләм,Көрәш бара икән – җиңәргә!Тик читләрне якын җибәрмәскәАкбүзеңә, тезген-ияргә!Яугир дигән ат алгансың икән,Каралтмаска кирәк ак атың!И татарым! Атсыз калсаң да син«Хөр Ватан!» дип борының канаттың.И татарым! Син өйрәткән атларЯтлар өчен канат булдылар.Алар безгә яманатлар такты,Ә үзләре җайдак булдылар.Кемнәр атта – шулар дөнья көтә,Кем егылып калган – шул атсыз!Син өйрәткән атка йөгән салып,Дәүләтеңне талый һәр затсыз.Безнең курку белмәс яугир кавемАт өстендә җиргә яралган.Йөгәнлисе, иярлисе идеБу җиһанны кабат, яңадан!Ризасызлык
Мәйданга козгыннар җыелган,Әйтерсең арада мәет бар:Дәшми дә, күрми дә тик торсаң,Телеңне, күзеңне чукыйлар.Халыкка, хаклыкка сансызлык…Хокуксыз кавемгә урын тар…Алышта абынсаң, сөрлексәң,Таптарлар, изәрләр, сытарлар…Кыядан берәүләр мал саный,Биектән түбәнгә упкын бар.Төпкелсез карашлар дәшмәс, тик…Каһәрле бәддога укырлар…Рәхмәт, Мәскәү!
(Ироник шигырь)
Рәхмәт, Мәскәү!Син булганга – без исәнбез.Синең хакта күпме михнәтләр чиккәнбез.Син измәсәң, син сытмасаң – нишләр идек?Гамьсезлектән бетәр идек бик күптән без.Рәхмәт, Мәскәү!Без – татарга гамь биргәнсең,Җан тартышып яшәү өчен тәм биргәнсең.Файдаң тиде – йоклатмадың, уяу иттең.Рәхмәт булып, бәгыремдә кайный үтем.Рәхмәт, Мәскәү!Син өйрәттең эшкә безне.Ишәкләрең бер иртәдә тышау өзде.Һәр көтүнең була диләр көтү башы.Һәр кавемгә башбирмәс баш була изге.«Изге» ләрне, рәхмәт, кулга ияләштердең.Сиңа ихлас соклануым һич яшермим.Синең болыт каплаганга мин яшенлим.Син булмасаң, йә, әйтеп бак!Кем инде без?Син булганга тешләнелгән бу телебез.Янә рәхмәт!Тел авыртмый – юк тешебез.Син хөсетне көнләштергән татар ич без!Суккан саен сырт куярлык бар көчебез.Рәхмәт!Безне гел кожгыттың, кызыктырдың,Биеттердең, уйнаттырып үз кубызың…Марҗа, диеп җыермадык борыннарны —Колач җәеп каршы алды синең кызың.Син җәберләп безне һаман маташсаң да,Уртак онык тыпырчына катнаш канда.«Папа» димәс, «әти» дияр ул бер таңда.Урыс тапмас, татар табар безнең марҗа.Рәхмәт, Мәскәү!Үз башыңа көчәнгәнгә:Без татарны чукындырган, көчләгәнгә…Без яшибез син кысканга үҗәтләнеп,Без исәнбез һаман сиңа үчләнгәнгә!Иске Казан – кирмән нигезе
(Лирик поэма)
Казан – Арча тимер юлының Камай тукталышыннан ерак түгел «Иске Казан» музей тыюлыгы урнашкан. Тарихи елъязмалар һәм борынгы риваятьләр буенча биредәге шәһәрлектә – хәрби корылмада – кайчандыр тулы канлы тормыш кайнаган.
Үзенә тартып торучы сихри табигатьле бу урында татар яшьләре 2000 еллардан башлап, җәй көннәрендә табигатькә чыгып, җыеннар үткәрә, шанлы чорларыбызны искә алып, фәлсәфә кора, ял итә, агачлар утырта…
1.Казансудан без дә балык тоттык,Казан астык Кирмән буенда.Чәй кайнаттык шифа-үләннәрдән —Ханнар чишмәсенең суыннан.Таңбатырлар, Таңсылулар сыманБез дә эчтек сөю ширбәтен.Кара яллы төнне без дә кичтек,Ут сакладык:«Сүнә күрмәсен!»Учак кырыенда үтте ул төн.Синең йөрәк янды…Ә минемБашмак белән чалбар очы көйде…Кырыс иде никтер шагыйрең.Төне суык иде.Төн салкыныҮзәкләргә үтте, бәгырьгә.Ягар утын бетте…Шушы мизгелКүз алдымнан китми әле дә.Кемнәр кайдан җылы эзләгәндер,Ә син миңа килеп сарылдың.Сүз дәшмәдең.Тик күзләрең әйтте:«Мин сагындым сине, сагындым!»Кочагыма сеңдең һәм җылыттыңТаш балбалдай хиссез йөрәкне.Учак көлгә калып сүрелгәндә,Саф сөюең, назың кирәкте.Иске Казан җиле, учак көленӘфсен әйткән камдай бөтереп,Сабантуйда беренчелек алып,Мәйдан әйләнүче ат кебек,Чирәмнәрнең башын иеп уздыҺәм бәйләде безнең чәчләрне.Шул мизгелдә төн карасын ярып,Күктә чатнап яшен яшьнәде.Җир-анабыз үзе түшәк булды,Җилләр безгә юрган иде күк,Бер-беребез өчен учак булдык,Түшәмебез булды төнге күк.Төн үткәрдек Кирмән нигезендә,Казансуның борма ярында.Бар гавамнан читтә, бер дулкындаСерләште тик ике җан гына.2.Төн карасы, чигенүче яудай,Офыкларга ал кан түккәндә,Төтен исе бәгырьләрне төтеп,Сабыр төбе чиккә җиткәндә,Казансуны томан сарган чакта,Бар тереклек җылы көткәндә,Таңбатыр һәм Таңсылудай икәүТаң аттырдык чыклы иртәдә!Таң аттырдык чикмән уртаклашып,Икебезгә уртак тын алдыкҺәм өздереп йөрәк җырын сузганТургай моңын тынып тыңладык.Ә ул очты безгә бәхет юрап,Фатихасын биреп, алкышлап…Тыңладылар аны, башын иеп,Бөдрә таллар, зифа камышлар.Ул җырлады канат җилпи-җилпи,Шат кайтаваз булып үткәннән:Бу тугайда, диеп, Таңбатырлар,Таңсылулар дөнья көткәннәр.Бу тугайда учак тергезгәннәр,Туй иткәннәр, казан асканнар,Изге теләк теләп, агачларгаБәйләгәннәр ап-ак тасмалар.Бу тугайда Казан җайдакларыТулпарларга йөгән кидергән.Сөңге аткан, җәя тарткан затларГашыйк булган, сөйгән, сөелгән…Бу тугайда, чиләк-көянтәсенАскан көе горур иңенә,Су ташыган Казан сылуларыТекә ярдан кирмән өенә.Бу тугайда су төбенә киткәнАлтынбәкнең алтын казаны.Ил өстенә яу килгәндә, халкымШунда кичкән бәла-казаны.Бу тугайның имән Кирмәненнән,Уктай очып атлы батырлар,Ил өстенә килгән дошманнарныЯпанчыдай канга батырган.…Бу тугайда әче төтен исеТоман белән бергә тарала.Үрләп янган кызу учакларныңЧал шаһиты – күмер-көл кала.Шаһит булып таулар, валлар кала,Чишмә кала, кала тугайлар…Сызылып таңнар ата, һәм күкләрдәСөю җырын көйли тургайлар.3.Кара ялын җилдә җилфердәтеп,Җанга кешнәп кайчак төн керә.Шул мизгелдә, иңне-иңгә терәп,Юатырдай кешем – син генә.Шул мизгелдә мин уйларым беләнКайтып киләм Иске Казанга:Таңбатырлар белән ТаңсылуларПарлап дөнья көткән заманга.Мин – Таңбатыр, син Таңсылу булып,Ут саклаган чакка икәүләп.Һәм уянып китәм…КолагымаСин дәшәсең икән, иркәләп.Һәм үбәсең юеш маңгаемны,Чигә чәчем сыйпап җай гына.«Бар да үтте», – диеп пышылдыйсың,Атмаган тик бары таң гына…Күзләреңнән күрәм:Сагынгансың!Сарылгансың куздай тәнемә.Таң атмаган, тургай моңы да юк,Куркыныч төш үткән өнемә…Саташылган:Имеш, ТаңбатырларАуга түгел, яуга киткәннәр,Кирмән, имеш, янып, көлгә калган,Ә чишмәләр, никтер, кипкәннәр.Казанда су беткән.БалыкларыКөеп ята казан төбендә.Тугайларда тургай моңы тынган,Һәр тарафта күмер-көл генә…Һәр тарафта әче төтен исе,Таңсылулар тиңсез калганнар,Таңбатырлар бил алышкан җирнеБасып киткән манкорт кылганнар.…Манма тиргә чумып, уйга батыпКарап ятам тирмә читенә.Чорлар аша гүя бабамнарныңКисәтүле тавышы ишетелә.Дәшә кебек алар:«Үз КирмәнеңКорырга син, улым, онытма!Үз дәүләтең булсын – үз телеңдәСөйләшсеннәр өчен оныклар,Без җан бирдек, яу кырына ятып,Саклау өчен нәсел-дәвамны,Үз Кирмәнең кору тиеш, улым,Җан авазын ишет бабаңның!»4.Мин аңладым бабам ишарәсен —Колак салдым тургай җырына.Кара яллы төнне җаннан куып,Кулларыңны алдым кулыма!Ханнар чишмәcенең суын сибепУтырттык без икәү куш имән.Имәндәй нык гаилә булсак идеҺәм гомерлек ярлар, җан сөйгән!Сүрелмәсен уртак учагыбыз!Шаулап үссен имән, каеннар!Яңа корган Кирмән нигезенәУт салмасын дошман, хаиннар!Эт токымлы җаннар чокыр казыпШартлатса да Бутлер дарысын,Какшамаслык булсын нигезебез!Кыенлыкның җиңеп барысын,Яңа тарих ясыйк, елъязарларҮрнәк итеп дастан язарлык:«Татар исән, яши, дәүләт кора,Менә кайда, диеп, татарлык».Казансудан бездәй балык тотсынҺәм эзлэсен асыл алтынынИдел-йортның суын эчеп үскәнҺәр Сылуы, һәрбер Батыры!Кирмән нигезендә урман булып,Гаскәр булып үссен имәннәр!Бездән соң да хөр дәүләтләр корсынБерсен берсе өзелеп сөйгәннәр.Чикмәнле төн.Тургайлы таң.Учак…Иске Казан – Кирмән нигезе.Яңа Таңбатырлар, Таңсылулар,Рәхмәт әйтеп, Сиңа кул изи.Җәмәгать урыннарында эшләүчеләр
– Урысча әйт! – дисең,Ник соң үзеңТатарчалап миңа дәшмисең?Югыйсә бит син дә,Минем сыман,Казан каласында яшисең,Юкса син дә ике дәүләт теленКамил өйрәнергә сәләтле……Бабаларың яулап алган җиңү —Мине кимсетергә сәбәпме?…Ә, шулаймы?Ник мин тиеш әлеСинең көйгә биеп яшәргә?Син дә «түзем» легең күрсәт бераз,«Толерантлыгың»ны яшермә!Нигә соң син һаман үз сүзеңнеМинекеннән өстен куясың?Үзеңчәгә сукаларга теләп,Анам биргән телдән тыясың?Йә әйт, мөртәт!Кемнәр рөхсәт бирдеБезнең хокукларны кысарга?Ни сөйлисең – ишетмисең, ахры(?!),Бу сүзләрең сыймый кысага:– Читләр урысчалап сөйли! – дисең,Без «Чит» түгел монда, төп Халык!Килмешәкләр калыбына кертмә,Буташтырма, йөрмә буталып!Өстәвенә…Син – хезмәтче генә,Син – хезмәтче монда,Нибары…Үз урының бел!Хөрмәтеңне күрсәт!!Үз телеңне куйма югары!!!Гөлүсә Батталова

Гөлүсә Рәшит кызы Батталова 1982 елның 19 декабрендә татар халкының шигъри бишеге булган Казан артында – Татарстанның Әтнә районы Түбән Шашы авылында туа. 2000 елда Күңгәр урта мәктәбен, 2005 елда Татар дәүләт гуманитар институтының чит телләр факультетын тәмамлый.
Студент елларында Казан дәүләт университеты каршында оешкан «Әллүки» әдәби түгәрәгенә йөри. 2016 елда «Таян Аллага» Бөтенроссия әдәби конкурсының Гран-при иясе булды.
«Бер йотым бәхет» дип аталган беренче шигырьләр җыентыгы 2017 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде.
Бүгенге көндә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында эшли.
2018 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Ватаныма
(«Сөялмәскә» – Казан метросы)
Сөяләсем килә гаҗиз чакта…Таянасым килә үзеңә!..«Хакың юк!» дип ысылдыйлар җилләр,Давыл булып суга теземә.Ышанасым килә кодрәтеңә —Көчен җуйган мәлдә йөрәгем.Бер тамырдан шыткан мең бәгырьдәКардәш җанны тапмый йөдәдем.Җилдерәсем килә юргаларда,Нугай җилен юри үчекләп!Дәһшәтеңнән чыгып качсын идеКала нигезеннән көчекләр.Табыласым килә хыялымныңСиндә чынга ашкан төшендә.Тәндә каным ничә гасырлык соң,Әле һаман шом бар эчемдә.Сөялмәскә! Үрә басып миндәКарусызлык шыта шым гына.Манарадан аска карап торам —Чынбарлыгым каба тыныма.Баш июдән тыям үз-үземне,Язма димен, берүк, акылдан.Тезләнергә хакым булмаса да,Таянырга сиңа хакым бар!Хакым бар!Исәнме?!
Кылкаләм очында төсләрем буталган —Мин синле дөньямны сурәткә төшердем:Рәшәле хисләрне, әрнүләр көшелен…Киндернең читендә култамгам – КИЧЕРДЕМ!..Ноталар биеште – ул көйнең тулгагыСызлатты кабаттан! Кабаттан кабындым!Исемең киңәйтте дөньямның калыбын —Иң соңгы аккордта – иң соңгы САГЫНДЫМ!..…Мольбертым каршында каушарсың үсмердәй,Юргаңны тышаулар җырымның аһәңе.Сиздеңме, дөньяңда өзелде өзәңге?! —Упкынга кул суздым. Соңгы кат: ИСӘНМЕ!..Исәрме мин?
Мин җиремдә янып торган йөрәк эзлим!Яратуга тулган күзләр эзлим кабат!Таптым дисәм – сүнеп барган учак көле…Һәм бәгырьдә нидер әрни… канап-канап…Исәрме мин? Кыямәттә шашып көлсәм?Йә еласам – йозагына элеп җанны?Мине аңлау «акыллылар» өчен – авыр,Минем белән «җүләрләргә» шундый җайлы!Богауларын өзгәннәрне эзләп табып,Бер йотлыгып эчәр идем хөрлек суын.Эзлим… эзлим – аның саен чоңгылынаЙота гына бара кебек хәтәр уен…Тыпырчынам, каударланам – кайда? Кайда —Яшим, диеп, күк күкрәтер ярсу кирәк!Ябып куйган гыйфритләргә ирек бирәм —Очса очар минем якка гөрзи-күсәк…Екса егар – минем төсле исәрләрнеңКүмерләнгән йөрәкләре – тезем-тезем…Ничәнче кат маңгай үбә тырма сабы —Яратудан янып торган күзләр эзлим!Август шәүләсе
Алмалы чәемдә – августның шәүләсе,Соңарган җылыңны кәгазьгә күчерәм…Сине дә, мине дә җәйләрдә аерганДавыллы җилләрне кичерәм… Кичерәм…Ничәнче мәртәбә төшенәм югыйсә:Августның кояшы – рәшәгә ымсыну!Тынгысыз җаныма ничекләр аңлатыйм:Коткарса коткарыр – тәкъдиргә буйсыну…Буйсыну бер уйга – дөньялар аерым,Аерым сулыйсы һава да… Күкләр дә…Алмалы августта юаныч – аҗаган —Тавышсыз әрнүләр… Инде соң күкрәргә……Ышанып көтәргә өр-яңа янулар,Кемнәндер – табыну, кемнеңдер – тәүбәсен…Алмалы чәемдә – августның шәүләсе —Бәхеткә ишарә! Кичерәм… һәммәсен…Себер яна
Котылырга мөмкин идеме соң?Ут тирәли ярсып биештек…Җәһәннәмгә җанны тапшырдык та,Бәхилләшеп, соң кат үбештек…«Балам» дигән күмер күзләр калды…«Әни!» дигән сусыл иреннәр…Ә кайдадыр гамьсез таңнар атты,Керфек күтәрергә иренгән…Ә кайдадыр… Күкләренә карап,Соңгы җырын сузды бәгырьләр…Ватанында кыямәтен көтепТезелеште үксез каберләр…Ут йоласын үтәдекме икән,Сикергәндә ялкын күзенә?Рәнҗешләрне тәкъдирләргә калдыр,Ярлыкауны калдыр… Үзенә…Котылырга мөмкин идеме соң?Коткарырга мөмкин идеме…Тере килеш үз баласын яккан,Ут эчендә калган илеңне…Ярлыкагыл!
Елый-елый, «Туган тел» не җырлыйм —Бер йөрәктә бүген мең хәнҗәр!Үз ярасы җөйләнмәгән дөньяМинем әрнүләрдән бихәбәр.Ярлыкагыл! Күз яшемне кичер!Мескен заттан түгел кавемем!Дәвер иярендә җир тетрәткәнГаярьлекне йөртә калебем.Дәүләтле дә, гайрәтле дә чагымТөшләремдә канны котырта.Елый-елый, «Туган тел» не көйләп,Ясин чыктым бүген коллыкка.Ярлыкагыл! Горур карашымныңСискәндерсә яшьле пәрдәсе.Таш бәгырьләр байтак, ә кайда соңҮз халкының йөрәк парәсе?Табылыр күк җир тетрәрлек кодрәт,Үз тарихың үзең язалсаң!Илен бирмәс батыр алиһә мин,«Туган тел» не җырлап еласам!..«Мин сиңа сөйләрмен бәхетле көнемне…»
Мин сиңа сөйләрмен бәхетле көнемне,Кояшлы язымны, болытсыз күгемне.Уйларың чуалыр: сәгадәт илендәДөньяның берәве шул үзе түгелме?Сөйләрмен ваемсыз: яланбаш, яланөсКышларны кышлавым җып-җылы җиремдә!Көнләрсең: тик аңа насыйп дип, ни өчен,Җыр булып яшәүләр бәхетнең чигендә.Мин сиңа сөйләмәм сагышлы чагымны,Әрнүдән саташкан кап-кара төннәрем…Бәхеттән баш җуйды дип көткән мәлеңдәЯлгызым хәсрәттән йомылып үлгәнем…Белгертмәм, дөньямда җәһәннәм газабын,Чарасыз мизгелдә түгелгән яшемне.Гәүдәләр янәшә йөрсә дә сизмәссең,Җанымны урталай аерган яшенне.Елмаю сүрүен йөземә элгәндәҖилләргә сибәрмен йөрәктән көлемне.Бер гамьсез күңел дип, ышанып тыңларсың —Мин сиңа сөйләрмен бәхетле көнемне!Сораулар күп
Милләт йөзе нинди була?Сакаллымы, кершәнлеме?Җил-давылы алдан йөргәнАтлар инде өшәндеме?Сызгырамы, аһылдыймыҖәяләрдән аткан уклар?Таушалганмы, ташланганмыАта-баба салган утар?Милләт теле нинди була?Карусызмы, агусызмы?Әрсез диеп кагалармыТәкъдиренә талымсызны?Ак кирмәннең йөзе ак дип,Җуелдымы уяулыгы?Кемгә – туган, кемгә – дошман,Кемгә исә… кулъяулыгы…Бөеклектән боеклыккаНичә шәһит, ничә корбан?…Дәрья кебек дымлы инеш,Дала исе килә кырдан…Мин бары тик яшим
Кесә тулы – давыл! Дөнья тулыДәрвиш җанлы бәндә…Йөрәк белән йөрәк ничә кабатЫзан бүлгән мәлдә…Мин бары тик яшим.Рух зинданы – шыгрым. Шом көткәнгәДәҗҗал инде сафта.Тере көе җеназаңны укып,Күмеп куйган чакта…Мин бары тик яшим.Ашык-пошык ак ямаулык тегеп,Күңелдәге кергә,Җиденче кат күк дип белгәнЙолдыз тулы җирдә…Мин бары тик яшим.Шытмаган гөл, юш килмәгән төшнеңМең кат алып үчен,Йөрәгемә ачкыч табалмыйча,Ваз кичкәннәр өчен…Кабатлыймын:Мин бары тик яшим!Кабат буран…
Буран диеп кабат тилерүем…(Терелүем булса иде дә бит!..)Язга кадәр иләс-миләс уйлар:Әллә палач кирәк, әллә табиб?..Кабат буран…Иле белән кабат тыгылышта…Кемдер каргый хәзер кар көртләрен.Буран кочам, ә бит юньле хуҗаКүптән бәйләп куйды үз этләрен.Кабат буран…Беркемгә дә килми акланасым,Аңлатасым бураннарның көчен!Йөрәкләргә кайчак давыл кирәкҖаннар пышылдавын тояр өчен!Кабат буран…Кисәтәләр акыл утыртканнар:Бу буранда юләрләнү – хәтәр!Алар белми минем яшәгәннеБер бураннан икенчегә кадәр.Тапкырлау җәдвәле
Ике икең дүрт. Дүрт икең сигез —Корасы иде үзеңне шулай.Төп-төгәл. Ачык. Артык хисләрсез.Син – җайлы кеше. Заманга кулай.Кемне борчый соң: синең дөньяңдаИке икең биш икән чишелеш?!Дөрес адәмнәр төзәтер, җайлап:Кагыйдә, канун, тәртип бар, имеш!Беркем ышанмас, синең илеңдәЕлгалар акса үрләргә табан.Алай булалмый! Ике икең дүрт!Диеп тукырлар җаныңа һаман.Куып кертергә бердәм кысага —Тиеш! Ярамый! Яхшы түгел лә!Һәм аның саен минем КүкләремОфык артына ташып түгелә!Ике икең биш! Кояшым – яшел!Чирәмем – зәңгәр, чиксез галәмем!..Кисәткән идек, дияр күргәннәрҖирдән сөрүен мине гавәмнең.Качып бетәрләр дөрес иптәшләр,Ваз кичәр, бәлкем, бүгенге дус-иш.Үзгәрер гәүдә. Үзгәрмәс иман.Бигайбә, дөнья, ике икең биш!Көтмә син!
Көтәсең… «Көтмә!» дип сорадым,Көтмә дип үкседем, ялварып.Җилләрдән үтендем: илтегез,Сөйми дип, сүзләрнең ялганын!..Ничә кат киселгән өметләр,Өеңдә җиде ят ут элгән…Юлыма төбәлгән күзләрең,Көтмә син! Көтмә син… Үтенәм…Чакрымнар, дәверләр, дөньяларКайчандыр аерган кисәкләп…Йөгәннәр кулда дип, кем генәБәхетне туа соң исәпләп?Көтәсең… Чытырдап кысылганУчыңда – дәвасыз әрнүең.Нигә соң җаннарны кузгатмыйҺәр китү? Һәр кайту? Һәр үлем?«Көтмә, дип, көтмә!» дип, юлларныБураннар иркенә тапшырдым.Ә үзем… чарасыз тәкъдирдәнКар күмгән эзеңә баш ордым…Бәхиллек сорады иреннәр:Гафу ит!.. Риза бул!.. Көтмә син!..Күшеккән җанымда – әманәт:Минем дә көткәнне белмәсен…Кояш исе
Бу дөньяның төксе чыраенаИяләнгән идем! Күптәннән…Арган идем, Кеше тапмый йөдәп,Карашларын җирдән күтәргән…Вак җаннарның эре адымына,Түбәннәрнең биек үренә…Күнеккән дә кебек иде күңел,Юшкын яткач бәгырь түренә.Иртәләре – гадәтләнгән иртә,Җайлы ласа атлау бер эздән!Кояш исе!Кояш исе керде! —Тансык тамчы тамды күземнән.«Кояш исе!» – читән-коймаларда,Черем иткән киртә очында!..Ышанмыйча, тезгеннәрен тарттым:Рәшәдер ул, күңел, очынма…«Кояш исе!» керде һәм туктадыЕгыла-тора чапкан дөньясы.Колакларга тынлык пышылдадыФани җирнең бакый догасын.Чуар уйлар эңгерләрдә калды,Гамь йөгерде кинәт каныма.Рәхәт бәхет: күнегәсем киләКояш исе! кергән җаныма.Барыбер
Тимәгез җаныма, керсен дә бикләнсен —Гасырга, мең елга… инде бит барыбер…Барыбер – шом тулган бу сүзнең дәһшәтенАңларга ничек тә бер йөрәк табылыр.Табылыр! Ваемсыз изрәгән җилләрнеУятып йөрер дә, офыкка кул изәр.«Ә-һә-һәй!» дияр ул, дөньяга яратып,Каршы ал, кабул ит – яшәргә Мин киләм!Җилләрдә җилфердәр җитен чәч бөдрәсе,Күзләре йөгерер үзәннән тауларга…Сизмәс тә: җәяләр, мылтыклар, ятьмәләрМең хәйлә корырлар бер йөрәк ауларга.Хыяллар калыр да офыкка эленеп,Битләрдән җуелыр гөнаһсыз алсулык…Кыйналган, кешеләр җанына сыймаганУл әйтер йөрәккә, китик без, алҗыдык…Дөньяны кочам дип ымсынган күңелләр,Киереп ачылган ишекләр ябылыр…Ничәнче мәртәбә бертөрле чишелеш:Миңа да, сиңа да, аңа да… барыбер…Хыянәт
Ак биләүдән калган ал яулыкныКыса төшеп маңгай тирәли,Бии-бии ардык. Ә аннарыҖил йөгерде җаннан үтәли…Иреннәрдән күкрәк сөте тамган,Җәннәт исе истә чагындаКем уйлаган гайрәт чигәр диеп,Дөньясыннан еллар чатында?Без килгәндә юкса, мәхәббәттәнТулган иде һәрбер күзәнәк!Гамьсезлеккә алыштырдык барынҺәм… Күкләргә иттек хыянәт…Эзләнгәндәй булдык, вөҗдан дидек…Салкын идек, җиһан өшерлек.Бер ятланган сүзләр кабатланды…Ә тансыгын… ерак яшердек.Үз балтабыз чапты тамырларныЯрым шашкан идек… ярым ач…Шул халәттә кире кайтырбыз бер…Күкләр ләкин инде танымас…Мин бары тик бәхет теләдем!
Җансыз шәүлә идем. Син киткәндә.Дөньям җуйды соңгы терәвен.Рәнҗемәдем… Рәнҗемәдем сиңа!..Мин бары тик бәхет теләдем!..Күрми киттең… Минем әрнүләрдәнҖиһан тетрәп, Күкләр елавын…Сагышымнан акыл язар мәлдә,«Ул – бәхетле!» – диеп юандым.Еллар үтте… яраларны җөйләп,Кан-яшемне сөртеп яңактан.Көтмәгәндә… (ә бит көткән идем!)Син очрадың миңа кабаттан.Танымадым. Кайда соң ул караш?Көчле рухның көчле гәүдәсе?..Мин табынган күзләреңдә бүген —Яраланган бөркет шәүләсе.– Кичер! Кичер… Пышылдаган иңрәүТуктатты күк дөнья гүләвен…Рәнҗемәдем… Рәнҗемәдем сиңа!..Мин бары тик бәхет теләдем!..Соңлаганнар сонатасы
Кемдер иртә килде, кемдер соңрак —Җай булдымы әллә сайларга…Без туганда кунык төшкән идеМанарага кунган айларга.Иртәләгән җаннар дала исенКирмән итеп үтте яуларны.Соңгарганнар – без дә шунда инде —Көтте һаман күктән яуганны.Ә бит килгән иде бер сулыйсыБал ягылган хөрлек һавасын!Идел аша озатылган икән —Кайсы дәверләрдән табасың?Соңга калган бичаралар беркөнУйлап тапты шомлы риваять:Уйнаш икән сөю, ул кадәр үкДәһшәт түгел икән хыянәт!..Тетрәп куйды дөнья. МанараданТашланды күк җиргә горурлык.Алкышлардан башны җуйган чакта,Аягүрә килеш егылдык.Бозылдыкмы әллә, үзебезнеАртык жәлләп, артык иркәләп?Ахры, мәңге эчтән сызарбыз күкНик тумадык, диеп, иртәрәк.Гөлнур Корбанова

Гөлнур Равил кызы Корбанова (Хәсәншина) 1979 елның 19 мартында Татарстан Республикасының Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туа. 1996 елда Пучы урта мәктәбен тәмамлый.
Г.Корбанова әдәбият мәйданына мәктәп елларында ук килә. Шул чорда аның беренче шигырьләре, мәкаләләре, хикәяләре «Сабантуй», «Ялкын», «Мәгърифәт» кебек газета-журналларда басыла.
1996–2001 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетында укый. Шагыйрәнең студентлык еллары да иҗади активлык белән уза: «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел» журналларында әдәби әсәрләре дөнья күрә.
2006 елда Татарстан китап нәшриятында «Уемның куены» исемле беренче китабы басыла. 2007 елда «Утлы яшеннәргә кагылсаң» исемле шигырьләр җыентыгы, 2012 елда балалар өчен табышмаклар, шигырьләр тупланган «Аю булу кыенмы?» китабы нәшер ителә.
Гөлнур Корбанова – популяр җырлар авторы да. Шигырь- ләре төрек, чуваш, рус, балкар, азәрбайҗан телләренә тәрҗемә ителгән.
2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
«Ява карлар, куна карлар…»
Ява карлар, куна карлариңнәремә,шөкер итәм бу карларныкүргәнемә.Шөкер итәм бу көннәрнекүргәнемә,көннәр буе нидер эшләпйөргәнемә.Яратам мин кышның карын,бураннарын,бураннарның адаштырмыйторганнарын,бураннарның тансык кынабулганнарын,сагындырып урамнаргатулганнарын.Карлар ява, карлар ява,ишеп-ишеп,аклыгыннан якты кала,җанга күчеп,аклыгыннан аклык кала,җанга күчеп,бу аклыкны таптавы даәллә ничек…«Офыкларга кадәр ерак әле…»
Офыкларга кадәр ерак әле,ерак әле миңа шәфәкъләргә,баш очымда – кояш эсселеге,үзәннәрем – куе чәчәкләрдә.Беркөн, әнкәй, кояш сүрелгәндә,дөньяларым көзгә күмелгәндә,күлмәкләрең киеп караганда,синекедәй чәчләр агарганда,көзгеләргә карап көенгәндә,кулларымның көче кимегәндә,мин аңлармын синең күңелеңне,мин тоярмын һәрбер күзәнәген.Миндә булыр синекедәй күзләрһәм күрермен дөнья үзгәргәнен:без кайтмаган көннең озынлыгын,кояшының хәтсез кызулыгын;саксыз әйткән сүзнең авырлыгын,дәшмәвеңне, җыеп сабырлыгың;балалардан көткән җылылыгың,җылылыкның нинди олылыгынмин аңлармын беркөн. Аңлаганда,сагыш ургып тулыр күңелемә.һәм шул чакта син булмассың, әнкәй…Син булмассың – үксеп түгелергә.Сагынуга түзалмыйча ул җансине эзләр синсез сукмаклардан,үткәннәрне салыр хәтерләргә,юатырга теләр. Кадерләргә.…Аланнарым алсу чәчәкләрдә,ерак әле, ерак шәфәкъләргә…«Хыялдагы бер хатирә булып…»
Хыялдагы бер хатирә булыпкал син —китмә хыялдан!..…Кар сулары ярсып аккан чакта,тау өзелгән чакта кыядан,Син калкырсың минем хәтеремдә.Тетрәнерләр хәтта болытлар.Юк, югалма!Китмә хыялымнан —буй җитмәслек кояш булып кал!Ишегенә йозак эленмәгән —күңелемне кемнәр шакымас…Ләкин Сиңа охшаш берәүСин булмас шул,Синең адаш Сиңа тиң булмас.Үткәннәргә кабат-кабат кайтам,хәтеремнең тегәм тапларын.Юшкыннарны вакыт юа-юа,бер караңгы җиргә атканынмин аңлармын әле,танырмын.Югалсаң да,яктылыгың ашаСине кабат табып алырмын.…Ә хәзергәшундый моңсу салкын чаклардамиңа кала киләчәкне барыбүгенгемә төреп сакларга.«Чит, диләр, чит илне, чит, диләр…»
Чит, диләр, чит илне, чит, диләр(кичерсен үз туган җиребез),анда да шул кояш, шул ук айһәркемгә елмая бертигез.Анда да шул кавем. Адәмнең,Хаваның кызлары, уллары.Сурәткә төшердем диңгезен —ул минем моңыма охшаулы.Диңгезнең итәге тау да тау,шул таулар шикелле горурлыкбар бит ул минем дә халкымда,мең илнең тавына торырлык.Ничек соң чит диим мәчетен?Йолдызлы ай кунган манара…Шул азан, нәкъ шул ук догаларнур булып җиһанга тарала.Чит, диләр, чит илне, чит, диләр,чит түгел икән бит берсе дә.Чит түгел, бары тик читендерүз илен сагынган кешегә.«Сагынып каршылыйм язларны…»
Сагынып каршылыйм язларны,язларның беренче иртәсен.Яз килә. Яз көлә. Яз белә:дөньяны кояшлы итәсен.Һәр җирдә яз йөрер. Урамдаяз чыгар, елмаеп, каршыга.Кояшын өләшер. Кояшыүзендә кимемәс тамчы да.Яз йөрер уятып таңнарда.Язларда шифалы җил исәр.Язларның тылсымлы тавышыкагылган җирләрдә гөл үсәр.Хатирә яңара язларда.Яз килеп киткәндә кышлардан.Бу язлар кемнәрнең ише соң…Язларны кемгәдер охшатам…«Мин беләм: кайларга китсәм дә…»
Мин беләм: кайларга китсәм дә,һәрвакыт догада торырлар,ихластан хәерле юл теләп,чыршылар,юкәләр,тупыллар.Җаннарым керләнгән чакларда,игелек хакында җыр җырлар.Һәм шулай сафлыкка чакырырюкәләр,тупыллар,чыршылар.Абынып егылсам юлларда,тураеп басуым көтәрләр.Йөз бормас, таяныр сын булыртупыллар,чыршылар,юкәләр.Без җирдән киткәндә,нык булып,төз булып бездән дә калырлар.Җаннарга бер һәйкәл шикелле…Юкәләр,чыршылар,тупыллар.«Очасың, уйныйсың, күбәләк…»
Очасың, уйныйсың, күбәләк.Син ниләр уйлыйсың, күбәләк?Көннәрең узалар уенда,күбәләк, ниләр бар уеңда?Канатың кагасың, дәшмисең,гүя син бер гамьсез яшисең.Күбәләк, күбәләк, акыллым,күр әле, күр әле, бал кортын.Гомерең заяга үткәнгәүпкәләп йөрерсең кемнәргә?Гөлләрнең хуш исе исертә,гомерләр узар ул ничек тә.Кояш, дип, очасың утларга,күбәләк, уйлале туктарга.Күбәләк, әллә син оныттың:гомерең – бер йотым, бер йотым.Канатың – чигүле гүзәллек,фаҗигаң – үзәкне өзәрлек.Син, диеп сызуы бәгырьнең,күбәләк, күбәләк-кадерлем.